Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

БДИда 200 балл җыйган Камилла Гатина: «Уңышка ирешү өчен Инстаграмны бетердем»

Казанның 102нче гимназиясе укучысы Камилла Гатина рус теле һәм химия фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханын йөзәр баллга тапшырган. «Татар-информ» хәбәрчесе, Камилла белән сөйләшеп, уңыш сере турында кызыксынды.

news_top_970_100
БДИда 200 балл  җыйган Камилла Гатина: «Уңышка ирешү өчен Инстаграмны бетердем»
Камилла Гатина

Камилла, ничек кәефләр?

Әйбәт!

Ике фәннән дә иң югары баллар җыя алуың белән котлыйм! Синеңчә, бу уңыш нәрсә белән бәйле?

Мин күптәннән Мәскәүдә уку турында хыялланам. Мәскәү дәүләт Медико-стоматология университетына укырга керәсем, бик яхшы стоматолог буласым килә. Мин бөтен көчемне шушы хыялны тормышка ашыруга юнәлттем.

Сигезенче сыйныфтан башлап бердәм дәүләт имтиханнарына максатчан әзерләндем. Укытучыларның һәр сүзен сеңдереп барырга тырыштым һәм бөтен биремнәрне үтәп бардым. Соңгы елны аеруча тырыштым. Мәктәптән кайткач, көн саен 6-7 сәгатемне укуга багышладым.

Химия укытучысы Зөлфия Мөхәммәтгалиевна Гыйбадуллина безнең класс җитәкчебез дә. Ул үзенең тирән белемен укучыларга җиткерә белүче бик көчле укытучы. Зөлфия Мөхәммәтгалиевна безнең белән дәрестән соң да нык шөгыльләнде. Класста 27 бала укыдык. Имтиханда химияне сайлаган укучылары барысы да яхшы нәтиҗәгә иреште. Нинди генә сорау белән кайчан гына янына килсәм дә, һәрвакыт ярдәм итеп торды. Мин аңа бик рәхмәтлемен.

Рус теленнән безнең классны Ольга Сергеевна Боженко укытты. Ул да бик көчле укытучы.

Репетиторлар белән дә өстәмә шөгыльләндеңме?

Юк. Укытучыларыбыз көчле булгач, безгә вакытларын кызганмагач, өстәмә репетиторларга йөрергә туры килмәде.

Мәктәптән соң да 6-7 сәгатьне укуга багышладым дисең. Дуслар белән аралашырга, күңел ачарга, берәр спорт секциясенә йөрергә вакытың кала идеме?

Унынчы сыйныфка кадәр кала иде. Бию белән шөгыльләндем, еш кына велосипедта, паркларда җәяү йөри идем. Соңгы елда боларның барысын да икенче планга калдырдым һәм үкенмим дә, чөнки үз-үземне чикләүләр миңа зур уңыш китерде. Ярты ел элек мин телефоннан хәтта Инстаграм кушымтасын бетердем. Беләсезме, шуның нәтиҗәсен күрдем. Ул күпме вакытны кирәкмәгәнгә сарыф иттерә икән!

Күңел ачулардан ничек шулай үзеңне чикли алдың? Бәлки, әти-әниең укырга өндәп торгандыр? Мотивация каян килә?

Әти-әни басым ясамады. Мотивация — бары тик хыялны тормышка ашыру теләге. Минем яхшы стоматолог буласым килә.

Әти-әниең һөнәрләре буенча кемнәр?

Әтием геолог, әнием логопед.

Ни өчен стоматолог булырга хыялланасың?

Мин матур тешле кешеләргә карарга яратам. Матурлыкка миннән дә өлеш керүен телим.

Гаиләгездә якын туганнарың бармы?

Юк. Мин гаиләдә бердәнбер бала.

Бирәсе имтиханың калдымы әле?

Биологиядән соңгы имтиханны 18 июньдә тапшырдым. Аның әлегә нәтиҗәсе билгеле түгел.

Камилла, бердәм дәүләт имтиханында югары баллар җыяр өчен бүгенге мәктәп укучыларына нинди киңәшләр бирер идең?

Беренчедән, үз көчеңә ышанырга, мин булдырачакмын дип әйтергә кирәк. Икенчедән, яхшы укытучы булуы мөһим. Яхшы укытучыга эләгү өчен шәһәрдә мәктәпне дә алыштырырга мөмкин. Өченчедән, укуга комачаулаган бөтен күңел ачуларны, вакытны сарыф итүче әйберләрне бер-ике елга булса да икенче планга күчереп торырга кирәк. Ышаныгыз, аның нәтиҗәсе булачак. 

Химия укытучысы Зөлфия Гыйбадуллина быел 21 баланы имтиханга әзерләгән

 Камилланың класс җитәкчесе, химия укытучысы Зөлфия Мөхәммәтгалиевна Гыйбадуллина белән дә сөйләштек. Аның классыннан 21 бала БДИда химияне сайлаган, шуларның унөче 84 баллдан 97 баллга кадәр җыйган, Камилланыкы — 100 балл. Сыйныф буенча уртача балл 83 булган.

— Мин озак еллар укучыларны имтиханнарга әзерлим. Камилла 100 балл җыйган беренче генә укучым түгел, андый балаларым ел саен диярлек була, — ди укытучы.

Зөлфия Гыйбадуллина Камилланы тырышлыгы белән уңышка иреште дип саный. Аның 100 балл җыячагына өметләнгән ул.

— Камилла Гатина бик яхшы гаиләдә үсте. Әти-әнисе һәрвакыт кызларының укуы белән кызыксынып тордылар, мәктәпнең барлык чараларында катнаштылар. Игътибарлы, җаваплы әти-әни тәрбиясендә баланың шушындый булып үсүе гаҗәп түгел.

Тәҗрибәле укытучы балаларның имтиханда югары нәтиҗәгә ирешү серен дә ачты.

— Балага уку авыр биреләме, җиңелме — бу мөһим түгел. Уңышның 20 проценты гына сәләттән тора. Калган 80 проценты — баланың тырышлыгы. Кемнең ничек тырышканы дәрестә күренеп тора. Кайсы бала нык тырыша — шул имтиханны югары баллга бирә. Без аларга ничек кенә аңлатсак та, нинди генә алымнар куллансак та, укучының тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге юк икән, югары нәтиҗәгә ирешеп булмый, — дип аңлата Зөлфия Гыйбадуллина.

Фирүзә Гатина кызы белән горурлана

Камилланың әтисе Жухрай Ринатович һәм әнисе Фирүзә Фәнилевна тумышлары белән Балтач районыннан. Фирүзә ханым кызының уңышына нык сөенгәнен һәм аның белән горурлануын әйтте.

— Дөресен генә әйткәндә, без Камилланың 90 баллдан артыграк җыячагына ышандык, чөнки бик көчле укытучы классында ул кадәр тырышып, имтиханны начар бирә алмый иде. 100 булгач, бигрәк тә сөендек. Әтисе дә нык куанды. Ул Камилланы үз көченә ышанырга өйрәтте, һәрвакыт үсендереп торды. «Син дә уңышлы бирә алмасаң, кем генә булдырсын инде аны?» — дип гел әйтте, — ди Фирүзә Гатина. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100