Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина гаскәрләре Белгород үзәген утка тотты: 14 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак булган

news_top_970_100
Украина гаскәрләре Белгород үзәген утка тотты: 14 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак булган

Бүген Украина хәрби көчләре Белгород шәһәрен утка тотты. 14 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак булган, 108 кеше тән җәрәхәтләре алган. Яраланучылар арасында 15 бала бар, аларның 4се – авыр хәлдә, дип яза РБК.

15.00 сәгатьтә шәһәр үзәген «Ольха» дип аталган кассеталы ракеталар һәм Чехиядә ясалган «Vampire» (Вампир) реактив снарядлары белән аттыра башлыйлар. Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, ракеталарның күпчелеген бәреп төшергәннәр, әмма шәһәр үзәгенә төшеп шартлаганнары да була. 10 урында биналар яна башлый.

SHOT каналы язуынча, Собор мәйданы, Гражданнар һәм Бондан Хмельницкий проспектлары утка тотылган. Өлкә хөкүмәте бинасына снаряд тигән. 10 минут сирена улаган. Бу вакытта шәһәр халкы үзәктәге чыршыны, шәһәр күренешләрен карап йөргән була.

Өлкәгә Сәламәтлек саклау министрлыгы бригадасы, шул исәптән, министр Михаил Мурашко да килгән, Күрше өлкәләр – Воронеж, Курск, Орел губернаторлары ярдәм тәкъдим иткән.

Белгородтан Украина чигенә кадәр – 35 км.

«Бу җинаятьне эшләгән Киев режимы фронттагы җиңелүләрдән игътибарны җәлеп итәргә, шулай ук безне дә шундый ук адымга барырга этәрергә тели. Россия Хәрби көчләре бары тик хәрби объектларга һәм инфраструктуа нокталары белән генә эшли. Киләчәктә дә шулай ук эшләячәкбез. Бу җинаять җавапсыз калмаячак», – дип белдергән Оборона министрлыгы.

Видеолар:

Беренче ракеталар төшеп шартлаган мизгелне видеорегистратор төшереп алган. Машинада барган кеше бу вакытта «Слово пацана» сериалындагы саундтрекны – Аигельнең «Пыяла» җырын тыңлый.

Шәһәр үзәгендә булган кешеләр, ракеталар шартлый башлагач, җиргә яткан. Әмма видеодан аңлашылганча, бу аларның барысын да коткарып кала алмаган…

Бу видеоны «күлмәктә туган» кеше төшергән. Ул шартлауның эпицентры булган урынын күрсәтә. Ул биш минут элек кенә бу урында була, китеп бара. Ул китүгә шартлаулар башлана.

Белгород шәһәре утка тотыла башлагач, бер кеше тәрәзә янына килеп шартлауларны төшермәкче булган. Чираттагы ракета янында гына шартлый һәм ул кешенең башы яраланган.

Шартлау нәтиҗәләре:

Кешеләргә губернатор бомбоубежищеларга качарга кушкан. Видеолардан аңлашылганча, алар бөтенләй ябык булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100