news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

105 еллык «Татарстан яшьләре» газетасы ябыла: «Ил белән күтәрелгән халык газетасы иде»

1920 елдан бирле татарның яшь буынын тәрбияләгән, 300 меңлек тиражга җиткән легендар «Татарстан яшьләре» газетасы ябыла. Шуның белән бергә татар матбугатының бер дәвере дә тәмамланырмы? «Интертат» күп кенә танылган журналист һәм язучыларга юл ачкан «Татарстан яшьләре» журналистлары белән аралашты.

news_top
105 еллык «Татарстан яшьләре» газетасы ябыла: «Ил белән күтәрелгән халык газетасы иде»

«Татарстан яшьләре» газетасының ябылуы турында газетаның соңгы санында чыккан «Саубуллашу сүзе» язмасыннан билгеле булды.

Атлас Гафиятов: «Финанс мөмкинлекләре юк, бөтен әйбер артты»

2017 елдан «Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире Атлас Гафиятовтан газетаның ябылу сәбәпләре турында сораштык:

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Финанс мөмкинлекләре юк, бөтен әйбер артты: типография, кәгазь, аренда бәяләре – бөтенесе артты бит. Без инде 1-2 ел газетаны шушы дәрәҗәдә тотып бардык, тегеннән-моннан акчалар сорап.

– 2020 елда Татарстан яшьләре» газетасының гамәлгә куючыларының берсе — Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов — басманы «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә бирү теләге барлыгын әйтте. Ул вакытта «Татмедиа»га кушылу процессы килеп чыкмадымы?

– Килеп чыкмады, чыкмады. Коллективның яртысы кушылуга каршы иде.

– «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә алган булсалар, мондый хәл булмас идеме?

– Әйтә алмыйм.

– Коллективта яңа кешеләр юк, дип беләм.

– 2 кеше генә эшли. Мин 1994 елдан эшли башлаганда, газета редакциясендә 35 кеше эшли иде. Аннан соң мин эшләгән вакытта киттеләр. Чөнки башкача була алмый. Тираж кими, бездә генә түгел, бөтен газеталарда да кимеде. Тираж кимегәч, әйтик, подписка бәясен арттыру да тиражның кимүенә китерә. Соңгы тапкыр 11 ел элек подписка бәясен арттырганбыз.

– Яшьләрне җәлеп итү мәсьәләсен күтәрмәдегезме?

«Татарстан яшьләре» газетасын укучылар яшьләр түгел бит. Элек яшьләр дә укый иде, 1980-1990 елларда... Комсомоллар беткәнче. Хәзер инде безнең укучылар урта яшьтәгеләр – өлкәннәр.

– Бу хакта Илдар Гыйлметдинов белән алай сөйләшкәнегез булмадымы?

Әйе, берничә тапкыр булды. Ул: «Яшьләр оешмалары бардыр инде ул», – диде...

Риман Гыйлемханов: «Укучылардан хатлар гына яздырып газета чыгарып булмый бит»

1992-2003 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән Риман Гыйлемханов:

Фото: © «Татар-информ»

– Язмыш кочагына ташланган һәр нәрсә бетә... «Татарстан яшьләре»н саклап та калып була иде. Әлбәттә, һәр газетага хәзер ябылу куркынычы яный, укучылар кими, дибез. Объектив сәбәпләре дә бар. Әмма шул ук вакытта, әгәр һәр газетаның, журналның үз йөзе булса, халыкка якын темалар күтәрелсә, халык белән очрашуларга йөрсәләр – аны саклап калып булыр иде.

«Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә журналистлар да калмады бугай. Укучылардан хатлар гына яздырып газета чыгарып булмый бит, алар укучы өчен кызыклы түгел.

Җитәкчелектән дә күп нәрсә тора. Әмма җитәкчелекне бернинди нигезсез тәнкыйтьләп, сүгеп булмый. Икенче яктан, татар телендәге бердәнбер яшьләр газетасына игътибар булырга тиеш иде. Җитәкчелек тарафыннан игътибар юнәлтү, алданрак очрашып сөйләшүләр булмагандыр. Ул газета, әкренләп-әкренләп, еллар буе бетүгә таба барды, – диде ул.

