Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер газета тарихыннан: Удмуртиядә беренче татар газетасы «Ленин юлы» турында

19 май - Матбугат көне. Шул уңайдан, Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында эшләүче журналист Эльмира Нигъмәтҗан бер татар газетасы - «Ленин юлы» язмышын ачыклады.

news_top_970_100
Бер газета тарихыннан: Удмуртиядә беренче татар газетасы «Ленин юлы» турында
Эльмира Нигъмәтҗан

«Китапханәдә үземне кызыксындырган тема буенча мәгълүматлар эзләп утырганда, татарлар турында бер язма кулыма килеп керде («Удмуртская правда» газетасының 1937 елның 15 апрель саны, 3нче бит). Анда Удмуртиядә бишенче ел рәттән татар телендә дөнья күрүче «Ленин юлы» газетасы турында мәкалә урнаштырыл­ган иде. Татар газетасы турында булгач, кызыксынып укый башладым. Әмма мәкаләнең эчтәлеге бик сөенерлек түгел. Үзе үк татар фамилияле булган Ш.Кәримов, татар газетасын тулысынча тәнкыйтьләп: «Караучысыз, аз укыла торган газета. Авыллардан һәм эшчеләр арасыннан хәбәрчеләре аз. Мәкаләләрдә аңлашылмый торган күп сүзләр кулланалар. Янәсе дә газетаны Казан сөйләменә якынайтулары. Сталинның чыгышларын да дөрес тәрҗемә итмиләр. Мондый хәлдә газетаны бүтән чыгарырга ярамый», – дип язган.

Әлеге язманы укыганчыга кадәр мин Удмуртиядә элек татар газетасы чыкканын белми идем. «Яңарыш»  беренчеләрдән булып дөнья күрүче басма, дип уйлый идем. «Ленин юлы» газетасы, аның редакторы, журналистлары турында күбрәк беләсем килде. 1937 елда Ш.Кәримовның мондый тәнкыйтеннән соң газета нәшер ителүдән туктатылмаганмы икән? Бәлки, бу турыда кем дә булса хәбәрдардыр, бу газета турында язсагыз иде?»

Асия Овсянникова, «Яңарыш» газетасының даими укучысы.

Редакциягә менә шундый эчтәлектәге хат килеп ирешкәч, «Ленин юлы» газетасы турында үземнең дә кызыксынуым артты. Кайчандыр татар газетасы чыкканын ишетеп белә идем. Бу хакта мәгълүмат эзләп, Ижау шәһәрендәге Камбарская урамында урнашкан архивка юл тоттым.

Биредә «Ленин юлы» газетасы турында 1933 елдан алып 1940 елга кадәр планнар, сметалар, исәп-хисап документлары, редакция эше турында докладлар, рәсми хатлар һәм башка мәгълүматлар таптым. Шунысын алдан ук искәртеп куясым килә: ул вакытта күп кенә документларда кешеләрнең фамилияләрен генә күрсәткәннәр (иптәш «Фәләнов»), ә исемнәрен һәм әтиләре исемнәрен язып торуны кирәк тапмаганнар. «Иптәшләр заманы» булган, диярсең. Шуңа күрә язмамда күп кенә кешеләрнең исемнәре күрсәтелмәгәнгә гаҗәпләнмәгез. Исем-фамилияләрне документларда язылганча бирәбез.

«Ленин юлы» газетасы редакциясенең шәхси составы буенча боерыклар, редакция хезмәткәрләренә хезмәт хакы һәм рабселькорларга (ягъни төрле урыннарда яшәп, газетага мәкаләләр юллап торучы эшчеләргә) гонорар бирү ведомостьлары, аларның анкеталары... тагын бик күп материал сакланган архивта. Түбәндәге Бюро утырышы беркетмәсеннән (17 ноябрь, 1932 ел) башланып китә газетага караган тарихи документлар (39нчы протокол, 9нчы өземтә):

«Кайбер еросларда (Балезино, Грахово, Кече Пурга һ.б.) татар милләтеннән шактый күп эшчеләр булуын һәм бигрәк тә «Ижсталь» заводында һәм төзелештә эшче татарлар саны 20-25% ка җитүен исәптә тотып, промфинплан өчен көрәшкә эшче татарларны оештыру максатыннан, мәдәни-икътисади артта калуны бетерү өчен, ВКП(б) ОК бюросы түбәндәгеләр турында карар кылды:

1. Татар телендә чыга торган өлкә газетасын оештырырга, аны өлкә башкарма комитеты органы һәм профсоветы газетасы буларак расларга.

2. Газета 6 көнгә 1 тапкыр чыгарга тиеш.

3. Җаваплы мөхәррир итеп ип­тәш Саматовны билгеләп куярга.

4. Округ советы профсоюзына, район машина төзелеше комитетына, төзелеш, оборона сәнәгате комплексына һәм завод идарәсенә «Ленин юлы» газетасын финанслау­ны 1933 ел бюджетына кертергә.

5. Матбугат эшләре буенча край комитетыннан кәгазь фонды белән тәэмин итү исемлегенә кертүне һәм җиһазландыруда (шрифт, латин алфавитлы бастыру машинкасы белән) ярдәм күрсәтүне сорарга.

6. Өлкә газеталарының массакүләм-аңлату эше алып баруда, татар эшчеләре, колхозчылары арасында газетаны популярлаштыруда, оештыруда «Ленин юлы» газетасына ярдәм итүен сорарга.

7. «Ленин юлы» газетасы редакциясенә элемтә йортында бүлмә бүлеп бирергә.

Менә шундый җыелышлар узганнан соң, 1933 елның 10 фев­раленнән татар газетасы чыга башлый. Газетаны чыгаруда дәүләт тарафыннан ярдәм һәм таяныч күрсәтергә вәгъдә итсәләр дә, газета чыгару, аны тарату эше кыенлыкларсыз, уңай гына бармаган, күрәсең. Архивта теркәлгән документлар арасында «Ленин юлы» редакциясе җитәкчеләре тарафыннан язылган, канәгатьсезлек белдергән хатлар да бар. Менә аларның берсе – Россиякүләм большевиклар коммунистик партиясе өлкә комитетына «Ленин юлы» редакциясеннән язылган хатның күчермәсе:

«40 меңгә якын татар халкы яшәвенә карамастан, газета тиешле дәрәҗәдә таралмый. Бары тик 570 данә газета гына безнең укучыларга барып ирешә. Безнең үтенечләр һавада эленеп кала. Профсоюз, күмәк хуҗалык, иҗ­ти­магый оешмалар безнең газетага язылмый. Эшчеләр, колхозчылар арасында газета таратылмый. Сезнең хезмәткәрләр тарафыннан милли газетаны санга сукмауның күп фактлары күзәтелде. Бигрәк тә Алнаш, Грахово һәм Ижау элемтә хезмәткәрләре газетаны язылучыларга таратмый. Сезнең Алнаш почта бүлегендәге хезмәткәр Петров Татар Тоймабашы авылы колхозчыларыннан 40 экземпляр газета өчен акча алган. Әмма колхозчылар 1933 ел дәвамында бер генә газета да алмаганнар, акчалары да кире кайтарыл­маган. Шуңа күрә кичекмәстән чарасын күрегез һәм бу мәсьәләне ничек хәл итүегез турында безгә хәбәр итегез». Әлеге хат юлларын укыгач, чарасыздан «Элемтә бүлекләре элек тә начар эшләгән, ул вакытлардан соң 90 ел вакыт үтеп, цивилизация, заман техникасы алга киткән чорда яшәсәк тә, шул ук мәсьәләләр безне дә, редакция хезмәткәрләрен, һаман да борчудан туктамый!» дигән уй үтә башымнан.

Рәсми кәгазьләр арасында язгы культураларны колхозара алмашу, Ижауда пешерелгән икмәкнең сыйфаты турында карарлар да бар.

«Соңгы вакытта Ижауда пеше­релгән икмәкнең сыйфаты начарлануы (я ул бик ачы, чи яки киресенчә көйгән, ипи эченә теләсә нинди чит әйберләр эләгү очраклары бар) күзәтелә», – дигән юллар бар. Республикада ясле белән тәэмин итүнең торышы, бакчачылыкны үстерү турында карарлар бар. Әйтик, колхозларны җиләк-җимеш үсентеләре белән тәэмин итү, күпме утыртырга кирәклеге турында план, касса китабы һ.б.

