Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер дә кайгырма, мин сине, сөеклем, ташламыйм. Тик сугыш бетәр төсле түгел...»

news_top_970_100
«Бер дә кайгырма, мин сине, сөеклем, ташламыйм. Тик сугыш бетәр төсле түгел...»
Мәрьям Сираҗиева сул якта.
Фото: © Ләйсән Хафизова, гаилә архивы

Быел – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы. Бик зур бәйрәм. 9 Май безнең гаиләдә иң зур бәйрәм булды – гомер буена. Бу көнне Лаеш районы Татар Янтыгы авылында төп йортта балалар, оныклар – барыбыз да әби белән бабай янына җыела идек.

Уңнан сулга: Салих Хафизов, Мәрьям Сираҗиева, Әхмәди Рәхимов, Габдулла Лукин, Вагиз Вахитов, Габдрахман Хамматов

Фото: © Ләйсән Хафизова, гаилә архивы

«Горурлык: минем әби белән бабай – сугыш ветераннары»

9 Май көнне иртән һәйкәл янында митинг була. Түрдә ветераннар утыра. Иң алда безнең әби – Мәрьям Сираҗиева. Мәрьям әби – авылдан сугышка киткән ике кызның берсе. Аның кырында бабай – Салих Хафизов. Без кечкенәдән: «Минем әби белән бабай – сугыш ветераннары», – дип горурланып үстек.

Ветераннарның күкрәкләре орден-медальләр белән тулы. Әбинең дә, бабайның да күп иде алар. Бабай «Кызыл йолдыз» орденын гына тага иде. Аның өчен иң кадерлесе «Кызыл йолдыз» ордены булды. Нигәдер, без ул орденның ни өчен бирелгәнен сорамадык… Бабай үзе әйтмәде. Сәбәбен мин соңрак кына белдем...

Түрдәге ветераннар арасында туганнар күп – абыйлар, бабайлар – барысы да безнеке. Авылда бөтен кеше туган бит.

«Тимер касканы күкрәк турына куеп җылына идек»

Сугыштан соң, Салих бабай 30 еллап авыл рәисе булып эшләде. Аз сүзле, гаять зирәк кеше иде. Безнең белән бала-чага кебеккә әверелә иде. Кыш көне мич яккач, ипи телемнәренә тоз сибеп, шул ипи кисәкләрен мичтәге учак кырыена куеп кыздырып ашата иде безгә. Үзе дә ашый иде…

Җаным, аның сагышлы күзләрен мин хәзер генә аңлыйм – ул үзенең яу кырында узган яшьлеген искә алгандыр.

Сөйләтә идек без аны, ул елый иде. Бабай елагач, без дә елый идек. Ул каты куллары белән кысып кочаклый. Бабайның куллары бик каты булды – аны рухы да шундый нык булган, мин аны хәзер аңлыйм.

«Бозлы су тулган окопта ятканда тимер касканы күкрәк турына куеп җылына идек», – дип сөйли иде бабай.

Салкын тидермәс өчен шул урынны саклаган инде алар. («Солнечное сплетение» дип атала торган бу урында кеше организмында зур нерв төене урнашкан.)

Уң якта өске рәттә Мәрьям Сираҗиева

Фото: © Ләйсән Хафизова

Озын толымнарын 4 ел буе рюкзагында йөрткән

Мәрьям әбине 1942 елның маенда армиягә чакырганнар. Ул зенитчик-разведчик булган, Җиңүне сугыш кырында каршылаган. Сугышка киткәндә Мәрьям-кызның озын кара толымнарын кискәннәр, ул толымнарын рюкзагына салып, яу кырларыннан йөртеп, кире авылга алып кайткан. Авылда гына шул толымнарны яндырганнар.

«Сугышка чакырып язу килгәндә, мин авыл советында идем. Кәгазьне куркып кына кулыма алдым. Укып чыктым. Авыл советындагы кешеләр белән саубуллашып киттем. Өйгә елый-елый кайттым, чөнки бу вакытта абыйның сугышта үлгән дигән хәбәре килгән иде. Өйгә кайткач, берәүгә дә әйтмәдем, идәннәрне юып чыгардым. Кич белән генә сугышка китәсемне әйттем. Иртә белән, саубуллашып, авылдан чыгып киттем», – дип сөйли иде әби.

Сугышка киткәндә, ул мондый язу да калдырган: «Әгәр дә мин шушы китүдән кайта алмасам, бик еламагыз, әйберләремне саклагыз! Бәлки, мин исән-сау кайтырмын. Ярый, Аллаһ хәерле итсен инде. Ходайның үзенә тапшырдым».

Гомумән, әби сугыш турында күп сөйләмәде ахрысы… бик аз гына истә калган.

«Мин сугыштан төнлә кайттым. Тәрәзә кактым. Әни белән әти мине кире китәр дип курыкты, ахрысы, тәрәзәдән генә өй эченә тартып алдылар», – дип сөйли иде әби.

Әби – укытучы, гомерен сабыйларны укырга-язарга өйрәтүгә багышлады. Ул бик олы яшендә дә күзлек кимичә, матур итеп яза иде… Догалар язып бирә иде ул безгә.

Бабай безгә күбесен сөйләмәгән

Салих бабайны 1941 елның 29 декабрендә сугышка алалар. Ул пехотада «ура!» кычкырып атакага йөргән. Безгә бабай шулай сөйли иде. Ә без кинодагы кебек күз алдына китердек...

Хәзер аңлыйм инде – бабай безгә күбесен сөйләмәгән. Мин моны аннары архивларны актарганда, «Кызыл йолдыз» орденын ник биргәннәрен укыгач кына белдем. Бабай алгы сызыкта элемтә линияләре сузып йөргән. Аның башы да, аягы да, кулы да – күп җирләре яралы иде.

Оборона министрлыгы архивлары чыгарган материаллардан мин бабайның батырлыгы турында белдем. Салих Хафизов элемтә взводында телефонист булып хезмәт иткән. «1945 елның 19 гыйнварында кызыл армияче Хафизов Салих дошманның көчле артилерия-миномет уты астында Польша территориясендәге авыл өчен яуда, гомерен куркыныч астына куеп, телефон линиясенең 10 җирдән өзелгән өлешен төзәтә. Шулай итеп подразделениеләргә элемтә ясый», – диелгән иде бу документларда. «Кызыл йолдыз» – бабайның горурлыгы иде...

Егет белән кыз сугышта хат язышкан

Мәрьям әби белән Салих бабай сугышка кадәр очрашып йөргән. «Әбиең гел артыннан йөгертеп йөртте. Кич колхозда җыелыштан чыккач, йөгереп кайтып китә иде, мин артыннан чаба идем», – дип искә ала иде бабай.

Аннары алар сугышта кыр почтасы аша хат алыша. Хатлар саклана, әби аларны матур язуы белән күчереп тә язып куйган.

1945 елда Ярославльдә частьлары очрашырга тиеш була, егет белән кыз очрашырга сүз куеша. Тик очрашуга әби килә, ә бабай – юк… Ул авыр хәлдә госпитальдә ята. Өченче тапкыр авыр яралы. Госпитальдән ул сөйгәненә хат яза. Ул юлларны елый-елый укый идек без. Һәр хатның ахырында шигырь юллары язылган.

«Аякны кисмәгез, мин өйләнмәгән әле, сугышта сөйгән кызым бар»

Сагынычлы сәләмләрем!

Мәрьям, мин хәзергә исән. Сине дә ул тарафларда исән-саудыр дип беләм. Мин бик каты яраландым. Наркоздан айныша алмагач, мине үлекләр янына сарайга чыгарып ташлаганнар. Айнышып киттем дә, каранам, төртәм, алар үлгәннәр икән.

Кычкырдым: «Сестра, почему я здесь?». «Сейчас, больной», – дип әйтте дә, килеп җитеп, носилка белән алып кереп киттеләр.

Бераз хәлләнгәч, уң аягыма операция ясадылар. Кисәселәр иде, кистермәдем. Мин өйләнмәгән әле, сугышта кызым бар, дидем. Кисми калдырганнар. Үз протезың була, диделәр. Менә, Мәрьям, шулай кешегә яраклыгым юк, син нәрсә әйтерсең. Үзең ничек яшисең, шуларны әйтеп яз, яме.

Ярый, хуш, сәлам белән дустың Салих. Хуш!

Казарманың ишегенә мылтыгымны сөядем.

Туган-үскән җирләремә кайтыр микән сөягем.

Синнән түземсезлек белән хат көтеп калам!

Мәрьям әби бу хатны алгач, бик елый. «Кызлар җыелышып тынычландырдылар, яхшы итеп хат язарга куштылар», – дип исккә ала иде ул.

Ул үзе 4 ел сугыш кырында йөри. Бәхеткә, бер тапкыр да яраланмый. Әби шуны искә төшереп сөйләгәндә, без дә елый идек.

«Хөкүмәт ташламый. Мин дә сине ташламыйм, нинди булсаң да»

Сәлам хатым.

Салих, миннән бик сагынычлы күп сәлам. Исән-сау күрешүне теләп калам. Кайгырма, терелергә кара, хөкүмәт ташламый. Мин дә сине ташламыйм, нинди булсаң да. Исән-сау кайтырга язсын.

Бәлки, сугыш та тиздән бетәр, Аллаһ боерса. Менә январь ае бетә инде, бәлки, салкында фашист та дөмегер.

Син 1945 елның 6 январендә яраландыңмы? Тиздән, терелеп, авылга да кайтырсың, ранен урының төзәлсә. Бер дә кайгырма, мин сине, сөеклем, ташламыйм.

Мин дә исән кайтыйм. Самолет бомбасына очрамасам.

Бик куркыныч, шулай булса да түзәргә туры килә. Бер дә сугыш бетәр төсле түгел.

Ярый хуш, сау бул. Тиз терел.

Сине сагынып, дустың Мәрьямең.

Безнең яшьлек шушы сугыш кырларында үтте инде, яшәгән шикелле дә түгел. Аякта 42ле кирза итек, өстә озын шинель. Шулай кирәктер төсле. Белмисең дә, йөрисең дә йөрисең. Дошманны җиңү кирәк бит.

Мин бу хатны теләкләр тели-тели язам. Кабуллардан булсын инде.

Хуш, хуш!

Сандугачлар су эчәләр

Агыйделдә тезелеп.

Нигә болай сагынам икән

Үзәкләрем өзелеп.

Хат яз, хат көтәм.

1865 ЗАП 5 дивизион 15 батарея. Сиразеевой М.С.

«Сугышта үлмәгәнне, монда кайткач ачтан үләмме икән»

Сугыштан бабай алданрак кайта. Аны 1945 елда комиссовать итәләр. Пристаньгә кадәр пароход белән, аннары авылга кадәр җәяү кайта. Аяк яралы, култык таякларына таянган яшь солдат… Җәяү Камадагы пристаньнән Лаешка кадәр 3 км бара. Шуннан соң гына аңа арбалы ат очрый. Бик авыр була аның өйгә кайтыр юлы, бик озак кайта ул.

Кайткач, әнисе аны күреп сөенә, шул чакта көенә дә. Яудан кайткан яралы улына пешерерлек әйбере булмый карт әбинең. Яраланып беткән улы кайта, ә ашатырга әйбер юк. Бабай үзе дә беренче тапкыр елап җибәрә.

«Сугышта үлмәгәнне, монда кайткач ачтан үләмме икән», – дип уйладым. Аннары колхоздан он бирделәр. Әни умач пешереп ашатты», – дип искә ала иде бабай.

Бераздан Мәрьям әби дә сугыштан кайта. Алар авыл башында очрашалар. Бабай бик борчыла, ул үзенең инвалид булуынннан гарьләнә, Мәрьяме аны кабул итәрме… Ул бит хәзер аның артыннан йөгереп йөри алмый инде. Тик Мәрьяме аны сагынып кайта, һәм яшьләр бергә булырга сүз куешалар.

Әби дә, бабай да – 1921 елда туган кешеләр. 1945 елда – аларга 24 яшь! Ә алар инде күпме күргән, күпме җирләрдә йөргән, күпме михнәт кичергән…

Фото: © Ләйсән Хафизова, гаилә архивы

«Сөйгәнеңнең бер кимчелеген дә күрмисең икән»

Мәрьям әби белән Салих бабай 65 елдан артык бергә яшәде. Алар гомерләре буена аерым ятып йокламадылар, бөтен җиргә икесе бергә бардылар, аерым тормадылар. 5 бала үстерделәр. Әбинең «Ана даны» ордены бар. Барысына да югары белем биргәннәр. Әби дә, бабай да балаларына югары белем бирү белән горурлана иде. Аны гел әйттеләр – хәтердә шул уелып калган.

Әби – укытучы, бабай авыл советы рәисе булып 30 ел чамасы эшләде. Бабай февраль аенда үлде. Аңа 89 яшь иде. Ул өй тирәләрендә карны көрәп, җыештырып, аннары өйгә кереп, әбигә чәйләр ясап эчертеп, ял итәргә ятып торган хәлдә бакыйлыкка китте. Мәрьям әби 93 яшендә вафат булды.

«Әби, ничек итеп бабайга кияүгә чыктын соң, ул бит ярымаяксыз иде», – дип сорагач, әби елмаеп кына куя.

«Сөйгәнеңнең бер кимчелеген дә күрмисең икән, балалар! Мин бабагыз каршында «аксак тавык» дип тә әйтмәдем», – дип әйтә иде ул.

Фото: © Ләйсән Хафизова, гаилә архивы

Җиңү Геройлары! Барчагызга да олы рәхмәт! Дөньялар имин булсын, сугышлар булмасын! Мәрхүмнәрнең рухлары шат булсын, исәннәр сәламәт булсын. Киләчәк буыннарга Аллаһы Тәгалә тәүфыйк бирсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100