Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бергә яшәрбез, аерым торырбыз» – Римма Никитинаны кияүгә чакыралар

news_top_970_100
«Бергә яшәрбез, аерым торырбыз» – Римма Никитинаны кияүгә чакыралар
"Татар-информ" архивы

Җырчы Римма Никитинага бер фанаты үлеп гашыйк булган. Ул аны мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә өнди. Егет Римманың бөтен куйган шартларын үтәргә әзер. Тик менә Римма Никитина гына бу мәхәббәтне чынга алмаган, ахры. Ул әлеге ихлас язылган, хисле смсларны башкаларга да күрсәткән.

«Әйдә өйләнешәбез! Мин синең «койрыгыңны бозга катырмыйм», күпме кирәк җырларсың! Мин сине мәңге җырлатырмын. Бергә яшәрбез, аерым торырбыз. Яныңа аена бер килермен, ни теләсәң, шуны эшләрсең. Мин – авылда, син Казанда яшәрсең! Аена бер килермен, проблема юк.

Уйлап кара инде, хатын юк, кыз юк, читен. Үзем генә калам бит инде өйләнмичә.

Бала кирәк түгел әлегә, дисәң, килешербез. «Кирәк» дисәң, «юк» дип әйтмәмен. Кияүгә чыксам, бала белән койрыгым бозга катыр, дип уйлыйсыңмы әллә? Мин – нормальный егет, барысын да аңлыйм бит инде, курыкма!

Мин мәҗбүр итмим, әйдә, икәүдән-икәү Казанда очрашыйк. Бер секундта өйләнешәбез дә куябыз», – дип, смс арты смс юллаган «мәхәббәт чыпчыгы» җырчыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100