«Берләшү юлы»: Казанда дөньяның 17 иленнән дини белем алучылар көчләрен сынап карый
Быел Казан беренче тапкыр «Мәдәниятләр диалогы: Россия – ислам дөньясы» масштаблы халыкара студентлар форумын кабул итә. Чара «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026» статусы кысаларында уза. Форумны тантаналы рәвештә ачу чарасы Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узды.
Казанга дөньяның 17 иленнән: Россия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркия, Малайзия, Индонезия, Катар, Оман, Сүрия, Пакистан, Һиндстан, Кувейт, Босния һәм Герцеговина, Сербия, Көньяк Африка Республикасыннан студентлар, яшь тикшеренүчеләр һәм активистлар җыелды. Алар әлеге көннәрдә башкалада узган беренче «Мәдәниятләр диалогы: Россия – ислам дөньясы» форумы һәм ислам дисциплиналары, гарәп теле буенча IV Халыкара олимпиадада катнаша.
Форумның тантаналы ачылышында хакимият органнары, Диния нәзарәте һәм югары уку йортлары вәкилләре, дин белгечләре катнашты. Биредә шулай ук төрле халыкларның милли татлы ризыкларын тәкъдим иткән күргәзмә дә оештырылган иде. Барлык катнашучылар да тәм-томнардан авыз итә алды.
Казанга дөньяның 17 иленнән студентлар, яшь тикшеренүчеләр һәм активистлар җыелды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Бүген Россия үсеш алган мөселман оешмалары системасына ия»
Форум пленар утырыш белән ачылып китте, аның модераторы Россия ислам институты ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин иде. Ул катнашучыларны Россиядә һәм Татарстанда ислам диненең таралуы һәм бүгенге көнге торышы белән таныштырды.
«Сез барыгыз да беләсез, Россиядә исламның күп гасырлык тарихы бар. Бүген Коръәнне Дербент университеты студенты укыды, бу очраклы түгел, икенче хәлифә Гомәр ибн әл-Хәттаб заманнарында ук, Госман радыяллаһу гәнһү вакытында ислам хәзерге Россия территориясендә, аеруча бүгенге Кавказ җирләрендә киң таралган. Һәм бүген Россия, бик үсеш алган мөселман оешмалары, җәмгыятьләр системасына ия.
Бүген Россиядә 8000нән артык мәчет бар, 15 ислам университеты эшли, мәдрәсәләр белән бергә 80нән артык уку йорты бар. Анда 10 000 студент укый.
Татарстан әлеге юнәлештә аерым урын алып тора. Бүген Татарстанда 1600 мәчет, 11 мөселман уку йорты бар. Башкалабыз Казанның үзендә генә 80нән артык мәчет гөрләп эшли. Нәкъ шуның өчен без Татарстан белән горурланабыз, бездә икътисад кына түгел, ә дини традицияләр дә үстерелә һәм кадерләп саклана».
Рәфыйк Мөхәммәтшин: «Казан үзендә 80нән артык мәчет гөрләп эшли»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Үз вакытында Казан дини гыйлем үзәге булган»
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында Казанда ислам дине үсешенә зур игътибар бирелүен белдерде. Мөфти Казанда яшәгән һәм дини юнәлештә эшчәнлек алып барган галимнәре искә төшерде.
«Мондый чараның Россиядә булуы шатлыклы. Күрәсез, биредә 20гә якын ил катнаша. Безнең егетләребез дә үзләрен бик әйбәт күрсәтте. Россия дигәндә, ул Татарстан гына түгел, бигрәк тә Кавказ төбәкләре – Чечня, Дагыстандагы егетләребез бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Форумда катнашучылар минемчә, киләчәктә күбрәк булыр.
Үз вакытында Казан да Бохара, Сәмәрканд, Дамаск, Багдад кебек дини гыйлем үзәге булган. Монда Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Мөхәммәд Морад Рәмзи әл-Казани кебек галимнәр яшәгән һәм эшләгән. Алар зур һәм күп санлы китаплар язып калдырганнар. Безгә бу хакта онытырга ярамый, һәм әлеге мирасыбызны өйрәнергә, яңадан торгызырга, бабаларыбызга охшаш булырга тырышырга кирәк», – диде ул.
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Бабаларыбызга охшаш булырга тырышырга кирәк»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Әлеге форумны үткәрү – берләшү юлы»
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев әлеге форумны фикер алышу һәм киләчәкне төзү чарасы дип атады.
«Бүген Россиядә 190нан артык милләт, якынча 150 миллион халык яши. Биредә православ динен тотучылар белән мөселманнар һәрвакыт янәшәдә. Экскурсиядә игътибар иткәнсездер, Казанда Кремльгә кергәндә, янәшәдә православие һәм мөселман гыйбадәтханәләре тора. Моңа бик күпләр игътибар итә. Ләкин көнкүреш ягыннан, бу –татарстанлыларның көндәлек тормышы.
Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши, без бик дус һәм бер-беребезне аңлашып эшлибез. Без үзебез моны сизмибез дә, башкалар безгә әйткәндә, бу – безнең тормыш рәвешебез, без шулай яшибез, дибез.
Форумда 20гә якын ил делегациясе катнаша, алар яшь һәм перспектив. Әлеге олимпиаданы һәм форумны үткәрү дә – берләшү юлы. Килделәр, җыелдылар һәм күрделәр, һәрбер катнашучының үз урыны, һәрбер илнең, һәр делегациянең үз тәкъдимнәре, проблемалары бар. Без монда ачыктан-ачык фикер алышабыз, сезнең белән киләсе көнне төзибез. Бу бик мөһим».
Васил Шәйхразыев: «Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши, без бик дус һәм бер-беребезне аңлашып эшлибез»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Форумның мөһим өлеше ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча IV Халыкара олимпиадасы булачак. Олимпиадада Россиянең һәм БДБ илләренең, шулай ук Төркия, Пакистан, Һиндстан, Малайзия һәм Индонезиянең әйдәп баручы ислам югары уку йортлары катнаша.
Быел беренче тапкыр ярышларга Сербия, Босния һәм Герцеговина һәм көньяк Африка республикасы вәкилләре кушылды. Интеллектуаль ярышлар дүрт номинация буенча уза: Гарәп теле, Дин нигезләре, Ислам хокукы (хәнәфи мәзхәбе) һәм Ислам хокукы (шәфигый мәзхәбе).
IV Халыкара олимпиадада интеллектуаль ярышлар дүрт номинация буенча узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов