Әти-әнигә бүләк, ипи белән сөт, конфет - журналистлар беренче гонорарларына нәрсә алган?
19 май - Татарстан Матбугаты көне. Шул уңайдан төрле редакциядә эшләүче журналистларыбыздан бер кызыклы сораштыру уздырып алдык. Алар үзләренең иң беренче гонорарларын хәтерлиме икән? Аны кайсы матбугат чарасында, нинди язма өчен биргәннәр? Һәм иң кызыгы - алар әлеге акчаны нәрсәгә туздырган?
Төгәл саннарын хәтерләмәсәләр дә, беренче гонорар дигән сүз журналистларның күбесен балачакларына, яшьлекләренә алып кайтты.
«Чаян» журналында шаккаткыч гонорар алган идем»
Рөстәм Галиуллин, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире:
Икенче класста укыган вакытта «Сабантуй» газетасында эт турында ярым хикәя, ярым мәкаләм басылган иде. Ул вакытта балаларга түлиләр иде микән, хәтердә дә калмаган. Студент вакытта «Сабантуй» белән җитди рәвештә хезмәттәшлек итә башладым. Төрле чараларга барып, мәкаләләр әзерли идем. «Әллүки» түгәрәгенә йөреп, балалар өчен хикәяләр яза башлагач, ул хикәяләрем «Сабантуй»ның соңгы битендә сан саен диярлек басыла башлады. Менә шулар өчен миңа гонорар түлиләр иде. Ул гонорар миңа бик зур тоела иде.
Шулай да иң шаккаткыч гонорарым 2005 елда «Чаян» журналында ярты ставкага эшләгән вакытта булды. Әти-әниләрнең хезмәт хакыннан да югарырак иде дип әйтсәм инде... Һәрхәлдә, минем өчен бик зур акчалар иде бу. Нәрсә алганымны төгәл хәтерләмим.
Яза гына башлаган вакытта гонорар алу, беренче мәкаләләр чыгу күңелне үсендереп җибәрә иде. «Арча хәбәрләре» газетасы яшь каләмчеләр белән бик яхшы эшләде. Район газетасының тулы бер полосасына язмалар әзерләгән вакытларым да булды. Бервакыт ничектер язмый башлагач, «Арча хәбәрләре»нең баш мөхәррире үзе шалтыратып: «Кая югалдың, нигә язмыйсың?» - дип сораган иде.
Хәзер дә матбугат чаралары талантлы балалар белән актив эшли дип саныйм. Хәтта өлкәннәр өчен булган «Казан утлары» журналында да балаларга, яшь язучыларга игътибар бирергә тырышабыз. Элек бит сайлау мөмкинлеге бар иде. Мәсәлән, «Шәһри Казан» газетасына эшкә килгәндә, яздырып карап, мине берничә яшь журналист арасыннан сайлап алдылар. Хәзер исә журналистларны үзебез эзләп табабыз һәм колакларыннан тартып үстерерәбез.
«Беренче акчама әти-әнигә бүләк алдым»
Дилбәр Гарифуллина, «Шәһри Казан» газетасы журналисты:
Журналистика өлкәсендәге беренче хезмәт хакымны мин «Мирас» журналында корректор булып эшләгәндә алдым. Беренче акчага әти-әнигә бүләк алу традициясе бар бит. Төгәл генә нәрсә алып кайтканымны хәтерләмим. Ләкин әти-әнине сөендергәнем, үземнең дә тәмле әйберләр алып сыйланганым истә.
«Шәһри Казан» газетасына урнашкач, башта шулай ук корректор, тәрҗемәче булдым, хәбәрләр әзерләү белән шөгыльләндем. Әлеге газетада журналистикага ныгытып аяк бастым.
«Беренче хезмәт хакыма өстәп, «подъемный» акчасы да бирделәр»
Алсу Дияр, ТРның Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Мамадышның «Нократ» газетасы журналисты:
Беренче тапкыр тавык чыгарган үрдәк бәбкәләре турында «Әниләре кем?» дигән шигырем басылды. Дүртенче класста укыганда «Ялкын» журналында. Гонорарын төгәл хәтерләмим, әмма журналда үз фамилиямне, шигыремне күргәч, кош тоткандай очынып йөргәнем бүген дә истә. Шуннан башлап каләм көчен һәм тәмен сизгәнмендер, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре», Мамадышыбызның «Коммунистик хезмәт өчен» (»Нократ») газеталарына хәбәрләрне бер-бер артлы сырладым гына... Барысы да басыла барды.
Шушы кызыксыну, мәктәпне алтын медаль белән тәмамлагач, КДУның журналистика бүлегенә алып килде. Көндезге бүлектә биш ел укыдым, кулдан каләм төшмәде, практикаларны штатта торып үттем. 1986 елда туган ягыма эшкә кайттым. Беренче хезмәт хакыма өстәп, 140 тәңкә «подъемный» акчасы да бирделәр. У-у-у-у, заманасы һәм минем өчен күп акча иде бу. Әти белән әнигә бүләккә күлмәкләр алганымны хәтерлим, аларның күзләреннән яшьләр чыккан иде. Аннары, әни, көчләп диярлек, редакция янындагы «Универмаг»ка алып кереп, үземә рубин кашлы алтын йөзек алдыртты.
Гомумән алганда, безнең эштә акчага кинәндермиләр. Һәрхәлдә, череп баеган журналистларга тап булганым юк. Гомерем буе «мундир намусын» яклап, сайлаган һөнәремә тап төшермичә, журналист исемен горур йөртергә омтылдым. Кем әйтмешли, кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт... Хәзер дә, кесәмдә бераз акчам туплана башласа, тизрәк сәяхәтләргә китү ягын карыйм. Минем өчен үз күзләрем белән күргән яңалык, яхшы кешеләр белән очрашулар, яңа хис-тәэсирләр бәһаләп бетермәслек кыйммәт йөри…
«Азык-төлеккә тотылгандыр»
Алинә Айдарова, «Интертат» электрон газетасы журналисты:
Үземнең беренче гонорарымны КФУның беренче курсында укыганда «Татар-информ» редакциясендә алдым. Әлеге редакциягә килеп керүем белән аның баш мөхәррире Рәмис абый Латыйповка бик рәхмәтлемен. Аның белән 10-11 сыйныфларда укыганда танышкан идем. Ул миңа үзенең визиткасын биреп калдырды. Мин Казанга килгәч, журналистик белемем дә булмаган килеш язарга рөхсәт итте.
Гонорарның нинди язма өчен булганын төгәл генә хәтерләмим, акчасы шул өч мең тирәсе иде. Аны картага күчермәделәр. Редакциягә килеп, куллар куеп, акчалата алып киткәнем хәтеремдә калган.
Нәрсәгә туздырдың дигәндә, ул акчаларны ипи белән сөткә тотмадыммы икән? Чөнки мин Казанда ялгызым гына яшәдем, һәрнәрсәгә үзем түләп, мөстәкыйль тормыш рәвеше алып бара идем. Актаныш белән Казан арасы 400 чакрым булгач, туган якларга еш кайтып йөрү мөмкинлеге дә булмады. Артык «шиковать» итмичә, шул азык-төлеккә тотылгандыр ул гонорар.
Гонорарлар ала башлагач, Актанышка кайткан саен күчтәнәчләр алып кайта башладым. Әтигә бик матур сумка алып биргәнемне дә хәтерлим.
Тагын бер нәрсә исемә килеп төште. Мин керфек ясатырга бик кызыга идем. Акча эшли башласам, барып керфек ясатыр идем дип әйтә идем үземә. Сүземдә тордым. Ул вакытта керфек үстерү хәзерге кебек кыйммәт түгел иде әле.
