Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер егет гармун сайлый»га биегән Илнар:«Повестка алганны белгәч, әниемнең йөрәге алынды»

Социаль челтәрләрнең берсендә мобилизацияләнгән егетнең иптәшләре алдында «Бер егет гармун сайлый» җырын биеп җырлаган видеосы таралган иде. Бу егетнең Башкортстанның Дүртөйле районыннан Илнар Гадиев икәнен ачыкладык.

news_top_970_100
«Бер егет гармун сайлый»га биегән Илнар:«Повестка алганны белгәч, әниемнең йөрәге алынды»

«Интертат» Салават җырына биегән егетнең видеосын куйгач, укучыларыбыз аның кем икәнен комментарийларда язды. Ул – Илнар Гадиев, Башкортстанның Дүртөйле районы, Мәскәү авылы егете. 

«Интертат» егетне эзләп тапты һәм аның белән элемтәгә керде. 

Илнарның номерын авыл хуҗалыгы башлыгы Динар Хөснетдинов бирде. 

Илнар – өйләнмәгән яшь егет. Бик матур гына җырлап йөрде. Аларның гаиләсе бик актив. Районара конкурсларда катнашып, җыр-көй белән беренче урыннарны алалар. 26 сентябрьда аны мобилизацияләделәр.
Ул, армиядән соң, контрактка кул куйган. Февраль аенда кайткан иде. Менә хәзер иң беренчеләрдән булып китте. 
Авылдан башта ул гына иде, аннары тагын 3 егетне алып киттеләр. Мәскәүдән 4 кеше була, – дип сөйләде ул.

«Кайтачагыма ышанам. Мин – оптимист!»

Илнарга нибары 24 яшь икән. Сөйләшүеннән бик актив һәм позитив икәнлегенә инандым.

Исәнмесез! Видеоны төшергәннәрен беләм. Ул видеоны күргәнем бар. Тик кем төшергәнен генә белмим. Без монда шактый күп. Исемнәрне истә калдырып бетерерлек түгел, – ди Илнар.

Повестка кайча килде сиңа?

Эш буенча Уфага йөреп ята идем. 26 сентябрьдә авыл хуҗалыгы башлыгы Динар абый шалтыратты да повестка килгәне турында хәбәр итте. «Ярар, – дим, – кайдан килеп алырга»? Ул: «Военкомат тирәсендә булырмын», – диде. Шунда күрешербез, диде. Мин эшкә арендага алынган машинада йөри идем. Шул машинада кайттым да повестканы алдым. Елдан артык контракт буенча хезмәт иткән идем. Шуңа күрә үзем белән нәрсә алырга кирәк икәнне беләм.

Нинди әйберләр соң ул?

Практик перчатка, чехол белән пәке, дарулар, җылы оекбаш, утырырга коврик. Әмма безгә бөтен әйберне монда бирделәр. Белгән булсам, алып тормас идем. Сүз киткән иде: егетләрнең беренче партиясенә әйбәт киемнәр биргәннәр, ә икенчеләренә – начар. Монда егетләр бунт күтәрә язды. Халык моңа бик канәгать түгел иде. Яңа гына әйбәт кышкы өр-яңа форма бирделәр. Бронежилетны баргач бирергә вәгъдә иттеләр.

 Кайда хезмәт иткән идең?

 2017дән 2018 елга кадәр Мәскәү өлкәсендә булдым. Аннары, гражданкага кайткач, йөрдем-йөрдем дә, армия сагындырды. Икенчесендә Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Десант штурм бригадасы гаскәрләрендә хезмәт иттем. Бүгенге көндә кайда икәнемне әйтә алмыйм – сер.

Повестка килү турында хәбәрне ничек кабул иттең?

Янып.

Янып?

Әлбәттә! Барасы килеп, янып килдем. Дүртөйлегә повестканы үзем барып алдым бит. Мин ул тормышка ияләшкән инде. Хәрби карьера төзү – балачак хыялым.

 Әти-әниләрең нәрсә диделәр?

Вакытында әти-әни минем контракт буенча киткәнемә берсе дә каршы килмәде. Күптән түгел минем әтием мәрхүм булды. Әниемнең йөрәге алынды инде повестка алганымны белгәч. Мине озатканда бик борчылды. Ул үзе Илеш авылында тора. Мин аерым яши идем. Алтынчы сыйныфта укучы апаем һәм Уфада эшләүче апам бар. Аларга зур сәлам!

Курку хисе бармы?

Курку хисе – бу нормаль хәл. Ул булырга тиеш. Безнең бригада командиры әйтә: «Сез куркасыз инде, беләм, мин сезне аңлыйм. Кеше куркырга тиеш. Курыкмаса, ул җүләр дигән сүз», –  диде.

Илдәге вазгыять турында нәрсә уйлыйсың?

Андый авыр сүзләр әйттермәгез инде. Безнең проблемалар килеп чыгарга мөмкин (көлә). Барыбер бит инде, «братский народ». Икенче яктан караганда, анда диваналар да күп. Шул диваналары аркасында бәрелеш туган инде.

 Видеода Салаватның җырына биеп җырлыйсың. Яраткан артистың, ахрысы?

Мин – меломан. Мин бөтен әйберне дә тыңлыйм. Кызганычка, берсен дә аерып әйтә алмыйм.

 Видеода бию түгәрәгенә йөргән сыман оста биисең.

 Башкортстанда Яркәйнең автомеханика колледжында 2,5 ел укыган идем. Анда ансамбльгә йөрдем. Хореографлары вәт әйбәт иде! Алар өйрәтте инде мине биергә!

Син татармы, башкортмы?

Мин – татар малае.

Диндәме?

Әйе.

Йөргән кызың бармы?

Юк. Кызсыз күпкә җиңелрәк. Кыз да булган булса...  «Первым делом самолеты, а девушки – потом!»

Нинди кызга өйләнер идең?

Берәр дини усал кызга. Мине кулда тота алырлык булсын иде. Алайса, мин – кызу канлы кеше.

Үзеңнән өстәп нәрсә дә булса әйтәсеңме? Бәлки, теләкләрең бардыр?

Дусларга теләгем шул: исән-сау булыгыз!  Бу гомерне бәхетле яшәгез. Ә мин исә кайтачагыма ышанам. Мин – оптимист. «Мы все умрём!» дип борчылып ятарга димәгән (көлә).

Илнарның әнисе Илиза апа: «Шигырьләр, җырлар язу начар уйлардан коткара»

Без Илнарның әнисе Илиза апага да шалтыраттык. Беренче шалтыратуда ул бик каты шикләнде. Башта без чынлап та аның номерын авыл башлыгыннан алганбызмы икәнне ачыклыйм диде. Ана кешене аңларга була. Шикле дөньяда яшибез. Икенче шалтырату:

Илиза апа, исәнмесез. Сез сөйләшә алдыгызмы Динар абый белән? Сөйләшергә ризамы?

Исәнмесез, әйе. 

Улыгыз турында сөйләгез әле.

Илнар – икенче балам. Аның апасы һәм сеңлесе бар. 1998 елда дөньяга килде. Монысын әйтергә кирәкме, белмим. Балачактан ук бик «шустрый» иде. Беренче сыйныфтан башлап ансамбльдә җырлады, биюгә йөрде. 9 сыйныфта Яркәйгә колледжга китте, анда Мәдәният сарае солисты булды.

Кемгә охшап шундый моңлы ул?

Әтисенә дә, миңа да. Без – җырлы гаилә. «Молодая семья» дигән конкурста беренче урын алган идек.

Улыгыз сүзләренчә, ул армиядән соң, контракт төзеп, кабат хезмәт итәргә киткән. Ул сезнең белән киңәшләшеп эшләдеме?

Юк. Үзе карар кылды. Кечкенәдән энергиясен кая куярга белми иде. Иртән торып чаба иде, физик күнегүләр ясады. Хәтта бокска йөрде. 

Повестка килгәне турында кайчан белдегез? 

Шул Динар абыйсы хәбәр иткәннән соң, белдем инде. Ул ике дә уйлап тормыйча ризалашкан. Шул вакытта утырып еладым. Әни кеше бу хәбәрне ничек кабул итсен инде…

Ул үзен кызу холыклы кеше дип әйтте. Бу чыннан да шулаймы?

Энергияле ул, актив. Бер урында тик утыра алмый. Шуңа күрә, кыз да аңа шундый ук янып тора торган кирәк. Җебеп торганнар аны кызыксындырмый. 

Сезгә ничә яшь? Кайда эшлисез?

Миңа 48 яшь. Бүген өйдә генә әле. 

Өстәп әйтер сүзегез бармы?

Улым исән-сау кайтсын иде. Мин аны бик көтәм. Җиңү белән кайтсыннар!

Үзегезне ничек тынычландырасыз? Өстә тора бит инде ул…

Кешеләр белән аралашу тынычландыра.

Догалар укыйсыздыр…

Әйе. Дога укыйм. Әле җырлар, шигырьләр иҗат итәм. Начар уйлардан коткара.

Бәлки шигырегез белән бүлешерсез?

Илнарны озатканда фотога төшергәннәр иде. Шуны астында бер куплет белән генә бүлешә алам:

Әй, балам…

Багалмам. Йөрәгем парәсе, күземнең карасы.

Дөньяда иң якын кешем син.

Булмачы йөрәгем ярасы. 

Илиза апа улы Илнар белән

Фото: © Илиза апаның шәхси архивыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100