«Бер генә иң шәп заманча машина да укытучының күңел җылысын алыштыра алмый»
Яңа мәктәп автобуслары, җылы котлау сүзләре, Уникаль осталык үзәгендә төрле күргәзмәләр, мастер-класслар, концерт программасы – менә шулай тантаналы чараларга бай булды бүген Казанда Укытучылар көне.
«Мәктәпкә һәм өйгә юл ышанычлы булыр дип өметләнәм»
Иң элек, иртән Уникаль осталык үзәге янында Татарстан район-шәһәрләренең мәгариф учакларына яңа мәктәп автобуслары тапшырылды. 59 автобуска сертификатны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов республикада мәгарифне үстерү юнәлешендә яңа транспорт бирү күркәм традициягә әйләнгәнен билгеләп үтте.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Безнең автопарк федераль программа ярдәмендә уңайлы мәктәп автобуслары белән тулылана. Бүген мәгариф өлкәсе автопаркында 901 берәмлек транспорт чарасы бар, барлыгы 936 маршрут исәпләнә. Алар 30 меңләп баланы йөртә. Бүген тагын 59 автобусны файдалануга тапшырабыз. Яңа автобуслар ул – балалар өчен уңайлылык, иминлек, ата-аналар өчен күңел тынычлыгы. Мәктәпкә һәм өйгә юл ышанычлы булыр дип өметләнәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул мәктәп автобусларының нәтиҗәле эшен тәэмин итү, балаларны йөртүгә кагылышлы барлык таләпләрне үтәү һәм бу эшкә бары тик тәҗрибәле шофёрларны җәлеп итү мөһимлеген билгеләп узды. «Яңа автотранспорт озак хезмәт итәр дип ышанам», – диде республика Рәисе.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Рөстәм Миңнеханов: «Яңа автотранспорт озак хезмәт итәр дип ышанам»
«Яңа автобуслар – укучыларның иминлеген кайгыртуның ачык бер мисалы»
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистларга биргән интервьюсында мәктәп автобуслары паркын яңартуның балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
«Бу автобуслар бик кирәк. Бүген автобуслар паркы яңаруы бик куанычлы вакыйга. Федераль һәм республика хакимиятләренең мәгариф системасына ярдәм күрсәтүе бик зур әһәмияткә ия, чөнки иң мөһиме – балаларның исән-сау булуы», – диде министр.
Илсур Һадиуллин сүзләренчә, быел республикага 208,3 млн сумлык 59 мәктәп автобусы тапшырылган. Аларның 44е – «ГАЗ», 15е «ПАЗ» маркалы. Гомумән, 2020-2026 елларда Татарстанда республика һәм федераль программалар буенча 1,9 млрд сумнан артык акчага 707 мәктәп автобусы сатып алынган.
Актаныш районы Мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова җавап сүзендә республиканың барлык районнары һәм мәгариф хезмәткәрләре исеменнән рәхмәт белдерде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова
«Зур һәм мөһим бүләк өчен ихластан рәхмәтебезне белдерәбез. Республикабызның һәр районына озатылачак автобуслар – укучыларның иминлеген кайгыртуның ачык бер мисалы. Алар гади генә транспорт түгел, бу – укучыларыбызга яңа белем үрләренә һәм олимпиада, ярышларга уңайлы юл ачылу, дигән сүз. Һәр балага тигез мөмкинлекләр тудырганыгыз, укытучы хезмәтен югары бәяләгәнегез өчен чиксез рәхмәтлебез. Сезгә ныклы сәламәтлек, республика үсешенә юнәлдерелгән фидакяр хезмәтегездә зур җиңүләр телибез!» – дип мөрәҗәгать итте Раниза Шакирова Рөстәм Миңнехановка.
«Интертат» хәбәрчесе белән аралашу барышында бүләккә сөенечләре белән тагын берничә районның мәгариф идарәләре мөдирләре дә уртаклашты.
Тукай районы мәгариф идарәсе башлыгы Эльмира Низамиева районда мәктәп автобусларында 1680 баланы йөртүләрен әйтте. «Бүген безгә 2 автобус бирелә. Без бик шат. Бу зур ярдәм, ихтыяҗ чыннан да зур иде. Рәисебез Рөстәм Нургалиевичка бик зур рәхмәт. Хәзер бездә барлыгы 32 автобус булды, әле тагын 5 автобус кирәк», – диде.
Балык Бистәсе районы мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Садыйков районда 600гә якын баланы укырга мәктәп автобуслары йөртүен әйтте. «Быел – 1 автобус, узган ел 4не алган идек. Шулай автобуслар паркын яңартабыз. Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт. Яңа автобуслар балаларыбызның сәламәтлегенә дә тәэсир итә, чөнки алар җылы, уңайлы. Алга таба тагын алмаштырасы автобуслар бар, киләчәктә ул мөмкинлек тә булыр дип өметләнеп калабыз», – диде.
Спас районы мәгариф идарәсе башлыгы Александр Ермилин: «Без 1 автобуска заявка биргән идек, безгә аны бирделәр дә. Безнең 16 мәктәп маршруты гамәлдә, 13 автобус бар, берсе искергән иде, шул алмаштырыла. 290 баланы мәктәпләргә автобусларда йөртәбез», – диде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Укытучының хезмәте халкыбыз тарихына мәңгегә язылган»
Алга таба Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм Уникаль осталык үзәгендә дәвам итте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул Укытучылар көне хаклы рәвештә бөтенхалык бәйрәме булып саналуын ассызыклады. Репортажны Татарстан Рәисе матбугат хезмәте тәкъдим итә.
«Сезгә катлаулы, гаять җаваплы һәм чын мәгънәсендә намуслы хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сез үз көчегезне, талантыгызны һәм энергиягезне иң мөһим миссиягә – үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бирәсез. Без зур үзгәрешләр чорында яшибез: технологияләр, белем алу ысуллары үзгәрә, ләкин остазның роле үзгәрешсез кала. Бер генә камил машина да укытучының җанлы сүзен, аның зирәклеген һәм күңел җылысын алыштыра алмый», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан мәгариф системасында 77 меңнән артык педагог эшли. Укытучылар һәм аларның укучылары федераль һәм халыкара дәрәҗәдә танылу ала. Узган уку елында 269 татарстанлы Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче һәм призер булды. Татарстан егетләре математика, химия һәм кибериминлек буенча халыкара ярышларда медальләр яулады. Чыгарылыш сыйныф укучылары да югары дәрәҗә күрсәтте: 470 укучы йөз балл җыйды, күпчелек фәннәр буенча уртача баллар гомумроссиянекеннән югарырак.
Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов: «Укучы уңышында укытучының хезмәте, сабырлыгы һәм аның балага ышанычы тора»
«Һәрбер шундый уңышта укытучының хезмәте, сабырлыгы һәм аның балага ышанычы тора. Моның өчен һәр укытучыга ихлас рәхмәт. Педагогик хезмәт ветераннарына һәм укытучылар династияләренә зирәклекләре, тәҗрибәләре һәм һөнәргә тугрылыклары өчен аерым рәхмәт», – диде республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мәгариф системасы хезмәткәрләренә ярдәм итүнең төрле чаралары гамәлгә ашырылуын билгеләп узды: яшь белгечләргә өстәмә түләүләр, өстәмә белем бирү педагоглары һәм тәрбиячеләр өчен грантлар, шулай ук торак сертификатлары һәм башкалар.
«Быел юбилей даталарын билгеләп үтәбез: Татарстанның югары педагогика белеменә 150 ел һәм республиканың педагогика мәктәбенә нигез салучы Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның тууына 100 ел. Күптән түгел Укытучыга һәйкәл һәм аның скверын ачтык, Укытучы йортының заманча иҗат киңлеген яңарттык. Бу – безнең хөрмәт билгесе», – диде республика Рәисе.
«Укытучының хезмәте халкыбыз тарихына мәңгегә язылган», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов 70 еллык стажы булган Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче мәктәп-интернатының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Генриетта Кобякова белән фотога төшкән
«Укытучы булу – ул һөнәр генә түгел, ә зур җаваплылык һәм күңел кушуы буенча сайланган юл»
Аннары республика Рәисе Татарстанның атказанган мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Тантаналы чарада видеоэлемтә аша Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның котлавы яңгыраган. Ул билгеләп үткәнчә, укытучы – белем дөньясына юл күрсәтүче дә, әхлакый нигезләрне саклаучы да. «Бүген сез балаларга зирәклек бирүне дәвам итәсез, аларда ачышларга омтылыш уятасыз һәм үз Ватанын яратырга өйрәтәсез. Нәкъ менә мәктәптә безнең илгә фәнни һәм технологик югарылыкка ирешергә мөмкинлек бирә торган ныклы нигез салына», – дип ассызыклаган федераль министр.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика җитәкчелегенә мәгариф өлкәсенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Мәктәптә эшләү – бик катлаулы хезмәт. Укытучылар көне – искиткеч матур бәйрәм. Бүген барысы да укытучыларны, мәгариф оешмалары җитәкчеләрен котлый. Укытучы булу – ул һөнәр генә түгел, ә зур җаваплылык һәм күңел кушуы буенча сайланган юл. Элеккеге укытучылар булмый», – диде.
Министр бүген республикада төрле ярдәм чаралары гамәлдә булуын, «Физматалгарыш» һәм «Физхималгарыш» кебек яңа проектлар гамәлгә ашырылуын искәртте.