Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без монда барыбыз да туганнар»: Марий Элда Федераль Сабантуй узды

Марий Эл республикасы Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабантуй үтте. Мари җирендә узган татар бәйрәменнән «Интертат» репортажы.

news_top_970_100
«Без монда барыбыз да туганнар»: Марий Элда Федераль Сабантуй узды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Дуслык бәйрәме!» – Сабантуйны хәзер шулай атыйлар. Ел саен Россиянең төрле төбәгендә төрле Сабантуйлар булып тора. Авыл Сабан туе быел Бардада булган иде, Федераль Сабантуй – Йошкар-Олада.

Елдагыча, илкүләм үткәрелә торган Сабантуй 2 көнгә сузыла. Бәйрәмне 1 көн алдан Татарстан артистлары төбәк халкы өчен концерт куеп башлап җибәрә, икенче көнге Сабантуй да төнгә кадәр сузыла. Сабантуйга дип, илнең 70 төбәгеннән 500дән артык делегат та килгән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Йошкар-Оладагы Медведевский ипподромында ат ярышлары да 1 көн алдан булган. Икенче көнне шул ук урында зур сәхнә, утарлар, сәүдә нокталары гөрләп тора иде. Бәйрәмнең ипподромда урнашуы уңайлы да булган – бөтен нәрсә бер зур мәйданда урнашкан, әйләнеп тик йөрисең. Мари халкы кунакларны ачык йөзләре, тәмле сыйлары, парашютчылар чыгышы, җирле колорит белән дә сөендерде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бәйрәмгә килүгә сәхнәдә татарның танылган җырчылары каршылады. Зәйнәб Фәрхетдинова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар һәм башкалар. Аларны Марий Эл татарлары үзешчәннәре алыштырды.

«Сабантуйны кечкенә генә бәйрәм дип уйлый идем»

Сабантуйның ел саен төрле төбәктә узуы Сабантуйны шул төбәк кешеләренә дә таныта. Биредә Марий Эл районнары үз утарларын тәкъдим итте. Мари халкы – биеп, җырлап, тыпырдап армас халык. Көне буе диярлек Сабантуй кунакларының күңелләрен күреп тордылар. Алар белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та танышып, мариларның сыйларыннан авыз итте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Сабантуйда бер тапкыр да булганым юк иде, менә беренче тапкыр килдек. Безгә бик ошый, кеше шундый күп. Татарлар белән бик таныш булмасак та, күптән түгел генә Казанга «Древо жизни» проектында катнашырга бардык. Казан да бик ошады безгә», – диде Куженер районы Ивансола авылыннан Вера Каменчикова. Алар «Мурсескем» ансамбле белән килгәннәр.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

«Сабантуйны кечкенә генә бәйрәм дип күз алдына китерә идем. Ә ул шундый зур бәйрәм икән!» – диде Оршан районыннан Светлана Васильева да.

Кешеләр бик күп, бик матур биюләр, киемнәре, бизәнү әйберләре бик матур. Миңа нык ошады. Без монда яхшы кәеф белән килдек, өйгә дә яхшы кәеф алып кайтабыз. Бездә марилар да, татарлар да, руслар да, чувашлар да яши. Татарлар белән без дус, минем дус кызларым арасында да татарлар бар. Бездә халыклар дуслыгы, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

«Сабантуй ул – дуслык бәйрәме, без монда барыбыз да туганнар»

Сабантуйның нигезендә нәрсә ятканын ачып бирүче пролог өлешендә дә халыклар дуслыгы темасы ачылды. Беренче өлештә Федераль Сабантуйда Татарстанны тәкъдим итүче Түбән Кама районы артистлары, балалар коллективлары һәм Казан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Марий Эл халкына сабан бәйрәме турында сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Җирне сукалау, туфракның чәчүгә әзерлеген йомырка тәгәрәтеп белү, чәчү күренешләрен күрсәттеләр. Хатын-кызларның кул белән орлык чәчүләрен шул хәтле чын итеп күрсәттеләр: орлыкларны, савытларыннан алып, сәхнә янына тезелеп баскан журналистларның йөзләренә үк чәчтеләр. Бернинди имитация юк, орлыкларны да жәлләмәгәннәр, чып-чын чәчү күренеше менә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Прологны Марий Эл артистлары дәвам итте – үзләренә генә хас биюләре, җырлары, традицияләрен күрсәттеләр. Тантаналы чара рус, мари, татар халыкларының берләшүе белән тәмамланды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бәйрәм кунакларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

Чын күңелдән безнең иң яраткан Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Сабантуй ул – дуслык бәйрәме, без монда барыбыз да туганнар. Монда яхшы әзерлек дәрәҗәсе күрдек. Чын күңелдән җитәкчелек, җирле хакимият, ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстанны тәкъдим итүче Түбән Кама районына зур рәхмәт. Дөньялар тыныч, эшләребез уң булсын, – диде Татарстан Рәисе.