Флюра Низамова: «Исмәгыйль Шәрәфиев баш мөхәррир булган вакытта ук шактый кеше редакциядән китте»

Флюра Низамова 1984 елны «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә урнаша һәм 24 ел буена – 2008 елга кадәр – пенсиягә чыкканчы, шунда эшли. Язмалары «Гадел Низам», «Зөләйха Кыдашева» тәхәллүсләре белән басыла:

Фото: Флюра Низамованың шәхси архивыннан

– Газетаның ябылу сәбәпләре аңлашыла: бүгенге вазгыять, илдәге хәлләр, милли телгә, милли мәгарифкә, милли матбугатка булган һөҗүмнәр... Мәгариф системасында татар телен укыту чикләнде, юк дәрәҗәсенә төшерелде... Яшь буын газета-журнал укымый, дип әйтәбез. Алар гына түгел, үзебез дә хәзер, интернет барлыкка килгәч, интернетка «чумдык».

Хәтта газета-журналларның да электрон вариантлары чыгып тора бит инде. Тулысынча булмаса да, һәркайсы анонсын, өлешчә язмасын биреп бара. Шунда танышып чыгасың да, газетаны язылып алдыртуның мохтаҗлыгы да калмый.

Икенчедән, ябылу процессы – тиражлар кимүе процессы – бүген генә башланган эш түгел. Әле мин эшләгән вакытта, Исмәгыйль Шәрәфиев баш мөхәррир булган вакытта ук, шактый халык редакциядән китте. Сәбәпләре төрле: кайберләренә яхшырак эш урыны табылды, кайберләре, яшьлегем узган, «Яшьләр газетасында» эшләп йөрмим, дип китте. Кайберләрен мөхәррир вазифасына чакырдылар. Әйтик, озак еллар баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән Миңназыйм Сәфәровны соңрак «Ватаным Татарстан» газетасына баш мөхәррир итеп куйдылар, аннан соң Гөлнара Сабированы да «Шәһри Казан»га баш мөхәррир итеп билгеләгән иделәр.

«Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшләп киткән кешеләрнең мәктәбе яхшы булгандыр дип уйлыйм. Үзләре газета ачкан кешеләр дә булды.

Әйтик, бездә эшләп киткән Раиф Усманов ничә еллар буена «Ирек мәйданы»н чыгара. Искәндәр Сираҗи да бездә эшләде, ул да шулай ук газета ачты. Шулай итеп, төрле сәбәпләр аркасында дөнья коммерцияләшә башлагач, шактый кеше «Татарстан яшьләре»ннән китте.

«Татарстан яшьләре» редакциясе коллективы

Фото: Рамил Гали

«Редакциядә 2 журналист кына калды: Халидә Минһаҗева һәм Назилә Сафиуллина»

– «Татарстан яшьләре»нең тарихы 1920 елларда башлана, – дип дәвам итте Флюра Низамова, – анда ничәмә-ничә баш мөхәррир алышынган, ничәмә-ничә журналист эшләп киткән... Бүгенге көндә танылган шәхесләрнең – исәннәрнең дә, исән түгелләрнең дә – күбесе заманында «Татарстан яшьләре»ндә журналист буларак хезмәт куйган.

«Татарстан яшьләре» коллективы 2000 еллар башында

Фото: © tt.wikipedia.org

Әмма, минемчә, шулар арасында, иң-иң акыллысы, иң-иң эзләнүчәне, коллективны эшләтә белүчесе, газетаны төрләндерә, төрле якка, төрле укучыга да төрле юнәлешкә юнәлтә белүчесе – Исмәгыйль Шәрәфиев иде.

Әйтелгәнчә, газетаның контенты төрле белем һәм интеллект дәрәҗәсендәге кешеләрне мавыктырырлык булырга тиеш. Ул галимне, профессорны, югары уку йорты студентын, мәктәп укытучысын, табибны, авылда эшләүче механизаторны, көтүчене, идән юучыны яки өйдә кухняда гына көн күрүче хатын-кызларны да кызыксындырырга тиеш. Газетадагы мәкаләләр төрле колонкаларда, рубрикаларда, һәркемне кызыксындырырлык итеп, гади һәм аңлаешлы телдә язылырга тиеш.

