Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берәү, гел «пыш-пыш» килеп...»: Рәфинә Ганиуллина сеңелләре белән аралашмавы турында

news_top_970_100
«Берәү, гел «пыш-пыш» килеп...»: Рәфинә Ганиуллина сеңелләре белән аралашмавы турында
Фото: "Татар-информ" архивы

«ТНВ-Татарстан» телеканалының социаль челтәрдәге сәхифәсендә Әбри Хәбриев «Ә син?» тапшыруына курсташы Рәфинә Ганиуллинаны чакырган.

Сыңар канат белән 5 кыз бала тәрбияләп үстергән Зөлфия ханым Ганиуллинаның кызлары, кызганыч, бүгенге көндә дус-тату түгел, барысы бергә аралашмыйлар. Алып баручы да җырчының сеңелләре белән мөнәсәбәтләре турында кызыксынды.

«Дөресен әйтәм, бүгенге көндә икесе белән элемтәдә түгел. Белмим, арабыздан ниндидер кара мәче узды. Мин үземне гаепле хис итмим, минем анда гаебем дә юк. Бүгенге көндә без – Резедә, Люция – бик якын аралашабыз. Бер-беребез өчен таулар күчерергә әзер. Бу – бишебез белән дә шулай иде. Ләкин менә ике төпчек кызыбыз башкача уйлый башлады. Алар бервакыт бөтен кешедән дә «бикләнделәр». Бездән генә түгел, күп кешеләр белән аралашмый башладылар. Илсөя Аиша тәхәллүсе белән яшьләр арасында шактый популяр иде. Ул социаль челтәрдәге барлык сәхифәләрен алып атты, радиолардан җырларын алдырып бетерде. Киләчәктә дуслашырбыз дип уйлыйм. Бернинди кичереп булмаслык начарлыклар булмады.

Мин алар белән элемтәгә кереп карадым. Узган ел әнигә 70 яшь булды. Әни мөстәкыйль булмагач, чиратлап карыйбыз. Аңа ярдәм кирәк, ул – ярдәмгә мохтаҗ кеше. «Әйдәгез, әни хакына очрашыйк, әнинең юбилеен матур итеп, бөтен туганнарны җыеп үткәрик», – дидем. Әнинең дә бит инде барлы-юклы гомере… Мин аны зур вакыйгага саныйм. Шул юбилейга да җыелышырга баш тарттылар. Өйдә әнинең бертуганнары һәм өч кызы җыелып, матур итеп утырып алдык. Ул кызлар әни белән элемтәдә. Әмма әни бу хәлне авыр кичерә, без аңа күп әйберне әйтеп бетермәскә тырышабыз. Ул безнең күпме вакыт аралашмаганны күрә. Аның эче поша, чөнки заманында «сез бер йодрык, онытмагыз шуны, биш кыз – биш бармак» дип әйтә иде. Әмма әлегә менә шундый чор», – дип сөйләде җырчы.

«Минем үземне Рәзилдән өстен куярга теләгән чор булды. Ул миңа лаек түгел, дип саный идем. Ә беләсезме, мине бит берәү, гел «пыш-пыш» килеп, шуңа ышандырырга теләде», – дип тә язган иде җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәм ул кешенең бүгенге көндә аралашмый торган сеңлесе булуын да әйтте.

Әбри Хәбриев Рәфинәгә киләчәктә туганнары белән мөнәсәбәтләренең җайлануын теләде.

Җырчы туганнары турында «ТНВ-Татарстан» телеканалы видеосының 18.42 минутында сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100