news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Беренче суыклар булмыйча, ояларны кертмибез»: Умартачылар кышка әзерләнә

Умартачылар өчен бүген дә кызу чор, бал аерту вакытлары үтеп, алтын баллы банкалар киштәләргә яки базга төшеп «кунакласа» да, умарталыкта һаман эшләр гөрли. Юлай Низаев умартачыларның хәлләрен белеште.

news_top
«Беренче суыклар булмыйча, ояларны кертмибез»: Умартачылар кышка әзерләнә
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев. Ильяс Хаҗиев дизайны

Һәвәскәр умартачыларның хезмәтләре искиткеч киеренке, әмма бик изге һәм кирәкле. Алар тырышлыгы белән сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләребезнең яме – бәллүр касәләрдәге бал. Ә бал табыннарга килеп ирешкәнче күпме хезмәт салу кирәк. Бәләкәй чактан умарталыкта үзем дә «подсобный рабочий» булгач, ифрат яхшы беләм һәм аңлыйм.

Бәяләр сәясәте

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүмат буенча, республика умартачыларының быел күпме тонна бал җитештерүләре хакында әлегә мәгълүмат юк. Шулай да, узган ел 3,8 мең тонна бал җитештерүләре билгеле. Балның төренә карап, уртача бәя 1 кило өчен – 450-550 сум. Ә юкә балы барысыннан да кыйммәтрәк икән.

«Чыксак, бер ояда кортлар калмаган»

Өлкән һәм бик абруйлы умартачы, Әлки районының Базарлы Матак авылыннан Каюм Фасахов 80 нче дистәсен ваклый. Умартачы агымдагы елның бал уңышы, умартачылык турында түбәндәгеләрне сөйләде:

Аллаһка шөкер, кортларым балны яхшы җыйды. Мин хәзер, олыгайгач, бик күпләп асрамыйм. Әмма менә көзен бер хәл булды. Хәер, миндә генә түгел, шактый умартачыларда күзәтелде. Балны алып, кирәкле күләмдә бал кортларының үзләренә җитәрлек калдырган идек инде. Моннан бер 10 көн элек «Бипин» даруы сибәргә чыксак, бер оямда кортлар калмаган. Нигә кортлар киткәннәр? Вакытында каралмаган. Варроатоз чире булган. Ул мине үзәккә үтеп җәфалады. Ярый әле 2 генә оям шулай булды, ә бер дустымның 16 умартасыннан 9 оясын варроатоз бушаткан… Билгеле, варроатозга каршы көрәшү ысуллары күп, ләкин ул барлык умартачыларның да баш бәласе булып кала бирә. Башка елларда алай интеккәнем булмады, ләкин халыкныкы шулай булганлыгын ишеткәли идем. Хәзер инде соңгы кат «Бипин» даруын сибеп, тычканнарга һәм күселәргә каршы саклану, аннары җылыту чараларын күрергә кирәк.

Быел көз җылы булды, соңгы очышлар сентябрь аенда да булды, октябрьдә кояш чыкканда да булгалады. Әгәр дә 10 градус җылылык булса, кояш төшсә – кортлар кичекмәстән очыш ясап кайта. Подвалларда, омшаникларда яки базларда умарталарын кышлатучылар да байтак. Кайберәүләр кыш көне дә тышта калдыруны хуп күрә.


Мин кышкылыкка таш сараема кертеп куям. Кышны яхшы, рәхәтләнеп чыгалар. Шул 7 ноябрьләрдә кертәм. Шуннан соң алар анда тыныч кына тора. Кимерүчеләр умарталарга һөҗүм итмәсен өчен агулар куям. Ә болай язга кадәр алар янына кереп, борчып йөрмим. Температураны көйләү өчен сарайның кергән җирендә һәм икенче якта югарырак җирдә тишек бар. Шулай итеп, һава йөри.

«Ояларны кар белән күмеп куям»

Мамадыш районының «Пятилетка» совхозы поселыгыннан Хәниф Миңнекаев та – умартачы. Бал кортларын карарга аңа хәләл җефете Люция апа һәм балдызы Энҗе ханым ярдәм итә. Ә улы Айрат умартачылыктагы гаять файдалы продукт булган прополисны зәйтүн маенда эретеп, кремнар, мазьлар ясый. Быел ул балның уңышына зарланырлык булмавын әйтте. 1 оя кортлары 50 кило чамасы бал җыйган. Кортлары да үлмәгән.

Ул умарталарын урамда, кар астында кышлата.

Мин 93 нче еллардан бирле тышта кышлатам. Умарта ояларын кар белән күмеп куям да, бертөрле үк температура саклана. Һава әйләнешен көйләргә кирәк. Кортлар юешлектән һәм ачлыктан үлә апа, ә һава җитмәүдән корт үлми. Кыш көне умарталар янында каранып йөрү дә кирәкми, әгәр оя өстендәге кар эреп тишелгән икән – димәк, бал кортлары исән булып чыга.

Кар аз булса, мин умарталарны бер урынгарак, шул 20ләп ояны куям. Шул күперчек сыман тимердән ясалган әйбер бар минем, анда аларны тезү җайлы. Омшаникта кышлаткан кешегә мәшәкате күбрәк. Ә болай минекенә тычкан-фәлән кергәне юк.

Мин бал кортларын кышкылыкка берничә этапта әзерлим. Бал аертулар тәмамлангач та, умарта ояларында 12 рам кала әле. Миндә – урта рус токымлы кортлар. «Бипин» белән бер тапкыр эшкәрткән идем инде. Ләкин, менә бит көннәр җылы торды, тагын бер кат сиптереп аласы булыр.

Яңа елга кадәр кар яумыйча, 25 градуска кадәр салкыннар булганы бар. Ул вакытта шикләнеп, аларны жәлләп, кызганып карап йөри торган идем. Әмма умарталарга суыклар куркыныч түгел икән. Тышта умарта кышлатуның зыянлы ягы – оя тиз чери инде, яз җитсә, кар эреп, суда утыралар бит. Үземнең 40 еллык ояларымны буяштырып торам, – ди умартачы.

Умарталар урамда калсын өчен ана корт көчле булырга тиеш, дигәнне ишеткән бар. Имеш, 2 яшьтән артканнары кышны авыр чыга.

Ана корт өчен 3 яшь – максималь яшь инде ул. Кемнәрдер ел саен алмаштырырга тырыша аны, кемдер – 2 елга бер. Миндә шул 1-2 яшьлек аналар кала. Май һәм июнь айларында алыштырабыз, – ди ул.

Кәрәзләр күгәрмиме, дип тә кызыксындым. «Булгалый. Вентиляция көйләгәндә ялгышлык китсә, күгәргәли», – диде ул.

Танылган әдип һәм Татарстан Язучылар берлегенең элеккеге рәисе Данил Салихов та умарталарын кышка тышта калдыра:

Умартачылык белән 10 еллап кына мавыгам әле. Сезон быел шактый уңышлы булды. Дөресен әйткәндә, юкә балы бик әйбәт булды, мондый күренеш 8-10 елга бер генә була. Урманнан, чәчәкләрдән бал әзрәк керде. Кортларны карабодай басуы янына алып чыккан идек. Әйтеп аңлатып бетерерлек түгел, уңыш бик яхшы булды.

Кышкылыкка умарталарым урамда кала, үлмиләр алай. Үләсе булса, омшаникта да үлә. Кортлар бит ул салкыннан үлми, шул һава кермәсә яки дымлылык нык каты булса үлүләре ихтимал. Җылы урында балны да күбрәк калдырырга кирәк бит, ә салкында умарта кортлары аз ашый.

