news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Беркемгә дә күрсәтмәсен бу юлны»: Гүзәл Уразова белән кызын хастаханәдән чыгарганнар

Гүзәл Уразова изге теләк теләп торган барлык кешеләргә һәм табибларга рәхмәт белдерә.

news_top
«Беркемгә дә күрсәтмәсен бу юлны»: Гүзәл Уразова белән кызын хастаханәдән чыгарганнар
Салават Камалетдинов

Гүзәл Уразова белән нәни кызчыгы Ариананы хастаханәдән чыгарганнар. Ул бу хакта инстаграмда хәбәр итә. «Кызым белән өйгә кайтып барабыз. Берүк сау-сәламәт булыгыз, балаларыбыз чирләмәсен бервакытта да. Беркемгә дә күрсәтмәсен бу юлларны. Хастаханәгә каян кереп, кайдан чыгасын да белми идек. Белергә дә язмасын», — ди ул. Җырчы үзләре өчен теләкләр теләп, догалар кылып торучыларга, дәвалаган табибларга рәхмәт сүзләре әйтә.

Инстачылар әлеге пост астында меңнән артык комментарий калдырганнар. Барысы да сабыйның исән-имин терелүенә шатланган. «Аллаһка шөкер, Гүзәлебезне моңсу итеп күрү бик кыен», «Аллаһка шөкер, борчылып торган идек», «Бу арада күренмәдегез. Сез булмагач, бик читен», «Сау-сәламәт булыгыз, сабыйны саклагыз, чирләтмәгез», — дип язалар.

Балага күз тигән, шуңа авырып киткәндер дип фаразлаучы да бар. «Исән-имин яшәгез. Бәхет тынычлыкны ярата. Сабыегызны бөтен кешегә күрсәтмәгез. Инстаграм кирәкми әле аңа. Сез аңлап җиткермисез. Яшьрәк шул әле сез», — дигән ул.

Гүзәл Уразованың нәни кызы белән хастаханәгә эләгүе турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар