Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер Казанга ничә һәйкәл сыя, яки йорт дивары кабер ташы түгел

ТР Мәдәният министрлыгы шәхесләрне мәңгеләштерү эшенә җитди алынды һәм бу темага махсус коллегия уздырды. Татар шәхесләрен мәңгеләштерү темасына - хәбәрчебез күзәтүе.

news_top_970_100
Бер Казанга ничә һәйкәл сыя, яки йорт дивары кабер ташы түгел
Рамил Гали, Салават Камалетдинов, Александр Эшкинин, Михаил Захаров

Моннан ике ел элек — 2019 елның 26 апрелендә өч татар язучысы — Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Рөстәм Галиуллин Татарстан Президентының иҗади интеллигенция белән очрашуында үзләренең милли мәдәниятне үстерү буенча тәкъдимнәрен хат итеп тапшырганнар иде. Язучыларның хаты алты пункт тәкъдимнән тора һәм аның алтынчысында түбәндәге сүзләр бар иде: «Күп кенә халыкларның башкалаларында (мәсәлән, Ашхабадта, Бакуда, хәтта Саранскида һ.б.) мәйданнарны, аллеяларны күренекле әдипләрнең һәм сәнгать эшлеклеләренең бюстлары бизи. Әлеге үрнәккә без дә кушылсак, татар мәдәниятен монументаль-визуаль популярлаштыру җәһәтеннән дә, тарихыбызга карата горурлык уяту ягыннан да олы эш булыр иде».

Сүз уңаеннан, әлеге тәкъдимнәрнең икесен очрашуда булган продюсерлар «эләктереп» алып, эш башлады.

Боларның берсе — «иске җырларны заманча яңгырату белән бергә, эстрадага яхшы сыйфатлы яңа җырлар да зарур. Бүгенге көн композиторларын һәм шагыйрьләрен берләштереп, алардан заманча, зәвыклы, тирән җырлар яздырып, «Үзгәреш җиле» сәхнәсеннән яңгыратырга иде». Әлеге идеяне бу очрашуда булган ике шәхес — «Калеб» яңа буын җыены лидеры (ул вакытта Кариев театры директоры да иде) Гүзәл Сәгыйтова һәм Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов — Татарстан Президентының финанс ягыннан хәер-фатихасы белән тормышка ашыра да башлады. Гүзәл Сәгыйтова «Безнең җыр» проектын эшләде, дәвамлы булырмы-юкмы — билгесез, Рифат Фәттахов «Яңа татар җыры”на ныклап алынды.

Тәкъдимнәрнең икенчесен — «татар классик әдәбияты нигезендә нәфис фильмнар төшерү тәҗрибәсе бар. Бу эшне дәвам итәргә иде» дигәнен кинопродюсер Миләүшә Айтуганова үз өстенә алды. Хәзерге вакытта Мөхәммәт Мәһдиевның «Без кырык беренче елның балалары» фильмы буенча эш бара.

«Татар балалар һәм бигрәк тә үсмерләр әдәбияты фэнтези, фантастика, маҗаралы әсәрләргә мохтаҗ. Бу жанрларны үз итү максатында ярыш-бәйге оештырса, яисә каләмнәре нык биш-ун язучыга дәүләт заказы буенча әлеге жанрларда әсәр иҗат итү мөмкинлеге бирелсә, боз кузгалыр иде» һәм «Иң шәп әдәби әсәрләребезне системалы рәвештә рус теленә тәрҗемә итә башларга һәм серия рәвешендә Татарстан китап нәшриятында дөньяга чыгару эшен җайга салырга иде», «Татар характерын аеруча калку итеп күрсәткән иң гүзәл хикәяләрне инглиз теленә тәрҗемә итеп, антология нәшер итәргә иде» кебек тәкъдимнәргә алынучы булмады. Мөгаен, Татарстан язучылар берлеге «дилбегәсен» кулына алган Ркаил Зәйдулла үзе тотыныр. Көтеп карыйк.

Инде «Язучылар өчлегенең» татар мәдәниятен монументаль-визуаль популярлаштыру мәсьәләсе буенча тәкъдимнәренә килик.

ТР Мәдәният министрлыгы бу эшкә ныклап алынган һәм юнәлешне өстенлекле дип атый. Министрлык бу темага «Татарстан Республикасында мемориаль мәдәният үсешенең проблемалары һәм перспективалары: истәлек такталары һәм монументаль сәнгать әсәрләре» дип аталган коллегия утырышы уздырды.

Коллегия утырышыннан күренгәнчә, Министрлык иҗтимагый оешмалар һәм фәнни-мәдәни дәүләт учреждениләре белән киңәшеп, күренекле мәдәният әһелләре истәлеген мәңгеләштерү максатыннан 2021-2026 елларны эченә алган 112 тәкъдим әзерләгән. Шуның 73ен министрлык үз карамаганы ала, 39ы мәдәният оешмаларына эш планына кертергә киңәш ителә.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «Безнең киләчәк буыннар алдында бурычыбыз — танылган шәхесләребез, каһарманнарыбыз турында мәгълүматны җиткерү. Әлеге максатны тормышка ашыруның төп чараларның берсе — мемориаль такталар һәм монументаль сәнгать әсәрләрен формалаштыру. Шул ук вакытта бу эшне тәртипкә салу зарур һәм бу эшчәнлек министрлык тарафыннан адымлап-адымлап булдырыла. Зур игътибар татар мәдәнияты күренекле вәкилләренә бирелә».

Бу җәһәттән министрлыкта ике комиссия эшли. Берсе Истәлек такталары буенча комиссия, икенчесе Монументаль сәнгать буенча эксперт комиссиясе.

  • 2016 — 2020 елларда комиссия тәкъдиме буенча 34 истәлек тактасы куелган, 21 монументаль сәнгать әсәре иҗат ителгән.

Казанның Истанбул паркында Садри Максудига, Зур Кызыл урамында Рөстәм Яхинга, шагыйрь исемен йөрткән урамда Һади Такташка, Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һзәм балет театры янында Рудольф Нуриевка, Кабан күле буенда Шиһабетдин Мәрҗанигә, Уфада һәм Чиләбедә Габдулла Тукай һәйкәлләрен искә төшерә алабыз. Нижгар өлкәсенең Уразовка бистәсендә Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка бюстлар урнаштырылды. Яңа татар бистәсендә Әлфия Авзаловага һәм Илһам Шакировка, Әтнә районы Күлле-Киме авылында Лена Шагыйрьҗанга кабер ташы куелган.

Күренекле җырчылар Гали Ильясов, Таһир Якупов, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова, Мөнирә Булатова, Илһам Шакиров, танылган педагог һәм журналист Флорид Әгъзамов, совет разведчигы Исхак Әхмәров, мәшһүр артист Шәүкәт Биктимеров, язучы Мөхәммәт Садри, Әмирхан Еники, рәссам Харис Якупов һәм башкалар яшәгән йортларга истәлек такталары урнаштырылган.

Хәзер монументаль сәнгать буенча эксперт комиссиясе карамагында 13 проект бар. Әлеге һәйкәлләрнең дүртесе Татарстан Республикасыннан читтә куелачак. Чөнки Россия регионнарында һәм чит илләрдә һәйкәлләр кую - милли мәдәниятне популярлаштыруның нәтиҗәле юлы. Шунлыктан бу министрлык тарафыннан аерым контрольдә тотыла.

Татарстан Республикасы тарафыннан:

— Сахалинда Габдулла Тукай һәйкәле кую планлаштырыла;

—  Алтай Республикасында кар барсына һәйкәл куелачак;

— Кырым Республикасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстан сугышчылары хөрмәтенә истәлек билгесе куела;

— Белоруссиянең Волковичи авылында Фатих Кәримгә һәйкәл кую планлаштырыла.

Казанда Рәшит Ваһаповка, Сара Садыйковага, Фатих Кәримгә, Нәҗип Җиһановка, хәрби интернационалистларга һәйкәлләр, Сергей Аксаковка бюст, Казан артиллерия училищесы истәлегенә стела куелачак. Питрәч районының Әлбәдән авылында Петр Гавриловка бюст куелачак.

Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов фикеренчә, Казанга хатын-кыз шәхесләргә багышланган һәйкәлләр җитми.

Азат Абзалов: «Сәнгать белгечләре әйткән фикер белән килешергә туры килә — күренекле хатын-кызларга багышланган һәйкәлләр бик аз. Без Мәгубә Сыртланова бюстын искә төшерә алабыз, андый һәйкәлләр бик юк. Безгә беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйковага монумент кую эшен тизләтергә кирәк.

Анимализм стилендәге скульптуралар күп мегаполисларда туристик магнитлар булып санала. Мәсәлән, Нью-Йоркның «Һөҗүм итүче үгез”е яки Токиодагы Хатико исемле эт. Мондый арт-объектларын Казанда да булдыра алыр идек. Мәсәлән, Кәҗә бистәсенә арт-объектлар куюны яки Казансу буенда Казан үрдәге образын булдырырга мөмкин. Әлеге идея нигезендә «Вдоль да по Казанке селезень плывёт…» дигән рус халык җыры ята.

Дәрвишләр бистәсенә, Сукно бистәсенә, Җиләкле бистәсенә символ булырлык арт-объектлар куеп булыр иде. Мисалга Бишбалта скульптура композициясен китерергә мөмкин, татарның балта осталары биредә яшәгән».

  • Ата үрдәк белән кәҗәләр мәсьәләсендә нәрсәдер әйтә алмыйм, әмма хатын-кызларга монументаль әсәр мәсьәләсенә килгәндә, Казанда Сөембикәгә һәйкәл кирәклеге турында сүз бара.

«Аны урнаштыру буенча проблемалар бар. Ул тирәлеккә гармониядә булырга тиеш. Без Казан Кремленең ЮНЕСКО объекты булуын да онытмыйк. Үз теләгебез белән анда бернәрсә дә урнаштырып куя алмыйбыз. Әмма мәсьәлә көн тәртибендә тора. Әлегә карар юк», — дигән иде мәдәният министры бу темага.

Инде быел һәм киләсе елларда истәлек такталарында һәм һәйкәлләрдә мәңгеләштереләсе шәхесләрне барлыйк.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Тинчурин театрының легендар актрисасы Исламия Мәхмүтова исемен мәңгеләштерүне сорап хат язганнар иде. Истәлек тактасы урнаштыру өчен Исламия апа белән бер йортта яшәүчеләрнең ризалыгын да ала башлаганнар иде инде. Әмма тәкъдимгә бераз үзгәреш кертелде: татар кешесе өчен Мәхмүтовлар һәрчак бергә булдылар — шунлыктан Исламия апага ялгыз истәлек тактасы дөрес булмас иде — быел аларның фатиры урнашкан йорт диварына Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның истәлек тактасы куелачак.

Киләсе елларда шушы ук йорт диварына Ирек Баһманов, Вера Минкина, Фәнис Яруллинга да истәлек такталары урнаштырылыр дип көтелә. Беренче икесе — Камал театры, өченчесе — Язучылар берлеге аша кергән тәкъдим.

Шәһәр үзәгендә истәлек такталары белән «чуарланган» йортларның берсе Татарстан урамында урнашкан. Әлеге йортка тагын берничә «такта» — Идеал Ишбүләков, Вафирә Гыйззәтуллина, шагыйрь Зөлфәт истәлеген мәңгеләштергән истәлек такталары куелачак.

Быел Опера театры тәкъдиме белән Азат Аббасов яшәгән йортка, Тинчурин театры тәкъдиме белән Наил Шәйхетдинов яшәгән йортка, Язучылар берлеге тәкъдиме белән Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова яшәгән йортка, Рөстәм Кутуй яшәгән йортка, ТР Фәннәр Академиясе соравы белән Солтан Габәши яшәгән йортка истәлек такталары куелачак. Танылган дирижёр Фуад Мансуров яшәгән ведомство йорты диварына да истәлек тактасы урнаштырылачак.

«Фуат Мансуров ведомство фатирында яшәде. Истәлек тактасы кую өчен безгә аның ул йортта яшәвен исбатларга кирәк. Ә ул вакытта андый регистрация юк иде», — дип мәңгеләштерү юлында очраган кыенлыкларга мисал китерә мәдәният министры Ирада Әюпова.

Афзал Шамовка туган авылында — Яшел Үзән районының Татар Танае авылында бюст ачылачак.

Хәмдүнә Тимергалиевага кабер ташы ясатыла.

Рәшит Ваһапов һәм Нәҗип Җиһановка һәйкәл, Александр Ключаревка бюст турында сүз бара. Кыскасы, исемлек озын.

Казан зиратны хәтерләтмәсме?

Безнең республикада һәм татар дөньясында күренекле шәхесләр шулкадәр күп. Әгәр без аларның барысына да һәйкәл куя башласак… Моннан ике ел элек драматург һәм режиссёр Илгиз Зәйниевның әлеге дә баягы татар иҗат әһелләренең Президент белән очрашуыннан соң әйткән фикере искә төште: «Әлбәттә, мәдәни мирасны саклау темасы бик әһәмиятле. Әмма, минем фикеремчә, һәр язучыга һәйкәл куя башласаң, Казан зиратны хәтерләтә башлар кебек. Һәйкәлләр арасында йөрергә калабыз», — дигән иде ул.

Илгиз Зәйниев: «Без әле ХХ гасыр башында иҗат иткән шәхесләребезгә һәйкәлләр куеп бетермәгән. Ә алтмышынчы-сиксәненче елларда нинди бөек язучылар булган! Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Рәшит Әхмәтҗанов, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах… Минемчә, ниндидер комплексмы, аллеяме, яр буемы булдырырга кирәк. Яңа китапханә төзелсә, анда да ниндидер үзәк ясап булыр иде. Уңда — Мәһдиев, сулда — Гыйләҗев, алгарак уздың — Зөлфәт… Балалар автобус белән киләләр дә, бөтенесен күреп кайталар».

  • Һәйкәл, әлбәттә, милләтнең һәм республиканың бик лаеклы булган сөекле уллары һәм кызларына куела. Әлеге шәхеснең исемен зурлап кабинетларда йөрер туганы яки авылдашы булуы да шарт. Рәшит Ваһаповка һәйкәл мәсьәләсен аның авылдашы, танылган продюсер Рифат Фәттахов күтәрде һәм актив алып бара. Фатих Кәримгә һәйкәл мәсьләсендә аның кызы Ләйлә Кәримова, халык шагыйре Ренат Харис һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев белән бергәләп актив эшләде. Нәҗип Җиһанов шәхесен Казан дәүләт консерваториясе зурлый. Туфан Миңнуллинга туган ягында һәйкәл кую мәсьәләсен Разил Вәлиев һәм башка депутатлар тиз тоткандыр.

Шәхесләрне мәңгеләштерү темасын селкетеп торган шундый кешеләребез булуы яхшы.

Әмма мәңгеләштерү ул һәйкәл белән истәлек тактасы гынамыни соң? Театр кадәр театрга исем бирелү һәйкәлдән киммени? Чаллы театры, әнә, Аяз Гыйләҗев исемен йөртә.

Һәйкәл белән истәлек такталары ул һәрвакыт уңай нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин. Яхшы ният белән башлыйсың да бит… «Хотели как лучше, получилось как всегда», диярсең…

Шушы урында саннан сыйфат мәсьәләсенә күчик. Дөресрәге, истәлек такталары һәм һәйкәлләрнең эстетик ягын карыйк.

Җәмәгатьчелек Рөстәм Яхин һәм Һади Такташ һәйкәлләренә ризасызлык белдергән иде. Әйе, безнең татар шәхесләре сыннарында мәгърурлык юк. Бу профессиональлек җитмәүме? Татар шәхесен мәгърур итеп ясарга курку түгелдер бит инде?

Истәлек такталары сыйфаты турында сүзне сәнгать белгече һәм архиекторга бирик.

Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова: «Казан шәһәре үзәгендәге истәлек такталарына күз йөртеп чыккач: «Әйдәгез, эстетик чүп-чардан котылыйк!» дигән лозунг күтәрәсем килде. Безнең шәһәрдә эстетик чүп-чар шулкадәр күп: кабер ташына яраклы такталардан тыш, урамнарда, мәйданнарда, магисатральләрдә — примитив реклама, күп сүзлелек, очраклы төсләр. Архитектура һәйкәлләре һәм истәлек такталары белән янәшә ямьсез плакатлар, афишалар эленгән. Тукай яшәгән данлыклы «Болгар» номерларында бинасындагы мемориаль бүлмәсендә «Безнең изге йорт» дип язылган баналь плакат, пычрак тәрәзәләр, алар аша эчтә ни барлыгы да яхшылап күренми, мәгълүмати киоск эшләми. Мондый күренеш республика өчен горурлыкны икенче планга күчерә.