«Ныклап беренче суыклар булмыйча кертмибез»

Актанышның Кәзкәй авылыннан һәвәскәр умартачы, китапханәче Гөлназ Әхмәдишина:

Әлегә умарталарны кертмәдек, көннәр җылы бит. Ныклап беренче суыклар булмыйча кертмибез, гадәттә. Кышкылыкка күрше абыйлардагы омшаникка кертәбез. Аларныкы күп инде, минеке әз генә. Безнең якта умарта кортлары агуланып үлде, шуңа күрә сезон бик әйбәт булмады. Шулай да, исән калганнары балны яхшы җыйды. Кышкылыкка «Бипин» даруы белән эшкәртәбез. Омшаникта бал кортлары бик әйбәт кышлый. Элек без өй базына кертә идек. Кышын өй эче ныграк җылынып китсә, идән ярыкларыннан да бал кортлары чыга башлый иде, шуңа чыгардык.

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге баш белгече Рил Әхмәтҗанов:

Быел Актаныш ягы умартачылары өчен сезон гаять уңышлы гына булды. Район буенча 1 умартадан уртача 26-27 кило бал алынды. Бал табышы былтыргыга караганда 3 тапкыр күбрәк булды.

Хәзер инде умарталарны кышка әзерләү бара. «Бипин» белән 2 кат эшкәртәбез. Хәзер кышлар ул кадәр салкын да түгел, климатның үзгәрүе сизелә. Хәзер авыл җирендә хәтта умартаны омшаникка кертешерлек яки базга төшерешерлек кешене табу да кыен бит әле. Тапсаң да, корт чага калса – аллергия, я булмаса куркып калалар. Тышта калдыручы егетләр белән дә сөйләшеп, хәбәрләшеп торабыз. Омшаникта кышлатканда шул 23-25 кило чамасы бал, ә тышта булган очракта – гадәттә, 30 килолап бал калдырыла.

«Беренче мәртәбә кузгалак кислотасы белән умарталарны эшкәрттек»

Башкортстанның Чакмагыш районы Тайняш авылыннан умартачы Әгъләм Рәхимов:

Менә умарталарны урманнан алып кайтып ихатага куйдык, бакчага урнаштырдык. Беренче тапкыр кузгалак кислотасы белән умарталарны эшкәрттек. 1 литр 35 градуслы җылымса суга 35 грамм кислота порошогы куштык һәм, өстәп, 200 грамм шикәр комы салдык. Моны бутап сиптереп чыктык, сиптергәндә, һава температурасы җылылыгы 10 градустан да түбән булырга тиеш түгел. Менә әле 4 көн элек кенә талпанга каршы «Бипин» сиптек. Һава температурасы 10 градуска төшсә, умарталарны омшаникларга кертәбез.

«Умартачының беркайчан да эш-мәшәкатьләре туктап тормый»

Башкортстанның Чакмагыш районындагы Митрә-Әюп авылыннан һәвәскәр умартачы, ветеран укытучы Мөнәвир Каюмов:

Әлеге вакытта умарталарны кышкылыкка әзерлибез: һәрбер умартаның азыгын тикшерәбез. Азыклары аз була икән – өстибез, артыгын башка ояларга күчерәбез. Кортларны чирләрдән саклау өчен, төрле дарулар кулланабыз. Монда һәр умартачының үз серләре бардыр, чөнки хәзерге көндә даруларның зыянлы булмавына ышанып та булмый. Үләннәр дә кулланырга мөмкин. Мин умарта кортларына сироп бирәм.

Минем умарталар омшаникта әйбәт кенә кышлыйлар. Кыш көне омшаникка кереп, бал кортларын борчып, тавышланып йөрмибез. Буш вакытта киләсе умартачылык сезонына яңа рамнарны һәм ояларны әзерлибез. Умартачының беркайчан да эш-мәшәкатьләре туктап тормый.

Умартачыларның бал кортлары киләсе кыш айларын матур гына, исән-сау чыксын, дип теләп каласы килә. Киләсе елда мул уңыш белән сөендерсеннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар