Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләгән егет «Бер егет гармун сайлый» җырын биеп җырлый - видео

news_top_970_100

Социаль челтәрләрнең берсендә мобилизацияләнгән егетнең иптәшләре алдында «Бер егет гармун сайлый» җырын биеп җырлаган видеосы таралды. Кыска гына вакыт эчендә аны 400 меңгә якын кеше караган, 11 мең «лайк» җыйган.

Кулланучылар арасында бу егетне танучылар табылмаган. Дүртөйле районы Мәскәү авылыннан дип язалар, әмма исем-фамилиясен белүче табылмаган.

«Шундый матур җырлар җырлап, гаиләләрегезгә әйләнеп кайтыгыз», 

«Татар белән башкортларны гына алалар мәллә ул?»

«Мескен балалар, елатып үтерәсез, исән генә булыгыз, молодцы. Алга, татарлар, бирешмәгез, шулай дип каршы алсыннар үзләрегезне»,

«Татарлар һәрвакыт кыю сугышчылар булдылар», – дип язалар.

Сачита Кучарова исемле ханым шигъри юллар да язган:

«Татар егет шундый була

Җырга-моңга ул оста.

Бар ихластан биесә дә

Татарлыгы куренә.

Горурланам сезнең беләнКадерле балаларым!Исән-имин булыгыз. Әйләнеп сез кайтыгыз! Әти-әни, туганнар Сезне көтеп алсыннар.Әлһамдулиллаһны әйтеп, битегездән үпсеннәр!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100