Анализ шуны күрсәтә: 2000 еллардан соң куелган, шәхеснең төгәл фотопортретын ясарга мөмкинлек берүче заманча компьютер технологияләре кулланылып, фотокерамика техникасында эшләнгән истәлек такталары һәрвакытта да уңай тәэсир калдырмый. Кабер ташы өчен яраклы, әмма диварларга куелган истәлек такталары әлеге шәхескә хөрмәт хисләре тудыра алмый. Эстетик тәэсир дә калдырмый. Казанның Карл Маркс урамында урнашкан КАИ бинасына куелган күпсанлы такталар һәм Татарстан урамындагы бинада Шәүкәт Биктимеровка куелган истәлек такталары шундыйлар. Проектны арзанайтабыз дип кабер такталары ясамыйк инде. Бу шәхескә карата хөрмәтсезлек. Заказчылар профессионаллар белән генә эшләсен иде. Истәлек тактасы уникаль сәнгать әсәре булсын иде.

Соңгы елларда куелган истәлек такталарыннан иң уңышлылары — Харис Якуповка багышлап Заманча сәнгать галереясы диварындагы истәлек тактасы (яшь скульптор Тимофей Тюрин), Әлфия Авзалова яшәгән йорт диварында күренекле җырчыга истәлек тактасы (скульптор — Фәнил Вәлиуллин). Казан сынлы сәнгать училищесында Николай Фешин, Бакый Урманченың истәлек такталары да уңай тәэсир калдыра.

Шәһәрнең милли йөзен саклау проблемасы да бар. Шәһәр үзәгендәге 200ләп истәлек тактасының икесендә генә милли орнамент күрдем. Болар Таҗи Гыйззәткә куелган истәлек тактасы һәм Муса Җәлилнең мемориаль музей-фатиры вывескасы.

Яңа куелган һәр истәлек тактасы республика өчен матур вакыйгага әверелсен иде. Чөнки шул такталар аша эпоха турында фикер йөртәчәкләр».

Казан тарихын өйрәнүче танылган архитектор Сергей Саначин Әлфия Авзалова яшәгән йорт диварында күренекле җырчыга истәлек тактасы турында бөтенләй башка фикердә.

Сергей Саначин: «Мин истәлек такталарының сәнгати дәрәҗәсе турында сүз алып барырга телим. Әлфия Авзалова белән күрше булып яшәдек. Ул бик күңелле кеше иде, ул елмаймый, ә көлә иде. Ә тактада нәрсә күрәбез? Эллочка людоедка. Мондый карарларны кем кабул итә — карарга кирәк».

Сергей Павловичның фикере матбугат чараларында таралды. Әмма бу фикер белән Әлфия Авзалованың туганнары, аерым алганда кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова килешми.

Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: «Күпме кеше — шулкадәр фикер. Шәхсән үзем ул истәлек тактасыннан бик канәгать. Фәнил Вәлиуллинны хәзерге вакытта иң кызыклы скульптор дип саныйм. Аның белән әнинең елмаюын бронзага күчерә алдык. Без гаиләбез белән дә бу хакта фикер алыштык, эш барышын да күзәтеп тордык. Истәлек тактасы әнинең яраткан фотосы һәм афишасы буенча ясалды. Без бөтен нәрсәне әнинең васыяте буенча эшләдек — ул шушы фотоларны сайлаган иде. «Мин халкым өчен яшь булып калырга тиеш», - дип әйтә иде.

Истәлек тактасы ачылганда булган, әнине белгән кешеләр охшаган булуын әйттеләр. Актанышлыларга да бик ошады. Ачылу тантанасында булган Минтимер Шәймиев та: «Бу — Әлфия. Мин аның белән нәкъ шушы яшендә таныштым», - диде. Монда әнигә 48-50 яшьләр.

Бронза бераз карала да инде, әмма ул елга бер тапкыр чистартыла. Истәлек тактасын да, каберне дә карап торабыз. Барысы да тәртиптә. Саначин белән без дуслар. Коллегиядәге фикере турында укыгач та, аңа шалтыратып, нәрсә ошамавын сорадым. Әни вафатыннан соң да яхшы скульптор тәкъдим итүен сорап шалтыратуымны искә төшердем. Ул әйтә алмаган иде.

Илһам абый Шакировның, Илгиз Мәҗитовның истәлек такталары турында да төрлечә әйтүчеләр булды. Туганнары охшашлыкны күбрәк тоя. Миңа ул истәлек такталары да ошый».

Шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү темасына соңгы яңалык: 27 март көнне Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатындагы Кәрим Тинчурин паркында, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчуринга бюст ачыла. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100