news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бер тәмәкелек» призы да бар – Татарстанда уникаль театраль фестиваль-бәйге туып килә

news_top
«Бер тәмәкелек» призы да бар – Татарстанда уникаль театраль фестиваль-бәйге туып килә
Фото: © Солтан Исхаков

Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган спектакльләрне берләштергән «Заман кыңгыравы» фестивале – Түбән Каманың Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрының күптәнге хыялы иде. Театрның директоры һәм баш режиссеры булган вакытта Рөстәм Галиев бу хыялы белән уртаклашып торды. Әмма фестиваль Туфан Миңнуллинның тууына 90 еллык уңаена туры китереп нәкъ менә быел – театрга яңа баш режиссер Лилия Әхмәтова һәм яңа директоры Гүзәл Мөбәрәкшина килгән елны оештырылды.

  • Фестиваль 13 октябрьдә башлана һәм 18 октябрьгә кадәр барачак.

Оештыручылар әлеге фестиваль турында «Татар-информ» матбугат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Рөстәм Галиев: «Безнең театрга Туфан Миңнуллин исеме бирелгәч, бу исемнең зур мәртәбә булуын аңлап, аны аклау өчен, шушы фестивальне оештыру өстендә эшли башладык. Әмма төрле сәбәпләр белән, шул исәптән, ковид аркасында да, ул кичектерелә килде. Аннары без аны Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына оештырырбыз дип уйладык. Туфан Миңнуллин – заманның зур драматургы. Ул заманны тотты, театрлар Туфан әсәрләре белән яшәде, дисәк – бер дә ялгыш булмас. Туфан чоры, Туфан заманы булды. Театр драматургик әсәр белән кыңгырау кебек шаулый башлый – шуңа да шушы исемне алдык».

Гүзәл Мөбәрәкшина: «Без «Заман кыңгыравы» бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесенә 13 театр коллективын кабул итәчәкбез. Өч мәйданчыкта – Түбән Кама халык иҗат йортында, ТЮЗда һәм безнең театр сәхнәсендә – 6 көн дәвамында тамашачыга 14 спектакль күрсәтеләчәк. Театр коллективлары Башкортстаннан, Йошкар-Оладан, Оренбургтан, Нукус шәһәреннән, шулай ук, Казан белән Чаллыдан киләчәк».

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры башлап җибәргән «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестиваль-бәйгесенең беренчесе Туфан Миңнуллин әсәрләренә багышланса, алга таба фестиваль башка драматурглар иҗатына нигезләнәчәк.

Театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова: «Түбән Кама театры Туфан Миңнуллин исемен йөрткәч, быел Туфан аганың тууына 90 ел булуын да истә тотып, беренче фестивальне Туфан Миңнуллинга багышларга булдык. Икенче фестивальдә без драматургны алмаштырачакбыз. Мәсәлән, Аяз Гыйләҗев әсәрләренә нигезләнгән спектакльләрне җыя алабыз. Бу фестиваль милли драматургларга игътибарны юнәлтү максатыннан эшләнә. Миңа калса, бу яктан ул – уникаль фестиваль. Россия күләмендә мондый концепцияле фестиваль юк. Мәсәлән, Чехов фестивале, Володин фестивале ел саен бер генә авторны җыя. Аларның моңа мөмкинчелекләре бар, Россия күләмендә театрлар күп, һәм бу авторлар күп куела. Без бар булганын җыйдык. Иң мөһиме – драматургның фестивальлек спектакльләре булсын! Җыелсын ул! Монда да 13 кенә түгел, күбрәк булсын иде».

Рөстәм Галиев: «Бөтен театрларда Зөлфәт Хәким әсәрләре бара. Аның әсәрләрен фестиваль итеп җыярга була. Бөтен театрларда дип әйтерлек Илгиз Зәйниев әсәрләре бар. Драматургларга багышланган фестивальне шулай оештырып җибәрә алсак, бик матур булыр иде».

  • Моннан берничә ел элек Әлмәт театры да Илгиз Зәйниев пьесалары буенча куелган спектакльләрне җыю теләге белән янып алган идек. Чөнки Татарстанда репертуарында аның әсәре булмаган яки булдырырга хыялланмаган театр бармы икән? Илгиз бит әле ул башка драматурглар шикелле зарланып та ятмый – шул театр труппасын күздә тотып үзе язганны үзе куеп та китә. Шуңа да Илгизнең Камал театрының сәнгать җитәкчесе булуына барлык татар театрлары бик сөенде дисезме? Ай, белмим. Аларга барысына да Илгиз кирәк. Сүз уңаеннан, быел Илгизнең беренче пьесасы куелуга 20 ел булган икән. Гафу, читкә киттем. Сүз – бүгенге драматургларның барысының да рухи остазы булган Туфан Миңнуллин әсәрләренә багышланган фестиваль турында иде.

Бу фестиваль Туфан Миңнуллин иҗатын ни дәрәҗәдә колачлый ала?