«1938 елның сентябренә «Ленин юлы» газетасы редакциясе бүлегенең эш планы» дигәне аеруча игътибарымны җәлеп итте:

1. Октябрь революциясенең 21 еллыгын тиешле дәрәҗәдә каршы алу буенча «Ижсталь» заводы һәм Чуен кою заводы арасында ярыш үткәрү. 2. «Ижсталь», Воткинск һәм Чуен кою заводларында брак, югалтуларга каршы ничек көрәш алып барылуы турында оператив мәкалә язу. 3. 85нче цехта эшләүче 2нче разрядлы хезмәт иясе С.Гобәйдуллин турында язма әзерләргә. 4. 23нче урман пунктында кышка әзерлек турында язма. 5. Мотозаводта һәм Воткинск заводында эшче татарлар арасында эшчеләрнең еш алышынып тору мәсьәләсен күзәтү һәм аны яктырту.

«Ленин юлы» газетасының редакторлары да еш алышынып торган. Җыелышта җаваплы мөхәррир эшен Саматовка йөкләү турында сүз барса һәм, баштарак, документларда да җитәкче буларак аның исеме күренсә, берничә айдан җаваплы редактор итеп Юнысов Ш. сайланган. Ә Саматовның редакция хезмәткәре булуы исемлектә күренә. Моны хезмәт хакы алу ве­домостендәге фамилияләр раслый: Юнысов, Саматов, Назыров, Мәрданова, Беспятов.

1933 елның февралендә яңа хезмәткәрләр өстәлгән: Еремиева, Агрызский, Хәбирова. Февральдә гонорар ведомосте дә барлыкка килә. Мәкаләләр язган өчен гонорар алучылар исемлегендә редакция хезмәткәрләре генә түгел, хәбәрчеләр дә бар: Вахитов С.И., Сәфәров Г.Г., Фәйзуллина В., Вахитова Б., Әймәтов М., Галиәхмәрова З., Юмагулова, Бигашев Ш. Хезмәт вазифаларына килгәндә, Агрызский – корректор, Мәрданова – машинистка, Хәбирова – счетовод, Юнысов Ш. редактор булып эшләгән.

Әле 1937 елда да газетаның җаваплы редакторы Юнысов Ш. булуы рәсми кәгазьләрдә чагылыш таба. Ә менә 1938 елда Әхмәтҗанов Шакирҗан Әхмәтҗан улы редакторлык итә. Моңа мисал буларак, 1938 елда язылган менә нинди хат бар:

«Ленин юлы» газетасы мөхәр­рире иптәш Әхмәтҗановка сәнә­гать бүлеген җитәкләүче Хаҗи Шә­фиевтән.

1938 елның 21-30 ноябрендә мин Можгада командировкада булдым. Миңа «Свет» заводында, «Химик», «Удмурт», «3нче бишьеллык» артелендә, Можга механика урман пунктында булырга туры килде. 22 ноябрьдә партия райкомы секретаре иптәш Брызгалов белән сөйләшкәндә, миңа татарлар арасында эш алып бармавыбызны әйттеләр. Бу – безнең кимчелек. Сүземне «Свет» заводыннан башлыйм. Заводта 46 татар бар, алар арасында үз телебездә аңлату эше алып барылмый. Заводта үрнәк эшчеләр бар, мәсәлән, стахановчылар Хафис Хәсәнов, Фәйзрахман Сафин, Нәкыя Тукаева, Сәгыйдә Агапова һ.б. стахановчылар арасында бернинди техник укыту да алып барылмаган. Октябрь аенда брак 21,9 процентны тәшкил итә. «3нче бишьеллык» артелендә татарлар саны 37 кеше...» Менә шулай үзе барган һәр предриятиедәге эш барышын тасвирлап үтә, татар эшчеләре турында мәгълүмат бирә «Ленин юлы» газетасы журналисты Хаҗи Шәфиев. Аннары белешмәсен түбәндәге юллар белән төгәлли:

«Мин санап үтелгән пред­прия­тиеләрдә булганнан соң, партиянең район комитеты секретаре иптәш Ивановка хәбәр иттем, һәм алар 27 ноябрьдә партиянең район комитетында татарлар белән кечкенә киңәшмә үткәрделәр, чыгыш ясаучылар татар эшчеләре арасында массакүләм аңлату эше булмавын раслыйлар. Шуңа күрә мин сездән бу хакта партия өлкә комитетына хәбәр итүегезне сорыйм».

Хаҗи Шәфиев тарафыннан үзе булып кайткан очрашулардан тагын бер язмача белешмә бар. «1938 елның 26 декабрендә миңа 65 барак районында (Зарека) булырга туры килде. Җыелган 40лап татар кешесе алдында 1939 елда буласы Бөтенсоюз халык санын алу турында туган телебездә әңгәмә үткәрдем. Үзебезнең «Ленин юлы» газетасы турында да сөйләп үттем. Эшчеләр дә үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Аларны фатир шартлары канәгатьләндерми. Кайбер эшчеләр (әйтик, вербовкаланган эшче көчләр) бик авыр шартларда яшиләр, ә фатир өчен аена 15 сум түлиләр. Мисал өчен, эшче Әбделхаков 9нчы баракта 1938 елның 15 октябреннән бирле ашханә бүлмәсендә яши. 23, 24, 25нче баракларда инде 3 ай утсыз яшиләр. Аларга әледән-әле: «Энергия җитми», – дигән җавапны ишетергә туры килә икән. Иртән эшкә караңгыда җыенып китәләр. Бараклар салкын, утын белән дә тәэмин итмиләр. Кайбер эшчеләр, аптырагач, утын урлау белән шөгыльләнәләр икән. Мәдәни массакүләм эш турында әйтәсе дә юк. Яңа клуб бар, әмма әлегә файдалануга тапшырылмаган.

Эшчеләр газета-журналлар укымый, мәдәни чаралар күрми, үзләренең музыка кораллары да юк. Урлашу очраклары бик күп икән. Мисал өчен 23нче барактан Фәтхелисламовның, үзе икенче сменага эшкә киткәч, простынясы югалган. Югалган простыня өчен аның хезмәт хакыннан 50 сум акчасын тотып калганнар. Шакирҗанованың шундый ук хәл булган. Ә Арс­лан Хаҗиевның одеялы югалган. 150 сум акчасын тотып калганнар. Мәдәни чаралар булмаганлыктан, эшчеләр арасында хулиганлык, эчкечелек, бер-берсе белән сугышу очраклары күп. Бу хәлләргә каршы чаралар күрергә кирәк!»

Архив материаллары белән таныша-таныша, 1939 елга да барып җиттем. Бу елда да җаваплы редактор вазифасын Шакирҗан Әхмәтҗанов башкарган.

Мөхәрриргә 1939 елның 18 февралендә Ува урман хуҗалыгына сәфәр кылуы, анда татар эшчеләре белән гомуми җыелыш уздыруы турында шул ук Хаҗи Шәфиев бәян итә: «Эшче ат йөртүче Хәйретдинов, безгә эш киемнәре, кулга кияргә бияләйләр бирелми, дип зарлана. «3 айга 1 пар бияләй бирәләр. Ә ул 3 көнгә дә җитми, чөнки сыйфатсыз. Брезент фуфайка 3 елга бер бирелә, ә ул бер елга да чыдамый», – дип, моң-зарларын белдерде эшчеләр. Вәлиәхмәтов иптәш эчүчелек чәчәк атуына борчыла. «Мәдәни күңел ачу чаралары юк, кешеләр эштән соң вакытларын эчүгә сарыф итә», – ди. Эшче татарлар саны 60лап иде. Шуларның 15-16сы яшьләр. Ә комсомолга кермәгәннәр. Эшчеләр яшәгән җирдә кызыл почмак та, музыка кораллары да юк. «Бердәнбер гармун бар иде. Аны да Габдрәхим Шәрәфетдинов үзләштерде», – диләр ачынып. Иптәш Гыйльфановка һәм укытучы Саттаровага «Ленин юлы» газетасына кешеләрне яздырырга йөкләмә бирелде».

1940 елда да җаваплы редактор шул ук Әхмәтҗанов Шакирҗан булган. «Ленин юлы» газетасы редакциясенең бер исәп-хисап кәгазендә редакциянең үзенең нинди газета-журналларга язылуы турында мәгълүмат бар. «Чаян», «Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Учительская газета», «Ведомости Верховного Совета», «Столица», «Большевик» һәм башка бихисап газета-журналлар алдырган редакция. (Менә бит ничек бай яшәгәннәр, дип уйлап куям). Әле җитмәсә, редакция хезмәткәрләрен яхшы хезмәтләре өчен бүләкләү дә булган. Мисал өчен, документлар арасында «1 май бәйрәме уңаеннан Әминә Зәйнәшеваны курортка юллама белән бүләкләргә» дигән приказ бар. Рәсми кәгазьләр арасында мондый берничә документ күземә чалынды.

«Газетаның башкарган вазифалары, җавап­лылыгы турында күп язылды. Ә укучылар саны күпме соң?» – дип сораучылар булыр. Газета дөнья күрә башлаган елны 590 белән башланган тираж 1940 елда 3000нән артык экземплярны тәшкил иткән. Бу хакта 1940 елда һәр айга аерым исәп тоткан рәсми кәгазьләр бар.

Газета 1940 елда 4 битле булып ай саен дөнья күргән. Редакциядә редактор һәм 6 журналист эшләгән. Техник хезмәткәрләр 9 кешене тәшкил иткән. Газетага яздырудан кергән керем 33 мең сум тәшкил иткән, дотация күләме –152 мең сум һәм башка керемнәр дә бар.

Менә, ниһаять, саргаеп, битләре таушалып, хәрефләре җуелып беткән архив документлары арасыннан «Ленин юлы» газетасының төп хезмәткәрләре исемлеге килеп чыкты. Аларның кайберләренең хәтта яшәгән адреслары да күрсәтелгән. Мин исемлекне тулысы белән сезнең игътибарыгызга язып үтмәкче булдым. Бәлки, кем дә булса үзенең туганын, ерак әби-бабаларын таныр. Кем белә?!

Осман Агрызский, Горький ур., 116 йорт.; Сәит Абдулла улы Таипов, Колтома, Береговая ур., 26 йорт; Әхмәр Абдулов; Фәйрүзә Нәҗипова, 14 барак урамы, 3 йорт (корректор); Тимергали Нургалиев, Соцгород, 234 йорт, 1 фатир; Хаҗи Шәфиев, Пушкинская ур., 191 йорт; Габдулла Хөсәенов, Коммунаров ур, 136 йорт; Хафиз Вәлиев, Яңа шәһәр, Короткая ур, 54 йорт; Сәхия Бәширова, Молотов ур., 90 йорт; Хаим Бунимов (адресы күрсәтелмәгән).

Редакторның Удмуртиянең район һәм авылларында яшәп, мәкаләләр язучы хәбәрчеләренә хаты да сакланып калган.

«Хөрмәтле .... !

Безнең республика хәзер иң җаваплы чорга – урып-җыю эшенә кереште. Мул уңышны кыска срокта югалтусыз җыеп алу – безнең бөтенебезнең каршында җаваплы бурыч. Бу бурычны үтәү өчен җитди оешканлык таләп ителә. Хезмәтне үз вакытында дөрес итеп оеш­тыру, һичшиксез, урып-җыю кампаниясенең уңышлы үтүен хәл итәчәк.

Хәбәрчеләр армиясе, алдагы еллардагы шикелле, быел да үзләренең оештыручы рольләрен күрсәтергә тиешләр. Моның өчен, барыннан да элек, хәбәрчеләрнең үзләренең колхоз производствосында алдынгы булулары кирәк. Хәбәрче үзенең эш үрнәге белән башкаларны тәрбияләргә тиеш.

Моның өстенә хәбәрче – бер үк вакытта эш тәҗрибәләрен матбугатта күрсәтүче. Менә шуның өчен дә «Ленин юлы» газетасы редакциясе урып-җыю кампаниясе вакытында безнең газетага системалы төстә материаллар җибәреп торуыгызны сорый.

Ком. сәлам белән «Ленин юлы» редакторы Ш. Әхмәтҗанов.

24 июль, 1940 ел».

Алдагы битләрдә шушы хатны җибәрәсе районнардагы хәбәрчеләр исемлеге бирелгән. 

Язмамны «Яңарыш» газетасына килгән хаттан башлаган идем. Хат авторын кызыксындырган сорауларга тулы җавап бирдем бугай. Аның «Удмуртская правда»да басылып чыккан тәнкыйть хатыннан соң, газетаны чыгудан туктатмаганнармы?» дигән соравына гына җавап бирәсе калды. Күрүегезчә, «Удмуртская правда»да тәнкыйть язмасы 1937 елда басылган. Ә газета 1933 елдан 1940 елга кадәр дөнья күргән. Димәк, газета тәнкыйть хаты нәтиҗәсендә туктамаган. Бик күп нәрсәләр турында белдем мин, архивта казынып. «Ленин юлы» газетасының бер генә санын булса да кулыма алып укыйсым килде. Ләкин әлеге газеталар архивта сакланмаган. «Алар милли китапханәгә җибәрелгән булырга тиеш», – дип аңлатты миңа архив хезмәткәре. Аларны эзләп, Ленин исемендәге милли китапханәгә дә сугылдым. Китапханә хезмәткәрләре «1935 елдан алып 1938 елга кадәр «Ленин юлы» газетасының кайбер саннары сакланган», – дигәч, саф татар телендә нәшер ителгән газе­таларны алып укыйм дип сөенгән идем, ләкин газета латин графикасында язылган булып чыкты. Бик тиз укый алмасам да, газета битләрендә урнашкан язмаларның ни хакында булуын төшендем. Анда язылганча, газетаның редакциясе Ижау шәһәренең Советская урамында, «Элемтә йорты» дип аталган бинаның дүртенче катында урнашкан. Газетаның ахыргы битендә редакциянең телефон номеры да язып куелган: 0-82. Менә тот та шалтырат идең шушы номер белән газета чыккан заманга! Сөйләш идең ул вакытта бик җитди эшләр башкарып, татар дөньясын саклау юнәлешендә эшләп йөргән журналистлар, баш редакторлар белән! Кайчан да булса, безнең эш-гамәлләр, яшәешебез дә тарихта гына калыр бит, дигән моңсу уйлар да үтте башымнан.

«Ленин юлы» газетасының беренче битендә үк басма Рәсәйкүләм большевик­лар коммунистик партиясе өлкә комитетына, шәһәр комитетына, УАССР Югары советы һәм Шәһәр советы башкарма комитеты органына каравы турында да язып куелган. Газетаның: «Барлык милләтләрнең пролетарийлары, берләшегез!» дигән девизы горур яңгырый. Газетада хәбәрләр күп. Аларның күпчелеге республика сулышын тасвирлый. Терлекчелек, җитен эшкәртү һәм дәүләткә тапшыру буенча стахановчылык декадасының йомгаклары, Бөтендөнья совет съезды, комсомол партиясе турында яңалыклар, шулай ук чит ил хәбәрләре белән дә таныштырганнар. Игъланнар да биргәннәр. Мисал өчен, газетаның бер санында «Спартак» кинотеатрында тавышсыз кино күрсәтелә» дигән белдерү урнаштырылган.

Газетада шулай ук әдәбиятка зур урын бирелгән. Ләкин кулыма килеп ирешкән газеталарда җирле авторларның әсәрләре юк. Муса Җәлил, Һади Такташ әсәрләре, хәтта сан саен Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романыннан өзекләр биргәннәр. Александр Пушкинның шигырь-поэмаларын Муса Җәлил тәрҗемәсендә укучыларга тәкъдим иткәннәр. Аны «Муса Җәлил татарлаштыруында» дип язып куйганнар.

Уңышлы гына эшләп яткан «Ленин юлы» газетасы 1940 елда нигә чыгудан туктаган соң? Башта аның барлыкка килү тарихына тирәнрәк тукталырга кирәктер. Бу хакта Интернет челтәрендә Т.Насыйровның «Судьба татарской прессы 1930-е г.г.» дигән зур күләмле язма бәян итә. Әлеге язмада түбәндәге мәгълүматлар хакында белергә була. Совет власте елларында безнең илдә партия-дәүләтнең күп телле вакытлы матбугатын булдыру процессы башлана. Төрле вакытта татар телендә 700дән артык большевистик газета һәм журнал барлыкка килә. Совет матбугаты үз эшчәнлеген монополияле идарә итүче партиянең директив күрсәтмәләре, партия съезды һәм конференцияләре кысаларында алып бара, каты идеология һәм пролетар-сыйныф позицияләрендә тора. Бу турыдан-туры газета һәм журнал исемнәрендә чагылыш тапкан. Аларның күбесендә коммунизм, социализм, коммунист, большевик, ударник, эшче, колхозник һ.б. кебек сыйнфый терминнар булган. «Ленин юлы» газетасы гына да татар телендә Уфа, Ижау, Асбест, Шадринск, Тобольск шәһәрләрендә чыга башлый.

1930 елларда Советлар Союзында татар телендә 300гә якын газета һәм журнал чыгарыла. Шул ук елларда, үзәк һәм төбәк хакимиятләре күрсәтмәләре буенча, 170 тән артык басма чыгару туктатыла. Ләкин шулай күпләп басма матбугат чаралары ябылуга карамастан, 1933 елда Ижауда «Ленин юлы» чыга башлый.

1940 елның 6 октябрендә Ижауда нәшер ителүче «Ленин юлы» иҗтимагый-сәяси газета­сының да соңгы саны дөнья күрә. Соңгы саны... Шушы сүзләрне язуга ук күңелне моңсулык, бушлык чолгап ала. Удмуртиянең татар халкы өчен чыгарылган, республиканың иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышын яктыртудан тыш, һәр тармактагы алдынгы татарлар белән таныштырган, аларның моң-зарларын тыңлаган һәм ул мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм иткән газета эшчәнлеген туктаткач, һәр милли җанлы татар кешесе дә бушлык, югалту хисе кичергәндер. Әйе, еллар буе зур киртәләрне җимереп, җиңеп төзелгән, җыйган, туплаган, берләштергән, җайга салган эшне, халыкны таркату, юкка чыгару өчен бер мизгел җитә шул. Һәр эштә дә шунысы иң куркынычы һәм үкенечлесе…

Уйларым белән «Яңарыш»ыбызга кайтам һәм аның озын гомерле булуын телим. Бу теләгемнең чынга ашуы исә Удмуртиядә яшәүче барлык татарларга бәйле. Әйдәгез, бердәм булыйк, икенче яртыеллыкка язылып, аның тиражын саклауга һәрберебез өлеш кертик.

Газетаның хәбәрчеләре:

Арсланов Мулланур (Юкамен), Амангулова Гайшә (Палагай), Таушев Нәфигулла (Тат. Ключи), Абашев Хәбир (Иманай), Әмиров Гата (Кесшур), Абашев Талиф (Палагай, колхоз «Трактор»), Ибраһимов Гайфи (Засеково), Абашева Таня (Палагай), Ишмуратов Муталлап (Палагай), Касимов Нәсих (Палагай), Абашев Сәлимҗан (М. Вениж), Бузанаков Наил (Починки «Урак-чүкеч» колхозы), Бузиков Шәяхмәт (Бугашур «Большевик» колхозы), Арсланов Салих (Шәфи авылы), Арсланов Гали (Шәфи авылы), Арсланов Әзхәт (Шәфи авылы), Гобәйдуллина Бибинур (Кече Пурга), Дәүләткәров Зиннәт (Кече Пурга), Дәүләткәров Сәмигулла (Кече Пурга), Фархуллин Хәбир (Кече Пурга), Бухарин Баки (Падера), Ляпина Рәүвә (Падера), Хөсәенова Сафия (Кистем), Вәлиев Муллагали (Алнаш районы, В. Зятцинск, Азин исемендәге колхоз), Низамбиев Мулланур (Тат. Тоембаш), Шәмсетдинов Салих (Алнаш районы, В. Зятцинск, Азин исемендәге колхоз), Камалов Мәгъсүм (Тат. Туембаш), Хаҗиев Кашаф (Алнаш районы, райком), Булдаков (Алнаш районы, Военкомат), Бузанаков Гайсә Г. (Юкамен районо, Шәфи), Абашев Нәхиб (Палагай), Балтачев Марат Н. (Палагай), Сабреков Хөснетдин Г. (Иманай), Тютин Минихат Г. (Юкамен, РК ВЛКСМ), Салихов Зөфәр (Виниж), Агимарданов Ахат (Кесшур), Арсланова Мауза (Кесшур), Яппаров Моталлап (Бемыж районы, Сосмак авылы), Гатауллин Шәриф (Бемыж районы, Сосмак авылы), Моратов (Бемыж районы, Сосмак авылы), Мансурова Гайшә (Воткинск, Свердлов ур, 42 йорт), Биктаһиров Кәрим (Можга, 2нче мәктәп), Гарифуллин Хуҗа (Ижау, 2нче мәктәп), Зарипов Зәки (Ижау, Пойма, 12 йорт), Газакаева Галия (Соц. Городок, 47 йорт, кв. 3), Каримов Г. (Ижау, Лесная ур., 36 йорт), Долгаршинов Габдерахман (Ижау, 25 барак районы, бар №21 кв. 4), Мөхәммәтшина Разия (Ижау, Огнеупорная ур., 20 йорт), Габитов С. (Ижау, Данилина ур., 99), Зарипов С. (Ижау, Ключевская ур, 18 йорт), Абдрахманов (Можга, Артель «Большевик»), Касимов Гали Әхмәт улы (Балезино), Дюкин Мифтах (Әхмәди авылы).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100