«Кайбер газеталар хезмәтне бик арзан бәяли»
Лилия Йосыпова, «Ирек мәйданы» газетасы журналисты:
Беренче гонорарымны 5-6 сыйныфларда укыганда алган идем. Ул вакытта авылда ничә йортка бер кое, көянтә-чиләк белән су ташулар үзәккә үткән. Урамыбызга су кергәч, шатланып, шул турыда Чүпрәленең «Туган як» газетасына бер позитив яңалык язып җибәрдем. Полосаның дүрттән бер өлеше булдымы икән инде ул, артык озын язма түгел иде. Мин инде аның басылып чыкканына сөенеп йөрдем, язган өчен акча да бирерләр дигән уй башка да килмәде.
Әни газетаның баш мөхәррире Резидә апаны яхшы белә иде, районда күргәч, ул: «Кызыңның гонорары бар, кереп алырсыз», - дигән. Шулай итеп беренче гонорарымны әни алып кайтып бирде. Нәрсәгә тотканымны әйтә алмыйм. Ул вакытта кием-салымны әниләр үзләре ала иде. Туган көннәргә биргән акчаларны җыеп бара идек бит, шулар янына салып куйганмындыр.
Берсендә район үзәгенә баргач, Резидә апа белән шәхсән күрештек. Ул мине: «Күбрәк яз», - дип канатландырып кайтарды. Безнең авылда бер абый «Поле Чудес»та катнашып кайтты. Ул вакытта андый тапшыруларга авылдан түгел, районнан берәр кеше баруы ук бик сирәк хәл иде. Икенче язмам шул абый турында чыкты. Шулай кызыксынып, журналистика дөньясына кереп китүемне сизми дә калдым.
Ә беренче хезмәт хакымны исә мин 7 сыйныфны бетергәндә колхозның «кормодвор»ында эшләп алдым. Зур-зур базларга машиналар силос ташыйлар, аның өстенә салам китереп бушаталар иде. Безнең вазифа - шул саламны тигезләп сибеп, ныгытып таптау. Шунда эшләгән өчен нибары 50 сум акча бирделәр. Шундый кыен эш бит, югыйсә. Ә без күбрәк өмет иткән,150шәр сум бирерләр, үзебезгә клубка кияргә яңа киемнәр алырбыз дип хыялланган идек. Өстәвенә, күршегә Казаннан бик матур костюм-чалбар киеп бер кыз кайтты. Мин дә эш хакыма шундыйны алам дип планлаштырып куйдым.Тик 50 сумга кая костюм алу инде. Соңрак ул костюмны миңа әни үзе алып бирде.
Инде гонорарлар турында сүз чыккач, шуны да әйтәсем килә, элек, мәктәп елларында, язмалар чыгу күңел өчен булса, хәзер ул минем - төп эшем, төп керем чыганагым. Элегрәк чагыштырганым бар, кайбер газеталар хезмәтне бик арзан бәяли. Бөтенләй түләмәүчеләр дә булды. Авыр эшебезне күрә белсеннәр иде. Иң зур теләк шул.
«Журналистикада эшләвем белән бәхетлемен»
Лилия Нургалиева, Кукмараның «Хезмәт даны» газетасы баш мөхәррир урынбасары, ТР Журналистларының «Бәллүр каләм» иясе:
Дүртенче сыйныфта укыганда үзебезнең «Хезмәт даны» газетасына мәктәптә волейбол ярышы узуы турында мәкалә язып җибәрдем. 30-40 юллык, кечкенә генә хәбәр иде инде ул. Аның басылганына мин бик сөенгән идем. «Мәктәбебездә спорт ярышы» дигән баш исеме белән чыккан әлеге мәкаләм бүген дә күз алдымда тора. Ул кисеп алып куелган, иң кадерле урында саклана.
Беренче язмам өчен гонорар бирделәр микән, төгәл хәтерләмим. Аз булса да түләгәннәрдер. Ул вакытта кибеттә эче карамель, тышы шоколад онында әвәләгән кебек тәмле конфет сатыла иде. Мин ул акчага кибеткә кереп, шул мендәр конфетны сатып алганмындыр, мөгаен.
Мәктәптә укыганда бик актив идем. Отряд советы рәисе, дружина советы рәисе, комсомол оешмасы секретаре булдым. Мәктәптә узган һәр чара турында язып барырга тырыштым. Язмаларым район газетасында гына түгел, «Яшь ленинчы» газетасында да басыла иде. Тормыш иптәшем белән танышуга да «Яшь ленинчы» «гаепле», әмма анысы бөтенләй башка тарих.
Инде журналистика өлкәсенә кереп китүемә дә 27 ел булды. Һәр әйберне күңелем аша үткәреп, сан түгел, сыйфат өчен дип язам. Концерт-театрларны да тынычлап карый алмыйм, бу күренешләрдән нәрсә алырга була, газета укучыга кайсы өлеше кызык булыр иде икән дип уйлап утырам. Хәтта машина яки поездда барганда да күргәннәремне, район укучысына кызыклырак булырдай әйберләрне блокнотыма теркәп барам.
Башка өлкәгә күчү, һөнәремне алыштыру турында беркайчан да уйлаганым булмады. Акча эшен булдыра алмыйм, кибеттә эшли алмас идем. Укытучылар династиясеннән булсам да, укытучы эше дә бармый миңа - мин бик кызу канлы кеше. Шуңа да карамастан, мин дүрт бала әнисе. 47 яшемдә, тәвәккәлләп, дүртенче кызымны алып кайттым.
8 сыйныфта укыганда шәфкать туташы буласым килгән иде. Әти-әни каршы килде. Аннан соң милициядә эшләргә хыялландым, Алабуганың милиция мәктәбенә бармакчы булдым. Интуициям бик көчле, бәлки миннән яхшы гына тикшерүче дә чыгар иде.
Бөтен нәрсәне җентекләп күзәтергә яратуым бүген журналистикада ярдәм итә. Журналистикада эшләвем белән бик бәхетлемен, бу тормышта үз урынымны таптым дип уйлыйм.
«Гонорар акчасына подписка эшләгән чаклар истә»
Альбина Гайнуллина, «Акчарлак» газетасы журналисты:
Беренче гонорарымның Ижау шәһәрендә чыгып килүче «Яңарыш» газетасыннан булганын тәгаен әйтә алам, анда каләм чарладык. Хикәя өчен булды микән, берәр шигырь өченме, анысы истә түгел. Шигырь булгандыр. Хикәяләрне соңрак яза башладым. Кечкенә, кыска гына мәкаләләр дә язгалый идем.
Тәскирә апа Галиева гонорарлар алып кайтып биргәне истә. Әллә ике сум җитмеш тиен, әллә унике сум булган иде. Андый саннар мәзәк тоела хәзер. Тәскирә апа якташыбыз, язучы, табиб, имамыбыз Габдулла абый Галеевның хатыны иде. Икесе дә гүр ияләре инде, урыннары оҗмахта булсын. Искә алуымның сәбәбе шул - Тәскирә апа чыккан һәр язмама Габдулла абыйның һәм үзенең фикерен җиткерә иде. Андый әйбер үсендерә бит!
Ул гонорарның кайсы беренчесе, ничә сум булганы тәгаен истә түгел. Шуңа нәрсә алганымны да әйтә алмыйм. Дәфтәр, төсле каләмгә тотканмындар дип фаразларга гына кала. Акчам булса, шуның ише әйбер җыя идем. Гонорар акчасына подписка эшләгән чаклар истә. Язма җибәргәндә: «Гонорар өчен язмыйм, миңа сез биргән бәя, кайтавазларыгыз, киңәшләрегез, язмамны бастыруыгыз кадерле», - дип яза идем хатларымда. Үзем теләгән юнәлештә укырга мөмкинлегем булмагач, «Яңарыш» редакциясе коллективы белән аралашу миңа институтта белем алуга тиң кебек иде.