Рөстәм Галиев: «Туфан – ул Туфан инде. Кайсы театрда куелса да, үз сүзен әйтеп калдырган. Ул татар театрларында да, башкорт театрларында да куела, башка театрларда да. Безнең фестиваль – Туфанга мәдхия җырлау гына түгел, аның 90 еллык юбилее форматында үтә торган фестиваль. Биредә катнашучы спектакльләр һәр театрда аның йөзен билгеләгән әсәрләр дип уйлыйм. Чөнки бүгенгесе көндә һәр татар театрында аның әсәрләре бара, һәм алар тамашачыны җыя. Тамашачы Туфан әсәрләре белән яшәде һәм яши. Безнең бу фестиваль – шушы әсәрләр аша Туфанга мөнәсәбәтебезне белгертү, татар-башкорт дөньясында Туфанның яшәешен билгеләү. Бәлки, бөтен спектакльләр үз сүзен әйтеп тә бетерә алмыйлардыр, ләкин арада зур урын тоткан спектакльләр бар. Бер театр репертуарында Туфан абыйның 3 спектакле булып, алар берсен генә китерәләр».

Лилия Әхмәтова: «Афишага күз салсагыз, бер Туфан абыйның бер үк әсәрен төрле театрлар башкаруында күрә алабыз. Димәк, тамашачының сайлау мөмкинлеге булачак. Мәсәлән, «Диләфрүзгә дүрт кияү»не башкорт театры һәм каракалпак театры алып килә. Берсен сайларга яки икесен дә барып карарга мөмкин – бу тамашачыда театраль режиссурага да кызыксыну уята ала. Ике төрле куелыш ни дәрәҗәдә аерылырга мөмкин икәнен дә күрсен тамашачы. Бу әйбер фестивальнең Туфан Миңнуллин иҗатын ача икәнен аңлата. Ача! Без икешәр төрле караш бирәбез. «Нәзер» дә ике тапкыр кабатлана. «Әлдермештән Әлмәндәр» кабатлана. Миңа калса, бу – бик сәер һәм кызык күренеш. Без бу яктан да уникаль».

Рауза Солтанова: «Туфан Миңнуллин спектакльләрен нинди генә рәссамнар бизәмәгән дә, нинди генә композиторлар көй язмаган! Биредә мариның үз музыкасы яңгыраячак, башкорт театрының да – үз рәссамы һәм композиторы. Алар үзләрен татар дөньясына нигезләнеп ачачаклармы? Аларның йөрәгенә Туфан сүзе ничек итеп үтә? Бу спектакльләргә эстетик яктан анализ ясау бик кызык күренеш булачак».

Фестиваль оештыру – бик катлаулы процесс. Түбән Кама театры бу эшкә беренче тотына. Барлык катлаулылыкларын аңлыйлармы?

Гүзәл Мөбәрәкшина: «Җитди сорау буенча эшлибез: каршы алу, ашату, яшәтү, озату. Безгә Мәдәният министрлыгы, шәһәр хакимияте һәм иганәчеләр булыша. Татарстанда өченче шәһәр буларак, безнең оештырулар ягыннан тәҗрибәбез зур. Үзебез дә – фестивальләргә йөргән кешеләр».

Кунакларга нинди мәдәни программа тәкъдим ителә?

Гүзәл Мөбәрәкшина: «Матур шәһәребезне күрсәтәбез – экскурсияләр оештырылачак. Халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның музее, матур парклар бар. Туфан абыебызга багышланган искә алу кичәсе үткәрәбез. Фестиваль кысаларында күренекле драматург Мансур Гыйләҗев, сәнгать фәннәре галиме Рауза Солтанова, театр белгечләре Нияз Игъламов, Анастасия Ефремова белән иҗади очрашу үткәреләчәк».

Фестивальнең фестиваль генә түгел, ә фестиваль-бәйге булуын да истә тотыйк. Ягъни, театрлар лауреат исеме белән һәм приз белән кайтып китә ала.

Лилия Әхмәтова: «Бу фестиваль безнең беренче тәҗрибә – ул алга таба камилләшәчәк. Миңа калса, театрлар арасында фестивальгә килгәч ярышу максаты да булырга тиеш. Алга таба фестиваль программасында барысы да фестиваль спектакльләре җыелсын иде».

Рөстәм Галиев: «Эт күңеле – бер сөяк», – ди. Без фестивальләргә барабыз бит инде. Анда яхшы урыннар да билгелиләр, әмма «кесәгә салып» җибәрмиләр. Безнең фестивальдән яхшы режиссер яки яхшы артист «бер тәмәкелек» булса да акча тыгып кайтып китсә – бер матурлык була. Фестивальгә барган саен «тәмәкелек акча да бирмәделәр» дип кайтасың. Шуңа әз генә булса да әҗере булсын, дибез, кызыклыгы булсын, дибез».

Иң яхшы спектакль – 80 мең сум. Иң яхшы сценография – 50 мең сум. Иң яхшы ир-ат (иң яхшы хатын-кыз) роле – 30 мең сум.

Рауза Солтанова: «Бу фестиваль – милли драматургиягә игътибар, аңа мөнәсәбәт. Яшьләр драматургиясенә дә җылы караш булыр. Мин әле аны камилләшәчәк дип уйлыйм».

Түбән Кама театрында «Әлдермештән Әлмәндәр»

Фото: © Салават Камалетдинов

«Әкият» курчак театрында «Әлдермештән Әлмәндәр»

Фото: © Рамил Гали

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар