Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгородта ракета һөҗүме вакытында ана балаларын коткара – видео

Белгородка ракета һөҗүме вакытында һәлак булучылар 22гә җиткән

news_top_970_100
Белгородта ракета һөҗүме вакытында ана балаларын коткара – видео

Белгород өлкәсе губернаторы хәбәр итүенчә, кичә Украина хәрби көчләренең ракета һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар 22гә җиткән. Кичә 14 кеше үлгән, дип хәбәр ителгән иде. Губернатор хәбәр итүенчә, 25 авыр хәлдәге кешене Мәскәүгә җибәрергә җыеналар. Барлыгы 109 кеше яралы, аларның 15е – балалар.

Ракета һөҗүме нәтиҗәсендә 30 күп катлы йорт, берничә шәхси йорт зыян күргән, бик күп машиналар янган, зыян күргән. Йортларны төзекләндерү башланган. Белгородта һәм Украина белән чиктәш районнарда массакүләм чаралар уздырылмаячак.

Белгородка һөҗүм вакытында видеокамера төшергән кадр социаль челтәрләрдә таралды. Ана ике кечкенә баласы белән урамда йөри. Ракеталар шартлый башлагач, ул икесен дә үзе белән каплый, аннары икесен дә кочаклап йөгерә.

Россия Тышкы эшләр министры, бу һөҗүм артында Бөекбритания тора, дип белдерде.

Россия Берләшкән Милләтләр оешмасыннан бу һөҗүмгә бәя бирүне сорады. БМОдагы вәкил Небензя белдерүенчә, Россиягә никадәр куркыныч янаса, ул шулкадәр катгыйрак итеп җавап бирәчәк, Көнбатыш илләре бу җинаятьләрдә катнашучы буларак кабул ителә, диде ул.

Белгородта яшәүчеләр төнлә шартлаган тавышлар ишеткән. Губернатор моны: «Россия кораллы көчләре теге якка эшли», – дип аңлаткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100