Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без бердәм һәм бер халык»: ТНВда татар тарихына багышланган тапшырулар циклы башлана

«Яңа гасыр» телерадикомпаниясенең «Татарлар» тапшыруында татарларның килеп чыгышына, язмышына багышланган әңгәмәләр сериясе башланды. Татарларның кабиләләре булганмы? Этник бүленеш булырга тиешме? Татар сүзенең башка халыклар өчен тәэсире нинди булган? Беренче тапшыруга килгән галимнәр шул хакта фикер алышты.

news_top_970_100
«Без бердәм һәм бер халык»: ТНВда татар тарихына багышланган тапшырулар циклы башлана
автор

— Борынгы тарихны, этногенезны язу бер дә җиңел эш түгел. Анда концепция дә булырга тиеш. Элекке болгарчылык концепциясеннән китеп, хәзер татарчалык концепциясенә нигез салынды. Дәреслекләрдә ватан тарихын язганда, монгол-татар дигән төшенчәсе хәзер юкка чыкты, урдалылар төшенчәсе бирелә. Татар дигән халык, һичшиксез, Алтын Урда эчендә формалашкан, төрле кабиләләрдән торган, — диде тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков.

Аның сүзләренчә, казахлар, ногайлардан еш кына «сездә кабилә, ырулар юк» дигән сүзләр ишетергә туры килсә дә, татарларда алар булган, ләкин утрак тормышка күчкәч, кабиләләр беткән. Шулай да галим аларныңазе булуын раслый торган эзләр бар икәнен әйтте.

— Аерым халык кына кабиләгә ия булып, бездә булмаган дигән сүз дөрес түгел. Без тарихны язганда боларны чамаларга тиешбез, — диде.

Сәясәт белгече Руслан Айсин татарның электән дәүләтле, телле, динле, мәгърифәтле халык булуын билгеләп узды. Шуңа күрә кабиләләр тарихы да бик үк сакланмаганын аңлатты.

— Безнең милли аң, сәяси үзаң бар. Кайбер зур халыкларның сәяси үзаңнары юк. Бу аларның тарихлары бай булмаган дигән сүз. Милләт төшенчәсе Коръәндә — ул җәмәгать, мәхәллә, шул ук вакытта этник, дин төшенчәсе дә, симбиоз булып берләшкән. Шуңа күрә цивилизацион дәрәҗәдә югарырак менгәнбез. Европа милләтләре 19-20 гасырларда формалаша башлый. Французлар, соңрак алманнар, алар башта прусаклар, бисмарклар булган. Бездә бит ул процесс иртәрәк башланган. Татарлар - күпкә иртәрәк килеп чыккан төшенчә. Шуңа күрә без Европа белән чагыштырганда да алда булганбыз, шунлыктан кабиләләр тарихын белмәгәнбез икән, бу начар әйбер түгел, — диде.

Руслан Айсин үзенә генетик тикшеренү ясаганын әйтте.

— Мин ардун кабиләсеннән, 750 ел элек Алтайдан чыкканбыз, аннан Касыйм ханлыгында тупланганнар. Ардун булсам да, татар бит.

Дамир Исхаков ардун кабиләсе Туктамыш ханның кабиләләренең берсе булуын әйтте.

— Аларны без тарихи мәгълүматлар нигезендә раслый алабыз. Син 100 процент татар булып чыгасың, мишәр булуыңа карамастан, — дип шаяртты Дамир Исхаков.

Этник бүленеш

Белгечләр этник бүленеш мәсьәләсе турында сөйләштеләр. Дамир Исхаков Казан, Касыйм, Әстерхан, Кырым, Себер татарларының нигезе татар булуын, беренче сүзе шушы ханлыкларның башкала атамасы гына булуын искәртте.

— Аермалыклар бар, ләкин тел уртак. Без аңларга тиешбез: безнең халык формалашу ягыннан бердәм. Татар теле бер тел, аның диалекталь вариантлары гына бар. Татарны ясалма этнос дип сөйләүчеләр дә бар, ләкин без зур җирлектә яшәсәк тә, бердәмлек саклаганбыз, — диде.

Руслан Айсин да аның фикерен җөпләде.

— Әстерхан, Себер татарлары дип аеру чыннан да территориаль бүленеш, ул берничек тә этник бүленешләргә тәңгәл килми. Кайбер надан кешеләр «без мишәрләр, без тегендә яшибез…» ди. Руслар бит, мин Камчаткада яшәүче, дип аерып алып әйтми. Шуны истә тотарга кирәк: без бердәм һәм бер халык. Шул позициядән фикер йөртергә кирәк, — диде Руслан Айсин.

«Татар — элита билгесе»

Белгечләр татар исеменең башка халыклар өчен әһәмиятенә тукталды.

— Кавказ төркиләре дә үзләрен татар дип атаганнар, чөнки татар сыйфат, элита билгесе булган, дәүләт дигәнне аңлаткан. Ул әйбер безне сәяси, менталь яктан да берләштергән. Чыннан да, татарның этногенезы катлаулы, угырлар, башкалар бар, шул ук вакытта үзбилгеләнеше "татар" булган. Татарның мәдәни һәм цивилизацион йогынтысы шуның кадәр көчле булган ки, хәтта башка халыклар да үзләрен татар дип йөрткән, — диде Дамир Исхаков.

Тарихчы кытайларның да монголларны татар дип йөрткәнен әйтте.

— Бу татарның әһәмиятеннән килеп чыккан әйбер. Мәсәлән, казахны, үзбәкне бит татар димәгәннәр. Кемнең эченә кыпчаклар күбрәк кергән, шуларны татар дип атаганнар. Казахларның Чагатай олысыннан чыккан төркеме бар, шуңа күрә казахны татар дип атамаганнар. Кыпчак компоненты бездә һаман бәяләп бетерелмәгән. Ул читтәрәк калып килде, — дип саный этнолог.

Дамир Исхаков әйтүенчә, Монголиядәге тарихи хезмәтләрдә татарларны монгол кабиләсе дип язучылар да булган.

— Монгол татарлары төшенчәсе астында нәрсә ятканын уйлаучылар аз. Татар кабиләләре башта Үзәк Азиядәге кабиләләр белән бәйле булган. Татарлар әһәмиятле урын тоткан. Кимәк каһанлыгы оешкач, аның элитасы татарлардан торган. Жучи улусына татарлар күпләп кыпчаклар аркылы кергәннәр, — ди ул.

Аның сүзләренчә, монгол татарлары дигәндә, Алтын Урда оешканда монгол элитасы күпсанлы булмавын, төп халык кыпчак татарлардан торганын аңлау кирәк.

— Уйлап караганым бар: ни өчен азәрбайҗаннарны кавказ татарлары дигәннәр. Азәрбайҗан теле чынлыкта огуз теле, ләкин җирле сөйләшләр арасында кыпчак теллеләр дә бар, димәк, монда кыпчаклар кергән. Тел иске рус теленнән бераз кыпчаклар ягына күченгән. Читтән караган кешеләргә шуңа күрә алар татар булып күренгәннәр. Әзәрбайҗан татарлары, Кавказ татарлары, тау татарлары дигән сүз бар. Алтайлыларны, хакасларны татар дип әйткәннәр, — диде Дамир Исхаков.

Галим карачай-балкар теле безгә якын булуы аның тарих башында кыпчак теле ятуына бәйле икәнен аңлатты.

«Кечкенә генә Пермь төбәгендә әллә ничә төрки кабилә булган»

Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев үзе туып үскән Пермь якларында Алтай эзләре атамаларда сакланганын әйтте.

— Мин Пермь татары, безнең тел әдәби татар теленнән аерыла, үзенчәлекле. Бездә Алтай эзләре шулкадәр кызыклы итеп, елга атамаларында сакланган. Иң билгеле төрки кабиләләрнең берсе — Талас кабиләләре. Безнең Пермь ягында Талас дигән ике елга бар. Бабалар шунда яшәгән, хәзер дә яшәп яталар. 3-4 гасырда ук бабаларыбыз шушы җирләргә килеп урнашкан. Ничек булса да, буыннан буынга, юкка чыкмыйча сакланганнар, — диде.

Руслан Айсин, Талас елгасы тарихка кергәнен искәртте. Талас сугышы булган. 751 елда гарәп хәлифәте кытайлар белән сугышканын, хәлифәтнең чиге Талас елгасы белән бәйләнгәнен билгеләп үтте.

Фәйзелхак Ислаев Алтынный дигән зур рус авылы булганын әйтте.

— Ә элекке заманда бит Алтайны Алтын ай дип әйткәннәр. Талас елгасы шушы ук авылның кырыеннан башланып китә. Әгәр тарихны карасак, тамырларыбыз шулкадәр тирән. Анда керсәң, чыгып булмый. Бездә кыпчаклар эзе дә бар. Кыпчакларның бер төркемен «сарын» дип атаганнар. Зәңгәр күзле, сары чәчле булганнар. Сарыз дигән елга да бар бездә. Кечкенә генә Пермь төбәгендә әллә ничә төрки кабилә булган, — диде.

Нугайлар турында берничә сүз

Нугайлар аерым төрки халыкмы, юкмы? Белгечләр кыскача шушы юнәлешкә дә керде.

— Миңа калса, нугайлар арасында татарларга хас кабиләләр булган. Бәлки, идарә итүче мангыт кабиләләре күбрәк булгандыр. Икенче яктан караганда, мангытлар татарлар арасында да бар бит. Мисал өчен, морзалар заты Мангушевлар мангыттан чыккан фамилия. Аерым нугай халкы түгел ул, шулай ук татарлар, — ди Фәйзелхак Ислаев.

Дамир Исхаков сүзгә кушылып, мангыт кабиләсенең эзе безнең якта бик калмаган кебек тоела, диде.

— Уфа ягында мең кабиләсе бар. Безнең якта Мәңгәр дигән авыллар бар. Уйлап караганым бар: ул шул мангыт дигәннең этноним варианты түгелме икән дип. «Ыт, ет» кушымчасы күпчелекне белдерә, ә тамыр шул ук бит, мәң, мең, миң… Башка төрле фикерләр килә. Урал буйларында утырып калган төркемнәр башкортмы икән, нугайдан чыкмаганмы икән дигәне дә…

«Татарлар турында гади халыкка үтемле хезмәтләр юк»

Дамир Исхаков «Татар-информ» хәбәрчесенә шушы әңгәмәләрдә генетик тикшеренүләр мәсьәләсе күтәреләчәген әйтте.

— Һичшиксез, генетик тикшеренүләр мәсьәләсен карарга кирәк. Күп кенә Мәскәү галимнәре генетика белән шөгыльләнә башлады. «Татарларның генетикалары төрле» дип яза башладылар. Шул мәсьәләне тикшерергә кирәк — кайда дөреслек, ничек аңлатырга. Генетика мәсьәләсе буенча фашизм идеологиясе дә килеп чыгарга мөмкин бит, әгәр биологик юл белән китсәң. Милләт бит ул биологик масса түгел, без мәдәни масса, — диде этнолог.

Дамир Исхаков тапшыруларда җанисәп вакытында халыкларның ничек язылуы мәсьәләләре турында да сөйләячәк.

— Себер татарлары, Әстерхан татарлары кемнәр алар? Ни өчен Әстерхан татарлары арасында бер өлеше нугай дип язылырга уйлый? Ни өчен себер татарлары арасында аерым халык булырга теләүчеләр бар? Керәшеннәр мәсьәләсенә дә тукталабыз. Барысын да сөйләргә кирәк. Бер сөйләшү Урал буендагы татарлар проблемасына багышланачак, аны төрле яктан карарга кирәк. Шундагы халыкның формалашу мәсьәләсеннән чыгып, чөнки аны хәзер бит каты бутадылар, — диде.

Этнолог фикеренчә, бу мәсьәлә буенча галимнәрнең дә әле әйтелмәгән сүзләре күп.

— Тарих институтында Урал буе татарларының беренче томы чыкты, тагын ике томы чыкмаган. Үзебез дә әйтәсе сүзне әйтмәдек. Чыганакларга кереп карасак, андагы халыкның формалашуы бөтенләй башка төрле була. Хәзерге Башкортстанда язылганнан нык аерыла ул. Без шул әйберләрне эшләргә тиеш, — диде.

Галим сүзләренчә, әңгәмәләр сериясенә башка төбәкләрдәге галимнәрне дә чакыру ниятләнә.

— Аларның карашлары башка төрле булса да, шәхсән мин башка караштан курыкмыйм. Сөйләтергә кирәк. Себер татарлары арасында үз галимнәре бар, аларны да тыңларбыз.

Зыялылар катламы эшләп җиткерми. Мәсәлән, язучылар тарихи романнарга тотына, белемнәре җитми, ә галимнәрнең популяр язмалары шулай ук юк. Күпме карыйсың: татарлар турында гади халыкка да барып җитәрлек юкарак китаплар юк. Үземнең 20 ел элек чыккан китаптан башка татар этногенезы буенча хезмәт таба алмадым. Тарих институты нишли икән дим. Китапларны эшләргә кирәк бит. Популяр әйбер язу — бөтенебезнең эше, — диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100