Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер яманга бер яхшы: тел мәсьәләсе нинди проблемаларга чишелеш ачты?

Татар теле мәктәпләрдә ничек укытылачак? Соңгы айларда халыкны шушы мәсьәлә борчый. Бу атнада Дәүләт Советы сессиясендә сорауга җавап табылды, дип әйтергә була.

news_top_970_100
Бер яманга бер яхшы: тел мәсьәләсе нинди проблемаларга чишелеш ачты?

Татарстан прокуроры әйтүенчә, Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы бөтен Россия территориясендә туган телләрне укыту планы вариантын эшләде. Анда республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү закон таләпләренә туры китерелгән. “Ихтыяри рәвештә, ата-аналарның язма ризалыгы белән – атнасына 2 сәгать күләмендә”, - диде прокурор.

Билгеле, татар җәмәгатьчелеге татар теленең мәктәпләрдә мәҗбүри укытылуын теләде һәм шул юнәлештә карар кабул ителүне көтте. Әмма, Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтүенчә, “Республикада мондый карар кабул ителү - безгә алга карап эшләү өчен юл күрсәтү дә. Ошыймы, ошамыймы – карар бар. Бүген безгә эшне шуңа таянып алып барырга кирәк”.

Шул вакытта татар телен мәктәптә укыту темасы тирәсендә барган шау-шу җәмәгатьчелекне уятты, һәм татар дөньясында моңарчы булмаган җанлылык күзәтелә. “Интертат” бу вәзгыятьтә югалтуларны түгел, татарның нәрсә отканын искә төшерергә тәкъдим итә.

Татар телен саклау өчен көрәш нинди проблемаларның чишелешенә юл ачарга мөмкин?

1. Татар халкының милли үзаңы күтәрелү – мондый хәл 1990 еллардан бирле күзәтелгәне юк иде.

2. Татар телен укытуның яңа методикалары мәктәпләргә тирәнтенрәк кертелә башлау – бу методикларны кабул итү, мәктәпләрдә куллану кирәклеге, дистә еллар буе сөйләнелсә дә, тиешенчә башкарылмаган иде.

3. Татар телле укытучылар әзерли торган югары уку йорты ачу кирәклеген республика җитәкчелегенең тануы.

4. Укучыларның, ата-аналарның, укытучыларның татар телен өйрәнүгә мотивациясе туу. Моңарчы татар телен өйрәнүне кирәксенмәгәннәр дә аны үзләштерү мөһимлеген әйтте.

5. Татар телен туган тел буларак сайлау мөмкинлеге тугач, Татарстаннан читтәге милли республикаларда яшәүче татарлар үз туган телләрен өйрәнә ала башлады. Мәсәлән, Башкортстанда шундый күренеш күзәтелә.

6. Дин әһелләре татар телен пропагандалау, гамәлдә куллану эшенә актив кереште. Татарстан Диния нәзарәте татар телен сөйләшү теле итеп игълан итте. Җомга вәгазьләрен татарча сөйләүгә каршы чыккан Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте дә : “Дин әһелләре үз эшләрен татарча алып барырга, мәчетләрдә вәгазьләр күбрәк татар телендә укылырга тиеш”, - дигән фикерне белдерде.

7. Социаль челтәрләрдә, Ватсап, Телеграм мессенджерларында татар телен пропагандалаган, татар теле өчен көрәшүчеләрне берләштергән төркемнәр барлыкка килде.

8. Эстрада җырчылары татар телен саклап калуга юнәлдерелгән акцияләргә кушылды: моңа кадәр шоу-бизнес вәкилләренең милли акцияләрдә катнашканы булмады диярлек.

9. Социаль челтәрләрдә татарча язучылар саны артты. Хәтта рус телле сайтлар да татар телендә яза башлады.

Сез татар телен укытуга бәйле вәзгыятьнең нинди нәтиҗәләре бар дип саныйсыз?

Илдар Гыйльметдинов, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

Тискәре күренеш булса да, уңай яклары да күзәтелә. Туган телгә игътибарны республикаларның үзләрендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә комплекслы хәл итүгә куярбыз, дигән фикердә торабыз. Ник дигәндә, туган телне саклау мәсьәләсен төбәкләрнең үзләренә генә йөкләү ул, минемчә, дөрес түгел. Ул дәүләт күләмендәге гомуми бурыч, дип саныйм. Федераль үзәк бу эштә, шул исәптән, дәреслекләр әзерләү, аларны теркәү, экспертизалар уздыру буенча да ярдәм итәргә тиеш. Кайбер кечкенә халыкларның телләрен саклау мәсьәләсендә аеруча ярдәм кирәк, анда бит әле проблемалар тагын да күбрәк. Бу мәсьәлә буенча федераль үзәк, төбәкләр белән берлектә, комплекслы, эзлекле рәвештә, программалар нигезендә шөгыльләнергә тиеш. Әгәр без шуңа ирешәбез икән, бу шау-шу файдага булачак. Туган телләрне ябарга, укытмаска дигән законнар юк бит. Киресенчә, дәүләт сакларга тырыша, ләкин ул кемнәрнеңдер туган теле түгел икән, бу балалар өчен, әлбәттә, аны өйрәнү мәҗбүри рәвештә булырга тиеш түгел. Безнең мәктәпләр өчен төрле укыту программалары бар. 2, 3, 4, 5, 6 сәгать белән укыта торганннары да. Регионнарның, дәүләт теле буларак, кимендә ике сәгате бар инде, аннары инде өстәмә рәвештә тагын нинди укыту программасын алалар... Гимназияләр ачарга кирәк, беркем комачауламый. 2 нче гимназиягә чират әнә, балалар бакчасына да чират. Күп көчне балалар бакчасына күчерергә кирәк, нәни балага телне кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Яңа методикалар кирәк. Кыскасы, эш фронты бик зур.

Икетеллелек турындагы закон үтәлеше мәсьәләсендә административ җәза бар бит. Мин, бу юнәлештә позициямне көчәйтеп, аудит үткәрер идем. Туристлар бит безгә ниндидер миллилек, милли төсмерләрне, үзенчәлекләрне күрергә килә. 

Илшат Сәетов, сәясәт фәннәре кандидаты:

Билгеле, татар телен укытуны киметү файдалы әйбер түгел, дип уйлыйм. Ләкин бөтен әйбернең ике ягы бар, русча әйтсәк, “У медали есть вторая сторона”. Беренчедән, бу вазгыять татарларны татар теле өчен көрәшергә өндәде, аларга стимул бирде, чөнки күпчелек татар аның турында, гомумән, уйламый иде. Халыкның уенда, беренче чиратта, тамак туйдыру, балаларны укыту, карьера төзү һәм башка ниятләр. Татар телен бетерергә омтылу, аның ихтыяри рәвештә кулланылуын, сәгатьләре кимүен аңлагач, “мин татар бит”, дип уйлана башладылар.

Икенчедән, бу - җәмәгатьчелектә протест тудырды. Татарстан Хөкүмәте дә уйлана башлады. Киләчәктә, ышанам ки: Хөкүмәт тә моңа күбрәк игътибар бирер. Бәлки, сәгатьләре кимесә дә, сыйфаты яхшырыр, яңа методикалар уйлап чыгарырлар. Өч көн элек кенә Рөстәм Нургалиевичтан татар университеты турында сораган идем. Бәлки, ул якка да үзгәрешләр булыр.

Бу вазгыять татар теленең кыйммәтен дә арттырган кебек. Үзем дә менә, көзен Казанга кайткач, күбрәк татарча аралаша башлаганнар, дип аңладым. Кешенең күңеленә тигән бу. Мәктәптә дәүләт теле буларак укыту кимесә дә, үзара татарча сөйләшик, проектлар булдырыйк дигән фикерләр бар. Мин хәзер социаль челтәрләрдә дә карыйм: кешеләр татарча күбрәк аралаша башлаган. Яңа каналлар, пабликлар ачылган. Бер яктан кысканда, икенче як арта шикелле.

Айрат Фәйзрахманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары:


Минемчә, тулаем алганда, бары тик тискәре якны гына күреп була. Татарлар, күмәкләшеп, үз фикерен белдерде, дип әйтеп булмый. Әзрәк татар теленә игътибар арткандыр, әмма ниндидер оешу, гражданлык позициясе – андый әйберләр юк дәрәҗәсендә. Хәзер инде татар телле мәктәпләрне үстерү бурычын куярга, татар гимназияләрен татарча укытуга кайтару, татар университетын булдыру – шундый максатлар алдыбызда. Без күптән татар гимназияләрен үстерү турында сөйлибез, хәтта үзебезнең концепция дә бар иде. Бу концепцияләргә колак салырлар, дип өметләнәм. Бу - бары тик Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан гына чыккан концепция түгел, киң җәмәгатьчелек фикере дә.

Рәфыйк Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясе ректоры:

Милли телләрне укыту сәгатьләре кыскаруы, әлбәттә, чыннан да зур проблема. Җәмгыятьтә болай да проблемалар күп, икътисади яктан да, сайлаулар да... Татарстанда рус телен белү проблемалары юк бит, монда ЕГЭ нәтиҗәләре дә Россиядә яхшылардан. Нәкъ менә Татарстанда рус телен өйрәнүне көчәйтергә кирәк дип проблеманы күтәрү, әлбәттә, сәеррәк яңгырады. Киресенчә, биредә милли телләрне, татар телен өйрәнүнең яңа юлларын эзләргә кирәк, диясе урынга...

Беренче класска барган улыма туган теле керә. Мин шатланам. Балам туган тел дәресенә йөри. Әби-бабайлар бик шатланырга да, артык кайгырырга да ярамый, диләр. Әмма алга таба ни булыр, дип көтәм. Минем күңелемә җылы керде. Менә күрәсезме, мин бит интервью биргәндә дә "татар теле" сүзен кулланмыйча сөйләшергә өйрәнгән. "Ана теле", "Үзебезнең тел". Мин бик иң кыен вакытларда да эшләдем, – дип, үз сүзләреннән көлде иҗтимагый оешма вәкиле. – Минем улыма татар теле дәресләре керә! Без бит татар телен укытабыз дип сәгать ярым "бөке"ләрдә утырып, шәһәрнең икенче читенә йөрүне дә кичергән. Ата-аналарда күтәрелеш бар, ул сизелә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100