Исмәгыйль Шәрәфиев җитәкләгән чордагы «Төп нөсхә» шигаре шундый иде. Аның кредосы: катлаулыны да гади итеп аңлата белү, кеше укырлык, тере итеп язу иде. Исмәгыйль Шәрәфиев кебек редактор булмады.Газетаны аннан соң тартып бара алмадылар.

Исмәгыйль Шәрәфиев – уң яктан беренче

Фото: © Рамил Гали

Исмәгыйль Шәрәфиев вафат булгач, газетаны тартып барырга мөмкинлек тә булмады: заманалар да, илдәге вазгыять тә үзгәрде. Тираж төшкән саен акча җитми. Акча җитмәгәч, сыйфатка суга. Журналистлар да калмады диярлек, редакциядә 2 журналист кына калды: Халидә Минһаҗева һәм Назилә Сафиуллина.

Газетаны 2 кеше алып бара, баш мөхәррирне дә кушсаң – өчәү. Калганнары – верстальщик, макетны төзүче, җаваплы сәркатип һәм башка техник якны тәэмин итүчеләр. Аларның барысын да хезмәт хакы белән тәэмин итү өчен акча җитми. 4 мең тираж белән акча ничек җитсен?

«120-140 мең тиражның 60 меңен Башкортстанда алдыралар иде»

– Без эшләгән чорда, – дип дәвам итте Флюра Низамова, – 1992-1994 елларда, гомуми 120-140 мең тиражның 60 меңен Башкортстанда алдыралар иде! Чөнки Башкортстан – тоташ диярлек татар республикасы. Мин моны курыкмыйча әйтәм, чөнки Урал ягында 14-15 районда гына компактлы башкортлар яши, алар да укыгандыр.

«Татарстан яшьләре» редакциясе коллективы

Без эшләгәндә үк, Татарстан үзенең почта системасын булдырды – «Татарстан почтасы» барлыкка килде, ул «Россия почтасы»на кермәде. Шуңа күрә Башкортстанда тираж бөтенләй бетте, өзелде. Кешеләр яздырып ала алмады, чөнки «Татарстан почтасы» аларга хезмәт күрсәтмәде. Моның өчен «Россия почтасы» белән килешү төзергә кирәк иде, моның катлаулы мәсьәләләре бар иде.

Ләкин 1990-2000 елларда тираж төшсә дә, редакцияне, коллективны саклап калу, чыгымнарны каплар өчен акча җитә иде. Хәтта артып та кала иде, чөнки без акционер җәмгыяте (ООО) идек. Ул чорда «Татмедиа» агентлыгына кермәүнең үзенең уңай ягы булды: редакция хөкүмәткә кергән керемнән салымны гына түләп, калганы редакциягә кала иде. Без ул вакытта бик рәхәт яшәдек, яратып, рухланып эшләдек. Чөнки Исмәгыйль идеяләр генераторы иде. Шуның белән безне кайнар дулкында тотты.

Бүгенге көнгә килгәндә, әгәр «Татарстан яшьләре» «Татмедиа»га кергән булса, газета, бәлки, сакланып калыр иде. Чөнки хөкүмәт үзенең кул астындагы газеталарын ничек тә булса сакларга тырыша. Ниндидер чараларын тапкан булырлар иде. Бәлки, штатны арттыруга акча биргән булырлар иде. Күпмедер үстереп җибәрер өчен, яңа юлларын, чараларын эзләрләр иде.

Үзләре хосусый газеталарын ачкан кешеләр җаваплылыкны тоя: эшләсәләр, кешегә кызыклы итеп чыгара алсалар, газета яшәячәк, юк икән – югалачаклар. Алар бу рискны белә.

