Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар Малай» гаиләсе яңа фатирларында туңып яши: «Өйдә +13 градус, түзәр хәл калмады»

news_top_970_100
«Татар Малай» гаиләсе яңа фатирларында туңып яши: «Өйдә +13 градус, түзәр хәл калмады»
"Татар-информ" архивы

Урамда -30 градус булганда өйдә +13 градус. Бу зәмһәрир суыкларда «Татар Малай» буларак танылган блогер Ренат Галиәхмәтовның фатирдагы термометры әнә шундый саннар күрсәткән. Галиәхмәтовлар гаиләсе инде өченче кышларын яңа алган фатирларында туңып үткәрәләр.

«Гаиләм белән 2 кыш түздек. Хәзер коммуналь түләүләр 10450 сум килгәч, түзәр хәл калмады», – дип, Ренат, әлеге проблемадан чыгу юлын эзләп, ТНВ телеканалына мөрәҗәгать иткән.

Блогер сүзләренчә, 20 елга ипотека белән алынган фатир өчен яшь гаилә аена 40 мең сум акча түләп бара. Шул суммага коммуналь түләүләр дә өстәлә. Ярый ла, шундый түләүләр бәрабәренә май кебек җылы фатирыңда яши алсаң. «Суыкта без туганнарга яки авылга чыгып китәбез. Өйдә тору мөмкин түгел. Кичә дә апаларда кундык», – дип сөйләгән Ренат ТНВ хәбәрчеләренә.

«ТНВ телеканалы белән төзүчегә кердек, сөйләштек. Тәртибен тагын бер кат аңлаттылар. Әлбәттә, алар әйткән тәртип буенча минем инде язганым бар. Килеп, йортны җылыткыч белән тышлап киттеләр. Ләкин нәтиҗәсе юк – кыш саен өйдә суык», – ди ул.

Телеканал килеп киткәннән соң, идарәче компания белән төзүче компания вәкиле килеп, Ренатларның фатирындагы температураны тепловизор белән тикшергән. Стена һәм тәрәзә янындагы идәндә бөтенләй +5 градус кына җылы күрсәткән.

«Төзүче компаниянең баш инженеры: «Есть над чем подумать», – дип ышандырып китте», – дигән блогер. Компания әлеге проблеманы чишү юлларын тапмаса, Ренат судка мөрәҗәгать итәчәге турында да белдерә.

Сюжеттан аңлашылганча, Казанның Идел буе, Киров һәм Совет районнарындагы яңа торак йортларда торучылар салкынга аеруча да нык зарланалар.

«Минем 35 кв.м. фатирыма 6000 сум килде. 7 ел торып мондый түләүләр килгәне юк иде әле»;

«Бездә дә бик салкын. Ике кат юрган астында йоклыйбыз. Нигә җылылык өчен шундый коточкыч зур суммалар килә икән?»;

«Менә миллионнар түләп фатир сатып ал син. Безнең дә ел саен торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре белән «сугыш»;

«Бездә дә шулай. Бер ел элек «Татарстанда» тапшыруын чакыртып, репортаж төшерткән идек. Төзүче компания бөтен репортажны кисте. Судка бирәбез, дигәч кенә стенаны тыштан тышладылар. Ә тәрәзәләр катканнан-ката бара», – дип яза Ренатның «подписчиклары».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100