Ул «Марий Эл Республикасы татарларының Республика милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасына ГАЗель микроавтобусы бүләк итте. Рәис автобус ачкычын Йошкар-Олада узучы XXIV Федераль Сабантуй ачылыш тантанасында автономия җитәкчесе Әмир Шакировка тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Марий Эл республикасы башлыгы Юрий Зайцев бәйрәм кунакларын мари җирендә каршылауга шат булуын әйтте.

Бүген без ике милләтнең, шуннан чыгып бөтен илнең берләшүен күрдек. Безнең ил башкалардан шуның белән аерыла. Чын күңелдән сезне бәйрәм белән котлыйм. Бүген ул – чыннан да Татарстанда, Марий Элда яшәүче халыкларның бердәмлек бәйрәме. Сезгә тынычлык, шатлык телим, – диде Юрий Зайцев.

Марий Эл башлыгы 2025 елда Федераль Сабантуй үтәчәк Саха-Якутия республикасына Сабантуй символы – Тулпар Атны тапшырды.

Сабантуй символын «Якутия халыклары ассамблеясы» хәрәкәте рәисе, Саха (Якутия) республикасы Ил Тумэн Дәүләт Җыелышы вице-спикеры Григорий Подголов кабул итеп алды.

Матур Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Йортларыгызда һәрвакыт шатлык хөкем сөрсен. Киләсе елда Якутск шәһәрендә XXV юбилей Сабан туе үтәчәк. Ул бик әйбәт булачак. Моңа ышаныр өчен килегез! – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Баш батыр: «Марий Элда Сабантуй була, дигәч, яңадан спортзалга кайтып шөгыльләндем»

Бәйрәм мәйданында авыш баганага менү, гер күтәрү, кул көрәше, чүлмәк вату кебек уеннарда катнаштылар. Мәйдан уртасында аерым сәхнә итеп көрәш келәме урнаштырылган иде. Ике келәмдә балалар һәм зурлар арасында ярыш булды. Балалар арасында көрәшергә килүчеләр күбрәк иде.

Ир-атлар арасында үз үлчәү авырлыкларында Татарстан егетләре Илфат Миңнегалиев, Илһам Вәлиуллин, Рөстәм Сәлахов, Муса Галләмов батыр калды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Баш батыр өчен көрәшкә икәү – Муса Галләмов белән Сергей Павлик чыкты. Муса хәзерге көндә Лаешта яшәп, Лаеш данын якласа да, тумышы белән Марий Эл республикасы Бәрәңге районыннан. Шуңа күрә аның өчен туган җирендә чыгыш ясау аеруча дулкынландыргыч булгандыр.

Сергей Павликның үлчәү авырлыгы 215 кг дип игълан иттеләр. Муса белән аларның аермасы 90 кг тирәсе була икән. Шулай да, башта алым ясарга бирмичә, өстерәлеп йөргән Сергей Павликны Муса чиста алым белән аркасына сала алды. Һәм Марий Элда узган XXIV Федераль Сабантуйның баш батыры булып Муса Галләмов танылды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Көрәш карьерасын бетерәсе дә килгән иде. Марий Элда Сабантуй була, дигәч, яңадан спорт залына кайтып шөгыльләндем, Бөтенроссия Авыл Сабан туенда да көрәшмәдем. Әлһәмдүлилләһ. Миңа җанатучыларга рәхмәт, – диде Муса җиңүеннән соң.

Баш батырга тәкә һәм Татарстан Рәисеннән «Лада Гранта» автомобиле бүләк иттеләр. Муса әйтүенчә, бу – аның быелга 2нче, ә карьерасында 10нчы машина. Ул яңа машинасы белән Сабантуй мәйданын да әйләнеп килде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Федераль Сабантуйның рәсми өлеше һәм спорт уеннары шуның белән тәмамланды. Бәйрәм исә төнгә кадәр «Кичке уен» белән дәвам итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100