БДИны 100 баллга тапшыручыларга акча: «Тырыш укучыларга премия түләү – яхшы идея»
Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыручыларны Хөкүмәт акчалата бүләкли: 1 предметны 100 баллга бирүчегә – 15 мең, 2 предметтан гомум 200 балл җыючыга – 25 мең сум. Республиканың зиһенле балалары быел инде ул акчаларны август аенда ук алган.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә «киләсе елга да шул күләмдә акча түләү ниятләнә» дип тәгаенләделәр. Язманы әзерләү барышында билгеле булганча, уку йортларыннан да аерым түләүләр каралган икән. Әйтик, КФУда шактый күзләр янарлык сумма: 100 баллга – 100 мең сум. Татарстан укучылары һәм укытучылары шушы түләүләргә нинди мөнәсәбәттә – «Интертат» шуны ачыклады.
«Химиядән 100 балл күрү – нык шокка китерде, шатлыктан бөтенебез бергә еладык»
Әгерҗе районы Исәнбай авылыннан Камилә Ганиева быел Ижау медицина университетында стоматология белгечлегенә 3 нче курста укый. Химиядән Бердәм дәүләт имтиханын 2023 елда 100 баллга тапшырган.
Укучыларга бик кирәк ул акча, имтиханга әзерлек өчен тотылган финанс чыгымнарын аз булса да каплый, чөнки син бит инде барыбер вебинарлар сатып аласың, репетитор белән шөгыльләнәсең, онлайн мәктәп өчен түлисең… – шуңа күбрәк булса да ярый.
Мин үзем гел укытучым белән дәрестән соң калып шөгыльләнә идем. 11 нче сыйныфта онлайн мәктәптә курс уздым, 1 предмет аена 3,5 мең сум иде, ә репетиторларга бит күпкә күбрәк китә.
Әзерләнгән вакытта бик авыр булды, төнге 3-4кә кадәр утырган вакытлар хәтсез иде. Кешенең үзеннән тора инде: теләге булса, әзерләнә һәм югары нәтиҗәгә ирешә. Иң мөһиме – теләк һәм әзерлек.
Фотоны «Интертат»ка Камилә Ганиева тәкъдим итте
Имтиханга дулкынланып бардым, чөнки нәрсә көтәсен белмисең. 100 балл минем өчен көтелмәгән хәл булды, реаль нәрсә түгел иде кебек, чөнки минем өчен иң кыен фән химия иде. Башта әле мин, химиягә караганда, башка фәннәрдән күбрәк балл булыр, дип уйлаган идем. Аннары химиядән 100 балл күрү нык шокка китерде, шатлыктан бөтенебез бергә еладык.
Мин үзем медицина университетына бюджетка укырга керү максатын куйдым, ниндидер түләүләр буласын белмәгән идем дә, – диде ул.
«Әлбәттә, бу акча кирәк, тик, минемчә, ул бик аз...»
Камиләнең остазы – Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең химия, биология укытучысы Энҗе Латыйпова фикеренчә, мөгаллим үзе дә БДИ биремнәрен камил белергә һәм укучының мотивациясе ни дәрәҗәдә булуын тоемларга тиеш.
Камиләнең сәләт, мөмкинлекләре әллә ни зур булмаса да, аның тырышлыгы бик зур, мотивациясе бик көчле иде. Укытучы әйткәннең бөтенесен эшләп барды. Йокладымы-йокламадымы – беркайчан зарланмады, күрсәтмәде. Һәр хатасына карата сорау бирде. Андый укучылар сирәк очрый. Гади генә класста укыса да, 3 ел өстәмә шөгыльләнүнең нәтиҗәсе дә әйбәт булды.
Имтиханны 100 баллга тапшыручыларга, әлбәттә, бу акча кирәк, балалар аны белсеннәр иде, мотивациягә ул, һичшиксез, йогынты ясаячак. Калган укучыларда да теләк тудырыр төсле. Тик, минемчә, ул акча бик аз, күбрәк булса, күңеллерәк тә булыр иде, чөнки укучы әйтеп бетергесез күп хезмәт куя.
Икенче яктан караганда, ул тырышлыкның әҗере дә бар. Камилә Ижау медицина уку йортына керде, андагы еллык түләүне исәпкә алсаң, аның хезмәте миллионнан артык дип исәплим, чөнки аңа бюджет урыны тәэмин ителгән иде инде. Борчыласы булмады, рәхәтләнеп, иркенләп, 3 фәнне дә югары баллга биреп, бюджет бүлегенә керде. Үзе зур бүләк бит инде.
Рәхмәт, укытучыларны да район бик зурлады. Администрация башлыгы безне шәхсән очрашуга чакырды, районнан 50 мең сум премия белән бүләкләделәр. Чыгарылыш кичәсендә бик зурлап рәхмәт әйттеләр, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Балаларның акыл сәләтләре барыбер түбән бәяләнә әле»
Казан шәһәре Вахитов районы 27 нче гимназиясенең туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Нурмиева да Энҗе Флүсовнаның сүзләрен җөпләде.
Әлбәттә, мондый түләүләр кирәк. Күпмедер дәрәҗәдә барыбер балага стимул булып тора инде. Моңа өстәп бит әле институтлар болай да 100 баллга биргәннәргә түлиләр дип беләм. Ә Хөкүмәттән бирелгәне азрак инде, ярышларда җиңгән спортчылар, мәсәлән, аның кадәр генә акча алмый бит. Балаларның акыл сәләтләре барыбер түбән бәяләнә әле. Алар бит инде меңәрләгән бала түгел. 15-20 мең сум – күп акча түгел шул. Шулай да, ничек кенә булмасын, булмауга караганда, булуы әйбәт. Имтиханнан соң, акча алгач, барыбер күңелле, баланың исендә калыр дип уйлыйм. Ә инде 100 балл җыям дип, ул акчага гына балалар кызыгыр дип уйламыйм, алар хәзер акча күләмен бик әйбәт чамалый.
Имтиханнарга килгәндә, әзерлек чыннан да зур чыгымнар сорый, репетиторлар, курсларга шактый акча тотыла. Биремнәрдә мәктәп программасы гына түгел бит, укытучы әзерләгән белән генә барып булмый, – диде ул.
«Киләчәктә БДИ бирүчеләргә дә мотивация дип уйлыйм мин моны»
Әдилә Иванова Казанның Мәскәү районындагы 17 нче татар гимназиясен тәмамлаган. Тумышы белән Питрәч районы Күн авылыннан. 7 нче сыйныфтан Казан мәктәбенә күченгән. Бүген ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 1 нче курста белем ала.
Фотоны «Интертат»ка Әдилә Иванова тәкъдим итте
Мин 11 нче сыйныфта сайлаган имтиханнарымның берсе – татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханы. Аны 100 баллга тапшырдым. Хөкүмәттән бирелә торган түләүләргә мин уңай карашта, киләчәктә БДИ бирүчеләргә дә мотивация дип уйлыйм мин моны. Моңа өстәп, Казан федераль университеты имтиханны 100 баллга тапшыручыларга 100 мең сум бирә. Аннары әле җәй көне ОЗОН-банкка 25 мең сумлык сертификат та күчерелгән иде.
Имтиханны уңышлы тапшыру олимпиадаларда катнашуга бәйле. 7 нче сыйныфтан бирле татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларга йөрим. База белемнәрем булганлыктан, имтиханга әзерләнгәндә, материалларны кабатларга гына кирәк иде, яңа әйберләр өйрәнәсе булмады. Татар теленнән имтихан олимпиада биремнәре дәрәҗәсендә дип әйтер идем. Атнага бер тапкыр татар теле укытучысы белән әзерләндем, аннары үзем интернеттан табып, өстәмә рәвештә элекке еллардагы бирем вариантларын да эшләп карадым, – диде ул.
«Яңа укый башлаган студентларга бу акчалар нык булыша»
Бөгелмә районы Татар Димскәе авылыннан Ләйлә Фәйзуллина да – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 1 нче курс студенты.
Фотоны «Интертат»ка Ләйлә Фәйзуллина тәкъдим итте
– Бу түләүләр тагын да яхшырак укырга, әйбәтрәк әзерләнеп йөрергә стимул дип уйлыйм. Яңа укый башлаган студентларга бу акчалар нык булыша. Имтихан тапшырганчы, 100 балл өчен мондый түләүләр буласын белмәгән идем. Ә 100 балл җыю өчен бик күп әзерләнергә кирәк. Мин татар теленнән укытучым белән әзерләндем. Бүтән фәннәрдән репетиторлар ялларга кирәк булды. Апрельдә КФУ олимпиадасыннан 80 балл җыеп, призер булуым бик булышты. Кагыйдәләр буенча, әгәр олимпиада нәтиҗәләре 75 баллдан югары булса, Бердәм дәүләт имтиханы 100 балл булып исәпләнә, шулай итеп, минем татар теленнән имтихан нәтиҗәсе 100 балл булды, – диде ул.
«Башкарылган хезмәт, тырышлык өчен бүләкләү кебек бу»
Сөмбел Газиева Казанның 114 нче мәктәбен тәмамлаган. Быел рус әдәбиятыннан имтиханда 100 балл җыеп, сыйныфта 100 баллы бердәнбер укучы булган. Хәзерге вакытта КФУда 1 нче курста укый.
Тырыш укучыларга премия түләү – яхшы идея. Укучыларны күбрәк шөгыльләнергә этәрә, мотивация бирә кебек. Хезмәт, тырышлык өчен бүләкләү кебек бу. Имтиханга кадәр акча түләнүен белмәгән идем, белгәч, бик сөендем, рәхәт булды.
БДИны югары баллга бирү максатым бар иде, ләкин 100 балл булыр дип көтмәдем дә. Репетитор белән шөгыльләндем, – дип уртаклашты студент.
«Акча бирү – тырышлыкка өстәмә этәргеч булыр, дип уйлыйм»
Татарстанның бер районыннан исемен әйтергә теләмәгән инглиз теле укытучысы фикеренчә, балаларның, акчага кызыгып, имтиханны иң югары баллга тапшырырга тырышып караулары бик мөмкин.
Алар, укырга керер өчен, баллары югары булсын дип болай да тырышачаклар инде, ләкин акча бирү – тырышлыкка өстәмә этәргеч булыр дип уйлыйм. Әмма акчага кызыктым дип кенә булмый, билгеле, чөнки 100 балл җыю – гаять авыр, бик күп белергә кирәк. Аның бит әле шунысы бар: укучылар имтиханнарны әйбәтрәк бирә башлыйлар икән, «шалт!» – биремнәрне алдагы елларга караганда катлауландыра баралар. Елдан-ел авырая шул...
Акчага кызыгучы балалар да бар. Элементар олимпиаданы гына алсак та, балага 1500-2000 сум бирелә, алар әле шуңа да кызыга, төрле предметлардан олимпиадаларга барып карыйлар. Алар инде «олимпиадада катнашсаң, бүләклиләр» дисәң, «нәрсә, күпме бирәләр» дип тизрәк сораша башлыйлар, – диде ул.
Саба районы укучысы Язилә Гаттарова киләсе елга 11 нче сыйныфны тәмамларга тора. Алда аны имтиханнар көтә.
– Бу түләүләр – укучыларга яхшы мотивация, күп укырга стимул бирә. Күбрәк укыгач, гыйлемле кешеләр күбрәк була, алар үзләре сайлаган һөнәрләрен яхшы беләчәк дигән сүз. Хәзерге сатып алуга корылган заманда түбән балл белән түләүле бүлекләргә укырга кереп, тырышып укымаучылары да булуы ихтимал бит, шуңа үзе тәмамлап чыккан белгечлек буенча андыйларның белемнәре сай, үз һөнәрен яхшы белүчеләр дә күп түгел.
Икенче яктан караганда, акча әллә ни әһәмияткә дә ия түгел кебек. Акча өчен генә нәкъ менә 100 баллга тырышучылар күп булмаска да мөмкин, чөнки аның өчен чыгымнары да зур. «Нәрсә инде ул акча, эшкә урнашып, күбрәк тә акча эшләп була», – дип уйлап, аңа исләре китмичә, гадәттәгечә укуын дәвам итүчеләр дә булырга мөмкин.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белешмә:
- 2025 елда Татарстан мәктәпләрендә БДИ тапшыручылар арасында 100 баллы 298 имтихан нәтиҗәсе теркәлгән. Узган елгы чыгарылыш укучыларын исәпләгәндә, 100 баллы 313 нәтиҗә исәпләнә.
- Ике предметтан 100әр баллны 13 кеше алган. Бер предметтан 100 балл – 272 кешедә. 100 баллы укучылары уннан арткан педагогик коллективларга рәхмәт сүзләре ирештерелгән. Чаллының 30 нчы мәктәбенең югары квалификацияле химия укытучысы Ольга Калинкина имтиханны 100 балга тапшыра алган 7 кешене әзерләгән.
- Муниципалитетлардан да акчалата бүләкләү бар, суммалар һәркайда төрлечә, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.