«Без – гармунлы халык»: Республика көнендә меңгә якын гармунчы Казан урамнарыннан узды
Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды. 41 нче тапкыр үткәрелгән чара республикабызның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 800 катнашучыны – гармунчылар, баянчылар һәм үзешчән коллективларны бергә җыйды. Алар тамашачылар белән бергәләп яңа ачылган Кабан күле яр буе буйлап атлады. Бәйрәм хакында тулырак «Интертат» репортажында.
Казан үзәгендә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале гөрләде. Бәйрәм концерты иртән Кәрим Тинчурин театры каршында башланды һәм Камал театры каршында тәмамланды. Әлеге ике мәдәни үзәк – татарның төп театрлары арасын гармунчылар тамашачылар белән бергә, татар халык җырларын башкарып, гармун моңнары астында җәяү узды.
Тинчурин театры янында уникаль иҗади мәйданчыклар эшләде. Анда осталар татар халкының традицион һөнәрләрен – чигү, йон басу, агач кисү, чүлмәк ясау, тукучылык һәм челтәр үрү күрсәтелде. Биредә теләгән һәркемнең кулдан ясалган уникаль эшләнмәләрне сатып алу мөмкинлеге бар иде. Шулай ук якын гына – Мәрҗани урамында «Печән базары» дизайн маркеты узды, монда шулай ук төрле милли бизәкле әйберләр сатып алу мөмкинлеге булды. Башкалабызда бар якта да җыр-биюләр, бар якта та бәйрәм мохите иде.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
«Татарның киләчәге дә, һичшиксез, бәхетле булачак»
Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов котлады:
Безнең халык – гармунлы, моңлы халык. Без Сәйдәшле, Илһамлы, андый халык һичшиксез, күңеле белән дә игелекле. Биредә Россиянең бик күп төбәкләреннән килгән меңләгән гармунчыларыбыз. Киләчәктә дә моңланып һәм җырлап яшик. «Нинди матур, гүзәл минем халкым», – дигән җырны искә төшерәсем килә. Безнең халкыбызның барлык матур сыйфатларын әлеге бәйрәм көзгегә куйган кебек ачып сала. Татар моңлы, сәнгатьле, әдәбиятле, бай, көчле рухлы халык, шуңа күрә аның киләчәге дә, һичшиксез, бәхетле булачак.
Барлык республикабыз халкын һәм читтә яшәүче татарларыбызны да безнең бердәмлек һәм көчлелек, мөстәкыйльлек бәйрәме белән ихлас котлыйм! Барыбызга да матур язмыш белән яшәргә язсын!, – диде ул барлык республика халкын котлап.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
Марат Әхмәтов әлеге бәйрәмнең бай тарихы булуын да искә төшерде:
Республикабыз халкы күңеле белән шундый көчле рухлы, тәвәккәл, кыю булмаса, 1990 елларда шундый мөстәкыйльлекне алмаган булыр иде. Шушы язмышыбызның дөрес юл икәнен безнең елдан-ел дәвам иткән тормышыбыз раслый бара. Республикабыз үзенең матурлыгы, үсеше белән бөтен Россия төбәкләренә нинди матур үрнәк булып яшәп, үсеп килә, без һәрберебез моның шаһитлары. Бу – без үз кулларыбыз белән сайлаган язмышыбызның турылыгы, дөреслеге турында сөйли, – диде ул журналистлар белән аралашканда.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
«Мөмкинлегем булса, Казанда гына яшәр идем»
Бәйрәмгә Россиянең төрле төбәкләреннән гармунчылар, үзэшчән җырчылар җыелган иде. Алар тарихи ватаннарыннан читтә туып-үссәләр дә, туган телләрендә сөйләшәләр, халык көй-моңнарын онытмыйлар, Казанга сокланып карыйлар. Чиләбе өлкәсе Миасс шәһәрендәге «Уралым» ансамблендә чыгыш ясаучы Вәсилә Хуҗина да шундыйлардан.
«Уралым» ансамбленә 10 ел йөрим. Әти-әнием Чиләбе өлкәсенә миңа 2 яшь булганда күчеп киткән, безнең гаиләбез бик зур – мин 8нче бала идем, соңрак шунда Миасс шәһәрендә төпләнеп калдык. Минем әнием мәктәптә 3 сыйныф кына укыган, ләкин нинди сүз әйтсәң дә, берәр татарча җыр көйли, яки мәкаль, шигырь әйтә иде. Гаиләбез зур булса да, өйдә һәрвакыт радио, магнитофоннар, пластинкалар булды. Әниләр андый әйбергә акча җәлләмәде. Анда татар җырларын тыңлый идек. Мин кечкенә чакта безгә кунаклар еш килгәне истә калган, алар белән җырлап-биеп утыра идек. Татар җырларына мәхәббәт тә шул вакытта башлангандыр. Әнкәй белән татарча гына сөйләшә идек, мин исә баштан мәктәптә, аннары техникумда җырладым, биедем. Күңелем һәрвакыт җырга тартылды. Улым дә әлеге юнәлешне сайлады, Екатеринбургта консерваториядә укый.
«Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленә икенче тапкыр киләбез, Казан бик ошый миңа, монда бик рәхәт, мөмкинлегем булса, монда гына яшәр идем, – ди ул елмаеп.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
«Якутиядән үзем генә йөрим»
Башка төбәкләрдән зур-зур коллективлар, берничә җырчылар килгән булса, Якутиядән Таһир абый Хөснетдинов «Якутия республикасы» дип язылган тактаны бер үзе күтәреп йөри иде. «Туган Як» – Саха (Якутия) республикасы» татар мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы активисты, Халыклар дуслыгы йортының мактаулы хезмәткәре ул, татар халкы дип янып тора. «Якутиядән килергә әлегә башка кеше юк, үзем генә йөрим», – дип уртаклашты ул сыкранып.
Таһир абый гармунда бик матур уйный, әлеге осталыкка үзе кызыксынып өйрәнгән:
Гармунда бабам уйный иде, аннары әтием уйнады. Әтием исән чагында аннан уйнарга өйрәнергә өлгермәдем, ләкин барыбер уйныйсы килде, соңрак үзем өйрәндем. Бездә башка уйнарга кеше юк шул. Үземнең гармуным бар, узган ел Бөтендөнья татар конгрессы миңа яңа тальян бүләк итте, хәзер анарда уйнарга өйрәнәм. Кызганыч, бездә татарча сөйләшүчеләр бик аз, җырлар онытылып бара, ләкин мин әле аларны һаман өйрәнәм. Казанга килеп йөрергә үземә иптәш эзлим, – дип уртаклашты Таһир абый.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Бәйрәм сәхнәсендә өлкән, тәҗрибәле гармунчылар белән бергә яшь, сәхнәдә беренче адымнарын ясап килүче егет-кызлар да балкыды. Аларны тамашачылар да бик җылы каршы алды. Арчадан Аяз Бәхтияровка 9 яшь, ә ул инде 2 ел гармунда уйный.
Арча музыка мәктәбендә шөгыльләнәм. Үзем теләп йөрим, «Наласа авылы көе»н, «Сабантуй»ны аеруча яратып уйныйм. Чыгышларга еш йөрибез, монда аеруча кызык булды, – дип уртаклашты ул безнең белән.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры янында шулай ук Татарстанның халык артистлары Гүзәл Уразова һәм Зәйнәб Фәрхетдинова, җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов, ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле һәм татар сәхнәсенең башка йолдызлары чыгыш ясады. Соңрак Гармунчылар колоннасы Тинчурин театрыннан, Кабан күле буйлап, Камал театры ягына кадәр барды. Монда инде бәйрәм тамашасы кичкә кадәр дәвам итте.