«Акча биргәндә газета үзеннән-үзе яшәп китә, дигән сүз түгел»

«Газетаны ничек саклап калырга?» – дигән сорауга Флюра Низамова болай җавап бирде:

– Бу очракта аны хөкүмәт ярдәме, дәүләт ярдәме белән генә эшләтеп җибәреп була. Әгәр дә «Татарстан яшьләре» брендын саклап калырга тырышсалар, редакцияне азрак тергезеп, яңартып, бераз акча белән ярдәм итеп, кызыклырак итеп чыгаруның җаен табып, эшләтеп китә алсалар – яхшы булыр иде. Беренче чиратта монда финанс мәсьәләсе башлана.

«Татарстан яшьләре» газетасы редакциясе коллективы. Флюра Низамова – уң яктан 2 нче

Фото: © Рамил Гали

Ләкин, акча биргәндә газета үзеннән-үзе яшәп китә, дигән сүз түгел. Акча биргәч, аның таләбе дә булырга тиеш.

Без эшләгән чорда – 1990 еллар – кайнап торган, ялкынлы еллар иде. Анда бөтен факторлар бергә кушылды. Әйтик, «Татарстан яшьләре»нең ул вакыттагы редакторы Исмәгыйль Шәрәфиев булуы. Ул заман сулышын тоеп, бер читтән икенче чиккә ташланмыйча, акыллы, фикерле кешеләрнең сүзен үлчәп әйтә торган публицистларны үз тирәсенә җыйды.

Дөрес, бер публицистика белән генә дә барып булмый. Газетаны кызыклы итәм дисәң, анда төрле ярыш, конкурслар, төрле проектлар, яңа рубрикалар булырга тиеш. Берәр кызыклы рәсем астына шигырь юллары языгыз, дисәң, халык бик күп яза иде. Хатлары да капчыклап килә иде. Аны бүген эшләп буламы?

Кайбер газеталар халыкның ихтыяҗына җавап бирми, чөнки аның теле-кулы бәйләнгән. Менә бит хикмәт нәрсәдә... – диде ул.

Раиф Усманов: «Чыгу ешлыгын киметеп, йә форматын кечерәйтеп булса да, саклап каласы иде»

«Ирек мәйданы» газетасы мөхәррире Раиф Усманов:

– «Татарстан яшьләре» элек мәктәп укучылары арасында «Журналист буласың килсә» исемле конкурс уздыра иде. 1996 елда шул бәйгедә катнашып, мин университетның татар журналистикасы бүлегенә укырга кердем. 2 нче курста укыган вакытта «Татарстан яшьләре»ндә эшли башладым. Ул елларда баш мөхәррир Исмәгыйль абый Шәрәфиев иде, ул һәркемгә канат куеп, юнәлеш биреп, яңа темаларга илһамландырып торды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Редакциянең гөрләп эшләгән чаклары, ярыша-ярыша эшлибез, кызык темалар табабыз… Газетаның 140 мең тираж белән чыккан вакыты бу. «Бөтен кеше укый. Бөтен җирдә укыйлар» дигән матур чакыру сүзләре дә бар иде. «Татарстан яшьләре»ндә эшләгән ул еллар – минем өчен иң истәлекле, күңелле чор.

Әйе, вакыт шактый узган, бүген инде интернет заманы, төрле газеталар да күп. Ләкин «2026 елдан «Татарстан яшьләре» чыгудан туктый», – дигән хәбәргә күңел һаман ышанмый әле. Гади газета гына түгел, ә 105 яшен тутырган легендар басма, зур мәдәни мирас бит ул! Күпме танылган шәхесләр эшләгән, нинди вакыйгалар шаһите булган...

«Татарстан яшьләре» үз көнен үзе күрде, дәүләттән дотация алмады, мөстәкыйль булып яшәде. Ләкин соңгы елларда полиграфия бәяләре нык үсте, башка чыгымнар да артты, ә тиражлар кими бара. Шуңа «Татарстан яшьләре» кыен хәлдә калды. Югыйсә, аның тиражы, башка күрсәткечләре дәүләт ярдәме белән дөнья күрүче кайбер газеталардан ким түгел, ул чыгымнарының бер өлешен үзе каплый ала. Озак еллар алдыручы даими укучылары бар, аларны, газетага язылыгыз, дип үгетләп йөрисе дә юк.

«Татарстан яшьләре» ябылмасын, чыгуын дәвам итсен иде иде. Ләкин ул элеккечә үзаллы яши алмый, аңа ярдәм кирәк. Чыгу ешлыгын киметеп, йә форматын кечерәйтеп булса да, саклап каласы иде «Татарстан яшьләре»н. Газетаның үзенә дә үзгәрергә, яңарырга, заман белән атларга, интернетка да чыгарга кирәк, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Әлфия Самат: «Татарстан яшьләре»нә яшьләр сулышы кирәк»

Әлфия Самат 1987-2000 елларда «Татарстан яшьләрен» газетасында бүлек мөхәррире булып эшләгән:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– «Татарстан яшьләре» эшләвен дәвам итсен өчен алданрак уйларга кирәк булгандыр. «Ябыла» дигән хәбәрне ишеткәч, шаккаттым. «Татарстан яшьләре»нә яшьләр сулышы кирәк, дип саныйм. Үз вакытында, яшьләргә урын калдырыйм дип, 45 яшемдә редакциядән киттем. Әмма дә ләкин редакциягә минем урынга яшьләр арасыннан бер кеше дә килмәде. Яшьләр генә яшь кешеләрнең проблемаларын аңлый. Яшьләрнең проблемалары, фикер йөртүләре бөтенләй икенче. Шуңа күрә 10 ел элек үк яшьләрне җәлеп итү мәсьәләсен күтәрергә кирәк булгандыр. Һичьюгы, Татарстан яшьләр министрлыгы бар бит, шушы министрлык карамаганда калдырырга кирәк булгандыр. «Татмедиа»га керсәләр, газета редакциясенең түбәсе калынрак булыр иде. Яшьләр белән тулыландырган очракта, газетаны саклап калырга мөмкин булыр иде, дип уйлыйм. Уйлаучы булмады шул, уйларга кирәк иде.

Көчле куллы яшь җитәкче кирәк, эзләп карасаң, андый яшьләр бар. Мәсәлән, «Акчарлак» газетасы бар. Нинди авыр вакытларда да Рузилә ханым Сафина аны саклап кала алды. Рузилә шикелле ут чәчеп торган, «батырып» эшли торган кешеләр кирәк. «Ирек мәйданы» газетасы баш мөхәррире Раиф Усманов озак еллар «Татарстан яшьләре»ндә эшләп, үз газетасын булдырып, үзе шикелле яшьләрне туплаган иде, газетаны яхшы тираж белән алып бара. Шуңа күрә, барысы да җитәкчедән тора, дип саныйм.

Без эшләгән вакытта 200 меңнән артык тираж иде. Коллектив та зур иде. Каләмнәре оста булган кешеләр дә бик күп булды. Хәзерге вакытта «Татарстан яшьләре»ндә журналистлар бармы? Яңа кешеләр юк. Газета кулыма эләккәли, укырга кызыклы материал таба алмыйм, газета, күбрәк, укучыларның хатларына нигезләнгән. Халык арасында йөреп эшләү кирәк, шул вакытта гына газетаның абруе, күп тиражы була. Интернет заманасы булса да, «Татарстан яшьләре»н укырга теләгән кеше табылыр иде, – диде ул.

Нәсимә Садыйк: «Татарстан яшьләре» башка газеталарга караганда кыюрак булды»

1982-1991 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә пропаганда һәм агитация бүлеге корреспонденты, укучы яшьләр бүлеге мөдире, коммунистик тәрбия бүлеге мөдире Нәсимә Садыйк:

Фото: Нәсимә Садыйкованың шәхси архивыннан

– «Татарстан яшьләре»нең бик танылган булуы, үзенчәлекле, халык күңеленә үтеп кергән газета булуының сәбәпләрен нидә күрәсез, дигән сорауга болай әйтер идем. Ил белән күтәрелгән халык газетасы булды ул. Шуны уйларга кирәк. Андый газета безнең матбугатта тагын бармы икән?

«Татарстан яшьләре» иң авыр елларда – 1920 елда, ачлык елында ачылган. Анда татар әдәбиятының танылган кешеләре эшләгән. Аны белер өчен, газетаның элеккеге битләрен: иске татар имлясында чыккан, аннан соң латин графикасында чыккан битләрен, кириллицада чыккан битләрне актарырга кирәк. «Татарстан яшьләре»ндә – әдәбиятыбызның чишмә башы.

«Татарстан яшьләре» башка газеталарга караганда кыюрак булды, һәм аның журналистлары да кыюрак язды. Шуның белән ул халык мәхәббәтен яулады да. Аның популярлыгының икенче сере: ул чын-чынлап яшьләр газетасы булды. Ә хәзер исеме җисеменә туры килми: ул яшьләр газетасы түгел. Картайган авторлар яшьләрчә яза алмый.

Газета редакциясендә ул чорның иң танылган язучылары, журналистлары эшләгән. Элек-электән шулай булган, безнең чорда да шулай булды. Халыкка билгеле исемнәр: шагыйрь Рафыйк Юнысов, Флюра Низамова – искитмәле шагыйрә, кызыклы, җанлы итеп, сурәтләп яза белә торган чын журналист. Сәнгать-әдәбият бүлегендә эшләгәнлектән, бөтен сәнгать кешеләрен үзенә туплап торды. Ул Салават Фәтхетдиновлар, Фирзәр Мортазиннар... Нинди танылган сәхнә артистлары бар – бөтенесе безнең редакциягә килә иде. Шулар белән әңгәмәләр корып, түгәрәк өстәлләр оештыра идек.

Студентлар арасында талантларны эзләп алу бар иде бездә. Мин ул вакытта вузлар бүлеге редакторы идем. Мәсәлән, Равил Сабир эшкә килде. Ул бүген дә мине үзенең остазы дип атый. Аннан соң Сәгыйть Хәйри дигән бик танылган журналист бар. Төркиядә эшли. Телевидениедә дә, радиода да «Төркия авазы» дигән тапшырулар алып бара. Иң беренче әсәрләрен шулай ук «Татарстан яшьләре»нә «Мәктәпләр бүлеге»нә китергән иде. Һәр бүлек нинди дә булса талант ачарга тырышты.

Рина Баяновна Зарипова «Сердәш» дигән сәхифә алып бара иде. Ул чын мәгънәсендә халыкның сердәше булды. Анда хәзерге «сары» газеталарда чыга торган түбән дәрәҗәдәге, түбән әхлаклы язмалар юк иде. Рина апа, бик оста итеп, кешелекне сыный торган тормыш хәлләрен күтәрде.

«Татарстан яшьләре»нең танылган сәхифәләре күп булды. Шуның белән дә ул үзенчәлекле булып калды. Халык шуңа күрә яратып, егылып укыды. Студентлар, мәктәп балалары өчен аерым сәхифәләре бар иде.

Тагын бер фактка игътибар итмичә булмый: ул вакытта хәзерге кебек газеталар күп түгел иде. Республика күләмендә игътибарга лаеклылары нибары ике: «Социалистик Татарстан» һәм «Татарстан яшьләре». Бөтен игътибар шул 2 газетага булды.

Газетаның киләчәге – танылган исемнәр булуда, язучыларның активлыгында, оста язучы журналистлар туплануда. Ул вакытта татар мәктәпләре шаулап, гөрләп, чын мәгънәсендә яхшы программа белән эшли иде. Телне әйбәт белгән, яраткан буын газетасы булды бит ул. Шунлыктан эшен белә торган журналистлар килде. Равил Сабир шулай үсеп чыкты. Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәтләр эшләде. Зөлфәт Хәкимне «Татарстан яшьләре» күтәрде. Иң беренче юморескалары, иң беренче хикәяләре шунда чыкты аның. Җырчы Илсөя Бәдретдинова, ире Илфак Шиһапов та, журналист булып, «Татарстан яшьләре»ндә эшләде.

Бик кызганыч. Милләтебездән җитешсезлек эзләргә яраткан даирәләргә бер сәбәп булды бу. Һәр нәрсәнең алдын-артын уйлап эшләргә кирәк иде. «Татарлар йөз еллык газеталарына да хыянәт иткәннәр», – дигән сүзләрне укыдым.

