«Гомеребез озын булса, исән-сау әйләнеп кайтырбыз»: Лаеш егетләре «солдатка» китте
Бу көннәрдә һәр районнан мобилизациягә эләккән ир-егетләрне әзерлек пунктына озаталар. «Интертат» хәбәрчесе Лаешта булып, егетләрнең үзләре, якыннары белән аралашып кайтты.
Куллар калтырый, тамакка төер тыгыла, күзләргә яшь килә, ә йөрәк сыкрый. Шушындый халәттә репортаж язарга утырам. Җитмәсә, күңелне тырнап, яңгыр сибәләп тора. Төрлесен күрергә һәм язарга туры килсә дә, үземне болай авыр хис иткән юк иде әле. Якыннарны повестка белән озатканнарын, чыннан да, моңарчы күргәнем булмаган икән шул.
Мин бүген Лаешта булдым. Мобилизациягә эләккән бер төркем ир-егетләрне әзерлек пунктына озату мизгелләрен күреп кайттым. Егетләр белән саубуллашу Лаеш техникумы ишегалдында узды. Мин килгәндә, урамда патриотик рухтагы рус һәм татар җырлары яңгырый, ләкин аларны беркем тыңламый кебек иде. Бөтен кеше үз хәсрәтенә чумган. Озатырга килгән ир-атлар бер-бер артлы тәмәкеләрен кабыза, хатын кызлар, якыннарының җилкәләренә башларын куеп, тын гына сыкрый.
Мобилизация буенча китүчеләр техникумның актлар залында җыелганын ишеткәч, мин эчкә юнәлдем. Биредәге халык урамдагы кебек кайгыга батмаган иде. Залда дулкынлану булса да, беркемдә дә борчылу, курку һәм төшенкелеккә бирелү сизелмәде. Киресенчә, ир-егетләр үзләрен чын егетләрчә тотарга тырышты.
«Качып ятуның мәгънәсен күрмим»
Иң беренче булып, Имәнкискәдән 31 яшьлек Раил Сәләхов белән сөйләшеп киттем. Мобилизациягә авылыннан әлегә берүзе эләккән. Шулай да, авылдашлары аны озатырга килгән. Раилнең әтисе дә, әнисе дә яшьли вафат булганнар, шуңа күрә егет әбисе һәм апасы тәрбиясендә үскән. Чакыру кәгазе килгәнче, төзүчеләр бригадасы белән төрле районнарда шәхси йортлар салып йөргән. Өйләнергә, гаилә корырга өлгермәгән.
Мин Хабаровск краенда Хәрби-һава көчләрендә хезмәт иткән идем. Без самолетлар ремонтладык. Чакыру кәгазе алгач, җыенып килдем менә. Җылы кием һәм бераз ашарга алдым. Башта Казанга алып китеп, тикшерәчәкләр, диләр. Аннары кая җибәрәселәрен белмим. Чакыргач, барырга кирәк инде. Качып ятуның мәгънәсен күрмим. Илебезне без сакламасак, кем сакласын соң? Аллаһ бирсә, исән-сау әйләнеп кайтырбыз әле, – диде Раил.
Раил янәшәсендә утырып торган 34 яшьлек Усад авылы егете Руслан Агиев белән дә танышып киттем. Раилдән аермалы буларак, Русланның гаиләсе, ике баласы бар – олысына биш яшь, ә кечесенә өч ай гына. Кичәге көнгә кадәр Усадта эретеп ябыштыручы булып эшләгән.
2010 елда Владикавказда ракета-зенит гаскәрләрендә хезмәт иткән идем, – диде Руслан. – Яхшы хәрби әзерлек үттем дип әйтә алмыйм. Ул вакытта гади солдатларны сугышка әзерләмәделәр. Күбрәк стройда атлап йөрү булды инде. Бер мәртәбә граната шартлатып карадым, алты тапкыр мылтыктан аттым. Автоматны сүтеп җыя беләм. Бөтен хәрби әзерлек шул.
Мобилизациягә чакыру кәгазен кичә китерделәр. Әзерлек өчен бер көн бирелде. Хатын, әни төне буе елап чыктылар. Мин аларны аңлыйм – җибәрәселәре килми инде. Шундый сынау килгәч, бернишләп булмый. Алда нәрсә буласын беребез дә белми, – дип сөйләде Руслан Агиев.
27 яшьлек Атабай егете Илнур Дәүләтшин 2016-2017 елларда Казанда хезмәт иткән. Ул, күбесенчә, тимер юл транспортында хәрби кораллар озатып йөргән. Илнур аеруча җаваплы хезмәттә булгач, яхшы хәрби әзерлек үткән. Өйрәнүләр ай саен булып торган. Хезмәттән кайткач, военкоматка чакыру кәгазе килгәнче, «Оргсинтез» заводында инженер булып эшләгән, быел көндезге бүлеккә магистратурага укырга кергән. Кызлар үлеп кызыгырлык егет булса да, әлегә кадәр буйдак. Хезмәт итеп кайткач өйләнергә ниятли.
Кәеф әйбәт үзе. Хәерлесе булсын. Әти-әни кайгыра инде, нишләсеннәр? Әти кайгысын сиздерми үзе. Гомеребез озын булса, исән-сау әйләнеп кайтырбыз. Озак яшәргә язмаса, монда да әҗәлдән качып котылып булмый. Хәрби комиссариаттан да качып йөрүнең мәгънәсе юк, барыбер табалар. Язмышың шундый булгач, бернишләп булмый, – дип уртаклашты Илнур.
«Шушы илдән ашадылар, баедылар, ә хәзер чит илгә качалар»
Раил Сәләховны, әбисе белән апасында тәрбияләнгән, дип язган идем. Урамда аның апасы Гөлзифа Шәрәпованы да күрергә туры килде. Яшьләрен чак тыеп тора иде, мин сөйләшә башлагач, елап ук җибәрде.
Бик авыр, энем. Хезмәт итеп кайтты бит инде. Менә тагын китә. Бер дә җибәрәсем килми. Үзе генә бит ул, минем әни кулында тәрбияләнде. 88 яшьлек әбисе өйдә елап калды. Нишләтәсең? Бурыч бит ул. Чакыргач, бармый хәлең юк. Барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бары тик шул гына теләгем, – дип сөйләде Гөлзифа апа, яшьләрен тыя алмыйча.
Якыннарын озатырга килгән өлкәнрәк ир-атлар бер-берләрен тормышта күргән авырлыкларын искә алып тынычландырырга тырышты. Берсе машинада әйләнгән очрагын сөйләсә, икенчесе газ баллоны шартлаганда чак исән калганын искә төшерде. Берәүнең туганы, авырып, яшьли вафат булган.
– Ходай озын гомер язган булса, вакытлы хәсрәтләр куркыныч түгел, – дип җөпләп куйды бер өлкәнрәге.
Исемнәрен русча эндәшеп, татарча сөйләшеп торган ир-атларга күзем төште. Аларның сүзләрен бүлеп, кемне озата килүләре турында кызыксындым. Ташкирмәннән керәшен агайлары икән. Николай абыйның улын озатырга килгәннәр. Фамилиясен әйтергә теләмәде, ләкин: «Кушаматым Татарин була», – диде ул. Үзбәкстанда яшәгәндә, татарча сөйләшкәнгә шундый кушамат таккан булганнар.
Улыма повестка бирүләрен башка аталар ничек кабул итәргә тиеш булса, мин дә шулай кабул иттем. Как положено! Үзем дә «доброволец» булып язылыр идем. Чын дөресен әйтәм. Илдә сугыш бара. Ничек качып ятасың инде?! – диде Николай абый.
Яндагы абыйларның берсе, безнең сүзгә кушылып, чит илләргә качучыларны сүгеп алды һәм качкыннарны кире кертмәскә тәкъдим итте.
– Шушы илдән ашадылар, баедылар, ә хәзер чит илгә качалар, – диде ул.
Аналар, егетләрен озатырга килгән кызлар, ирләрен озатучы хатыннар белән аралашып карарга талпынган идем, булдыра алмадым. Берләре әйтер сүз таба алмыйча торса, икенчеләренең күз яшьләреннән шешенеп беткән йөзләрен күргәч, үземнең тамакка төер тыгылды. Сүзләр артыктыр шул мондый вакытта.
«Аек акыл белән стройда басып торуыгыз өчен рәхмәт!»
Булачак солдатларны тезеп бастырдылар. Башта военком аларны исемлек буенча барлап чыкты. Аннары Россия, Татарстан гимннары яңгырады. Шушы урында күз яшьләрен тыеп кала алган кеше булдымы икән, әйтә алмыйм, ләкин китүчеләр үзләрен нык тотты, сер бирмәде.
Татарстан гимны яңгыраган вакытта, бер нәни кыз җиргә төшкән яфракны алып, стройда торучы әтисенә илтеп бирде. Мин китүчеләр автобуска утырганчы шул яфрактан күзне ала алмадым, ә әти кеше яфракны кулыннан ычкындыра алмады. Шушы балалар хакына ир-егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде!
Стройда торучылар алдында Лаеш хәрби комиссары Александр Афанасьев, районның башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков, дин әһелләре чыгыш ясады.
Хәрби комиссар үзен офицерларча тотарга тырышса да, тавышында дулкынлану сизелә иде.
Чакыруны кабул итеп килгәнегез өчен, аек акыл белән стройда басып торуыгыз өчен рәхмәт! Хәзер сез үзебезнең танк полигонына китәсез, – дип мөрәҗәгать итте военком. – Сез анда күпмедер вакыт торганнан соң, өстәмә күрсәтмәләр киләчәк. Шул вакыт эчендә – бер ай буламы, ике аймы – үзегезнең хәрби осталыгыгызны искә төшерергә тиеш булачаксыз. Вакытыгызны әрәмгә уздырмагыз.
Минемчә, һәрбер акыллы кеше сугышны без түгел, ә НАТО алып барганын аңлый. 1941 елда без көтелмәгән һөҗүмне тоеп караганбыз инде. Бу юлы Президентыбыз безне андый дәһшәттән саклап калды. Үзенең анасын, хатынын, балаларын яраткан һәр ир-ат, чакыру килгәнен көтмичә, хәрби комиссариатка килергә, хәзерге моментта ил тынычлыгы өчен кирәкме-юкмы икәнен белешергә тиеш, – диде Александр Афанасьев һәм, автобуска утырыр алдыннан, саубуллашу өчен 5 минут вакыт бирде.
Автобус кузгалды. Кул болгаулар, елаулар китте. Исән-имин туган йортларыгызга әйләнеп кайтыгыз!