news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Берләшү, татар зиратларын һәм мәдәни мирасны саклау - татар яшьләрен ни борчый?

Казанның «Яратам» яшьләр үзәгендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда төбәкләрдә туган телне саклау, яшьләр проектлары, тарихи зиратларны һәм мәдәни мирасны торгызу мәсьәләләре каралды. Актив яшьләр үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм яңа инициативалар тәкъдим итте.

news_top
Берләшү, татар зиратларын һәм мәдәни мирасны саклау - татар яшьләрен ни борчый?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Киңәйтелгән Совет утырышын Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов алып барды.

Азат Кадыйров: «Үзегезне дә үстерәсез, телне саклауга да зур өлеш кертәсез»

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советының киңәйтелгән утырышында туган телне саклау, яшьләр проектлары һәм милли массакүләм мәгълүмат чараларының киләчәге хакында сөйләде.

«Мондый җыелыш һәм фикер алышулар бик файдалы, кирәкле. Шундый аралашу булганда, тел, тарих һәм гореф-гадәтләр саклана. Күп еллар дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы, аның яшьләр бүлеге һәм безнең министрлык карамагындагы «Идел» яшьләр үзәге татар яшьләре белән актив эшчәнлек алып бара», – диде министр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, Татар яшьләре көннәренә килүче кунаклар саны елдан-ел сакланса да, башка төбәкләрдә татар телен куллану мохите җитәрлек булмау сәбәпле, татарча сөйләшүчеләр кими бара.

«Сез бергәләп җыелып, татар оешмаларына берләшеп, татар телен сакларга булышасыз. Үзегезне дә үстерәсез, телне саклауга да зур өлеш кертәсез. Мондый эшләр киләчәктә дә дәвам итсен. Татар телендә сөйләшергә оят булган вакытлар бар иде, хәзер, Аллаһка шөкер, андый чор үтте. Татарстанда 200гә якын милләт яши һәм һәркем үз телендә сөйләшә ала. Сөйләшергә генә түгел, балаларны туган телдә тәрбияләргә дә бөтен шартлар бар: татар балалар бакчалары, мәктәпләр эшли. Татар телендә генә түгел, чуваш, мари, мордва, удмурт һәм башка телләрдә дә шундый мөмкинлекләр булуга без бик шат», – диде ул.

Яшьләр эшләре министры республикада татар яшьләре өчен гамәлгә ашырыла торган төп проектларны да санап үтте. «Сәләт» оешмасы җәйге лагерьлар һәм бәйгеләр үткәрсә, «Алдынгылар хәрәкәте» кысаларында «Татарча дискотека», «Ура, авылга!» кебек проектлар оештырыла.

«Соңгы проектта яшьләр авылдагы абый-апаларга булышып, татарча аралашып, телне бик нык үстерәләр. Үзем дә кайчандыр җәйге ялларда өч ай диярлек авылда булдым: энекәшләр, абыйлар белән көтүгә чыгып, терлек карап, печән чаптым. Әнә шул рәвешле татар теле миңа да тирән сеңеп калды», – диде Азат Кадыйров.

Ул үзенең чыгышында әдәби телнең мөһимлегенә һәм милли басмаларга да тукталды. Үзе дә көн саен китаплар укуын әйтеп, яшьләргә татарча басмаларны активрак укырга киңәш итте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Идел» журналы киләсе елдан ике айга бер тапкыр чыгып киләчәк. Финанс кыенлыклары булса да, аның редакция төркеме бик көчле, журнал белән танышып барырга чакырам. 105 еллык тарихы булган «Татарстан яшьләре» газетасы бар иде, ул 1920 елдан бирле чыккан. Финанс яктан кыенлыклар булганга күрә, ул чыгудан туктады (газета 2026 елның башыннан бирле чыкмый – авт. иск.), «Татарстан яшьләре» башка басылмый, әмма татар яшьләре өчен шундый форматта яңалыклар тупланган интернет-газета оештырырга кирәк дип саныйм», – диде ул.

Министр шулай ук «Әйдә, ШаяРТ» татарча КВН проектын югары бәяләде һәм аның яшьләр өчен уңай перспектив мәйданчык булуын билгеләп үтте.

Азат Кадыйров яшьләргә татар телен саклаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм «Акыл фабрикасы»нда яңа идеяләрнең алга таба тормышка ашуына өметен белдерде.

«Сезнең булуыгыз – безнең өчен зур файда»

Татар яшьләренең Азат Кадыйровка үзләрен борчыган сорауларын бирде. Ә без сезгә ни рәвешле файдалы була алабыз, дип тә кызыксынды алар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Министр үз чиратында төрле төбәкләрдә яшьләрнең активлыгын югары бәяләде һәм аларның мөһимлеген билгеләп үтте:

«Сезнең булуыгыз – бик зур шатлык, зур файда. Сезнең кебек актив егетләр, кызлар булмаса, яшьләрне берләштерергә, аларга белем өйрәтергә, алар өчен чаралар оештырырга безнең кулыбыз җитә алмас иде.

Актив булырга сорыйбыз сезне, гел хәрәкәттә булыгыз. Көннән-көн татар җанлы яшьләр сафы артса, ул безнең өчен иң зур ярдәм. Элемтәдә булсагыз, аралашсак, хәбәрләшеп торсак – бу безнең өчен бик кыйммәтле. Сез булмасагыз, безнең моннан – Татарстаннан төбәкләргә, барлык җирләргә кулыбыз җитмәс иде.

Бирегә килеп, бер-берегезне белеп, аралашып, яңа фикерләр әйтсәгез, анысы да бик кыйммәтле булачак, чөнки үзегезнең җирлекләрдә эшлисез, үзегез аралашкан кешеләрне, яшьләрне беләсез, авырлыкларны аңлыйсыз. Сорауларыгызга игътибар биреп, проблемаларны чишәргә, булышырга әзербез», – диде ул.

Төрле төбәкләрдә татар яшьләре өчен үзәкләр ачу мөмкин хәлме?

Утырышта Чиләбе өлкәсеннән килгән делегат татар яшьләре өчен аерым заманча үзәк булдыру мәсьәләсен күтәрде. Делегат билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта алар кечкенә офис арендалый, төрле күләмле чараларны татар-башкорт китапханәсендә уздыралар икән. Аның әйтүенчә, татар яшьләре чын мәгънәсендә үсеш ала торган, җитәкчесе татар кешесе булган үзәккә мохтаҗ.

Азат Кадыйровның бу мәсьәләгә карата фикере мондый:

«Сорау бик актуаль, тема бик дөрес. Республика буенча үзебезнең яшьләр үзәкләре, яшьләр клубларының саны – 200дән артык. «Яратам» кебек яшьләр үзәкләренә республиканың районнарында ремонт ясала, модернизацияләнә һ.б. Без әлеге үзәкләргә мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә телибез. Бигрәк тә Самара, Оренбург, Киров өлкәләре белән чиктәш булган район үзәкләрендә сезнең белән бергәләп чаралар үткәрә алабыз. Ягъни, нокталар ясап, уртак чаралар оештырырга мөмкин.

Төрле төбәкләрдәге яшьләр үзәкләренә килгәндә: илнең бюджет системасы үзенчәлегеннән чыгып, Татарстан акчасына регионда яшьләр үзәге төзү яки ремонтлау мөмкин булмас кебек... Әмма хөкүмәтара килешү дәрәҗәсендә, регион җитәкчеләренең сәфәрләрен оештырганда, әгәр бу сорауны күтәрсәгез, уртак фикергә килә алырбыз дип уйлыймю

Мәсәлән, төбәк ремонт ясый, без бу үзәкне җиһазлар, белем бирү материаллары, тел һәм тарих өйрәнү методикалары белән тәэмин итәрбез. Шул рәвешле яшьләр комплексының эшен бергәләп оештыру турында уйлана алабыз. Директор итеп татар кешесен билгеләү мөмкин булыр, чөнки татарлар анда да бар, лаеклы кешеләр шактый, бу эшне башкара ала торган кешене дә табып булачагына ышанам.

Эчтәлек ягыннан – уникаль җиһазлар, музей почмагы, әдәбият һ.б. мәсьәләләрдә без катнаша алабыз. Бөтендөнья татар конгрессы да, Рөстәм Нургалиевич та бу инициативаны хуплар дип өметләнәм. Әгәр мондый объект кайдадыр барлыкка килә икән, ул иртәдән кичкә кадәр кайнап торырга тиеш. Бу кеше азрак булган башка учреждениеләр өчен үрнәк булырга тиеш», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Рәсми сәхифәләрдә татар телле контент

Медиа белгеч, журналист Зилә Дәрҗеманова мөһим мәсьәләне күтәрде. Ул хөкүмәт, министрлык һәм башка ведомстволарның рәсми сәхифәләрендә татар телендәге контентның бик аз булуына игътибар итте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Әйе, сайтның татарча тәрҗемәсе бар, ләкин контентны нәкъ менә татар телендә һәм тагын да кызыклырак булыр өчен нәрсә эшли алыр идек без?» – дип сорады ул, үзләренең дә ярдәм итәргә әзер булуларын да аңлатып.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров бу тәнкыйтьне кабул итеп, аның бик урынлы булуын искәртте:

«Бик дөрес әйтәсез. Бик кирәкле тәнкыйть. Дөрес әйтәсез, рәхмәт! Эшкә кайткач, сөйләшеп хәл итеп бетерербез», – диде ул.

Бу дәүләт органнарының милли матбугат һәм медиа белгечләре белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын, шулай ук татар телле контентны үстерү юлында уртак адымнар ясарга кирәклеген тагын бер кат раслады.

«Татар яшьләре өчен кадрлар резервы булдырылырга тиеш»

Мордовиядән Татар студентлары ассоциациясе җитәкчесе Мансур Исхаков татар яшьләренең потенциалын арттыру, кадрлар резервын булдыру һәм төбәкара элемтәләрне ныгыту мәсьәләләрен күтәрде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар яшьләре арасында бик күп сәләтле, актив, үз халкы өчен эшләргә әзер егетләр һәм кызлар бар. Алар милли оешмаларда эшли, халыкара грант проектлары оештыралар, җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашалар. Әмма без бер мәсьәләне күрәбез: яшьләрнең потенциалы тулы куәткә ачылып бетми, аларның алга таба үсүе, тәҗрибә туплавы һәм үзләрен күрсәтүе өчен системалы ярдәм кирәк», – диде Мансур Исхаков.

Ул моны хәл итү юлларын 4 юнәлешкә бүлеп карарга тәкъдим итте:

  • Яшь лидерларны ачыклау. Төбәкләрдәге татар оешмалары һәм яшьләр берләшмәләре аша сәләтле, актив яшьләрне ачыклау механизмын булдыру. Бу аналарга үзләрен әлеге программада танытырга мөмкинлек бирер.
  • Уку һәм тәҗрибә туплау. Кадрлар резервына кергән яшьләр өчен махсус укыту программалары, осталар белән очрашулар, стажировкалар оештыру. Бу эшне онлайн һәм офлайн форматта алып барырга, бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлек итәргә, шулай ук төбәкләрдәге татар милли-мәдәни автономияләрендә стажировка үтү мөмкинлеген булдырырга кирәк.
  • Һөнәри үсеш. Кадрлар резервы формаль рәвештә генә калырга тиеш түгел. Аның төп нәтиҗәсе – әзерлекле яшь лидерларның милли оешмаларда, иҗтимагый структураларда, мәдәният өлкәсендә һәм дәүләт-муниципаль идарә системасында үз урыннарын табуы. Бу кайбер төбәкләрдә кадрлар кытлыгын бетерергә ярдәм итәр.
  • Остазлык һәм танышлык. Программаны тәмамлаганнан соң да яшьләрне игътибарсыз калдырмаска, алар белән даими элемтәдә булып, проектларын үстерергә булышырга кирәк. Бу формат яшьләргә үзара тәҗрибә уртаклашырга, яңа проектлар башларга һәм төбәкара элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.

Сүзен дәвам итеп, Мансур Исхаков Бөтендөнья татар конгрессына, татар яшьләре оешмаларына һәм дәүләт структураларына мөрәҗәгать итте:

«Безнеңчә, Бөтендөнья татар конгрессы, татар яшьләре оешмалары һәм дәүләт структуралары арасында тагын да ныграк, нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек урнаштыру мөмкинлеге булыр. 2027 елда татар халкының яшь лидерлары өчен кадрлар резервы программасын гамәлгә куюны башлап җибәрергә һәм аны тормышка ашыруда Бөтендөнья татар конгрессының ярдәмен күрергә телибез. Безнең уку-укытудагы төп максатыбыз – бүгенге актив татар яшьләрен иртәгә ил язмышы өчен җаваплы, белемле һәм әзерлекле җитәкчеләр итеп әзерләү!» – диде ул.

Татар яшьләре өчен бердәм цифрлы платформа булдыру тәкъдим ителде

Бөтендөнья татар яшьләре форумының киңәйтелгән утырышында Уфа шәһәреннән килгән яшь активист, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Алинә Сабитова чыгыш ясады. Ул Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерү, аларның потенциалын тулысынча ачу һәм яңа заманча цифрлы платформа булдыру мөһимлеген билгеләп үтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бүген татар яшьләре Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә актив эшли. Әмма аларның барысы да бер-берсе турында белеп бетерми. Мәсәлән, бер төбәктә яңа мавыктыргыч проект гамәлгә ашырылса, икенче төбәктәге яшьләр бу турыда белмәскә мөмкин. Шуңа күрә без татар активистларының бердәм цифрлы системасын булдыруны тәкъдим итәбез», – диде ул.

Аның әйтүенчә, төбәкләр арасындагы элемтәләрне көчәйтү һәм яшьләрнең уртак мәйданчыгын булдыру кирәклеге һаман да актуаль булып кала. Шул максаттан чыгып, яшьләр инициативасы буларак татар активистларының бердәм цифрлы системасын булдыру тәкъдим ителде. Бу платформа төп 4 юнәлешне үз эченә алырга тиеш:

  • Активистларның шәхси профиле: Һәр катнашучының кайсы төбәктән булуы, нинди оешмада эшләве һәм үз проектларын күрсәтә алу мөмкинлеге.
  • Татар яшьләре оешмаларының бердәм базасы: Төрле шәһәрләрдә, төбәкләрдә һәм чит илләрдә эшләп килүче барлык татар яшьләре оешмаларының тупланмасы.
  • Чаралар һәм мөмкинлекләр календаре: Форумнар, белем бирү программалары, стажировкалар һәм грант конкурслары турында актуаль мәгълүмат.
  • Активистларны кызыксындыру системасы: Яшьләрнең иҗтимагый активлыгын бәяләү һәм аларга үсеш өчен яңа мөмкинлекләр бирү.

Шулай ук цифрлы система кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне көчәйтү, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа проектлар башлап җибәрү мөмкинлекләренә басым ясалды.

«Бүгенге актив татар яшьләренең исемлеген барлау гына түгел, бөтен дөньядагы актив татар яшьләрен берләштерә торган, аларның үсешенә һәм белем алуына бергә эшләргә мөмкинлек бирә торган системалы платформа булырга тиеш бу», – дип йомгаклады үз сүзен Уфа вәкиле.

Татар тарихы эзләрен саклап калу бурычы куелды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов татар яшьләре оешмаларының төбәкләрдәге тарихи-мәдәни мирасны, аеруча иске татар зиратларын саклап калу һәм өйрәнү буенча алып барган эшчәнлеккә тукталды. Ул бу юнәлештә хәл ителергә тиешле төп проблемаларны һәм киләчәккә планнарны атады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тимерхан Шәйхетдинов архитектура һәм тарихи мирасны саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. «Татар яшьләре оешмалары алдында торган иң төп бурычларның берсе – шәһәр мохитендә һәм архитектурада татар халкының мәдәни мирасын саклауда катнашу. Татарстанда һәм Казанда мәдәни һәйкәлләрне һәм зиратларны саклау эше шактый яхшы оештырылган булса да, чит төбәкләрдә хәлләр бик аяныч. Интернеттагы мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы елларда кайбер чит шәһәрләрдә татар сәүдәгәрләре төзегән һәйкәлләр, зиратлар һәм андагы кабер ташлары юкка чыга бара», – диде ул.

Ул шулай ук варисларның теге яисә бу сәбәпле үлеп китүе һәм тарихи һәйкәлләрне карап торучы булмавын искәртте: «Чит төбәкләрдәге тарихи каберлекләрдә татар халкының күренекле шәхесләре, зыялылары җирләнгән. Әмма аларның нәсел дәвамчылары бу урыннарда яшәмәгәнгә күрә, бу каберләр вакыт узган саен караучысыз кала һәм юкка чыга бара. Бу хәлдән чыгу юлы бар: районнар белән берлектә яңа башлангычлар эшли башладык. Аерым алганда, зиратларны цифрлаштыру, интернет-сервислар төзү һәм медиапроектлар аша кабер ташларын таныштыру эшләре башлап җибәрдек», – диде ул.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов якын арада Яңа татар бистәсе зираты картасы сайты эшли башлаячагын әйтте. Картада каберлекләр күрсәтеләчәк, аларның һәрберсендә кемнең җирләнгәне, әлеге шәхес турында тулы мәгълүмат урнаштырылачак. Шулай ук, бу эшне регионнардагы каберлекләр буенча да эшләп чыгарга телибез. Башка архитектура объектларын да өстәп чыгарга ниятебез бар», – дип билгеләп үтте ул.

«Татар халкының мәдәни мирас объектлары реестрын булдыру мөһим»

Пермь крае «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасы җитәкчесе, һөнәре буенча архитектор Рената Ибәтуллина туган төбәгендәге тарихи-мәдәни мирасны, онытылып бара торган иске татар зиратларын торгызу һәм өйрәнү буенча масштаблы эшчәнлек хакында сөйләде. Яшьләр җитәкчесе бу башлангычның гади өмәләр белән генә чикләнмичә, тирән фәнни-тикшеренү эшенә һәм системалы хәрәкәткә әверелүе кирәклеген әйтте:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Гаиләм мине милли мәдәниятебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт рухында тәрбияләде. Бу кыйммәтләр миңа Татарстанда сеңдерелде. Оешма җитәкчесе буларак та, эшебезнең төп юнәлешләреннән берсе итеп тарихи мирасны саклауны сайладым, чөнки архитектор буларак, халкыбызның мәдәни мирасын саклау минем өчен аеруча мөһим.

Пермь шәһәрендәге Егошиха зиратында татар зираты кишәрлеге бар. Күптән түгел анда махсус мәгълүмат тактасы урнаштырылды. Безнең карамактагы бу кишәрлек берничә гектар мәйданны били һәм әлеге зират каралмаган, төзекләндерелмәгән урыннарының берсе булып тора.

Зират белән якынча 10-12 ел дәвамында беркем дә шөгыльләнмәгән. Элек бу эштә, нигездә, яшьләр катнаша иде. Озак вакыттан соң беренче булып безнең оешма зиратны тәртипкә китерү һәм өйрәнү эшенә кереште. Оешма җитәкчесе буларак, минем өчен бу чараның гади өмә белән генә чикләнмәве, тулы бер эзлекле эшкә әверелүе мөһим иде.

Иң элек эш күләмен бәяләдек, аннары Пермь крае мөфтияте белән берлектә берничә өмә үткәрдек. Шулай ук яз көне Пермь ислам көллияте белән берлектә иске татар телен өйрәнү курслары оештырдык.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Хәзерге вакытта тарихчыбыз Роман Иманов Казан шәһәрендәге Яңа татар бистәсе зиратын өйрәнү барышында тупланган тәҗрибәне үзләштерү һәм аны Пермьдә куллану юнәлешендә эзләнү-тикшеренү эшләре алып бара. Пермьгә кайту белән беренче чиратта зиратка барып, андагы беренче кишәрлекне билгеләү һәм аны алга таба фәнни өйрәнү эшенә керешүне планлаштырабыз.

Зират — мәдәни мирасыбызның мөһим бер өлеше, чөнки ул биредә яшәгән кешеләрнең генә түгел, ә аларның тормыш юлын, тарихын, рухи дөньясын да саклый. Бу зиратта татар мәдәниятен, татар милли үзенчәлеген һәм ислам кыйммәтләрен саклауга зур өлеш керткән кешеләр җирләнгән. Нәкъ менә алар төбәгебездәге беренче мәчетне төзегән. Әлеге мәчет исә Татар бистәсенең рухи үзәге булган. Кызганыч, Пермьдәге Татар бистәсе 2010 еллардан соң үзенең элекке яшәешен югалтты.

Бу – минем өчен аерым бер йөрәк ярасы. Архитектура өлкәсендә, шул исәптән гражданлык архитектурасы юнәлешендә эшләүдән тыш, илебезнең берничә төбәгендә мәдәни мирас объектларын реставрацияләү белән дә шөгыльләндем. Пермьдә тарихыбыз турында сөйли алырлык архитектура һәйкәлләре бик аз калды. Шуңа күрә татар халкының мәдәни мирас объектлары реестрын булдыру һәм аны даими тулыландыру аеруча мөһим дип саныйм. Ел саен дистәләгән мәдәни мирас объекты юкка чыга.

Мәдәни мирас объектлары исемлегенә берничә бинаны берләштергән архитектура ансамбльләре дә, аерым һәйкәлләр, биналар һәм истәлекле урыннар да керә. Әйтик, Казан шәһәрендәге Иске Татар бистәсе дә истәлекле урын булып тора. Чөнки ул – кешеләрнең хезмәте, мәдәни эшчәнлеге һәм архитектурасы бербөтен булып үрелгән тарихи мохит.

Алга таба да бергәләп эшләрбез дип өметләнәм, чөнки бу эш безнең төбәк өчен генә түгел, татарлар яшәгән башка бик күп төбәкләр өчен дә әһәмиятле. Күп кенә шәһәрләрдә татар зиратлары бар. Зур шәһәрләрдә аларның кайберләре бүген үк мәдәни мирас объектлары буларак теркәлгән. Без яшьләр белән берлектә бу юнәлешне үстерергә тәкъдим итәбез», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советының киңәйтелгән утырышы эшчәнлегенә бәя биреп, милли үзаңны саклауда һәм үстерүдә төбәк оешмаларының мөһим ролен искәртте.

Аның әйтүенчә, дөньяның кайсы гына почмагында яшәсәк тә, милли үзаңны, туган телне һәм мәдәниятне саклап калу өчен барлык төбәкләр белән бердәм булып эшләргә кирәк. Шул ук вакытта, төбәкләрдәге оешмаларның эшен тагын да көчәйтү, яңа проектлар булдыру, цифрлы технологияләрне куллану һәм төп игътибарны яшь буынны тәрбияләүгә юнәлтү бурычы да тора. Утырышта күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү һәм яшьләрне милли хәрәкәткә җәлеп итү бурычы куелды. Шулай ук ул төбәкләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләренең уртак максатлар юлында бердәм булып эшләү мөһимлегенә тукталды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар