«Без - беренче»: «Хәләл» стандарты буенча комитет федераль дәрәҗәдә аккредитация алган
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитетына федераль дәрәҗәдәге оешмадан аккредитация бирелгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында комитет җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников хәбәр итте.
«Безнең бүген шатлыклы хәбәр! Аллаһның рәхмәте белән Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты «Росаккредитация» федераль оешмасыннан аккредитация алуга иреште. Без 5 елда ирекле сертификация буенча прецедент булдырдык. Аны «Росстандарт»ка да теркәдек. Без аккредитацияне беренче булып алдык, илдә мондый мисаллар әлегә юк», – дип белдерде хәзрәт.

Хәзрәт экспорт мәсьәләсендәге нечкәлекләргә дә тукталды.
«Аккредитация 22 илгә хәләл товарлар экспортына юл ача. Бүгенгесе көндә кибеттә сатылган әйбернең «Хәләл» комитеты сертификаты булса – ул лейбл кебек. Шулай да әйтергә кирәк, милли һәм халыкара стандарт бар. Шуңа да, экспортер булган дәүләт законнарына да сертификацияләр туры килергә тиеш. Чит илләргә, мәсәлән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Малайзиягә продукцияне сатуга чыгарырга телисең икән – «Россельхознадзор» һәм «Роспотребнадзор» таләпләренә дә товарларның туры килүе шарт», – дип ассызыклады Шляпошников.

- Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча Комитеты үз эшчәнлеген 1999нчы елдан алып бара һәм, Россиядә хәләл сертификацияләүдә контролерлар штаты киңәйтелгән җитди һәм көчле орган булып тора, Россия мөселман кулланучыларының ышанычына ия. Хәзерге вакытта комитетның сертификациясе 22 илдә таныла, бу Россия товар җитештерүчеләренең тышкы базарларга чыгуын җиңеләйтә.