Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Без мәетләр өстеннән йөргәнбез". Аксубай районында 150 мөселман җирләнгән каберлек табылды

Аксубай районы Иске Кыязлы авылында кеше сөякләре тапканнар дигән хәбәр бөтен дөньяга тиз арада таралды. Фото, видеоларны тегеннән дә җибәрәләр, моннан да. Башта ул хәлләргә кеше ышанмады, «фотошоп» дип әйтүчеләр дә булды. «Татар-информ» хәбәрчесе дә Аксубай якларына барып, каберлекләрнең чынлыгына ышанып кайтты.

news_top_970_100
"Без мәетләр өстеннән йөргәнбез". Аксубай районында 150 мөселман җирләнгән каберлек табылды

Кайда? Нәрсә? Ничек?

Июнь азакларында Аксубай районы Кызыл Тау һәм Иске Кыязлы авыллары аша нефть торбасы сузар өчен басуда казу эшләре башлана. Кеше сөягенә юлыгалар. Бу хакта авыл җирлегенә һәм бу өлкә белгечләренә хәбәр итәләр. Казу эшенә археологлар керешә. Бу эшкә «Прикладная археология» җәмгыяте алына. Аларга ярдәмгә дип, КФУ белгечләре, Марий Эл һәм Башкортстан археологлары да килә. Казу эшләре ике атна тирәсе бара.


Нәтиҗәдә, археологлар 150 каберлекне казып чыгара. Бу чын мөселман зираты булган дип әйтәләр. Чөнки барлык каберлекләр дә кыйблага карап тора. Табылган казылмаларны 10-14 йөзләргә карый дип әйтәләр. Моннан тыш, шушы авыл җирләрендә элекке тарихи шәһәр булуы мөмкин дигән сүзләр дә йөри. Тик казу эшләре каберлекләрне табу белән үк тукталган. 19 июль көнне археологлар, барлык табылган сөякләрне җыеп, Казанга экспертизага алып китте. 

Кеше сөякләреннән башка әйберләр табылмаган. Монысы да мөселман каберлеге дияргә нигез тудыра, чөнки мөселманнарда мәет җирләгәндә нәрсәләрдер салып калдыру гадәте юк. 


Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин сүзләренчә, монда башта теләгән һәрбер кеше килеп, фотога, видеога төшереп, интернет челтәрләренә куя башлаган. Аннары инде төрле-төрле имеш-мимешләр, куркыныч әкиятләр киткән. Имеш, 2 метр 70 см лы кеше сөяге тапканнар. Археологлар мондый гайбәт таралуга каршы, алар уйдырма язган өчен массакүләм мәгълүмат чараларына ачулы.

Газинур Дәүләтшин нефть эшчеләре эшләрен шушы тирәдә дәвам итә башлаячак, ди. Ул табылган каберлекләрнең күмеләчәген, алга таба казу эшләре каралмаган булуын да әйтте.

«Нәрсәсеннән куркыйк? Бәлки безне дә берничә гасырдан шулай табып алырлар»

Мөселман каберлеге турында авыл халкының фикерләре төрле булып чыкты. Интернетта таралган иң беренче фотолар да шушы авыл кешесенеке икән. Авыл халкы ике фронтка бүленгән. Берәүләр каберлектән – курка, икенчеләре – юк. Күбесе ул җиргә барып карамаган. Күз алдына килеп басарлар дип куркабыз диләр.

«И, сеңлем. Бармадым да, карамадым да. Курыкмас өчен бармыйм да инде. Ничә ел ятканнар, тагын да шулай тыныч кына ятсыннар иде».

«Без шок хәлендә. Гомер буе шул басуда йөрдек, эшләдек, чөгендер утырттык, шунда утырып ашадык. Без бит инде мәетләр өстеннән йөргәнбез булып чыга. Мин бармадым, карамадым. Куркам. Әле бит анда 3 метрлы кешеләр тапканнар дип әйтәләр».

«Соң ничә гасыр үткән бит инде. Аларын алып китеп, бу җирне әйләндереп алабы дигәннәр иде. Зиратлар бөтен җирдә бар инде ул. Нәрәсеннән куркыйм? Менә йөреп торабыз бит, бәлки безнең аста да бардыр ул. Бәлки әле безне дә шулай берничә гасырдан табып алырлар. Кем белә бит».



Габделбари бабай Нургатин куркырга кирәкми дип киңәш итә.

- Ул зират турында беркем белмәгән, берни ишетмәгән. Күпме гасыр үткән бит инде! Ничә еллар сөрелде, чәчелде ул җир. Безнең бабайларның да бабайлары белмәгән бит инде бу хакта. Каян белеп бетерсеннәр инде хәзер. Аннары куркырга кирәкми. Безгә кечкенә чакта «Үледән түгел, тередән курык» дип әйтәләр иде. Исән кеше тапмаганнар бит. Курыкмыйм инде, – диде ул.

Түбән Камадан кунакка кайткан Рәүф абый һәм Гөлүсә Мәхмүтовлар карарга җитешми калдык инде диделәр. «Тик барырга бары куркыр идек. Аннары күз алдында килеп басса», – диләр.

Кыскасы, авыл халкы төрле фикердә. Төрле имеш-мимешләргә ышанучылар да, ышанмаучылар да, шулай тиеш дип кабул итүчеләр дә җитәрлек.

Белгеч фикере

«Прикладная археология» җәмгыяте директоры Константин Истомин хәзер археологик тикшеренүләрнең икенче этабы башлана дип белдерде.

- Теләсә кайсы археологик тикшеренүләр берничә этаптан тора. Кыр этабы тәмамланды. Алга таба материалларны эшкәртә торган камераль этап башлана. Ул бик озак дәвам итә ала, чөнки материаллар күп. Бу камераль лабораториядә эшләнелә.

Бу безнең базада, Казанда эшләнәчәк. Фәнни хисап гадәттә ел дәвамында языла, ә сөякләр ел ярым тирәсе каралырга мөмкин. Бу антропология коллективының уңышына бәйле. Казанда бу эшне башкара алырлык квалификацияле антропологларыбыз бар. 

Бу каберлекнең ничәнче елга каравы экспертиза белән берничек тә бәйле түгел – болар бөтенләй икесе ике төрле әйбер. Без чама белән 10-14 гасыргы каберлек дип чыгардык инде, башка бернинди ысуллар белән дә ул төгәлләштерелә алмый. Хәтта ниндидер радиоуглерод анализлары да безгә төгәлрәк вакыт бирмәячәк.


Константин Истомин «бу гадәти вакыйга, аннан бернинди дә сенсация ясарга кирәк» дигән фикердә.

- Моннан сенсация ясарга кирәкми - бу археологларның гадәти эше. Бу гадәти, стандарт, гади материал. Монда бернинди гадәти булмаган, сенсацион әйбер юк. Без бары тик бу археологик материалның бер өлешен җимерүдән саклап калдык. Алга таба Россия Федерациясе Музей һәм архив фонды законнары нигезендә эшебезне дәвам итәчәкбез. 

3 метрлы кеше сөякләре тапканнар дип чыктылар. Юк анда андый әйбер, юк!


Белгеч «монда борынгы шәһәр булуы мөмкин» дигән сүзләрне дә кире какты.

- Юк, шәһәр түгел. Шәһәрнең тышкы күренешләре бар. 400 ел дәвамында бер үк урында булган берничә гади авыл бар, шуңа күрә ул бик зур. Гадәти авыллар, анда бернинди шәһәр дә юк.

Иске Кыязлы авыл җирлегендә табылган борынгы каберлек Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты приказы белән археологик мирас объектлары исемлегенә кертелде. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәния мирас объектларын саклау комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100