Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без бит инде, сау-сәламәт бала туа, дип көттек, кулга алгач кына белдек»

Арчада яшәүче Йосыповлар гаиләсендә ике нәни кыз үсә – ноябрьдә биш яше тулачак Сәйдә һәм өч яшьлек Сәкинә. Сеңлесе бер яшендә тәпи киткәч, Сәйдә, бик гаҗәпләнеп, «нигә мин шулай йөри алмыйм» дип сораган. Баласының кимсенүен тойган ананың ул мизгелләрдә бәгыре йөзгә телгәләнгәндер...

news_top_970_100
«Без бит инде, сау-сәламәт бала туа, дип көттек, кулга алгач кына белдек»

Сәйдә дә сеңлесе кебек рәхәтләнеп йөри алсын өчен, хәзер аңа Израильдә кыйбатлы операция кирәк. Кирәкле сумма – 3 млн 505 мең 496 сум, бүгенгә 724 мең 131 сум акча җыелган.

«Наркоздан айнып беткәч, иң авыр вакытлар башланды»

Сәйдәгә «спина бифида – арка мие һәм умырткалыкның аномаль үсеше, балтырның юан сөяге эчкә таба кәкерәюе» кебек диагнозлар куелган. Әнисе Алинә Йосыпова баланың бу зәгыйфьлеге тумыштан булуын әйтте. 2017 елның 22 ноябрендә дөньяга килгән Сәйдәнең билендә табиблар арка мие бүсерен күреп ала.

– Бу диагноз берничә төрле була икән – күзгә күренми торганы да булырга мөмкин, безнеке дүртенчесе – билдә күренеп, чыгып тора торганы. Баланы кесарев кисеме белән ярып алгач, «баланың бүсер белән икәнен белә идегезме», дип сорадылар. Мин дә, табиблар да аптырап киттек. Без бит инде «сау-сәламәт бала туа» дип көттек. Кулга алгач кына белдек.

Ә йөкле вакытта УЗИда күренмәде ул, гәрчә икенче УЗИда күренергә тиешле, дип барылса да, минекен күрмәгәннәр, – дип сөйли башлады Алинә ханым.

Хәер, УЗИда алдан күренгән булса яхшыракмы, белмичә табуыңмы – анысы да каршылыклы мәсьәлә. Алинә үзе дә шулай ди.

– Алдан белсәң дә, авыр булыр иде инде... ләкин, барыбер, никадәр иртәрәк белсәң, шулкадәр яхшырак инде. Дөрес, күпчелек очракта андыйларга йөклелекне өзәргә киңәш иткәннәр, дип тә укыдым. Мәскәүгә табарга китүчеләр дә бар. Мәскәүдә бер табиб бала карын эчендә булганда ук операция ясый икән, ләкин чикле вакытта – 22-26 атна срокта гына ясыйлар, дип беләм, ялгышмасам. Ул очракта, бала тугач, тискәре нәтиҗәләре ул кадәр булмый икән, диләр...

Миңа баланың диагнозы турында хәбәр иткәч, наркоздан айнып беткәч, иң авыр вакытлар башланды инде. Табиблар ДРКБ белән элемтәгә кереп, баламны ике сәгатьтән ДРКБга реанимациягә алып киттеләр. Башта ирем барды, 3-4 көннән, мине бала тудыру йортыннан чыгаргач, мин бардым. ДРКБ табиблары шул ук төндә бик оператив рәвештә МРТлар, УЗИлар үткәрде. Сәйдә туып, шул бишенче көнгә беренче операциясен ясадылар. Нейрохирургия операциясе иде ул, бүсерне кисеп алу кебек, дип әйтергә була инде. Озак кына төзәлмәде ул җәрәхәт, бил аз тиреле урын булгач, яңадан тартылып ачылды, өч ай дигәндә генә ябылып бетте. Ике ай хастаханәдә яттык. 27 ноябрьдә операция булды, гыйнвар азакларында гына өйгә чыктык.

Миңа шул вакытта ук кызымның аяк табаннары сизмәгәч, бастырып карагач та терәге булмавын аңлагач, табиблар «ятып кына торачак, берничек тә йөрмәячәк» дигәннәр иде. Аннары нәрсә икәнен Интернеттан актарып, укып, дәвалауларга йөри башлагач кына бераз тынычландым, чөнки бөтенләй йөрмәгән балалар да, хәтта бүсере бераз өстә умырткалыгында булганнар да, ходункида булса да барыбер йөреп китәчәкләр, диделәр, – дип уртаклашты Алинә ханым.

«Балагыз бөтенләй йөрмәячәк» дигән сүзләр күңелгә кереп калган иде»

Йосыповлар кызлары белән башта берәр ел Республика балалар хастаханәсендә, аннары Казанда түләүле хосусый клиникада дәваланганнар.

– Кирәкле белгечләрне таптык та, менә инде өч ел аларга гына йөрибез. Алга китеш бар. Безнең диагноз өчен бу – бик әйбәт инде. Сеңлесе Сәкинә белән дәүләт балалар бакчасына йөриләр, – диде әниләре.

Сәйдәгә Израильдә беренче операцияне узган елның ноябрендә ясаганнар. Менә хәзер, акча җыелуга, кабат сәфәргә кузгалырга исәпләре. Былтыр умырткалыкка – арка миен җөйләрдән арындыру өчен ясалган булган.

– Казанда тугач та ясалган беренче операциядән соң ук алга таба да операция кирәклеген әйткәннәр иде. Арка миен кысып, тарттырып торгач, үсешкә комачаулый, бала буйга да калыша. Ул вакытта «кая барырга, нишләргә» дип озак уйладык. Казанда ясатмыйм, дидем, «балагыз бөтенләй йөрмәячәк» дигән сүзләр күңелгә кереп калган иде. Ичмасам, шөгыльләнсәгез, аксак-туксак булса да, йөреп китәргә мөмкин, дигән булсалар... Мин хәзер үзебезнең диагнозлы балаларны күрәм – аксап булса да, үзләре йөриләр.

Шуннан 2020 елда акча җыя башладык, 11 ай җыйганнан соң, Израильдә ясатып кайттык. Шуннан соң яхшырак йөри башлады Сәйдә. Ул вакытта Израильдә операция башта 3,7 млн сум булырга тиеш иде. Аннары ковид вакытында доллар, евро курслары уйнады – бәясе 5 млн сумнан артып китте. Аңарчы 3 млн сум тирәсе Интернет аша җыелган иде, калган өлеше өчен фонд октябрьдә акча җыюны ачты. Ул операция булмаса, арка миен кысып куйгач, билдән түбән паралич булуы ихтимал иде, шуңа фонд акча җыюга алынды.

Хәзер табан асты бөтенләй сизми, тездән түбән дә начар тоемлый, аяк бармакларын селкетә алмый. Конрольдә тота алмагач, аяклар эчкә керә башлый, кыйшаеп китәләр. Төп диагнозның тискәре нәтиҗәсе шул.

Берничә белгечтә булдык. Быел февральдә Курганга да барып кайттык. Операция кирәк, операциясез булмый, диделәр. Россиядә квота буенча була иде, ләкин минусы шул – алты атнага гипс салырга мөмкиннәр иде. Болай да сизмәгән аякка гипс салынса, тагын да начараер, мускуллары йомшарыр да, өйрәнгән күнекмәләрен дә югалтыр, дип куркабыз. Ә Израильдә ясыйлар да, өч көннән аякка да бастыралар, гипслар салып яту юк.

Безнең шикелле диагнозлы балаларның әниләреннән группа, фонд бар безнең. Группада да язышалар, кем ничек ясатты, дип сорашалар, күбесе, гипстан соң аяклар начарайды, диләр. Аяклары кабат тыңламый башлаган, гипста яту файдага булмаган.

