Бертавыштан! Көрәш федерациясендә рәис алмашынды: «Аркасыннан сөя-сөя көчкә риза иттем»
24 ел Татарстан Көрәш федерациясен җитәкләгәннән соң, Марат Әхмәтов вазифасыннан үз теләге белән китте.
15 февраль, «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының икенче көнендә «Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе»нең чираттан тыш сайлау конференциясе узды. «Ак Барс» көрәш сараеның пресса үзәгенә җыелган делегатлар оешмага яңа рәис сайлады. 2001 елдан Татарстанның Көрәш федерациясе башлыгы булып эшләгән Марат Әхмәтов әлеге вазифаны Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллинга тапшырды
«Сездән бөтенләй аерылып, ташлап китәм дим әйтмим»
Президиум утырышын Марат Әхмәтов башлап җибәрде. Ул үз теләге белән әлеге вазифадан китәргә теләгәнен әйтте, урынына Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллинны тәкъдим итте.
Һәр башлангычның дәвамы һәм нәтиҗәсе була. Мин соңгы елларда Рәисебез каршында телләрне саклау, үстерү комиссиясе рәисе вазифасын башкарам. Чыннан да, ул зур колачлы эш, безнең бик күп төрле структуралар, министрлыклар, массакүләм матбугат чаралары белән төрле-төрле проектларыбыз бар. Аларның һәрберсен күз алдына тотарга, нәтиҗәләрен барлап барырга кирәк, шуңа күрә мин Рөстәм Нургалиевич белән киңәштем: «Милли көрәш – ул безнең йөзек кашы, бу эшкә хилафлык килмәсен өчен, уңышлы дәвам өчен киләчәктә дилбегәне Рөстәм Галиулловичка тапшырыйк әле», дидем. Аның Дәүләт Думасы депутаты булудан тыш, спорт комитеты әгъзасы икәнен дә истә тоттык, аның бер генә көрәш ярышын да калдырганы юк. Үзе дә кайда булмасын – Мамадыш, Теләче, Биектау (Рөстәм Кәлимуллин төрле елларда әлеге районнарны җитәкләде – Инт.), килгән җирендә спортны күтәреп алып, районның рухын яшәтеп җибәргән кеше. Бу очракта аның милли көрәшебезгә мөнәсәбәте аңлашыла. Ул хәтта миңа караганда да күпкә өстенрәк шәхес, – дип тәкъдим итте Марат Готович президиум әгъзаларына яңа сайланачак рәисне.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
«Аркасыннан сөя-сөя көчкә риза иттем»
Марат Готович Рөстәм Кәлимуллинның төрле елларда авыр ситуацияләрдә калган районнарны җитәкләвен искә алды. Эшләгән районнарында да һәрвакыт көрәшне күтәрүен искәртте.
Аның язмышына туры килде инде. Юк җирдән район ясады, аннары тагын бер беткән районны тартып чыгару өчен аны җибәрергә туры килде. Аннан соң Казан тирәсендә хәлләр авырайгач, Мамадыштан Биектауга кайтарырга туры килде. Ул безнең шундый фидакяр кешебез, бу очракта безнең милли Көрәш федерациясенә аның җитәкчелегендә, һичшиксез, бернинди кимчелекләр булмаячак. Яңа сулыш алып, көрәшнең тагын да матуррак киләчәгенә өметләнәбез. Инде мин сездән бөтенләй аерылып, ташлап китәм дим әйтмим, ярдәмләшеп сезнең белән эшләргә риза, – диде ул һәм үзенең карарын сайлауга куйды
Аркасыннан сөя-сөя көчкә риза иттем, мине милли Көрәш федерациясенең президиумы рәисе вазифасыннан азат итүне сайлауга куям. Ике куллап тавыш бирүегезне сорыйм, – дип өстәде елмаеп.
Делегатлар бертавыштан аны вазифасыннан азат итүгә кул күтәрделәр. Яңа кандидатура рәислеккә шулай ук бертавыштан кабул ителде.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
«Синең эшең рәхмәт ишетә торган түгел»
Ә Марат Әхмәтов Көрәш федерациясенең мактаулы президенты исеменә лаек булды, хәзер ул ярышларга шушы статуста йөриячәк.
Синең эшең рәхмәт ишетә торган түгел, чөнки син ике кешене очраштырасың. Ике кешенең дә җиңүче буласы килә, аларның үз ягындагы фикердәшләре, фанатлары бар, – дип өстәде элеккеге рәис, яңасына киңәшләрен биреп.
«Бу эшкә алынырга теләдем дип әйтә алмыйм»
Сайлаулардан соң Рөстәм Кәлимуллин әлеге карарга «бик үк сөендем дип әйтәм алмыйм, ул бит зур җаваплылык» дип үз сүзен кыска тотты.
Мин бу эшкә алынырга теләдем дип әйтә алмыйм, теләмәгән идем. Җитәкчеләр әйткәч, без бит инде солдатлар, Рәисебез, Марат Готович тәкъдим иткәч, берничек тә каршы килә алмадым. Шуңа күрә сөендем дип әйтә алмыйм, чөнки Марат Готович татарча көрәш дәрәҗәсен шундый югары күтәреп куйды, аны бит алып барырга кирәк. Хәзер менә бу ярышлар дөнья чемпионаты дәрәҗәсендә бара. Шуның хәтле күп көрәшчеләр, районнар бөтенесе шундый әзерләнеп киләләр. Элеккеге шикелле салынып йөрүче юк, чын мәгънәсендә кызу көрәш бара, ахыргы секундка хәтле кем отачагын аңлап булмый. Монда бит эшләргә кирәк, ул болай гына бармый. Көрәшчеләрне кызыксындырырга, ярдәм итәргә, кемнеңдер аркасыннан сөяргә, кемгәдер эштә тормышында ярдәм итәргә. Бу – бик зур хезмәт, – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан