Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бердәнбер татар тифлокомментаторы Гөлүсә Закирова: Сукырларга татар киносы күрсәтәсе килә

Гөлүсә Закирова – Республика сукырлар китапханәсенең методика бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенроссия сукырлар җәгыятенең атказанган хезмәткәре, татар телендә бердәнбер тифлокомментатор.

news_top_970_100
Бердәнбер татар тифлокомментаторы Гөлүсә Закирова: Сукырларга татар киносы күрсәтәсе килә

Гөлүсә белән нигездә күрмәүчеләрнең рухи тормышы – театр, кино, китап турында сөйләштек. 

Гөлүсә, хәзер без «күрмәүчеләр» дип сөйләшә башладык, гәрчә китапханә «Республика сукырлар китапханәсе» дип аталса да. Без ни өчен «сукырлар» сүзеннән качабыз?

Хәзер җәмгыятьтә «корректлы мөнәсәбәт» дигән әйбер кереп китте. Ул күп еллар бу өлкәдә эшләп килгән белгечләрдән чыккан сүз түгел. Хәзер инвалидны да «инвалидлыгы булган кеше» дип әйтә башладылар. Мин үзем шәхсән «сукырлар» сүзен кулланам, «күрмәүчеләр» дип тә әйтәбез. Сукырлар үзләрен «сукыр» диләр, үпкәләмиләр.

Китапханәнең дә исемендә ул сүз каладыр ич?

Кала, ул – дөрес сүз. Русчалатып әйтсәк, «называйте вещи своими именами». «Күрмәүче» дип әйтү әле кайчакта аңлашылмаучылык китереп чыгара.

Күпме алар безнең Казанда һәм Татарстанда?

Бүгенге көндә безнең Татарстан региональ сукырлар җәмгыятендә исәптә торучылар 5700 бугай. Бу – төгәл цифр түгел. Күрмәү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күбрәк. Аларның барысы да сукырлар җәмгыятенә исәпкә басмый. Чөнки хәзер «меркантиль» диикме инде, кулланучылар буларак мөнәсәбәт башланды, алар «Җәмгыятькә исәпкә басуның файдасын күрмибез», – диләр.

Элек Сукырлар җәмгыяте зур оешма булган. Аңа дәүләт заказлары булган. Тарихка күз салсак, алар өчен йортлар төзелгән, эш урыннары булдырылган. Хәзер эш урыннары да кими бара. Яшьләр сорауны: «Миңа Сукырлар җәмгыяте матди һәм рухи яктан нәрсә бирә?» – дип куя. Ә кемдер инвалидлыгын кешегә белгертмәскә тырыша.

Без аларның барысын да китапханәгә җәлеп итәргә тырышабыз, Сукырлар җәмгыяте дә җәлеп итәргә тырыша. Аның бит взносы да 10 сум.

Айгамы?

Елына 10 сум.

Ул җәмгыятьнең рухи яктан файдасы нидә?

Күрмәүченең нинди дә булса проблемасы килеп чыга икән, Сукырлар җәмгыяте аны якларга тырыша. Мәсәлән, балаларны мәктәпкә урнаштырырга булыша ала. Шулай ук социаль реабилитация бара. Янәшәбездә генә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенә караган Мәдәни-спорт реабилитация үзәге эшли. Без алар белән тыгыз элемтәдә. Әмма кеше ялкауланды – йөрми башлады, интернетта гына утыра.

Кыскача гына китапханәнең тарихы белән дә таныштыр инде.

1935 елда гади китапханәнең берничә стеллажында Брайль шрифты белән китаплар булган – шуннан башланган. 1936 елда Махсус сукырлар китапханәсе булып ачылган. Элек ул Чернышевский белән Бауман урамнары чатында булган. 60нчы елларда китапханә үзәкләштерелгән. Хәзер 6 филиалыбыз бар: Чистай, Алабуга, Чаллы, Бөгелмә, Казан, Әлмәт. Бу бинага Республика сукырлар китапханәсе 1985 елларда күчкән. Мәйданы 600 кв.м. чамасы.

Бу җитәме?

Юк, җитми. Хәзерге заман таләпләреннән чыгып эшлим дисәң – җитми.

Ремонт та булганы юк ахрысы?

Косметик ремонтлар булгалады. Ә менә капремонт, реконструкцияләр ясап – юк.

Кеше күп йөриме?

Төрлечә була. Кайсыбер көнне 2 генә кеше дә киләргә мөмкин. Чаралар булган көнне 50-60 кеше килә. Китапханә 4000 китап укучыга хезмәт күрсәтә.

Даими килеп йөрүче кешеләрегез күпме?

Күп. Көн саен диярлек керүчеләр дә бар. Бигрәк тә, бу йортта яшәүчеләр. Кечкенәдән үк бирегә йөреп, күз алдында үстеләр. 20 ел булды бит инде биредә эшли башлавыма. Өлкәннәребез дә күп – китапханәгә йөри алганчы йөри инде алар. «НеЗаМи» музыкаль группасын ишеткәнегез бармы? Коллективның исеме Ненастин, Залялиева (Җәләлиева), Миңнуллин фамилияләренең беренче иҗегеннән ясалган. Аларның хәйрия фонды да бар. Менә шул балалар кечкенәдән үк безгә йөрделәр. Хәзер үстеләр инде. Алар белән музыкант Дмитрий Бикчәнтәев эшли. «Ярдәм» мәчете имамы Фәнис хәзрәт Миңгәрәевнең балачагын хәтерлим. Архивларны карап утырсаң, кечкенә чактагы фотолары килеп чыга. Алар безгә килгәч, гомер буена кала. Хәзер whatssap бар бит инде, җайлы, алар шатлыклары белән уртаклашалар – аудио-видео җибәрәләр. Проблема булса да язалар.

Урамда эте озатып йөргән сукырларны күрәбез. Китапханәгә этләр дә керәме?

Эт белән кертәбез без – эт белән килүчеләр бар. Закон буенча, барлык мәдәни объектларга андый этләр кертелергә тиеш. Безнең китапханәдә сукырларны компьютерга өйрәтүче белгечебез Эдуард Ибраһимов бар. Аның укучылары хәзер үсеп, үзләре укыта башлады. Эдуард элек эте белән килеп йөри иде, эте үлгәч, башканы алмады.

Сукырларны йөртү өчен этләрне махсус өйрәтәләр – Мәскәүдә шундый мәктәп бар. Андый этләр, хуҗасы белән урамнан барганда, башка бернәрсәгә дә реакция бирергә тиеш түгел. Аларны шуңа махсус өйрәтәләр. Бөтен токымнар да өйрәтелми, әлбәттә, лабрадорлар, доберманнар, овчаркалар, коллилар өйрәтелә. Кешеләр андый этләрне алырга чиратка баса. Чираты җиткәч, этен алырга Мәскәүгә бара, күпмедер вакыт инструктор күзәтүе астында эт белән бергә торып, бер-берсенә ияләшәләр. Шундый процесс ул.

Казанда өч-дүрт кешедә генә андый эт бар бугай. Казанда мин белгәннәрдән Ләйсән Гәрәева эт белән йөри. Теләге булган кеше эт ала ала. Бирми калганнарын ишеткәнем юк. Әмма бөтен кеше эт алмый, чөнки ул – бик зур җаваплылык, аны карарга кирәк, ашатасы бар.

Чаллыда эт тотучылар күбрәк ахрысы – алар махсус клуб та ачты.

«Брайль шрифты белән китапларын бастырганда, авторның ризалыгы таләп ителми»

Китапханәгә яңа китаплар килеп торамы? Яңа чыккан китаплар сукырлар теленә күчерелеп барамы?

Әйе, китаплар күчерелеп бара.

Әйтик, Гүзәл Яхина кебек популяр авторлар брайльдә тиз арада басыламы? Зифа Кадыйрова кебек авторларны уку мөмкинлеге бармы?

Рус телендә дәүләт субсидиясе буенча сукырлар өчен эшли торган берничә типография бар. «Логос», «Репра» нәшриятлары, мәсәлән. Алар барлык яңа әсәрләрне күреп алып, кайберләрен аудиога яздыралар, кайсыларын Брайль шрифты белән бастыралар.

Әлбәттә, барысын да күчерү мөмкин түгел. Саннар белән карасак, дөньяда басылган китап продукциясенең бары тик 5-10 % гына күрмәүчеләр өчен яраклы форматларга күчерелә. Россиядә ул тагын азрактыр. Милли телләрдә тагын да аз. Нәшриятларның планы китапханәләр белән киңәшеп төзелә. Без күрмәүчеләрнең үзләре белән сөйләшеп, нәрсә кирәген билгелибез.

Һәм биредә үзегез үк басасыз да, әйеме?

Әйе, чөнки татар телендә Мәскәүдә дә, башка беркайда да басмыйлар. Белүемчә, Брайль шрифты бөтен телләрнеке юк та. Ул яктан караганда, Татарстандагы күрмәүчеләрнең хәле яхшырак – татарча китаплар да, аудио да бар. 1936 елларда, күрмәүчеләрнең тырышлыгы белән, тел белгече, тюрколог Галимҗан Шәрәф белән сукыр юрист Александр Бирилев Брайль шрифтын татар алфавитына яраклаштырган.

Ягъни, өстәмә хәрефләр ясау бит инде, әйеме?

Әйе. Бу – әзер системаны татар алфавитына адаптацияләү, ягъни, рус алфавитында булмаган хәрефләрне Брайль системасында ясау.

Брайль системасы – ул бит инде бөтен телләргә дә яраклаштырып була торган универсаль система. Француз кешесе уйлап тапкан гениаль әйбер. 6 нокта инде ул, шул 6 ноктаның билгеле бер комбинациясе ниндидер хәрефне бирә. Аны Шәриф Еникеев яңалифтән (латиница) кириллицага күчереп эшләгән.

Заманында Камил Якубов исемендәге Китап басу комбинатында Брайль шрифты белән 350 төр татарча китап басылган. Галимҗан Ибраһимовлар бар анда, Әмирхан Еникиләр. Ни кызганыч, яңалифта басылган китаплар сакланмаган. Кирәксенмәгәннәр, сакларга урын юклыкка сылтап, искелеккә санап, «списать ителгән».

Элек бит Свияжскида сукырлар өчен мәктәп булган. 60нчы елларда ул Лаешка күчкән. Мәктәпнең юбилее уңаеннан күргәзмә әзерләгәндә, шул елларга караган китапларны таба алмадык. Лобачевский китапханәсендә, Милли архивта нәрсәләрдер бар. Әмма бик аз. Безгә кадәр эшләгән буыннар аларны сакламаган. Шул чорда Брайльдә басылган «Әлифба» китабын, арифметика дәреслеген таптык. Саргаеп беткән булса да, алар укырлык.

Брайль шрифтында басылган китаплар, бармак белән басып озак укыгач, шомарып бозылмыймы?

Юк, бозылмый. Әмма аларны бастырып куеп сакларга кирәк, бер-берсе өстенә куярга ярамый.

Димәк, хәзер укучыларыгыз сораган китапны тиз генә бастырып бирә аласыз?

Әйе. Сорау булса, бастырабыз. Безгә бу яктан бер җиңеллек бар: Брайль шрифты белән китапларын бастырганда, авторның да, хокук иясенең дә ризалыгы кирәкми. Гражданлык кодексы безгә теләсә нинди китапны гонорар түләмичә бастырырга рөхсәт итә. Сез Зөләйха дигәч, бер очрак искә төште. «Татарстан – бармак очларында» дигән проект кысаларында бер авторның туган як табигатенә багышланган белешмәлеген бастырдык. Бу хакта матбугатта байтак сүз булды. Әлеге автор моны ишетеп, минем телефонны табып шалтыратты: «Сез шулай бастыргансыз икән, бәлкем, бастырырга теләмәгәнмендер», – ди. «Сезнең китабыгызны сукырлар укуын теләмисезме?» – дим. «Бәлкем, сез аны «не так» тәрҗемә иткәнсездер», – ди.

Аңлатып үтәм: «тәрҗемә иткән» дию – ул ялгышрак формулировка, Брайль теле юк, Брайль шрифты гына бар. Брайль системасы – тәрҗемә түгел, ә булган текстны башка төрле хәрефләр белән бастыру.

Теге абзыйның шалтырату сәбәбе – әлеге проектка грант акчалары бүленеп бирелүе турында хәбәр булып чыкты: үзенең хокук иясе булуын аңлата башлады. Ә бит грант акчасы бу очракта кәгазьгә генә тотылган иде. Аңа «аудиториягезне арттыра» дип аңлату җитмәгәч: «Гражданский кодекс буенча шулай-шулай басып була», – дидем. Хәзер кодексның ул статьясын авторларга күрсәтергә әзерләп үк куйдым.

«Зөләйха күзләрен ача» романын бастыргач та, Яхинаның агенты язган иде. Югыйсә, Гүзәл Яхина Казанга килгәч, янына барып рөхсәт сорадым. Ул хокук иясе булган нәшрият турында әйтте. Ләкин аларны тиз генә таба алмагач, без тоттык та бастырдык. Нәшрият агенты миңа чыгып: «На каком основании?» – дия башлагач, «основание»сен җибәргәч, тынычландылар.

Алар сөенеп торырга тиеш бит: бер яктан – аудитория арту булса, икенче яктан, савап эш кебек.

Китапның авторы булганда, әлбәттә, автор белән сөйләшергә тырышабыз. Ә хокук иясен эзли башласаң, елларга сузылырга мөмкин. Укучы бит бүген һәм хәзер көтә. Шуңа күрә, закон рөхсәт иткәч, без мөмкин кадәр тизрәк укучыга җиткерергә тырышабыз: тотабыз да басабыз. Закон бозмыйбыз. Бүген китапка ихтыяҗ бар икән – бүген басарга кирәк. Ул иртәгә кызык та булмаска мөмкин. Закон шундый каршылыкларны күздә тотып кабул ителгәндер.

Ә безнең бүгенге татар язучылары белән эшлисезме?

Зифа Кадыйрова, Гөлчәчәк Галиева, Мәдинә Маликова китапларын бастырдык – яратып укыйлар. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н, Тукай шигырьләрен, Әмирхан Еники хикәяләрен чыгардык. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек» китабын, «Туташ» романын бастырдык. Разил Вәлиев, Мөхәммәт Мирза шигырьләрен басканыбыз бар. Күрмәүчеләр арасында да шагыйрьләр бар – аларны басабыз.

Күпме китап бастыру мөмкинлегегез бар?

Безнең китап басу бүлеге юк, аерым финанслар да бирелми. «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы буенча күпме бирелгән – шул кысаларда эшләнә. Нәшрият юнәлешендә грантлар да күп түгел. Дәүләт учреждениесе булгач, бөтен грантларны кулланып та булмый бит әле.

Елга күпме китап чыгарасыз?

Бер елга 10лап китап булырга мөмкин

Тиражы күпме була?

Тиражы – 13 китап: филиал саен берәрне өләшәбез. Закон буенча 1 мәҗбүри экземпляр Мәскәүгә – Россия дәүләт сукырлар китапханәсенә җибәрелә.

Брайль шрифтында басылганда китап зурая – мәсәлән, 160 битлек кечкенә генә китап 5 томга җитә. Әйтик, 14нче шрифт белән белән басылган 1 битне Брайль текстына күчерсәк, 5-6 бит була.

Мисалга Лев Толстойның «Война и мир» әсәрен китерсәк, ул Брайльдә 29 китап – стеллажда ике ярым киштәне алып тора. Хәзер Брайль шрифтында басылган китапларга аудиолар өстәлде. Алар белән күбрәк тә кызыксыналар.

Аудионы да автор рөхсәтеннән башка ясый аласызмы?

Алабыз. Ләкин ул ачык чыганакта булмый. Элек дискта эшли идек, әмма ул ачык формат булганга, хәзер криптосаклаулы флешкалар белән эшлибез – аны күчереп булмый. Аларны күрмәүчеләр махсус флешплейерларда тыңлый ала. Аларга андый плейерны шәхси реабилитация программасы буенча бирәләр.

Интернет аша гына алып тыңлый алмыймыни?

Интернетта аудиокитапханә бар, паспорты, инвалид кәгазе белән теркәлеп, шуның аша укый ала. Анда «Казан утлары» да, тагын кайбер журналлар да аудиога күчереп барыла.

Хәзер аудиокитапларны кем тавышы белән тыңлыйлар?

Элек Тәлгат Хаматшин укый иде. Фәнис Җиһанша, Алсу Каюмова, Рамил Вәҗиев, Илдус Фәиз укыган китапларны табарга була.

Күрми торган танылган җырчыбыз Закир Шаһбан белән аралашасызмы?

Закир Шаһбан элек китапханәгә йөри иде. Компьютерга безнең Эдуард белән өйрәнде. Хәзер китапларны Интернет аудиокитапханәдән укый. Елына бер тапкыр Сукырлар җәмгыятендә концерт куя. Чакырсак – килә, мәшгуль кеше бит, гел килеп йөрергә вакыты юктыр.

Безнең Идел буе төбәкләрендә кайсы милләтнең алфавиты бар да, кайсыныкы юк?

Башкортныкы бар – яхшы басыла. Чувашныкы бар – күп басылмый. Удмуртныкы да күп басылмый. Мариныкын күргәнем булмады. Татарстан – бу яктан иң алдынгысы. Безнең китапханәгә регионнардан коллегалар мөрәҗәгать итә. Тывадан, Хакасиядән мөрәҗәгатьләр булды – булыштык. Брайль шрифтында чечен алфавиты күптән түгел генә барлыкка килде – аларга да безнекеләр консультация бирделәр.

Сездә башка милли телләрдә – мәсәлән, мари, чувашлар китаплары да бармы?

Бераз бар. Ләкин бик күп түгел. Сораучылар да күп түгел. Ихтыяҗ булса, үзара алмашу юлы белән, башка регионнардан соратып кайтарып бирә алабыз. Үзебез дә сораучы булса – җибәрәбез. Татар телендә чыккан китапларны Башкортстанга да, татарча китап укучылар булган башка регионнарга да җибәрәбез. Ульяновск, Пермь, Чиләбе, Екатеринбургтан сорыйлар – үзләренә күчереп алу мөмкинлеге белән аудиокитаплар җибәрелә. Әмма регионнарда татар телен белүчеләр сирәгәя.

Язучылар белән очрашулар буламы? Сукырлар үзләре татар язучылары белән очрашу оештыруны сорыймы?

Очрашулар бездә дә, филиалларда да булгалый. Алабугадагы филиалыбызда китапханәчеләр, радиоузелга барып, мәгълүмат сәгатьләре дә үткәрә, тыңлаучылар сораулары буенча китаплар да укыйлар. Алабуганы басым ясап әйтүем шуңа – биредә безнең аудитория эшли торган предприятиеләр бар.

Татар телендәге мәгълүматка ихтыяҗ бар әле, алайса?

Бар-бар, азайса да, юк түгел. Шулай ук Брайльдә укучылар кимү тенденциясе дә бар, аудиога күчә баралар. Без Брайльдә укуны популярлаштырырга тырышабыз. Татарстанда Брайль шрифты тарихына багышланган экспонатларны бөртекләп җыябыз. Архивларда эшлибез. Брайль шрифтын белү ул – күрмәүчеләр өчен грамоталылык, белемлелек.

«Бер спектакльгә тифлокомментарий ай ярым әзерләнә»

Гөлүсә, син бит – татар телендә бердәнбер тифлокомментарийлы спектакльләр ясау остасы. Татарстанда ничә спектакль тифлокомментарий белән эшләнде инде?

4 театрда 20дән артып китте. Татар спектакльләре 15ләп. Кариев театрында – «Куян Эдвард маҗаралары», «Кәҗүл читек», «Шай-бу, Шәй-бу», Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында «Яратып туялмадым», «Сөннәтче бабай». Камал театрында – «Килмешәк», «Исәнмесез!», «Санаулы кичләр», «Сүнгән йолдызлар», «Сәфәр», «Исәнме, улым!». Аларны елга 3-4 күрсәтәбез. Рус ТЮЗында 6 спектакль. «Әкият»тә – «Әлфия», «Мырау батыр», «Самовары», «Сны Диснея», «Волк и семеро козлят». Быел Әлмәт театры инициатива белән чыкты. Оттылармы икән – белмим. Хәзер регионнар белән эшли башладык – быел эшем бик тыгыз.

Театрлар сиңа үзләре чыгамы?

Әйе. «Особый взгляд» программасы аша театрлар тифлокомментарийлы спектакльләргә грант ота. Элек тифлокомментаторлар булган регионнарга гына грант бирәләр иде, хәзер бөтенесенә бирәләр, һәм алар тифлокомментатор эзли.

4 регион – Башкортстан, Мордовия, Мари Эл республикалары, Ульяновский өлкәсе белән эшлим. Уфаның «Нур» театрында – Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» спектаклен, «Тиле яшьлек» һәм балалар өчен «У лукоморья». «Фатыйма» шундый ошады миңа. Язлыкта Мордовия белән эшләдем: рус телендә 3 спектакльгә тифлокомментарийлар әзерләдек. Тагын чакыралар, ләкин вакытым юк, баш тартырга туры килә.

Бер спектакльне әзерләргә күпме вакыт кирәк?

Бер ай ярым. Мин башта барып карыйм. Аннары видеосын алам да шуның буенча эшлим.

Барып, үзең укып та утырасыңмы?

Башта, регионнарга алынмам, дип уйлаган идем. Әмма мин эшләмәсәм, якын-тирәдә башка тифлокомментатор юк. Шуңа шулай килештек: мин текстын әзерлим, волонтерны өйрәтәбез дә, ул эшли. Ульяновскида Сукырлар китапханәсе хезмәткәре укый. Мордовиядә – театр хезмәткәре. Мари Элда әле кеше тапмадылар.

Спектакль бит – тере процесс. Паузалар да була, импровизация дә. Бу очракта төп авырлык – тифлокомментаторга.

Андый спектакльләр вакытында артистларга мөмкин кадәр кысалардан чыкмаска, импровизация ясамаска, дип кушыламы?

Юк, алай ярамый. Башлап җибәргәндә көлкеле хәлләр дә булды инде. Без бит Кариев театрыннан башладык, шунда кызыклы очрак истә калды. Спектакль 13.00 сәгатьтә башлана. Мин 12дә киләм, дип килештек. Әле өйдә бигудилардан йөри идем, 10нарда театрдан шалтыраталар. «Гөлүсә, сез киләсезме, безнең репетиция башлана, монда Ренат абый (баш режиссер Ренат Әюпов турында сүз бара. – авт.) дулкынлана», – диләр. Бигудиларны алдым да йөгердем инде, якында яшим. Ренат абый: «Аңлатыгыз әле, без нишләргә тиеш? Сез сөйләгәндә, без туктап торабызмы?» – дип сорый. Дөрес аңлатылмаган икән. «Юк-юк, ничек уйныйсыз – шулай уйныйсыз. Мин өлгермәсәм, ул – минем проблема», – дип аңлаттым. Артистлар бит мине күрми. «Сездә импровизация була икән, мин аңа әзер булырга тиеш», – дим. Кайвакытта ниндидер өстәмә сүзләр төшеп кала да инде, әмма төп сюжет үзгәрми.

Күрмәүче кешеләр арасында театрга йөрү ихтыяҗы бармы?

Аларга билетлар грант кысаларында түләүсез таратыла. 20 билет грант хисабына керә. Билетларны үзем таратам.Түләп алына башласа, белмим, ала алырлармы? Бөтен спектакльләргә йөрүчеләр бар. Раил абый, мәсәлән, бер караганга берничә тапкыр килергә дә риза.

«Дәүләт ярдәме белән чыккан фильмнар тифлокомментарий белән тапшырылырга тиеш»

Ә кинолар белән вазгыять ничегрәк?

Тифлокомментарий булган киноларны «Мир» кинотеатрында күрсәтә идек. Татарстанда төшерелгән татарча киноларга тифлокомментарийлар эшләгән юк. Эшлисе килү теләге бар.

Бу кемнән тора?

Мөгаен, миннән торадыр.

Ягъни, син грантка заявка язып, аны отарга тиеш буласыңмы?

Әйе.

Ә кинематографистлар ягыннан инициатива булганы юкмы?

Алардан кызыксыну юк. Югыйсә, алар да грант отып бирә ала – бергә эшләр идек. Башка регионнарда андый мисаллар бар – Екатеринбургта, Пермьдә, мәсәлән. Минем алынырга вакытым җитми. Берәр фильмны эшләп карыйсым килә. Кино белән җайлырактыр: паузалар төгәл, шул хронометражга төзисең.

Татарча киноларны караштыргалаганың бармы? Кайсы киноны эшлисең килә?

Бар. Илдар Ягъфәровның «Күктау» фильмын эшләр идем. Аның «Исәнмесез» фильмын да карадым. Мансур Гыйләҗевның шул ук әсәре буенча Камал театрында спектакль дә бар – тифлокомментарий ясаган идем. Миңа кызык иде ул. Киносын да эшләргә була.

Кинолар буенча 2018 елда чыккан законы да бар: дәүләт ярдәме белән чыккан фильмнар тифлокомментарий белән тапшырылырга тиеш (2017 елның 28 мартындагы № 34-ФЗ федераль закон. – авт.). Әлбәттә, аңлашылмаучылыклар бар: тифлокомментарийларга акча бүленәме, әллә дәүләт биргән акча эченә тифлокомментарий өлеше кергәнме – мин белмим.

Федераль акчаларга Россиядә төшерелгән кинолар өчен бу закон эшлиме?

Эшли дип беләм, әмма проблемалар бар. Кайсыбер вакытта «сыйфатсыз комментарийлар белән тапшырыла» дип зарланганнарын ишеткәнем бар – «галочка» өчен халтура ясыйлар. Тифлокомментарий дип, монтаж кәгазьләрен генә тапшыру очраклары да бар, диләр. Бу – коллегалардан ишеткән сүзләр генә инде.

Безнең Мәдәният министрлыгы кинематографистларга андый таләп куймый, күрәсең?

Ансын мин белмим. Ул темага тирәнтен кереп өйрәнгәнем юк. Дәүләт ярдәме булган икән, бәлки, тифлокомментарий белән чыгарга тиештер. Субсидиягә төшерелә бит.

Эстрада концертларын да тифлокомментарий белән эшләп буламы?

Була. Теләсә нинди концертны да, клипны да тифлокомментарий белән биреп була. Андый тәҗрибәм бар. Чаллыда – «Чулман дулкыннары» дигән иҗат фестивален, монда «Салют Победы» дигән күрмәүчеләр фестивален үткәрдем.

«Особый взгляд» проекты аша цирк программаларын да эшлиләр. Безнең Казан циркы «Госцирк» системасында булмагач, кермәгән.

Димәк, безнең татар эстрадасы артистлары күрмәүчеләр өчен шундый бүләк ясарга теләсә, син ярдәм итә аласың?

Әлбәттә.

Гөлүсә, син – күрмәүчеләр өчен үзе бер хәзинә инде, әйеме? Татар теллеләр өчен – бигрәк тә. «Бу дөньяга» ничек килеп кердең?

Мин Казан мәдәният институтының китапханә факультетын тәмамладым. Анда да очраклы гына килеп эләктем. «Артист булам» диеп хыялландым, талант булмагач, җырлый да белмәгәч, нинди артист булам инде мин. Аннары «кулинария училищесына керәм» дип йөрдем. Бер туганыбыз кайтты да: «И сеңлем, син кечкенә инде, бу гәүдәң белән кәстрүлләрне ничек күтәрерсең, бар китапханәчегә укырга», – диде. Укыганда, китапханә шундый күңелсез булып күренде. «Кая эләктем, ник кердем мин монда?»– дип зарландым. Нәтиҗәдә, группабыздагы 25 кешедән 3 кеше китапханәдә эшлидер. Шуның берсе – мин. «Базарда эшләсәм эшлим, бармыйм», – дип йөргән идем. Торып карадым мин базарда бер атна, сатып карадым... Йөри торгач, шушы китапханәгә килеп эләктем. Аның шул вакыттагы директоры Наил Ибраһимович бик җылы кабул итте. Шулай калдым. Бу китапханә – 20 елдан артык эшләгән бердәнбер эш урыным. Мин биредә үземне таптым. Балачакта «театр» дип хыяллана идем – күрәсез, шушы китапханә аша театрга да килеп кердем. Алар хәзер икесе үрелеп бара. Китапханәбезгә килгән кешеләр дә, театрдагы артистлар да туганнарың шикелле була башлый…

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100