«Хезмәт хакының бер өлешен әйберләтә түләделәр»
Альфред Мөхәммәтрәхимов, «БИЗНЕС Online» электрон газетасы:
Мин журналист буларак хезмәт юлымны чыбыклы «Казан радиосы»нда башлаган кеше. Анда безгә гонорар түләмиләр иде. Беренче хезмәт хакымның ничә сум булганын искә төшерүе дә бик кыен. Тәгаен шунысы истә калган - безнең эш хакының күпмедер өлешен акчалата түгел, әйберләтә бирәләр иде. Дефицит чор булдымы икән инде ул. Ләкин эш хакының күпмедер процентын әйбер белән ала идек. Складка барып кечкенә келәмнәр, ниндидер тараклар алганымны хәтерлим. Кыскасы, җыен кирәкмәгән нәрсә бирәләр иде. Акча белән ниндидер проблемалар килеп чыкты да, күп оешмалар хезмәткәрләргә эш хакын шул рәвешле түли башлады. Биш-алты көн элек кенә ул вакытларны искә алып утырдым, чөнки өйдә Яшел Үзәндәге пыяла заводында эшләнгән, хезмәт хакы хисабына бирелгән чәйнек белән чынаяклар килеп чыкты.
Мин – журналистикага очраклы рәвештә килеп кергән кеше. Махсус белемем дә юк, һөнәрем буенча төзүче мин. Эш эзләп йөргән вакытта иптәш малайның әнисе аша радиога килеп эләккән идем. Аннары 14 ел телевидениедә эшләдем. Гонорар дигәннәрен дә шул телевидениегә килгәч кенә белдем.
«Районда минем яза торган кыз икәнлегемне беләләр иде»
Резидә Йосыпова, «Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире:
Мин Мөслим районыннан. КДУның журналистика бүлеген тәмамладым. Практикаларымны ике ел рәттән Мөслимнең «Авыл утлары» газетасында уздым. Студент кына булсам да, газетаның баш мөхәррире Федор Михайлович Ермаков мине рәсми рәвештә эшкә урнаштыра һәм аена 130 сум оклад түли иде. Журналист буларак беренче хезмәт хакымны шунда алдым.
Иң беренче язмаларым да «Авыл утлары»нда басылды. Районда минем кечкенәдән яза торган кыз икәнемне беләләр иде. Авыл тормышы турындагы язмаларым газета битләрендә даими чыгып килде.
Тагын бер кызыклы момент - авыл җирендә журналистлар хуҗалык җитәкчелеген бик тәнкыйтьли алмыйлар. Практикага кайткач: «Бар да, азрак тешләп кайт үзләрен», - дип, Федор Михайлович мине колхозларга чыгарып җибәрә иде. Ә миңа нәрсә, акмы - ак, карамы -кара инде, күргәннәремне язып кайтам, чыннан да, азрак тәнкыйди материал килеп чыга.
Ә эшләгән акчаларымны яңа уку елына үземә кием-салым алырга тота идем.
«Беренче гонорарым 1 сум 35 тиен булды»
Исхак Хәлимов, Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы баш мөхәррире:
Инде беренче гонорарлар алганга да 38 ел вакыт узган икән… Ульяновск өлкәсендәге Иске Майна бистәсендә «Ленинская искра» дигән газетада чарладым каләмемне. Мәктәпне бетерү белән редакциядә корректор булып эшли башладым. Шул вакытта язгы кыр эшләре турында бер мәкаләм дә басылып чыккан иде. Аның өчен 1 сум 35 тиен гонорар биргәннәре истә калган. Тик ул акчаларны нәрсәгә туздырганымны, кызганыч, хәтерләмим.