Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без – кырык беренче ел балалары». Яңа гасыр студентларының үткән гасырга бер карашы

news_top_970_100
«Без – кырык беренче ел балалары». Яңа гасыр студентларының үткән гасырга бер карашы
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Казан федераль университетының 243 нче аудиториясе көннәрдән бер көнне театр сәхнәсенә әверелде дә куйды. Башка көннәрдә үзләре утырып белем алган урыннарга педагогларын һәм әти-әниләрен, курсташларын, дусларын һәм таныш-белешләрен утыртып, студентлар спектакль күрсәтте. «Без – кырык беренче ел балалары» спектакле тамашачысы арасында «Интертат»ның мәдәни күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова да бар иде.

  • Белешмә: «Мизгел» театры 1996 елда Казан дәүләт педагогика университетының Татар филологиясе факультеты базасында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров җитәкчелегендә оешкан. Ул коллективта 20 ел эшләп, университет кысаларында чын драматик театр тудыра алган. 2018 елдан «Мизгел» театры белән Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов эшли. Студентлар төрле елларда Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Әмирхан Еникинең «Рәшә», Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» спектакльләрен сәхнәләштергән. Үткән сезонда алар Һади Такташның «Җир уллары» трагедиясенә алынганнар иде.

Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев бу елның иң популяр, иң актуаль әдибе булса кирәк. «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында аның «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча 22 сериядән торган телесериал барды. Инде соңгы сериясен карадык. Берничә ел элек «Без – 41 нче ел балалары» повесте буенча да фильм төшерелгән иде. Татарстанның Чаллы татар дәүләт театрында һәм Буа дәүләт театрында бу повесть нигезендә спектакльләр куелды. Сүз уңаеннан, Чаллы театры бу спектакль белән «Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестиваленә Казанга килергә һәм Грозныйга «Федерация» фестиваленә барырга җыена.

  • Әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларында педагогия училещесында укучы малайларның һәм кызларның көндәлек тормышы сурәтләнгән. «Без – кырык беренче ел балалары» повесте беренче тапкыр 1968 елда «Казан утлары» журналында басыла. «Сугыш елларында педагогия училищесында укыганда, көндәлек дәфтәре алып барган идем. Аз гына үзгәреш кертеп, шул көндәлек дәфтәремне укучыларга тәкъдим итәм Бу – хикәя дә, повесть та түгел. Монда уйлап чыгарылган бер нәрсә дә юк. Бары тик кеше исемнәре генә үзгәртеп бирелде», – дип куйган автор әсәр алдына. Әдипнең җыйнак һәм җор, үткен тел белән язылган әлеге повесте үз вакытында укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алынган.

«Мизгел» татар театры җитәкчесе, Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов өчен дә яхшы таныш әсәр бу. Чөнки моннан 13 ел элек ул Тинчурин театрында Рәшит Заһидуллин тарафыннан әдәби театр жанрында куелган. Илфак бу спектакльдә уйнаган.

«Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. Безгә бүген ничә генә яшь булмасын, кешеләр безне бүген кайсы буынга гына кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән бер дә шикләнмичә әйтә алам: без – кырык беренче ел балалары», – дип язган Мөхәммәт Мәһдиев.

Бүгенге яшьләр – бер кулына телефон, икенчесенә кофе тотып йөрергә өйрәнгән яңа гасыр балалары – кырык беренче ел балаларын аңлыймы, тоямы, үзләре аша үткәреп тамашачыга җиткерә аламы? Хәер, алар аны гомумән үзләре аша үткәрергә тиешме? Әллә бу – төрле шартларга куелган төрле буын балаларының сәнгати диалогымы?

Илфак Хафизов студентлар белән куйган спектакльләрендә табигый тирәлекне декорацияләргә әйләндерә белә. Әйтик, «Җир уллары» трагедиясендә залны бөтен балконнары, төрле яктагы ишекләре белән бергә спектакльнең бер өлешенә әверелдерсә, биредә аудиториядә аудитория тормышын карадык. Кара такта, эскәмияләр, карталар – хәзер башкачарак булса да, алар – аудитория өчен табигый предметлар.

Повестьта вакыйгаларның күп өлеше дәрестә – балалар парта артында утырганда бара. Шуңа да спектакль күрсәтү өчен аудитория сайлануы бик табигый. Агач эскәмияләр – парта да, ятак та, вагон да, сәхнә дә... Студент артистлар үзләре хикәяләүче дә, укучы да, укытучы да, башка персонажлар да... Ак күлмәкле студент малайлар, пиджак киеп куйгач, укытучы абыйга әверелә. Җиңелчә карикатура белән сурәтләнгән укытучылар моңсу гына елмайталар, мизгел эчендә үзебезнең мәктәп еллары һәм студент еллары күз алдыннан үтә, үз укытучыларыбызны искә төшереп тагын бер елмаясың һәм яңадан аудиториядә барган тамашага чумасың. Әсәр шулкадәр таныш, кайчагында уйлар студентлар уеныннан алдарак йөгереп, кайсы эпизодны ничек күрсәтәселәрен алдан фаразлап куясың, аннары студентлар уенында шул мизгелләрне күреп, «афәрин» дип пышылдыйсың.

Спектакльдә 7 егет һәм 5 кыз катнаша. Төз гәүдәле, сөйкемле-матур, талантлы егетләр-кызлар. Күзләрендә – чисталык, ихласлык.

ххх

Спектакль тәмам. Алкышлар. Тамашачылар арасында Мөхәммәт аганың кызы Гәүһәр Хәсәнова да бар иде. «Сәгать ярым сезнең кызыклы дөньяда яшәп алдык. Без – «теге чор» кешеләре – әсәрне яхшы беләбез. Сезнең буын ул чордан ерак киткән бит инде, ләкин яратып, тоемлап уйныйсыз. Хәзер «тел бетә» дигән шөбһәле фикер гел яңгырап тора. Ләкин мин телебезне саклап калучылар барлыгына ышанам, һәм сез шул саклап калучылар рәтенә керәсез. Бу әсәрдә 2 сюжет линиясе бар. Беренчесе – басулардан гына килгән малайлардан-кызлардан педагоглар әзерләү. Повестьның соңгы сәхифәләрендә алар чыннан да шәхес булып чыгалар. Икенче сюжет линиясе арттарак – анысы илдә барган үзгәрешләр һәм куркыныч үзгәрешләр. Автор анысын үстереп күрсәтми. Сездә аның икесе дә бар. Гадәттә «ата кара тараканның кан әйләнеше» белән игътибарны шуңа җибәрәләр. Әтинең үзенең дә моңа эче поша иде. Ул – аның «җепшеклек» чорында бик яратып язган беренче әсәре. Ул аны «чиста күңел белән яздым» ди. Ул повестьта бик мөһим мәсьәләләр күтәрелгән, һәм алар сезнең спектакльдә күрсәтелгән», – диде ул.

Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова «студент-артистлар Мөхәммәт Мәһдиев әсәре аша имтихан тоттылар», дип бәяләде. «Сез һәр персонажга характер тудыра алдыгыз. Бу – зур уңыш. Без тулы канлы образлар күрдек. Бу әсәрне куйганда, режиссерлар юмористик ягына басым ясый. Без сценография аша бу чорның фаҗигасен дә тоя алдык», – дип рәхмәт белдерде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100