Хәзер, акча җыелуга, китәбез инде, Аллаһы боерса. Былтыргы операциядән соң ук, акчаң булса, 1-2 айдан соң ук килеп ясатсаң була иде. Кыш узгач, әзрәк рәтләнеп бетсен дә, мартларда ук акча җыя башлармын, дип уйлаган идем – илдә тынычсыз вакыйгалар башланып китте, доллар, евро курслары артты, ул вакытта нинди акча җыеп булсын инде?! Тотрыклануны көтеп, акча җыюны июльдә генә игълан иттек, – ди Алинә Йосыпова.

 

Фото: © Алинә Йосыпованың рөхсәте белән куелды

«Сәйдәбез – акыл ягыннан бик алга киткән, зиһенле бала»

Башта икенче балага авырлы икәнен белгәч, Алинә куркуга калса да, хәзер кызларының бер-берсенә иптәш булып үсүенә сөенеп туя алмый.

– Аллаһка шөкер, башта авыррак булса да, хәзер балалар бер-берсенә иптәш. Икесе бергә бакчага йөриләр.

Хәзер мин Сәйдәгә җайлап кына «кызым, аякларың авырта әле», дип аңлатырга тырышам. Башта сеңлесенә бер яше тулып, йөри башлагач, бер-ике тапкыр сорады инде, сеңлесенең үз аякларында йөргәнен күрде бит, ә үзе ул вакытта 2,5 яшендә мүкәйләп кенә йөри иде. Карап торгач, «нишләп мин алай йөрмим» дип сорады...

Сәйдәбез – акыл ягыннан бик алга киткән, зиһенле бала, теле дә тиз ачылды аның, акыллы сүзләр белән бик иртә сөйләште. Яшь ярымнан җөмләләр төзеп сөйләште. Әле дә яшьтәшләренә караганда аң ягыннан алга киткәнрәк ул. Ходай аякка бирмәгәч, башка биргәндер, дип әйтәләр инде. Берсе булмагач, икенчесе булган, дип. Гомумән, безнең диагноз белән балалар аң ягыннан күпкә алдарак баралар икән.

Шөкер, баланың сызланулары юк. Һәр баланың индивидуаль икән ул. Мондый диагнозда баш тиз үсә икән, баш үсмәсен өчен, шунт куйган балалар бар. Безне дә башта берәр ай күзәтеп тордылар, аннары дарулар эчергәч, шунт куясы булмады. Шунтлы балалар һава торышлары үзгәргәндә елый, сызлана, диләр. Йөргән балалар булса, аяклары бик тиз ара, дип язучылар бар. Кемнеңдер аркасы авыртырга мөмкин. Безнең бала зарланмагач, Аллаһка шөкер инде.

Безгә хәзер тәҗрибәле белгечләр, иң мөһиме – аякларын карагыз, сузмагыз, диделәр, чөнки бала үскән саен күбрәк йөрергә тырыша, физиологик яктан дөрес булмагач, оча-бот сөякләре, балтыр-табан буыннары өчен тагын да авырлаша, диделәр. Балтыр-табан буынын борып, аяк турайсын өчен, сөяккә пластинкалар куячаклар. Кәкре аяк белән йөргәндә, кыйшаеп китеп, егылырга да мөмкин, шуңа турайтырга кирәк. Без инде болай да җәен ортезлар (балтырга киертелә торган махсус ортопедик җайланма) белән хәйран йөргәләдек.

Доллар күтәрелмәсә ярар иде. Безнең өчен никадәр түбән, шулай яхшырак. Тагын карантиннар чыгып, ябып куймасыннар, дим инде. Никадәр тизрәк ясатсак, шулкадәр яхшырак, – дип яхшыга өметләнә Алинә.

 

Фото: © Алинә Йосыпованың шәхси архивыннан

Израильнең Ассута клиникасында ортопедик операциягә акча җыюда һәркем тамчы кадәр генә булса да үз өлешен кертә ала. Йосыповларга бүген һәр тиене кадерле. Изгелек җирдә ятмый, ә кешенең үзенә әйләнеп кайта. Шуны истә тотып, матди ярдәм белән булышсак иде.

Сәйдәгә ярдәм өчен реквизитлар: 5469 6200 2333 6744 (Сбербанк картасы Йосыпова Алинә Мәхмүт кызы исемендә). Телефон номеры: 8 937 284 19 21.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100