Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белоруссиядә «Идел-татар» легионының 825нче батальоны эзләреннән

«Интертат» хәбәрчесе Белоруссиядән «Идел-татар» легионы составындагы 825нче батальонның фашистлар тозагыннан партизаннар ягына чыгу тарихын өйрәнеп кайтып, укучыларга җиткерә.

news_top_970_100
Белоруссиядә «Идел-татар» легионының 825нче батальоны эзләреннән
Рифат Каюмов

«Интертат» хәбәрчесе татар төбәкчеләре, галимнәр, язучылар, журналистлар делегациясе составында Белоруссиядә йөреп кайтканын алдарак язган иде. Бу юлы игътибарны Витебск шәһәрендәге Советлар Союзы Герое Минай Шмырев музее, аеруча «Идел-татар» легионы составындагы 825нче батальонның фашистлар тозагыннан партизаннар ягына чыгу тарихына юнәлтәсебез килде.

1943 елның февралендә, бөтен дөнья Германия Вермахтының Сталинград сугышындагы җиңелүе белән тәэсирләнгән чакта, Белоруссиядә бик мөһим вакыйга була. Ул тарихи факт буларак киң катлам халыкка билгеле булмаса да, Бөек Ватан сугышында аның әһәмияте зур. «Идел-татар» легионының (икенче төрле «Идел-Урал» дип тә йөртелә) 825нче батальоны Витебск өлкәсендә – Көнбатыш Двина елгасы буенда партизаннарга кушыла. Әлеге вакыйга Муса Җәлилнең «Двинага» шигырендә дә тасвирлана.

«Двина, әгәр синең агымыңны

Борып булса иде кирегә,

Дулкыныңа төреп, бу гәүдәмне

Алып китәр идең илемә», –

дип яза Герой-шагыйребез.

Әлеге легион әсирлеккә төшкән төрки халыклар, башлыча, татар солдатларыннан туплана. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре дә шунда булуы мәгълүм. Вермахт (1935-1945 елларда Германиянең хәрби көчләре) 10 меңләп легионерны совет режимына каршы көрәштә, бигрәк тә яулап алынган җирләрдә партизаннарны юк итүдә кулланырга җыена. «Идел-татар» легионының 1000 кешедән торган һәм яхшы коралланган 825нче батальоны, беренчеләрдән булып, совет гаскәрләренә каршы чыгарга тиеш була, ләкин сугышчылар, мөмкинлек тууга, коралны фашистка таба бора һәм партизаннар белән кушыла. Зур өметләр багланган милли легионның «этлеген» Германия җитәкчелеге авыр кичерә һәм шушы вакыйгадан соң әсирләрне ватаннарына каршы сугыштыру планыннан кире кайта. Легионның калган 9 меңләп легионеры сугышка керми.

«Легионерлар партизаннарга каршы көрәшергә, халыкны фашистлар ягына чыгарга өндәргә тиеш була»

Витебскида Советлар Союзы Герое Минай Шмырев музее.

Фото: © Рифат Каюмов

Шмырев музее хезмәткәрләре «Идел-татар» легионы тарихын җентекләп өйрәнгән, моңа бәйле бик күп документлар туплаган. Шуларның бер өлеше белән без дә таныштык. Мәкаләнең киләсе өлеше музей директоры Ирина Шишкова сөйләгәннәрдән язылды.

Германия хәрби архивы документларында күрсәтелгәнчә, «Идел-татар» легионы 1942 елның җәендә туплана башлый. 1 августта Вермахтның штаб начальнигы Кейтель татарлардан, татарча аңлаган башкорт, чуваш, мордва һәм мари әсирләреннән торган легион төзү турында приказ имзалый. Легионерларны 21 августта Едлино лагерында туплый башлыйлар. Икенче җыелу урыны Демблинда була. Германия командованиесы татар легионерларын 1942 елның октябреннән 1943 елның 1 гыйнварына кадәр сугышка әзерләп, оккупацияләнгән җирләрдә партизаннарга каршы көрәштерергә ниятли.

Партизаннарга каршы көрәшүдән тыш, легионерлар халыкны фашистлар ягына чыгарга өндәргә һәм милли республикаларда совет хакимиятенә каршы восстаниеләр оештырырга тиеш була. «Идел-татар» легионының 825нче батальонын 1 декабрьгә, 826нчы батальонын – 15 декабрьгә, 827нче батальонын 1 гыйнварга сугышка кертергә планлаштырыла. Һәр батальон 800-1000 сугышчы белән туплана. Шуларның 60ы гына Германия хәрбиләре була.

1943 елның 14 февралендә якынча 900 кешедән торган 825нче батальон Витебск һәм Орша шәһәрләре районына партизаннарга каршы көрәшергә җибәрелә. Батальон командиры майор Цёк, ә аның урынбасары татар легионеры Мөхәммәтов була. Легионерлар 18 февральдә Көнбатыш Двина елгасы буендагы Сеньково авылына килеп урнашуга, партизаннар ягына чыгуны оештыручылар безнекеләр белән элемтәгә чыгарга ярдәм итәрдәй кеше эзли башлый. Аларга Нина Буйниченко исемле яшь кыз ярдәмгә килә.

2008 елда Нина Федоровна Буйниченко туган авылына кунакка кайтып, мәктәп укучылары белән очрашуында 1943 елгы вакыйгаларны искә алып сөйли. Аның сөйләгәннәре яздырылып алынган була.

«Алдансам, туганнарымның һәм якыннарымның гомере өзелергә мөмкин иде»

Нина Федоровна Буйниченко сөйләгәннәрдән:

«Немецлар килгәч, авыл тынып калды. Ләкин бу сәер немецлар иде. Алар беркемгә тимәде. Һәр тәлинкә бәрәңгене, һәр чүлмәк сөтне акчага алдылар. Үзара немецча түгел, безгә аңлашылмаган телдә сөйләштеләр, ә үзләре русча да белә иде. Аларның җырлары озын, моңсу булып истә калган. Соңыннан белгәнемчә, алар татарлар булган.

Сеньково авылында урнашу белән, татарлар Толя Прохоренко исемле малайдан фашистларны дошман иткән кешеләрне сораганнар. Толя аларны безнең өйгә алып килде. Сөйләшә торгач, татарлар легионда фашистларга каршы эшләүче яшерен оешма барын, сугышчыларның күбесе партизаннар ягына чыгарга теләвен әйтте. Мин аларга ышаныргамы, юкмы, дип озак икеләндем, чөнки алдансам, туганнарымның һәм якыннарымның гомере өзелергә мөмкин иде. Шулай да, тәвәккәлләп, татарларга партизаннар белән элемтәгә чыгарга ярдәм итәргә ышандырдым.

Легионерларның партизаннар ягына чыгуы 22 февральнең төнге 12 сәгатенә билгеләнде. Урынын – боз каткан Көнбатыш Двина елгасының «Руба» заводы чүплеге турысын – партизаннар сайлады. Легионерлар алдан килешенгән планнан бераз тоткарлык белән чыкты. Операция алдыннан яшерен группа җитәкчеләре Ришат Таҗиев, Григорий Жуков, Рәхимов немецлар тарафыннан кулга алына. Күрәсең, моны фашистларга җиткергәннәр. Соңыннан билгеле булганча, тоткарланган кешеләрне Витебск шәһәренә алып китеп, атып үтергәннәр.

Җитәкчеләрнең кулга алынуы билгеле булуга, ике кече лейтенант Хөсәен Мөхәммәдов белән Гари Галиев, инициативаны үз кулларына алып, партизаннар ягына чыгуны оештыра алган. Шулай итеп, февральнең 22нән 23нә каршы төнне партизаннар ягына 506 кеше чыккан. Алар үзләре белән 430 автомат, 28 пулемет, 76 пистолет, 4 миномет, 3 туп, 26 ат һәм сугыш өчен кирәк-яраклар төялгән арба да алып чыккан. Бу кораллар партизаннарның запасын шактый тулыландырды».

Фото: © Рифат Каюмов

Партизаннар ягына чыккан татар һәм башкорт сугышчылары фашистларга каршы кыю көрәшә. 28 февральдә үк Г.И. Сысоев отряды – татарларның күбесе шушында була – Щелбов урманнарындагы чолганышны өзеп, дошманга тылдан көчле һөҗүм ясый. Берникадәр вакыттан әлеге отряд Поповичи авылы тирәсендә фашистларның 6 танкын, 1 машинасын юк итә, берничә фашист солдатын әсирлеккә ала.

Снаряд гильзалары

Фото: © Рифат Каюмов

Партизаннар исемлеге җир астында яткан патроннар тартмасыннан табыла

2006 елда музей хезмәткәрләре Сураж районына экспедициягә чыккач, 50 легионер исеме теркәлгән документка тап була һәм аны музей фондына кертә. Бу документның табылу тарихы бик кызыклы. 1980 еллар башында Иван Кибальников белән Максим Коренев Островский урманчылыгының 16 кварталында 20-30 см тирәнлектәге җир астыннан патроннар тартмасы таба. Анда А.Д. Гурко җитәкчелегендәге партизаннар отряды документлары сакланган була. Документлар арасыннан партизаннар составына кергән кешеләр исемлеге дә килеп чыга. «Төбәк тарихын өйрәнүче В.Т. Кухарева 50 партизанның исем-фамилиясен күчереп язарга өлгерә. Бу кешеләрнең партизаннар ягына күчкән легионерлар булуына бернинди шик юк», – ди Ирина Шишкова.

Ирина Шишкова

Фото: © Рифат Каюмов

2007 елның җәендә Россия Федерациясе Куркынычсызлык, оборона һәм хокук тәртибе Академиясе президенты Виктор Шевченко соравы буенча Беларусь Республикасы Милли архивыннан элек билгеле булмаган документлар алына. Документларның күчермәләре Минай Шмырев исемендәге музейга тапшырыла.

Партизан отрядларына кабул ителгән легионерларның исемлеге аеруча зур кызыксыну уята. Исемлекләрдә сугышчының сугышка кадәр яшәгән урыны, белеме, гаилә составы, һөнәре, хәтта тыныч вакытта алган хезмәт хакы турында белешмәләр бар. Аерым очракларда партизаннарның сугышта һәлак булган яки фронт сызыгы артына җибәрелгән көннәре күрсәтелгән.

«Легионерлар исемлеген табу буенча башкарган хезмәтебез уңай нәтиҗә бирә. Бу теманы өйрәнә башлаган чорда без партизаннар ягына күчкән 500ләп легионерның 30ын белгән булсак, хәзер аларныд 400гә якыны ачыкланды. Ни кызганыч, аларның күбесенең язмышы бүгенгә кадәр билгесез. Без эзләнүләребезне дәвам итәбез. Бәлки, фән һәм җәмгыять өчен кызыклы документлар тагын табылыр», – ди музей директоры Ирина Шишкова.

Соңгы елда гына моңарчы билгесез исәпләнгән 26 мең фамилия ачыкланган

Витебск өлкәсендәге «Рыленки» каберлеге.

Фото: © Рифат Каюмов

Витебск өлкәсе территориясендә генә дә 5000нән артык якташыбыз (хәзерге Татарстан җирләрендә туганнар) җирләнгән. Бу төбәктә 1601 хәрби каберлек саклана. Аларда 500 меңгә якын Кызыл армия солдаты күмелгән. Ирина Шишкова сүзләренчә, аларның 49 процентының гына исем-фамилияләре билгеле. «Соңгы елда гына без моңарчы билгесез исәпләнгән 26 мең фамилия ачыкладык. Каберлекләрдә «Билгесез солдат» дигән язудан беркайчан да котыла алмаячагыбызны аңлыйм, ләкин ачыкланган исемнәрнең санын арттыра һәм аларны мәңгеләштерә барачакбыз», – диде Ирина Шишкова.

Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссиянең Витебск өлкәсе җирләрендә хәбәрсез югалган туганнары турында мәгълүмат эзләүчеләр Шмырев исемендәге музейга мөрәҗәгать итеп карый ала. Анда берәр кирәкле белешмә булырга мөмкин.

Музей сайтында партизаннар ягына күчкән легионерлар исемлеге белән дә танышырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100