Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованы нәни кызы белән хастаханәгә салганнар

Җырчы хастаханәдә төшерелгән видео куйган.

news_top_970_100
Гүзәл Уразованы нәни кызы белән хастаханәгә салганнар
https://www.instagram.com/guzelurazova

Гүзәл Уразованы нәни кызы Ариана белән хастаханәгә салганнар. Ул бу турыда Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

Җырчы хастаханәдән куйган видеода: «Безне югалткансыз икән. Авырып киттек бит әле», — ди җырчы.

Видеоны җырчының ире Илдар төшергән, ул хәл белергә килгән. «Барысы да яхшы булачак. Менә чәй эчәргә тәмле әйберләр, пилмән пешереп алып килдем», — ди ул.

Инстачылар Гүзәл Уразовага һәм нәни кызы Арианага тизрәк сәламәтләнүләрен тели, «гел видеога төшмәгез әле, көч җыегыз», дип тә язганнар.

«Урамга иртәрек чыктыгыз бугай шул, 40 көнсез урамга алып чыгарга ярамый диләр бит, дөрестер инде», — дип язган игътибар белән күзәтеп баручы.

Инстачылар бу сүз белән килешмәгән. Җырчының виртуаль дуслары арасында 20, 3, 7 көннән дә урамга чыгучылар, бала тудыру йортыннан чыгуга 250 чакырм юлда кайтучылар да бар. Алар бала белән саф һавада йөрергә кирәклеге турында язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100