«Бернигә дә гаҗәпләнеп карый алмыйм, шундук күзем тия»
Сезгә кайчан да булса «күзең каты» дигәннәре булдымы? Нәрсәне аңлата соң бу? Минемчә, ул күз тиюнең яман төре. Күз ул начар да, яхшы күренешләргә дә тия икән. Кемнәр моңа ышанмый, чынбарлыкта булган хәлләрне ничек аңлатырга соң?
Күршедәге Рәмилә тәтәй - бик чая һәм шул ук вакытта бик сәер кеше. Кәефе әйбәт булса, кеше белән авыз ерып исәнләшә, булмаса, күтәрелеп тә карамый. Шул ягы бар: кәефе күтәренке икән, әллә нәрсәләр әйтеп ташлый. Мәсәлән, кибеттән кайтып килгәндә, ул мине күрде дә, көлә-көлә «бүген трактор арбасын ишеп, өч мужикны өч якка очырдым» ди. Ничек аңларга була моны? Алданрак, мине Казанга озатканда «очып барган чеби оясын күрсәң, аптырама» диде. Акылдан язган бу карчык дияр идең, әмма шул кинәт кенә әйтеп ташлаган сүзләре генә сәер. Тормышны ул аек акыл белән алып бара.
Әти-әни күптән моңа зур игътибар бирмәскә кушса дә, мин кызыксынучан кеше булганлыктан, аңа кунакка кердем. Күчтәнәчкә бер табак кызарып пешкән йомшак алмалар да алдым. Капкадан кергәч, ишегалдына карап торган тәрәзәсенә күз салдым. Ул да минем кереп килгәнне күрде. Күзгә күз караштык та, мин алмаларым белән җиргә таба түбән тәгәрәдем. Кыскасы, егылдым.
— И, бәбкәч, мин ялгыш кына ектым сине, бер җирең дә авыртмыймы? — дип сөйләнә-сөйләнә Рәмилә тәтәйнең чыгып килгәнен ишеттем. Мин тиз генә алмаларымны кире тутырдым. Соңрак кына башыма барып җитте аның сәер сүзләре: «ялгыш кына ектым сине».
— Уз, әйдә, түргә уз, — дип ул мине җылы каршылады. Өй эче шундый чиста. Өстәленә дә ак җәймә ябылган, челтәрләре дә, яулыгы да ап-ак. Эчемнән «убырлыга охшамаган» дип уйлап куйдым.
— Күрше тәтәй, ни хәлләрдә яшәп ятасың? Менә күчтәнәчкә алмалар алып кердем, юып ашарсың инде, егылырга планлаштырмаган идем, — дидем.
— Шулай күтәрелеп карарга ярамый инде миңа, бер генә күз төшергән идем. Мин әйтәм, кем кереп килә инде бер табак алма белән?!
— Күзегез каты ахры, күрше тәтәй. Ектым дип әйтәсез.
— И, каты гына түгел шул! Мин бит, бәбкәч, яман булсын дип карамыйм. Гаҗәпләнергә ярамый миңа. Берәр нәрсәгә «охо» дип карасам, шул әйбер я ватыла, я җимерелә, я килеп төшә. Хәерлегә булсын.
Рәмилә тәтәй чәй ясады. Мин алмаларымны юып, берсен турап, чәйгә салдым. Күз тиюнең темасын дәвам итәсе килеп:
— Казанга китеп барганда, миңа очып барган оя турында әйтеп калган идегез, нәрсә дигән сүз булды соң ул?
— Сөйли башласам, андый вакыйгалар күп инде ул, бәбкәч. Ашыкмасаң, сөйлим. Фирая апаңа кунакка барган идем. Ишегалларында яңа чеби оясы тора иде. Барып, чебиләренә карадым да, аларның шундый күп һәм йомры икәненә игътибар иттем. Чәй эчәргә кергәч, күп тә үтми, көчле җил чыкты. Аннары шул җил чебиләр белән ояны алып та киткән. Кире чыкканда урынында юк иделәр, бәбкәч. Әй Фирая тузынды инде, әй тузынды! «Син генә карадың аларга», - дип мине сүкте. Бүтән кунакка барган да юк. Сөйләшмибез картлык көнендә…
Аннан, безнең урамның юлларын үзең беләсең, транспорт йөрми. Ә беркөнне урам ягы тәрәзәсеннән карасам, таш белән төялгән трактор бара. Өстенә өч ир егет тә утырган. Вәт, мин әйтәм, эшләп торалар! Кая баралар инде төялешеп, дип уйлап куйдым да, арба ишелде. Өч мужик өчесе өч якка очты...
Әле Халик бабаң исән чакта, без терлекләр асрый идек. Бабаңның тирес түгүне җене сөйми иде. Өеп куя да шуны бер күчкә, эше бетте. Ә күршедәге Фатыйх бабаңның тиресен күрсәң! Дүрт яклап тип-тигез итеп өеп куйганнар. Вәт, мин әйтәм, кешенең тиресе дә тигез! Икенче көнне Фатыйхның хатыны: «Тигезләп өелгән тиресне дә ишкәч инде, Рәмилә, нишләргә кирәк?!» - диде. Анда да кереп булмый хәзер. Яңа капка алдылар, эчтән һәрвакыт бикле.
Дөресен генә әйткәндә, Халик бабаң үзе дә миннән шикләнә иде. Үзенең рюмкасын күтәреп куйганчы, мин аңа ачулы караш белән карап торам да, тончыга иде, бичара. Шуннан соң «карама миңа!» дип әйтеп куя иде. Менә, бәбкәч, озын сүзнең кыскасы шул: бөтен нәрсәгә дә «сөбханалла» дип карарга кирәк. Шул очракта фәрештәләр канатларын җәеп, күздән саклап кала.
Мин авызымны ачып, тыңлап утырдым. Вакыт-вакыт көләсем дә, кызганып куясым да килде аны. Рәмилә тәтәйнең үзе сайлап алган үзенчәлеге түгел бит...