Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер төркем артистлар Хәния Фәрхинең ире Габделхәй Биктаһировка сюрприз ясаган

1 июнь - Габделхәй Биктаһиров туган көне.

news_top_970_100
Бер төркем артистлар Хәния Фәрхинең ире Габделхәй Биктаһировка сюрприз ясаган
https://www.instagram.com/hania_farhi/

Уфадагы Хәния Фәрхине искә алу концертыннан Казанга кайтканда бер төркем артист мәрхүмә җырчының тормыш иптәше Габделхәй Биктаһировка сюрприз ясаган. 1 июнь — аның туган көне.

Автобуста Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Нурзадә, Чулпан Йосыпова, Гөлнара Габидуллина, Гүзәл Баһ, Рамил Миндияр, Раил Нуриев һәм башкалар бар. «Туган көнең белән» җырыннан башланган бәйрәм котлавы Хәния Фәрхи репертуарыннан «Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә» җыры белән тәмамлана.

Видеоны инстаграмга Айгөл Бариева куйган. «Сау-сәламәт булыгыз! Балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетләрен күрергә язсын! Хөрмәтлибез», — дип яза ул.

Инстачылар Габделхәй Биктаһировның күңеле тулуга һәм бик моңсу булуына игътибар иткәннәр. «Еламыйча карап булмый», — дип язалар.

«Бигрәк аяныч хәлләр! Ялгыз аккош! Каерылган канат! Сүнгән өметләр… Бу темага бик күп язалар, җырлыйлар, әмма һәркемнең язмышы үзенчә кызганыч. Мин дә еладым. Берәүләр парлы ялгыз булып яшәп, бер-берсен аңлый алмыйча аерылыша, хыянәт ачылары кичерә, икенчеләренең канатларын язмыш мәңгегә каера- аера… Ялгыз ир- ат ялгыз хатын- кыздан кызганычрак икән әле! Ходаем, беркемгә дә ялгызлык ачыларын татырга язмасын! Гомер уртасына җиткәндә бигрәк тә! Балаларның үз тормышы! Пар канатлар белән очарга язсын барыгызга да! Бергәләп, иңне-иңгә куеп, кулны-кулга яшәп бетерергә! Ә яшәү бит шундый матур», — дигәннәр.

«Болай да яралы йөрәккә жыры авыр. Башканы сайлыйсыгыз калган», — дип тә комментарий язган.

  • Хәния Фәрхинең ире Габделхәйнең сеңлесе: «Абый, Хәниягә тугры булып, үзе генә яши»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100