Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитина: «Мин йөргән егетләрем белән генә йокладым»

Римма Никитина - татар эстрадасында үз образын булдыра алган җырчы. Аның турында еш кына: «Җырлый белми», — диләр. Әмма ул барыбер үз юлы белән атлый. «Интертат»ка интервьюсында ул үз юлы турында сөйләде.

news_top_970_100
Римма Никитина: «Мин йөргән егетләрем белән генә йокладым»
Салават Камалетдинов

«Киләчәктә үз кешемне очратырмын дип ышанам»

Римма, бер егет белән матур гына йөреп киткән идең. Тагын аерылыштыгыз. Ник мәхәббәтләрең гел бәхетсез синең?

Димәк, әле үз кешемне очратмаганмын. Мин бит уйнап йөрмим, кияүгә чыгарга планлаштырып йөрим. Ә алар юкка чыга.

Бу соңгы мәхәббәтең турында сөйләче.

Мәскәү егете иде ул. Без өч ел элек таныштык. Дөресрәге, безне таныштырдылар. Әмма 2018 елда гына йөри башладык. Аңа кадәр дә бәйләнеп караган иде. Мин бер төнлек кыз түгел бит. Йокладың да оныттың түгел! Ул миңа: «Барыбер минеке буласың», — дигән иде. Без дус булдык. Ул адвокат, юрист. Һәм миңа аның нәкъ менә юрист буларак ярдәме кирәк булды. Менә шуннан соң без тыгызрак аралаша, йөри башладык. Мин аңа рәхмәтле идем.

Бай идеме ул?

Аның бай булуын мин белми идем. Өе булган икән, ләкин мине ул өйдә түгел, ә фатирда кундыра иде. Кыскасы, баштарак ул мине акчага тикшерде. Мәсәлән, кафеда утырганда сумкама акча тыга иде. Моны күреп, акчаны картасына ата идем. Мин үз-үземне акча белән тәэмин итә алам. Соңрак шәхси бизнесы бар икәнен белдем.

Нигә талаштыгыз соң? Рәхәтләнеп яшә инде…

Яңа ел алдыннан ресторанга бардык. Анда ул миңа: «Мин синең сәхнәне ташлавыңны телим», — диде. Бәтәч, мин әйтәм. Ярый, хәзер мин Инстаграмда «сторис» төшерә башладым. Ул миңа: «Тагын шул Инстаграм», — диде. Кыскасы, аңа бу әйберләр бер дә ошамады. Шулай итеп, без аерылышырга булдык. Хәзер уйлыйм: бәлки мин аны яратмаганмындыр да. Яратсам, ул әйткән шартларны кабул итәргә тиеш булганмындыр. Белмим инде.

Җырчы булып әллә ни күп эшләп булмый, Римма.

Килешәм, әмма ничек сәхнәдән китим инде? Өйдә генә утырсам, акылдан язарга да күп калмый. Ә Инстаграмга килгәндә, мин, гомумән, аның аша гына танылдым. Банкетларга заказлар да нәкъ шунда килә. Ярый, хатыны булсам, банкетларда җырламас идем. Әмма концертлар, дискотекалар… Алардан мин баш тартмас идем. Әгәр кеше сине ярата икән, ул сине ничек бар - шундый кабул итәргә тиеш дип уйлыйм. Ә ул, әле миңа хатыны булырга тәкъдим ясамыйча да, шундый шартлар куя.

Нинди ир кирәк соң сиңа?

Ул кеше минем белән бергә суларга тиеш. Киресенчә, мине иҗат итәргә, җырларга этәрергә, көч бирергә тиеш. Мин фитнес-залга барып, соңыннан кибетләрдә йөреп, өйдә ирем кайчан кайтыр икән, дип көтеп утыра алмыйм. Син менә бәхетсез мәхәббәт, дисең. Шулай да мин әле ышанам: киләчәктә үз кешемне очратырмын.

Бу егет белән кире йөреп китеп булмасмы соң?

Ул: «Безгә утырып сөйләшергә кирәк», — ди. Әмма мин инде теләмим. Күңелем түрендә аңа карата хисләрем бар. Моны яшермим. Ләкин ул хәзер миңа шартлар тезә, ә соңыннан ни булыр… Балам өчен ул нинди әти булыр? Киләчәктә ул мине сындырмасмы? Юк, аңа кире кайтасым килми.

Хәзер син ялгызмы?

Әйе. Аллаһ үзе минем өчен яхшы ир, балаларыбыз өчен үрнәк әти була алырдай кешене насыйп итсен.

«Йөри башлагач, «сразы» бирергә кирәкми»

Римма, ничә яшьтә сафлыгыңны югалттың?

Абау…

Әллә үзеңне саф, дип әйтәсең киләме?

Әйе, ди, хәзер. Миңа 31 яшь. «Татар кызлары кияүгә саф булып чыгарга тиеш», — диләр. Бу яшемә кадәр: «Кайсы мине кияүгә алыр икән?» — дип көтеп торырга тиеш мәллә? Әлбәттә, барысы белән дә йокларга кирәкми. Мин йөргән егетләрем белән генә йокладым. Әгәр син берәр егет белән йөрисең һәм йоклыйсың икән, моның нәрсәсе булсын инде?

Егет белән кайчан йокларга кирәк?

Йөри башлагач, «сразы» бирергә кирәкми. Хатын-кыз сер булырга тиеш. Сузган саен, кызыграк бит. Мәскәү егете дә миңа: «Әгәр танышкач ук йоклаган булсак, син миңа кирәк булмас идең», — дигән иде.

Ничә егетең булды соң?

Тәәк, өчәү. Җитди мөнәсәбәтләр өчәү иде.

Димәк, утыз бер ел эчендә өч егет белән йокладың?

«Уф, балага уздым бугай», — дип курыкканың булдымы?

Юк, мин беркайчан да курыкмадым. Чөнки мин егетләргә ышана идем. Әгәр үземнең авырлы булуымны әйтеп, егет качса, барыбер бала табар идем. Акча ягыннан да зур проблемалар булмас иде. Эшем, яшәр урыным бар. Әмма әлегә бер тапкыр да балага узганым булмады.

«Хәзер бернәрсә дә эчмим»

Кара көчләргә, бозымнарга ышанасыңмы?

Әйе, ышанам. Бер мәлне тугыз көн эчендә җиде килограммга ябыккан идем. Хастаханәләргә дә бардык. Табиблар: «Монда медицина ярдәм итә алмый», — диде. Мин сау-сәламәт идем. Әбиләргә бардык. Алар мине өшкерде. Хәзер дә өшкерүчегә йөрим.

Ул вакытта нәрсә дигәннәр иде?

Әби: «Нәрсәдер эчкәнсең. Әмма шушы бозымлы суны син эчәргә тиеш түгел идең. Башка кешегә дип ясалган булган ул», — дигән иде. Кемнедер коткарганмын, күрәсең.

Син спиртлы эчемлекләр эчмисең, име?

Юк, исереп "кайф алмыйм". Әлбәттә, студент чакта сыра эчкәнем булды. Хәзер, гомумән, бернәрсә дә эчмим. Синең белән утырганыбыз бар ич. Эчмәгәнемне төгәл беләсең. Әмма күпләр мине эчеп йөри дип уйлый.

Татар эстрадасы җырчыларыннан аерыласың. Нигә?

Башкалар кебек буласым килми. Мине хәзер Ольга Бузова белән чагыштыралар. Безнең аның белән язмышларыбыз да охшаш.

Икегез дә җырлый белмисез… Гафу. Сиңа да, аңа да иҗади юлыгызның башында ышанмыйлар иде.

Минем музыкаль белемем юк. Менә бу көннәрдә вокал белән шөгыльләнә башладым. Ә ышанмауга килгәндә, әйе, килешәм. Бер егетем: «Иҗат сиңа беркайчан да акча китермәячәк», — дигән иде. Әһә, мин әйтәм! Менә бит эшлим. Шушы ышанмаучыларга барысын да булдыра алганымны дәлилләдем.

Популяр җырчы булыр өчен акча кирәк. Акча тәкъдим итүчеләр бармы?                              

Банкетлар тәмамлангач, эндәшүче ирләр бар. Йоклау шарты белән. Өйләнгән ирләр дә язгалый.

Нишләп ирләр хыянәт итә икән ул, Римма?

Бер генә хатынны яратучылар бик сирәк. Алар бар, әмма күп түгел. Йөрмәгән ир ир түгел, диләр. Акыллы итеп йөрергә кирәк. Җыен авыру алып кайтмасыннар, шул «б…»кә гашыйк булмасыннар, белдермәсеннәр. Менә шул.

«Сәдакага диелгән акча кемнең кулларына эләгәдер?»

Мөселманга кияүгә чыгар идеңме?

Әйе, чыгар идем. Никахын да укытыр идек. Балаларым да мөселман булыр иде. Минемчә, хатын ире артыннан барырга тиеш. Безнең гаиләдә әнием татар, әтием керәшен иде. Безне чукындырдылар, чөнки әти керәшен. Әтинең әйтә торган бер сүзе бар иде. «Кызым, дин дә, милләт тә әллә ни мөһим түгел, яхшы кеше булсын», — ди иде ул. Мин мәчеткә дә керә алам. Сәдака гына бирмим. Ул сәдакага диелгән акча кемнең кулларына эләгәдер? Мохтаҗларга ярдәм итәм.

Синең дус кызларың үлгән иде. Аларның балаларына ярдәм итәсеңме?

Әйе, ике дус кызымны югалттым. Балалар ятим калды. Булдыра алганча аларга ярдәм итәм. Мин аларны беркайчан да ташламам.

Сиңа вакытында Илфак Шиһапов ярдәм итте, әйеме?

Әйе, мин аңа мең рәхмәтле. Әти үлгәч, ул: «49 гына яшь бит әле. Бигрәк иртә», — дигән иде. Үзе дә 49 яшендә китеп барды. Урыны оҗмах түрендә булсын!

Ә Илсөя Бәдретдинова?

Без аның белән ун ел дус булдык. Хәзер аралашмыйбыз. Бу тема ябык. Әгәр белгән мәгълүматны чыгарсам, мин бик яхшы «пиариться» итә алам. Аның үз юлы, минем үз юлым. Бары шул. Безнең арада ниләр генә булмасын, беркайчан да без күргәннәрне сөйләмәячәкмен.

Синең сәхнәдә дусларың юк бугай?

Бар, дип әйтә алмыйм. Айгиз Әхмәтов, Ринат Рәхмәтуллин белән аралашабыз. Әмма беркемне дә якын китермим. Күп тапкыр янганым булды. Бөтен кеше белән дә аралашам, әмма аралашуның чамасын беләм. Ике якын дустым бар. Алар икесе дә ир-ат. Мин аларга борчуларымны, серләремне сөйли алам. Безнең арада секс юк, алар өйләнгән.

Артистлар да яратмый сине?

Күпләр мине яратмый. «Никитина бөтен җирдә. Арт якка сабынсыз керә», — диләр. Миңа тимәсәләр, мин беркемгә тимим. Әмма миңа тисәләр, җавап итеп авырттырып тешли алам. Алар көнләшә! Уртак концертларда артистлар бүлмәсенә керәм дә, бөтенесе белән дә исәнләшәм. Аларның минем белән исәнләшәсе киләме, юкмы — миңа барыбер. Шоу-бизнес - джунгли кебек бит ул. Берсен-берсе ашарга гына тора.

Әрсез син...

Әрсез булмасаң, сытып китәләр, Алинә. Синең турында бер әйбер әйтимме? Син беркатлы булып күренәсең, әмма бу бер дә алай түгел. Үзеңә кирәк булган әйберне әкрен генә эшләп йөрисең. Ә башкача булмый да. Тырышып-тырмашып, үзеңнең максатыңа ирешергә кирәк. Ышанмаучылар артта басып кала. Минекеләр басып калды да инде. Рәхмәт сиңа!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100