Бик тырышканда, «Татарстан яшьләре»н яңадан күтәрергә була. Журналистика юнәлешен тәмамлаган, журналистика конкурсында җиңгән яшьләрне туплап, аларга эш урыннары булдырып, бер тәҗрибәле журналистны редактор-координатор итеп куярга була. Эзләсәң, юлы табыла аның. Бетерәм дисәң – бетерергә була, күтәрәм дисәң – күтәрергә була. Кем кайсы юлны сайлый инде... Күтәрү юлын сайларга иде бит. Яшьлек тә югалды, «Татарстан яшьләре» дә югалды, дигән кебек, югалтуы безнең өчен бик авыр! – диде ул.

Равил Сабыр: «Татарстанга яшьләр кирәк икән, «Татарстан яшьләре»н дә яшәтү мәҗбүри»

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы, драматург Равил Сабыр 1992-1995 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында эшләгән:

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Бик күп тә сөйләргә булыр иде, тик никадәр генә кызганыч булмасын, газеталарның да, кешеләрнең дә, агачларның да бу дөньяга туган, аякка баскан чагы, үскән вакыты, чәчәк аткан чоры, җимеш биргән заманы һәм корып үлгән мизгеле була. Бу – берничек тә үзгәртеп булмый торган тормыш кануны...

Бүгенге форматта аның киләчәге юк, әлбәттә. Әмма Татарстанга яшьләр кирәк икән, «Татарстан яшьләре»н дә яшәтү мәҗбүри. Ул бит – үсеп килүче буынның яшәешен яктыртырга тиешле матбугат чарасы. Ул Татарстан яшьләре өчен чын-чынлап аралашу мәйданына әйләнергә тиеш. Моның өчен, бәлки, кәгазьдә басылу кирәкмидер дә, электрон формат турында, бүгенге үсмерләрне күбрәк нәрсә кызыксындырганы турында уйланырга кирәктер, мөгаен. Шуннан чыгып инде темалар сайларга, эчтәлек турында уйларга була, – диде ул.

Фото: Зилә Мөбәрәкшина

Белешмә:

  • «Татарстан яшьләре» газетасы – 1920 елның 22 гыйнварыннан Казанда татар телендә нәшер ителә. Оештыручылары — Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы, «Татарстан яшьләре» плюс» нәшрият йорты коллективы.
  • Башта Россия коммунистик яшьләр союзы Казан губерна комитетының мөселман бюросы газетасы, аннары ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты органы буларак басыла, 1920-1938 елларда — «Кызыл яшьләр», 1938-1956 елларда — «Яшь сталинчы», 1956 елдан «Татарстан яшьләре» исемендә чыга. Басма 1942 елның 24 мартында чыгудан туктый, 1949 елның 21 августында кабат тергезелә.
  • Төрле еллардагы мөхәррирләре — Г.Кушаев, М.Парсин, В.Шәфигуллин, Ш.Рәмзи, С.Фәхриев, Л.Гомәров, Ш.Фәхретдинов, Ф.Мөбарәкшин, Б.Корбанов, И.Гази, Х.Бәдри, Р.Хәмиди, Х.Исмай, Г.Дәүләтшин, Я.Насыйров, Г.Хуҗи, Р.Тимергалин, И.Беляев, Б.Камалов, С.Гарипов, Җ.Кәлимуллин, И.Әхмәтҗанов, Ш.Зәбиров, Х.Әшрәфҗанов, Х.Гайнуллин, 1990-2017 елларда Исмәгыйль Шәрәфиев, 2017 елдан бүгенге көнгә кадәр Атлас Гафиятов.
  • Газета формалашып китүгә З.Бәширова, И.Гази, З.Зәмирова, С.Фәхриев, Ш.Фәхретдинов, Т.Ченәкәй (Т.Гыйззәтуллин) зур көч куя. Юнәлеше: Гражданнар сугышы чорында яшьләрнең фронтта һәм тылдагы батырлыкларына, халык хуҗалыгын аякка бастырудагы, ачлык һәм җимереклекләргә каршы көрәшүдәге роленә зур игътибар бирелә.
  • 1923 елда «Яшь инкыйлабчы җырлары» җыентыгы басыла. Кушымталар дөнья күрә: 1925-1929 да «Яшь хәбәрчеләр авазы» (3 сан), 1932 дә «Кызыл яшьләр», «Бөреле совхозында», «Кызыл яшьләр» чәчүдә». Беренче бишьеллыклар комсомол ячейкалары эшенә, яшь эшчеләр һәм батракларның көнкүрешен яхшырту, аларны профессор оешмаларга җәлеп итүгә багышланган материаллар басыла. Наданлыкка каршы көрәшкә, татар кызларын комсомол тормышына җәлеп итүгә, дингә каршы пропагандага зур урын бирелә; ТАССРда балалар хәрәкәтен күтәрү, яшь хәбәрчеләрне газетага эшкә тарту игътибар үзәгенә алына.
  • Сугышка кадәрге чорда төп темалар арасында комсомол төзелешләре, колхозлар оештыру һәм авыл тормышын үзгәртеп кору, мәдәният һәм мәгариф үсеше, яшьләрне хәрби-патриотик әзерләү була.
  • Әдәбият почмагында яшь эшче һәм крестьяннарның беренче иҗат тәҗрибәләре басыла. Газетада күренекле язучылар Фатих Кәрим, Габдрахман Минский, Һади Такташ һ.б. эшли, Фатих Хөсни, Гадел Кутуй, Әмирхан Еникинең иҗади эшчәнлеге «Татарстан яшьләре»ннән башлана. К.Әмири, Н.Баян, Муса Җәлил, М.Максуд, Шамил Усманов, Г.Толымбайский, Хәсән Туфан һәм башкалар әсәрләрен бастыралар.
  • Татар коммунистлар университеты укучылары Р.Әхмәтшина, Г.Гали, Т.Еналиева, Б.Ильясова, М.Мохтасаров, К.Рәхим, Ш.Салаватов газетаның актив авторлары була. 1949 елда басма кабат чыга башлагач, анда Г.Хуҗи, Г.Насрый, Ш.Мөдәррис, С.Урайский эшли, газета белән И.Беляев, Г.Сәгыйдуллин, М.Садри, Җ.Фәйзи, Н.Дәүли, М.Ногман, Г.Латыйп хезмәттәшлек итә.
  • «Татарстан яшьләре» дип атала башлагач, аның форматы зурая, тиражы 15 мең данәгә җитә. Газетада комсомолларның халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерүдә катнашуы, Татарстанның нефть чыганаклары үзләштерелә башлау, беренче комсомол-яшьләр бригадаларының хезмәте, көнкүреше һәм нефть табу тармаклары турындагы мәкаләләр урын ала.
  • Вакыт шаукымына ияреп, дөньяга коммунистик караш, социализм дошманнары белән килешмәүчәнлек пропагандалана. Социалистик ярышта актив катнашу хуплана, «Язгы чәчү батыры», «Икмәк фронты герое» һәм башка исемнәр өчен көрәш, егет-кызларның авыл җирендә хезмәт һәм көнкүреш культурасын үстерүдәге эшчәнлеге, яшьләрнең белемнәрен һәм техник дәрәҗәләрен күтәрүләре, фәнни-техник прогресста катнашулары киң яктыртыла.
  • Вакытлар узу белән, җитештерүгә һәм иҗтимагый-сәяси темаларга кагылышлы язмалар белән беррәттән, социаль темаларга да очерклар басыла, яшь кешенең эчке дөньясына игътибар көчәя. Газета 1990 елларда аеруча популярлык казана, ул чорда анда яшьләр өчен көн кадагында булган темалар күтәрелә башлый. Бу вакытта газетаның тиражы 300 меңгә җитә.
  • «Татарстан яшьләре» – татар телендәге әйдәп баручы яшьләр газетасы яшь журналистлар һәм әдәбиятчылар мәктәбе, заманында республиканың иң күп тиражлы һәм укыла торган татар вакытлы матбугаты булып кала.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 ноябрь 2025
    Исемсез
    ЗИЛӘ, афәрин! Шундый катлаулы теманы әйбәт итеп язгансың! Газетаның үткән тарихын бирүегез дә дөрес! Нинди шанлы, нинди данлы газета булган бит! Кайсы халыкта бар шундый газета?!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар