Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бетерешеп бара бит» — Салават Фәтхетдинов урын өстендәге әнисе янына кайткан

Салават Фәтхетдинов әнисенең хәлен белергә кайткан.

news_top_970_100
«Бетерешеп бара бит» — Салават Фәтхетдинов урын өстендәге әнисе янына кайткан
Рамил Гали

Салават Фәтхетдиновның әнисенә 90 яшь тулган. Җырчы туган нигезенә кайткач, гадәттәгечә, инстадусларын әнисе янында сәламләгән.

«Менә әни белән саубуллашабыз. Хатын белән балалар кайтып китте. Мин тәүлек буе әни янында бәби булып яттым. Әнилеләргә озак еллар әниле булып яшәргә язсын, әнисезләргә сабырлык», — ди Салават Зәкиевич.

Салават Фәтхетдиновның әнисе төпчек улы Рафил Фәтхетдинов һәм аның тормыш иптәше тәрбиясендә яши. Рафил Фәтхетдинов урын өстендәге әнкәләрен инде өч ел караулары турында сөйләгән иде. Инстачыларның күбесе бу турыда хәбәрдар түгел.

«И, җанкай, бетерешеп бара бит. Яшәсен иде әле»;

«Әниегез гел ятып тора. Сез киткәч, кем карый аны?»;

«Нигә аны үзегезгә генә алмыйсыз? Авырдыр бит бер үзенә генә. Мөмкинлегегез бар бит. Кайтып килеп кенә, ничек инде ул алай?» — дип язалар.

«Ләйсәннең карашы нинди икәнлеген белмисезмени? Салкынлык бөркелә ул киленнән» — дип җавап кайтарган аларга бер инстачы.

Калган инстадуслары Салаватның әнисен туган көне белән котлап, бәхетле картлык, 100 яшькә кадәр җитүен теләгәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100