Бер ставкага - тугыз төркем: Зәй педагоглары мәгариф идарәсен ни өчен судка биргән?
Зәй шәһәре балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре хезмәт шартлары начарланудан зарлана. Алар, ставкалары кыскартылып та, эш күләменең артуы турында чаң суга. Район мәгариф идарәсе башлыгы бу дәгъваны нигезсез дип саный. Сигез музыкаль хезмәткәр мәгариф идарәсен судка биргән.
Музыка җитәкчеләре безнең редакциягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Балалар бакчалары мөдирләре дә, район мәгариф идарәсе дә хәлебезгә керергә теләми, зарларны ишетми, ди алар. Музыка җитәкчеләре прокуратурага, Татарстанның Хезмәт буенча дәүләт инспекциясенә, профсоюзга да мөрәҗәгать иткәннәр. “Татар-информ” хәбәрчесе бу вазгыятькә ачыклык кертергә тырышты.
Педагоглар: “Мондый шартларда ничек эшлисен дә белмибез”
Марина Дмитриева “Светлячок” балалар бакчасында хәзерге вакытта бер ставкада эшләп, тугыз группа алып бара. Хезмәт стажы 34 ел.
Шәһәрдә барлыгы 15 балалар бакчасы бар. Хәзер шундый вазгыять: барлык балалар бакчаларында музыка җитәкчеләре ставкаларын кыскарттылар, ләкин эш күләме артты. Бер музыка җитәкчесе өч бакчага эшли булып чыга. Өч хезмәткәр тудырылган шартлар белән килешмичә эштән китте, - дип аңлатты ул.
Марина Дмитриева РФ нормативлары буенча бер ставкага 4 группа туры килергә тиешлеген әйтте. Моңарчы ул 1,5 ставкага алты группа алып барган, хәзер исә, ярты ставкасын кыскартып, аңа тугыз группа йөкләгәннәр.
Бу очракта ставкам бөтенләй 2.25 булырга тиеш. Моңа кадәр тагын бер хезмәткәр бар иде, ул киткәч, барысы да миңа калды. Бу бит законсыз гамәл, - дип борчыла Марина Вячеславовна.
Музыка җитәкчесе әйтүенчә, хезмәткәрләрне кысрыклау августтан ук башланган. Алар тавыш күтәргәч кенә перерасчет ясаганнар.
Мин приказны имзаламасам да, барыбер кимрәк ставкага күчереп куйганнар. Юристлар белән киңәшләштем. Алар бер яклы гына күчерергә хокуклы түгел дип аңлаттылар. Кыскасы, без балалар белән хәзер элеккечә куәтле итеп шөгыльләнә алмыйбыз. Кем әйтмешли, моңарчы бер метр тукымадан яхшы дүрт күлмәк тегә идем, ә хәзер шул ук метрдан тугыз күлмәк тегәргә мәҗбүр итәләр. Ничек тегим мин аны? Әлбәттә, алар брак булачак. Минем авторлык программам бар, шуның буенча эшли алмыйм. Көзге, кышкы бәйрәмнәргә гел әкиятләр ясый идем. Хәзер вакытым юк. Моның хезмәт хакында да чагылыш табачагы көн кебек ачык, эш хакым 10 мең сумга диярлек кимеде, - дип өзгәләнә Дмитриева.
Музыка җитәкчесе, бакча мөдире язып биргән циклограмма (укыту циклының вакыт диаграммасы – Т.И. искәрмәсе) нигезендә. 8.15тән индивидуаль шөгыльләнә башларга тиеш икән. "Ә балаларның бит 8 дән 9 га кадәр иртәнге аш вакыты. 8.30 да, алар әле ашап кына утырганда, мин “әйдәгез, тизрәк” дип ашыктырам. Расписание төзелешендә зур хилафлыклар бар. Мин һәр дәрестән соң бүлмәне җилләтергә тиеш, ә расписание буенча балалар берсе артыннан берсе керә. Моннан тыш, музыка җитәкчесе группалар белән эшләү, конкурслар, фәнни-методик эш, диагностика эшләре белән дә мәшгуль.
Мин педагоглар белән дә эшли алмыйм. Хәзер менә Яңа елга күпме персонаж әзерлисе бар. Мин җиренә җиткереп эшләргә ияләнгән. Мондый шартларда ничек эшлисен дә белмим. Бөтен методикалар 1 ставкага 4 группа исәбеннән. “Сез миңа 1 ставкага 9 группа белән эшләү методикасын бирегез алайса” дип сорыйм мәгариф идарәсе башлыгы Печинадан – ул җавап бирми, - дип аңлата Марина Вячеславовна.
Прокуратурага, Хезмәт инспекциясенә дәгъва гаризалары язган белгечләрдән гаризаларын кире алуларын сорау очраклары булган. "Беркем кире алмады, нык торабыз әле. Республика прокуратурасына мөрәҗәгать әзерлибез. Минем суд утырышы 27 ноябрьгә билгеләнгән. Узган атнада башка кызларныкы булды", - диде әңгәмәдәш.
Ставкалар кимү һәм эш артуын эш бирүчеләр ничек аңлата? Марина Дмитриевага бу гамәлне Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 1993 елгы Карарына һәм 2013 елның 30 декабрендә чыккан 1096 нчы Карарга нигезләнеп аңлатканнар. "Анда эш күләме группалап түгел, балалар саны буенча билгеләнгән. Ә балалар саны 88 нче РФ законында билгеләнә, бер группада 15-20 бала. Беренче утырышта судья да гаҗәпләнде, баш экономисттан “ничек аңлатасыз соң бу Татарстан Карарын” дип сорады. Ставканы исәпләп чыгару формуласын судья да аңламады", - дип сөйләде әңгәмәдәш.
Сигез хезмәткәрнең икесе генә яңа тариф челтәре турында приказны имзаламаган булган, калганнары кул куйган. Шуларның берсе Елена Атаманова “Энҗе” балалар бакчасында эшли. 1989 елдан бирле 30 еллык эш стажы бар.
Безне кисәттеләр, приказларны имзаладык, ләкин безгә күпме группа алып барачагыбызны әйтмәделәр. Закон буенча 0,25 ставкага бер группа тиеш. Элек 1,5 ставкада алты группам иде, ике группаны болай өстәмә бушлай ала идем, чөнки балаларны жәлләдем. Хәзер 0,75 ставкада мин, закон буенча 3 группа тиеш, ә миңа 8 группа бирделәр. Ә хезмәт хакы кимеде. Элек 30 мең сум алсам, хәзер 14 мең сумга калды. Мөдирләр дә җилкә җыера, безгә РОНО кушты диләр. Янәсе, Зәйдә балалар кимегән, ә педагоглар саны күбрәк дип аңлаталар. Балалар санына карап ставка төзү формуласы турында указ чыкты диләр, - дип сөйләде Атаманова.
"Энҗе" балалар бакчасы хезмәткәре хәзер 12 нче яртыга кадәр төркемнәр белән шөгыльләнүен, аннары 2 нче яртыга кадәр документлар белән утыруын әйтте. "Конкурс, утренникларга да әзерләнеп булмый. Дәрестә өйрәнгән бер җыр, бер бию, бер уен белән генә көзге бәйрәм дә узды. Без хезмәт инструкциясен бозабыз, бөтен программаны үти алмыйбыз булып чыга. Сигез кеше без риза түгел. Бүген балалар бакчасы мөдире һәм РОНО белән судлашабыз, ике җавапчыга карата иск әзерләнде. Вакытны һәм хезмәт хакын кайтарсыннар, - дигән теләк белән яши Елена Атаманова.
“Красная шапочка” балалар бакчасында эшләүче, 40 еллык стажы булган Светлана Аблакотова эш йөкләнешенең тагын бер төре турында әйтте:
Безне бит әле шәһәр бушлай аниматорлар итеп тә куллана. Питрау көне, авыл хуҗалыгы ярминкәләре, Сабан туе, шәһәр көне, Яблочный Спас, төрле һөнәри бәйрәмнәргә һәм башка төрле чараларга тартып чыгаралар. Без аларда катнашырга мәҗбүр. Бөтен эшне ташлап, шунда чабабыз. Яңа ел җиттеме – безгә боздан фигуралар әвәләргә кушалар. Үзебез су ташыйбыз, боз ватабыз, әвәлибез, буйыйбыз. Әле иртән фигураларны ватып бетергәннәр, дип хәбәр итәргә мөмкиннәр, аннары тагын әвәләргә, буярга мәҗбүр итәләр. Мыскыллау инде бу. Без инде хәзер шикләнә башладык – Мәгариф бүлегенә карыйбызмы без, мәдәният бүлегенәме. Безнең эшнең асылын аңламаучылар эше инде бу.
Мәгариф идарәсе: “Өлгермибез диюләре - арттыру”
Зәй районы Мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Печинага шалтыраткач, хәзер ставка балалар саны буенча бит, белгеч аңлатыр, дип, трубканы баш экономистка бирергә теләсә дә, җавапны үзенең бирүен сорадым. Ул хезмәткәрләрнең баш күтәрүе нигезсез дип саный.
Музыка җитәкчеләре, физик культура инструкторлары, туган тел педагогларының балалар саны буенча ставкалары кими дигән карар чыккан иде. Алар бит 1993 елгы группалар саны буенча исәпләнгән ставкага сылтана. Ә хәзер ставка сәгатьләр буенча бүленгән. 0,75 ставка 18 сәгать дигән сүз. Без циклограмманы карадык, алар вакытка сыеша. Бакчада бит дәресләр 15-20 минут кына. Алар дәрес уздырырга өлгерә, индивидуаль дәрескә дә вакытлары кала. Хәтта мәгариф идарәсе эшчеләре чыгып, ничек эшләгәннәрен дә карадылар, - ди Лилия Печина.
Музыкаль җитәкчеләрнең хезмәт хаклары кимүе мәсьәләсен Печина башка юл белән чишәргә тәкъдим итә:
Алар хезмәт еллары тулмый дип борчылырга мөмкин, ләкин аларга сәгатьләр өстәсәң, педстаж да кушыла бит. Шуңа күрә 1 ставкага тулсын өчен, 0,25 ставканы икенче бакчада җыярга була, - ди идарә башлыгы.
Баш экономист Гөлнара Җиһаншина да Лилия Печина сүзләрен җөпләде.
Аларның өлгермибез диюе арттырып әйтелгән. Аларның ризасызлыгы нигезсез, чөнки циклограммадагы вакыт төркемдә шөгыльләнү, индивидуаль дәресләр өчен дә җитә. Алар 1993 елгы 88 нче Карарга сылтана, ләкин ул Карар күрсәтмә характерында. Без Министрлар Кабинеты Карарына нигезләнәбез. Министрлар Кабинеты Карары буенча, музыка җитәкчеләрнең ставка саны тәрбияләнүчеләр саныннан чыгып исәпләнә. 130 балага 0,75 ставка була дигән сүз. Кайберләрендә алай да чыкмый әле. Без инде алты төркемле бакчаларда, ризасызлыклар булмасын өчен, 0,5 урынына 0,75 не калдырдык, - дип аңлатты ул.
Баш экономист сүзләренчә, яңа карар 2013 елның 30 декабреннән чыкса да, педагоглар бу уку елына кадәр иске схема буенча эшләгән.
Акча республика бюджетыннан күчә, ә аермасы җирле бюджеттан түләнде. Бу зур нагрузка, нормативтан артык финанслау булды. Бу закон бозу, акчаны максатсыз куллану, – ди ул.
Гөлнара Җиһаншина әйтүенчә, хезмәткәрләр бирелгән вакытка сыеша. Группага карап, дәресләр иң әзе 10 минут, иң күбе әзерлек төркемендә 30 минут. Алты группалы садикларда дәресләргә 3 сәгать 40 минут вакыт китүен әйтте.
18 сәгать эшләсәләр, индивидуаль дәресләргә, ата-аналар, тәрбиячеләр белән эшләргә 14 сәгать 20 минут кала, - диде ул.
Адвокат сүзе
Музыкаль җитәкчеләрнең мәнфәгатьләрен адвокат Айрат Асылгәрәев кайгырта.
Бу очракта хезмәткәрләрнең эш күләме арткан, группалар саны шул ук калган, ә эш сәгатьләре һәм хезмәт хакы кимегән. Минемчә, алар эшкә кабул ителгән вакытта төзелгән хезмәт килешүе шартлары бүген начарайган. Хокуклары бозылуы күренеп тора. Алар перерасчет үткәрүне һәм булган ставкаларны кайтаруны таләп итә.
Кайбер хезмәткәрләр штат кыскару турында хәбәрдар булу турында боерыкларны имзаласа да, закон кысаларында тиешле срокта шикаять биргәннәр.
Минемчә, мондый шартларда эшләү физик яктан мөмкин түгел. Закон буенча һәр группага вакыт нормасы бар, - ди адвокат.
"Татар-информ" редакциясе вазгыятьне алга таба да күзәтәчәк. Суд карарын көтәбез.