Бер кичә тарихы: Нурихан аганың тарихи әсәрләреннән Голливуд фильмнары эшләп булыр иде
Халык язучысы Нурихан Фәттахка багышланган кичәдә тамашачы Тукай музее залына сыеша алмады. Сан өчен генә килгән халык түгел иде. Кичәдән хәбәрчебез репортажы.
Тукай музеенда Нурихан Фәттахның 95 еллыгы уңаеннан оештырылган кичә язучының «Сызгыра торган уклар» романына багышланган күргәзмә белән ачылды. Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйханың ире рәссам Руслан Ибраһимов роман буенча 11 картина язган. Тамашачы картиналарда Нурихан аганың үзен дә, сюжетларны да таныды. Картиналарның берсендәге героиняда Зөләйхасының йөзе иде.
Залга уздык. Тукай музееның залы бик тиз тулды, урыннар җитмәде. Тиз генә башка заллардан эскәмияләр кертеп, стена кырые буйлап тезделәр, алары да тулды. Барыбер урын җитмәде. Килгән халыкның музей залына сыймавы тамашачыда кичәнең нигә мондый кечкенә залда оештырылуы турында сорау тудырды. Ул хакта соңрак. Кичәне Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова алып барды.
«Нурихан Фәттахның милләтчелеге турында төрле легендалар йөри. Менә шуларның берсе. Имеш, Казан кунакханәсенең түбәсенә «Казань» дип язу эленгән була. Фәттах: «Нигә анда татарча да «Казан» дип язылмаган?» – дип җәнҗал куптара. Хатаны төзәтергә сүз бирсәләр дә, үтәмиләр. Шуннан язучы, төнлә белән түбәгә менеп, йомшаклык билгесен каерып алып ишегалдына ыргыта да кайтып китә».
Яшьләр менә шушы легенданы хореографик композиция итеп әзерләгән. Аны Казан театр училищесының II курс студентлары белән Камал театры артисты, соңгы вакытта үзен актив рәвештә хореограф итеп күрсәтә башлаган талантлы егет Артур Шәйдуллин куйган. Бәлки, бу композициянең мәгънәсен бөтен тамашачы аңлап та бетермәгәндер – бөтен кеше Нурихан Фәттах биографиясендәге бу легенданы белмәскә дә мөмкин. Ләкин, Хуҗа Насретдин мәзәгендәгечә, җәмәгать, белгәннәр белмәгәннәргә сөйләрсез. Ә композиция шәп иде. Алла бирсә, тагын 5 елдан Нурихан аганың 100 еллыгы Казанның зур залларында булса, яңартырсыз әле, егетләр, яме!
Кичә традицион – чыгышлар һәм әсәрләрдән өзекләр белән барды. Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, халык язучысы Рабит Батулла, күренекле язучылар Вахит Имамов, Зиннур Хөснияр һәм башкалар чыгышлары арасында язучының әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерелгән иде. Тинчурин театры атрисасы Резеда Төхфәтуллина, Кариев театры артистлары Муса Камалов, Альбина Гайзатуллиналар җырлады. Шактый тыгыз, киң колачлы кичә барлыкка килгән иде.
Кызыклы мәгълүмат биргән кайбер чыгышлардан өзекләр тәкъдим итәм.
Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат: «Бөек әдибебез Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулган көн. Нурихан ага, белүебезчә, бик яшьли үз туксанын туксан дип яши башлаган каләм әһеле. Аның әдәбиятка килүе үзе бер могҗиза шикелле, миңа калса. Бу мәсьәләдә ул хәтта Гиннесс рекордлар китабына керә алырдай язучыга охшап тора. Мәктәпне тәмамлагач, туп-туры Казанга юл тота һәм Казан дәүләт университетының Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Бүлекнең ачылганына 2 генә ел була. Ни кызганыч, бүлек бүген юк. Ул озак еллар халкыбызның Әдәбият институты вазифасын да башкарып килде, аннан бик күп зур әдипләр үсеп чыкты. Татарча укыта торган уку йортлары әле бетеп җитмәгән, алардан да зур язучылар чыксын иде, дип теләп торабыз бүгенге көндә.
Нурихан Фәттах үз-үзенә шулкадәр ышанган булган – әдәби иҗатка бик яшьли иман китергән. Ул, бик күп каләм әһелләре кебек, шигырьдән башлаган. Әмма шигырь белән генә әллә ни ерак китә алмас дип уйладымы икән, үзенең чын мәгънәсендә прозаик икәненә иман китергән. Укуын тәмамлагач, берничә ел эшләп ала да, 25 яшеннән һөнәри язучылык юлын сайлый. Ул 1953 елдан башлап бер көн дә казна эшендә эшләгән, казна кәнәфиенә утырып ыштан шомарткан кеше түгел. Аның 50 еллап гомере фәкать иҗат эшенә багышланган. Әдәби иҗат эше белән генә тамак туйдырып яшәү – ул бик катлаулы, бүген ул мөмкин дә түгел. Үз гомерендә дәүләттән бернәрсә сорамаган: ул хәтта фатир да сораган кеше түгел, каләм тотып язасы кулы белән өй салып, гомере буе шунда иҗат иткән.
Минем Нурихан Фәттах белән якыннан аралашканым да булмады, бу мөмкин дә түгел иде. Чөнки ул тусовкаларда йөри торган язучы түгел иде. Язучылар берлегенә җыелышларга сирәк килде, партия җыелышларына йөрмәде, чөнки партиядә түгел иде. Нурихан аганы нигездә язганнары буенча беләм. Әмма 1989 елда аннан интервью алу бәхетенә ирештем, «Идел» журналында басылып та чыкты. Мин аннан әсәрләре язмышы турында сораштым инде. Ул – бу җәһәттән дә иң күп кыен ашаган язучыларның берсе. Аның бер генә әсәре дә җиңел генә басылмаган. «Бунтарьлык күренеп тормаган «Мөдир Саҗидә» әсәренә нигә бәйләнделәр соң?» – дип сорадым. «Мин анда парторг образын кертергә онытканмын», – диде. Аны шуның өчен дә «тукмаганнар». Аның шәхесе белән һәрвакыт обком үзе шөгыльләнгән. Нурихан ага хәтта Табиев белән якыннан таныш булган – алар бер вакытта укыганнар, иң кызыгы: бер бүлмәдә торганнар. Бу хакта кызыклы тарихлар бар – хөрмәтле Батулла ага аларны теркәп тә калдырды... Бервакыт обкомга чакырганнар. Нурихан ага килеп көтеп утырган-утырган да, озак чакырмагач, кайткан да киткән. Яңадан алырга килгәч: «Кирәк булсам, үзе килсен», –дигән. Шундый башбирмәс кеше булган ул Нурихан агабыз! Ул хәзер дә хәтер сагында».
ИЯЛИның өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева: «Нурихан Фәттах – фәнни яктан да, әдәби яктан да, тел ягыннан да бай мирас калдырган бөек шәхес. Алай гына да түгел, әдәбиятта үз сүзен әйткән, үз юлын булдырган һәм системага каршы чыккан шәхес тә. Аның иҗаты шактый өйрәнелгән иҗат – фәнни хезмәтләр шактый. Әлфинур Нәҗипова, Резеда Хәйретдинова, Рашат Фәтхерахманов, Лилия Хөснетдинова хезмәтләре бар. Шулай ук, Хатип Миңнегулов, Рифат Сверигин, Фоат Галимуллин, Тәлгат Галиуллин, Фәрит Хатипов, Рим Сәлаховларның мәкаләләре бар. Әмма болар Нурихан Фәттахның киң иҗатын колачлап бетергән, дип әйтеп булмый. Аны бүгенге көн югарылыгыннан өйрәнү кирәк. Моңа бүгенге яшьләрне җәлеп итү сорала. Нурихан Фәттахның иҗатын өйрәнергә аспирантурага киләм, дигән кешене без үзебезгә кабул итәргә һәм эш өчен шартлар тудырырга әзер.
Иң авырткан җир – татар әдәбиятын мәктәптә укыту мәсьәләсе. Татар теле дәресләр кимегәннән-кими бара. 2023 елгы уку елыннан әдәбият дәресләре атнага 1 генә калды. Шундый вазгыятьтә Нурихан Фәттах әсәрләрен халыкка җиткерүнең нинди методикаларын куллана алабыз – бу хакта уйланырга кирәк. Нурихан Фәттахның бай иҗади мирасын туплап чыгару – зур бурычларыбызның берсе.
Тагын 5 елдан Нурихан Фәттахның 100 еллыгы җитәчәк. Нурихан Фәттах турында халыкара фәнни-гамәли конференция оештыра алсак, бик яхшы булыр иде».
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «Сезне шәһәр җитәкчелеге һәм үз исемемнән ихлас күңелдән сәламлим. Бүгенге кичә Нурихан аганың рухына дога булып барып ирешсен иде. Тарихи әсәр язучылар тарих дәресләрен иң яхшы укытучыларга тиң, дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Безнең буынны үсмер чактан ук гаять катлаулы, мавыктыргыч дөньяга җитәкләп алып керүче ул булды. Зур рәхмәт аңа! Нурихан аганың иҗади импульсы шулкадәр көчле булган, хәтта оныкларына да җиткән – Зөләйханы күргәч, шушы фикер искә төшә. Аның ире дә рәссам – Нурихан ага үзе дә яшь чакта рәсем сәнгате белән мавыккан. Бу – язмышның очраклы булмаган бер кавыштыруыдыр кебек.
Бик дулкынланам. Монда бик зур шәхесләр килгән. Шәхесләребезне онытмасак иде. Нурихан аганың бай мирасын, аның истәлеген кадерләп саклаучы Руфина апага рәхмәт!»
Халык язучысы Рабит Батулла: «Мин үз китабымдагы миниатюралардан цитаталар алдым. Солтан Шәмси белән Марсель Гали янына Нурихан Фәттах килгән дә: «И-и-и, шулай булсачы, һай, шулай булсачы», – дигән. «Нигә алай дисең, Нурихан абый?» – дип сорый егетләр. «Сезнең икегезне бергә кушсаң, Солтангалиев килеп чыга икән. Ә ниләр генә кылансаң да, татарда бүтән Солтангалиев булмаячак. Кызганыч, Солтаннар бар, Галиләр бар... Солтангалиевләр күренми», – дигән.
«Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов: «Нурихан аганың «Кичү» романыннан өзекләр күрсәткән артистларга рәхмәт – Нурихан аганың үзен күргәндәй булдым. Без Нурихан аганы еш күрү бәхетенә ирешмәдек. Характерны үзгәртеп булмый бит: Язучылар союзына җыелышлырга килгәндә дә, Нурихан абый, ничек тә юлын табып, мөнбәргә чыгып, хөкүмәткә бер төрттереп төшми калмый иде. Безгә, яшьләргә шул күңелгә нык хуш килә иде – съездны ташлап чыгып, тагын 1-2 җөмлә ишетү өчен, артыннан ияреп йөри идек. Аның белән әңгәмә кору рәхәт иде. Сезнең арадан мин сирәк бәхеткә ия булган кешеләрнең берседер – Нурихан аганың туган авылында да, ул үз куллары белән төзегән йортта да булдым. «Мөдир Саҗидә» китабына гонорар алганнан соң, Нурихан ага кайтып китеп, әнисенә йорт салган. Узган җәй генә Нурихан ага эзләреннән йөрү аның үзе белән күрешкән кебек рәхәт иде.
Бездә тарихи романнарга нигез салучы кеше – чыннан да Нурихан абый. Аңа кадәр тарихи әсәрләрне Афзал Таһиров белән Газиз Гобәйдуллин гына язып караган. Нурихан абый – 2000 ел элек Азия җирендә яшәгән татарлар тарихын күтәреп чыккан беренче кеше булды. Нурихан ага күтәргән темаларны тарихка кайтару өчен, белмим, безгә ничә йөз еллар кирәк булыр?
Йөрәгемне авырттырган әйбер – Нурихан Фәттах укыган Урта авыл мәктәбенә Гайнан Әмири дигән язучының исеме бирелде. Нурихан Фәттахның музее да юк. Яңа гына Яңавыл урамнарына Нурихан Фәттах, Саҗидә Сөләйманова исеме бирелде. Нурихан аганың үзәгенә үткән тагын бер әйбер – милләтне башкорт дип язулар. Нурихан аганы ни өчен анда бик яратып бетермиләр – ул шушы әйбергә каршы мәкалә язган кеше.
Безнең тарихны күтәрәсе дә күтәрәсе. Безгә милли горурлык җитми. Безгә 100 Нурихан Фәттах булса да җитми».
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев: «Бүгенге кичәдә «шәхес» дигән сүз еш кулланылды. Мин ул сүзне еш куллануга каршы. Бернәрсә эшләмәгән кеше сәхнәгә чыкса да: «Шәхес чыкты», – диләр, җырлый белмәгән җырчыга да «шәхес» диләр. Нурихан Фәттах менә – шәхес дисәң шәхес! Беркемгә буйсынмады. Үз юлы белән барды. Туры булды, ләббәй булмады.
Миңа Нурихан Фәттахның «Кол Гали»ендә уйнарга туры килде. Аның персонажлары шәп, материал бар – анда уйнаган кеше рәхәтләнеп уйнады.
Нурихан аганың күзләре турында әйтәсем килә: андый күзләрне мин 1-2 кешедә генә беләм. Күк йөзендә балкып янган бөтен йолдызлар аның күзендә җыелган иде. Ул үтәли карый иде. Тарихка да шулай караган. Күңел күзләре аркасында шундый зур шәхес булган.
Нурихан аганың тарихи романнары буенча Голливуд фильмнары төшереп булыр иде. Ярый, Александр Далматов, егетлек күрсәтеп, аның бер әсәре буенча фильм эшләде. Киләчәктә аның тарихи әсәрләре бөтен дөньяга чыга торган кино булырга тиеш».
Нурихан Фәттахның якташы, шагыйрә Нәҗибә Сафина: «Нурихан абый белән очраштым, сөйләштем, бөтен әсәрләрен укып бардым.
Минем бу залда, бәлки, әйтелмәскә тиешле бер җөмләм бар – нишләп инде Нурихан Фәттах булган шәхескә зуррак зал бирмәскә иде?! Нигә ул 2-3 заллык халык басып тора? Уйланырга кирәк, җәмәгать!»
Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: «Мин инде Нәҗибә ападан соң кичәне тәмамларбыз дигән идем – гадәттә шулай була иде. Өлкән агайлар сөйләгәндә уйлап утырдым – минем Нурихан аганы тереләй генә түгел, телевизордан да күргәнем булмаган икән. Шуңа да карамастан, ул гомер буе минем белән булган кебек. Без үскән 90нчы елларда укытучылар мәктәптә тарихны ничек укытырга белми аптыраганда, без кем, дигән сорауга җавап бирерлек укытучы булмаганда, мин Нурихан ага китаплары аша үземә анык һәм какшамас җавап таба алдым. Бүген минем улым да чын тарихны Нурихан ага, Вахит ага китапларыннан өйрәнә. Төрле яктан үтәли җилләр искәндә аякта нык тору өчен, шуларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нурихан ага китаплары китап киштәсендә һәрвакыт кул җитә торган урында тора. Тарихи вакыйгаларга анализ биргәндә, мин һәрвакыт Нурихан агага мөрәҗәгать итәм. Бик зур рәхмәт Руфина апага, зур рәхмәт Александр Далматовка. Чыннан да, бирегә кыенсынып кына килдем. Нурихан ага, әлбәттә, зуррак залларга лаек. Без, бирегә җыелып, моны, һичшиксез, расладык».
Нурихан Фәттахның хатыны Руфина ханым барлык катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде.
Белештем: Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова әйтүенчә, 95 еллыгына рәсми кичәләр каралмаган булган. Шунлыктан аның бюджеты юк. Бу кичәне оештыруда катнашкан һәр кеше үз эшен бушка эшләгән. Нурихан аганың рухы шат булсын – беркем дә баш тартмаган.
Ә инде Тукай музеена килгәндә, Татарстан Язучылар берлеге бинасында ремонт бару сәбәпле кичәне анда уздырып булмаган, шунлыктан аренда түләве соралмый торган зал эзләнгән, һәм шушы Тукай музее залына тукталганнар.