Бер ай комада яткан Азнакай кызына ярдәм кирәк: «Балам, күзеңне ач инде, дип ялвардым»
«Эх, җәй узды», – дип, һич уфтанырлык түгел, исән-имин, кайгысыз узган җәйләргә мең шөкер кыласы икән бит. Җәйге айлары «энә өстендә» үткән, өмет белән өметсезлек бизмәндә тибрәлеп торганнарга килгән сынауларны ишеткәч, әнә шундый нәтиҗә ясамыйча, тагын ни дисең?!

Быел 17 майда Чаллыда светофорның кызыл утына туктамаган «Мерседес» машинасы студент егетләр һәм кызлар утырган машинага килеп бәрелә. Шушы авария Азнакайда яшәүче Гатауллиннар гаиләсенең тормышын астын өскә китерә: быел июльдә 18 яше тулган олы кызлары Айлина бик зур зыян күрә. Гомере кыл өстендә булган кызны коткару өчен табиблар озак көрәшә. Айлинадан аермалы буларак, иптәшләренең имгәнүләре алай ук җитди булмый, алар 1-2 атна хастаханәдә дәваланып, өйләренә чыгарылган.
Айлина төгәл 1 ай комада булып, аннары 1,5 ай реабилитация узып, хәзерге вакытта өйдә, тик яңадан яшәргә –ашарга, сөйләшергә өйрәнергә Мәскәүгә барасылары бар. Андагы үзәк табиблары 1 ай дәвалануга 1 млн 845 мең сумлык счет җибәргәннәр. Гаилә мондый коточкыч зур чыгымнарны үзе генә күтәрә алмый. Бу хакта «Интертат»ка Айлинаның әнисе Альбина Гатауллина сөйләде.
«Ярты башы чәрдәкләнеп беткән, сөякләрен җыя алмаганнар»
Кызыбыз Чаллыда МЧС белгечлегенә көллияттә укый иде. Иптәшләре белән парктан кайтырга чыкканда, светофорның кызыл утында аларга машина килеп бәрелгән. Ул кеше әле һаман гаебен танымый, әле һаман суд булмады. Безгә килмәделәр дә, ярдәм дә итмәделәр, тынычлап яшәп яталар. Ә безнең монда көн саен акча мәсьәләсе: бала ятып кына тора, терәтеп кенә коляскага утыртып торабыз, зонд аша ашый, сөйләшми…
Авариядән соң башта Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә алып киткәннәр, ул шунда ук комага киткән. Безгә шалтыратып хәбәр иткәч, шок хәлендә ничек җыенып киткәнне дә хәтерләмим. Төнлә иде бу, Чаллыга хастаханәгә килдек. Аның белән булганнар барысы да шунда ята. «Айлина кайда?» – дим, «Айлина реанимациядә», – диләр. 4 сәгать буе операция ясадылар. Баш мие нык имгәнгән, ярты башы чәрдәкләнеп беткән, ул яраксыз хәлгә килгән, сөякләрен җыя алмаганнар. Операциядән соң, табиблар чыгып әйтте: «Хәле нык авыр, кулдан килгәннең барысын да эшләдек, бүтән нәрсә әйтә алмыйбыз». Гомерен коткарып калгач, вертолет белән Казанга җибәрделәр.
Казанда Республика балалар клиник хастаханәсендә 1 ай реанимациядә комада ятты, 1,5 ай реабилитация уздык. Август башында безне өйгә чыгардылар. Хәзер реабилитация кирәк. Мәскәү белән элемтәгә чыктык. Дәвалау үзәгеннән счет җибәрделәр, 1 айга 1 млн 845 мең сум акча кирәк, сбор ачарга тора идек. Айлина утыра, ашый, сөйләшә башласын өчен, безгә мөмкин кадәр тизрәк шунда барырга кирәк, чөнки анда белгечләр көчле. Безнең хәлдәге кешеләрне аякка бастыру мисаллары күп анда, шуңа аларга өметләнәбез. Акча җыелганчы, Казанга 7 нче хастаханәгә реабилитациягә барырга уйлаган идек. Алардан җавап көтәбез. Анда бер көне 8-10 мең сум тирәсе диделәр, – дип сөйләде Альбина Гатауллина.
«Автобуска утырдым да, юл буе күздән тиктомалга яшь акты, күңелдә бушлык булды»
Ана күңелен алдап була, ди мени?! Нәрсәдер буласын сизгән шул Айлинаның әнисе, тикмәгә генә эче пошмаган.
Ул чакта минем отпуск иде. Айлина безгә дус кызы белән кайттылар. 3 көн кунак булдылар да, мин алар белән Чаллыга киттем. Айлина «правага» укыды, дүшәмбе көнне имтихан бирергә тиеш иде. 18 яше тулмаганлыктан, мин ЮХИДИгә ризалык бирергә килдем. Җомга кайтырга ниятләгәч, «Әйдә, кызым, кайтасыңмы?» – дигәч: «Юк, әнием, кайтмыйм әле, минем монда эшләрем бар, практика...» – дип калды. Автобуска утырдым да, юл буе күздән тиктомалга яшь акты, күңелдә бушлык. Әллә нәрсә булды. Үзем дә аңламадым. Нигә кәефсезләндем соң дип, үз-үземә аптырап кайттым. Беренче тапкыр шулай, гадәттә, алар яныннан тынычлап кайтып китә идем, – дип искә алды Альбина ханым ул көннәрне.
«Исән генә калсын дип, көне-төне Аллаһка ялвардык»
Ана йөрәгенең көче, мәхәббәте баласына комадан чыгарга да булышкандыр, дип уйлап куясың. Альбина һәрвакыт кызы янында була, әтисе белән әбисе дә Айлина янында бик күп төннәр уздыра. Барысы да комадан чыкканын зарыгып көткәннәр.
Исән генә калсын дип, көне-төне Аллаһка ялвардык. Казанда да табиблар, «хәле бик авыр» дип тордылар бит. Беренче көннән үк иртәдән кичкә кадәр реанимациядә аның янәшәсендә булдым. Кулыннан тотып, «кызым, әйдә, безнең янга кайт инде, күзеңне ач, бөтен кеше сине көтә» дип сорадым. Шулай сөйләшә идем инде. Үзе яраткан роликларын куя идем. Аннары акрынлап селкенә башлады. Табиблар да «уянырга маташа» диделәр. Кул-аякларын селкетә башлады, бер күзен икенче көнгә ачты. «Айлина, син мине күрәсеңме?» – дип, шатланып еладым. Үз әнием дә, әтисе дә гел аның янәшәсендә булдылар. Реабилитациядә вакытта чиратлашып кундык.
Аллаһка шөкер, чыктык, ул авырлыкларны уздык. Табиблар яхшыга өметләндерә, Безгә логопед-дефектологлар белән шөгыльләнергә кирәк. Казаннан бер логопед үзе теләп килеп өйрәтеп китте инде бераз. Хәзер бөтен ышанычыбыз – Мәскәүдәге үзәк белгечләренә. Андагы табиблар безнең ситуацияне аңладылар, «без сезгә ярдәм итә алачакбыз» дип яздылар.
Тагын әле башына операция кирәк була. Заманча имплант – сөяк куячаклар. Ул да түләүле булачак. Анысы соңрак, РКБ нейрохирургы ашыкмаска киңәш итте. «Авыр операция булачак, әле ашыкмагыз, иң мөһиме – реабилитацияне башлагыз», – диде.
«Хәзер шундый хәлдә яткач, нык авыр инде безгә»
Айлина – гаиләдә олы бала. Аның әле тагын быел көллияткә укырга кергән энесе, 7 нче класска укырга кергән сеңлесе бар икән. Алар да бүген бар көченә апаларын тернәкләндерү өчен тырыша. Күмәк тырышлыкның нәтиҗәсе дә күренә: Айлинаның хәлендә алга китеш сизелә икән.
Чыныккан, актив, сәламәт бала иде. Хәзер шундый хәлдә яткач, нык авыр инде безгә. Бик ачык, теләсә кем белән аралашып, дуслашып китә торган кеше ул. Иптәшләре да сагына, «сагынабыз, юксынабыз» дип елыйлар һаман. Казанда ятканда да килгәннәр иде, хәзер менә Чаллыдагы дуслары килергә җыена.
Өйдә стеналар да булыша, диләр бит. Сеңелкәш, энекәшләре кырыена яталар, бергә видеолар карыйлар, шаяралар. Аларга карап, Айлина ныграк ачылып китте. Әле бер күзе ачылмый иде, анысы да ачылды. Хәзер карашлары икенчерәк төрле инде. Елмаерга да маташа. Акрынлап, эмоцияләр барлыкка килә башлады. Без хәзер Мәскәүгә барып, дәвалануны башлап җибәрү турында хыялланабыз инде, – диде Альбина Гатауллина.
Мәскәүдәге үзәктән 1 айга счет җибәргәннәр. Анда бер көне 57 мең сумга төшә, әнисенең яшәү чыгымнарын исәпкә алып, бер көне 62 мең сумга төшәчәк.
Гатауллиннарга бүген һәр сумы кадерле. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен, Альбина Гатауллиннаның «Сбербанк», «Т-банк», «Зенит» банкларына беркетелгән телефон номерын күрсәтәбез:
2202202311309615 – карта номеры.
Изгелек җирдә ятмый. Ярдәм кулы сузганнарга үз изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын, дигән теләктә калыйк. Айлинаның савыгып, аякка басып, элекке тормышка кайткан көннәрен күрергә насыйп әйләсен!
Фотоларны «Интертат»ка Альбина Гатауллина җибәрде