Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беренче татар блогеры Ренат Галиәхмәтовның фатирында «боз кузгалган»

news_top_970_100
Беренче татар блогеры Ренат Галиәхмәтовның фатирында «боз кузгалган»
Фото "Татар-информ" архивыннан

Беренче татар блогеры, «Татар Малай» сәхифәсен алып баручы Ренат Галиәхмәтовның яңа фатирга күчү шатлыгы озакка бармый. Ул гаиләсе белән фатирында туңып яшәргә мәҗбүр була. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә дә хәбәр итте һәм, әлеге проблемадан чыгу юлын эзләп, «ТНВ» телеканалына мөрәҗәгать иткән иде.

«Татар Малай» гаиләсе яңа фатирларында туңып яши: «Өйдә +13 градус, түзәр хәл калмады»

Фатирның балконы, зал бүлмәсенең бер өлеше тышкы якка чыгып тора, шул сәбәпле, бүлмә идәне нык салкын. «Без икенче катта яшибез. Урамда -30 градус булса, кайбер урында идән +5 градус күрсәтә. Нәрсә булып бетәр. Иң яратмаганым – ремонт эше, тузан, тәртипсезлек», – дип яза фатир хуҗасы.

Ниһаять, «боз кузгалган». Ренат зал бүлмәсеннән җиһазларны чыгарды, Төзүче оешмадан идәнне «ватарга» эшчеләр килде. Фатирда «лучевая» җылыту системасы булу сәбәпле, алар батареядан 1 метрда бетон идән астыннан, «змейка» ясап, җылылык үткәргеч өстәячәк.

«Без җылылык өчен хисап приборы буенча түлибез. Суык идәнне җылытып яткач, күбрәк түләргә тиеш булабыз. Анысына да риза инде, җылы булсын иде әле», – дип белдерә блогер.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100