Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

БДИ 2021: БДИда иң алдынгы районнар, иң яхшы мәктәпләр һәм 200 баллы укучыларыбыз

«Интертат» 2020/2021 уку елына нәтиҗә ясый: мәгариф күрсәткечләрен алга һәм артка өстерәүче районнар, алдынгы мәктәпләр, 200 балл җыйган балалар һәм аларның ата-аналары белән әңгәмә.

news_top_970_100
БДИ 2021: БДИда иң алдынгы районнар, иң яхшы мәктәпләр һәм 200 баллы укучыларыбыз
Илнар Төхбәтов

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларны 2020/2021 уку елының нәтиҗәләре белән таныштырды.

Имтиханнарның төп чоры 2 июльдә тәмамланды, нәтиҗәләр билгеле. Өстәмә чоры 12-17 июльдә узса да, булган күрсәткечләргә аның йогынтысы зур булмас дип көтелә.

БДИ нәтиҗәсе абитуриентлар өчен югары уку йортына керү билеты санала. Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнарында 16830 укучы катнашкан. Югары уку йортына керергә теләмәгән 935 бала чыгарылыш имтиханын гына сайлаган.

Татарстанда быел да БДИның уртача баллы илкүләм уртача күрсәткечтән югарырак. Узган ел белән чагыштырганда, рус теленнән, математикадан, химиядән, биологиядән, географиядән, инглиз, француз, кытай телләреннән уртача балл күрсәткечләре арткан. Министр моның өчен сөенечен белдерде. Шул ук вакытта, физикадан, тарихтан, җәмгыять белеменнән, рус әдәбиятыннан, алман теленнән баллар, сизелерлек булмаса да, бераз төшкән.

Рус телен иң яхшы әтнәлеләр белә

Быел Татарстанда рус теленнән 15172 кеше имтихан биргән. Иң яхшы күрсәткеч — күбесенчә татарлар яшәгән Әтнә районы укучыларында. Алар рус теленнән уртача 82,9 балл җыйган. Алдынгылар рәтендә шулай ук Бөгелмә, Югары Ослан, Минзәлә, Балтач, Нурлат, Кукмара, Лениногорск, Яшел Үзән районнары һәм Чаллы шәһәре.

Татарлар 64 процентын тәшкил иткән Әлки районы укучылары уртача 65,6 балл белән Татарстанның уртача күрсәткечен артка өстери. Рус теленнән иң начар нәтиҗә Әлки районында. Түбән күрсәткечләр шулай ук Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Мөслим, Кайбыч, Кама Тамагы, Буа, Сарман, Ютазы районнарында.

Математикадан 9064 укучы имтихан биргән. Алдынгылар рәтендә Әтнә, Саба, Югары Ослан, Ютазы, Теләче, Минзәлә, Кукмара, Апас, Баулы, Нурлат районнары. Уртача күрсәткечне артка өстерәүчеләргә Алексеевск, Спас, Кама Тамагы, Сарман, Чүпрәле, Биектау, Буа районнары һәм Казанның Совет, Яңа Савин белән Авиатөзелеш, Киров белән Мәскәү районнары.

Әтнә районы тагын бер күрсәткеч буенча быел шаккатырды. Татарстанда быел бары тик Әтнә районында гына бөтен укучы да БДИны уңышлы биргән.

Министр мәгълүматлары буенча, Тәтеш районында бер, Саба, Аксубай, Минзәлә, Балык Бистәсе районнарында икешәр, Питрәч районында өч, Нурлат районында җиде бала минималь бусаганы үтә алмаган. Санап киткән районнар бу күрсәткеч буенча алдынгылар рәтендә. Чагыштыру өчен, Чистай районында җитмеш укучы имтихан тапшыра алмаган.

Бердәм дәүләт имтиханын бирә алмаучылар өлеше буенча иң начар күрсәткечләр Әлки (6,06%), Спас (4,86%), Сарман (4,83%), Казанның Киров һәм Мәскәү (5,47%), Яңа Савин һәм Авиатөзелеш (4,77%) районнарында.

Татарстанда барлыгы 1,6 меңнән артык имтихан тапшыручы минималь бусаганы үтә алмаган. Министр БДИны кабаттан киләсе елларда гына тапшырырга мөмкин булуын әйтте.

Илсур Һадиуллин Татарстанда начар күрсәткечле мәктәпләр белән эшләү программасы гамәлдә булуын белдерде. Аның фикеренчә, укытучыларны алыштыруга караганда, аларның квалификациясен арттыру отышлырак. Шулай ук ул мәктәпләргә ата-аналар белән тыгызрак эшләү кирәклеген әйтте. Министр сүзләренчә, күп вакыт бала имтиханны ата-ана теләге белән генә сайлаганга канәгатьләндерми торган нәтиҗәгә дучар була.

Татарстанның алдынгы 11 мәктәбе

Татарстанның мәгариф һәм фән министры 2020/2021 уку елы имтиханнары нәтиҗәсе буенча республиканың алдынгы унбер мәктәбен атады. Алдынгылар рәтендә:

  1. Казанның 131нче лицее (80 баллдан югары тапшырылган 314 имтихан);
  2. Чаллының 78нче лицее (261);
  3. Түбән Каманың 35нче лицее (195);
  4. КФУның Лобачевский исемендәге лицее (188);
  5. КФУның IT-лицее (171);
  6. Казанның 19нчы гимназиясе (166);
  7. Бөгелмәнең 2нче лицее (138);
  8. Казанның 177нче лицее (119);
  9. Казанның 122нче гимназиясе (100);
  10. Яр Чаллының 26нчы гимназиясе (110);
  11. Бөгелмәнең 6нчы мәктәбе (100).

Югары балл җыючылар өлеше буенча министр Югары Ослан районын атады. Анда имтихан бирүчеләрнең 44,7 проценты 80 баллдан югарырак нәтиҗәгә ирешкән. Бу күрсәткеч буенча шулай ук алдынгылар рәтендә — Әтнә (43,88%), Саба (34,5%), Бөгелмә (31,21%), Лениногорск (30,2%), Яшел Үзән (28,7%), Балтач (28,62%), Минзәлә (28,57%) районнары, Яр Чаллы шәһәре (30,61%), Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары (31,4%). Илсур Һадиуллин әлеге районнардагы педагогик коллективларның эшен югары бәяләде.

 «Йөз балл җыйган балалар — алтын, бриллиант бөртекләр»

Татарстанда быел имтиханны 100 баллга тапшыручылар саны арткан. Узган ел максималь нәтиҗәгә ирешкән 245 эш булса, быел — 256. Бу күрсәткеч буенча безнең республика Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе һәм Краснодар крае белән беррәттән Россиянең лидер төбәкләре төркеменә керә. 100 балл җыючы укучыларның тулы исемлеге белән «Интертат» сайтында танышырга мөмкин.

Ике фәннән дә йөзәр баллны унбер укучы җыйган. Аларның исемлеген министр горурлык хисе белән укып чыкты. Алар:

 1. Әлмәт шәһәренең 2нче лицее укучысы Айнур Сабитов (рус теле, информатика);

 2. Казан шәһәренең 2нче интернат-лицее укучысы Камил Насретдинов (математика, информатика);

 3. Яр Чаллы шәһәренең 57нче гимназия укучысы Софья Петрова (җәмгыять белеме, тарих);

 4. Казан шәһәренең 131нче лицее укучысы Полина Клейдман (математика, информатика);

 5. Казан шәһәренең 35нче лицее укучысы Алмаз Вәкилов (биология, химия);

 6. Яр Чаллы шәһәренең 78нче лицее укучысы Алексей Грунский (математика, информатика);

 7. Казан шәһәренең 70нче мәктәбе укучысы Елизавета Бельская (рус теле, информатика);

 8. Балтач районының Балтач гимназиясе укучысы Гөлшат Әхмәтова (рус теле, җәмгыять белеме);

 9. Казан шәһәренең 102нче гимназиясе укучысы Камилла Гатина (рус теле, химия);

 10. Казан федераль университетының IT- лицее укучысы Әмир Гарифуллин (рус теле, информатика);

 11. Казан суворов хәрби көллиятенең укучысы Вячеслав Матвеев (химия, биология).

 — Йөз балл җыйган, бигрәк тә ике фәннән йөзәр балл җыйган балалар — безнең алтын, бриллиант бөртекләребез. Имтиханнарны югары балларга тапшырган балаларны үзебезнең республика вузларында калдыруны максат итеп куябыз. Бу мәсьәләдә ректорлар кызыксыну чаралары оештыралар». Монда калсалар — безгә сөенеч», — диде Илсур Һадиуллин.

«Узган кыш салкын булгач, күбрәк укырга тырыштым»

«Татар-информ» хәбәрчесе ике фәннән йөзәр балл җыйган укучыларның кайберләре белән элемтәгә кереп, уңыш серен сорашты.

Казанның 35нче лицеен тәмамлаган Алмаз Вәкилов өч фәннән 294 балл (химия — 100, биология — 100, рус теле — 94) җыйган.

— Казан медицина университетына укырга керергә җыенам, стоматолог-ортодонт буласым килә. Сигезенче класслар тирәсендә укыганда мин Америка табиблары кебек оста белгеч булырга, Америкага барып эшләп карарга, чит илдә стажировка үтәргә хыялландым. Тырышып укысам, хыялны тормышка ашырып булачагын шул вакытта аңладым.

Имтиханнарда югары нәтиҗәгә ирешүнең төп сере — тырышлык һәм куйган максатыңа таба бернигә дә карамастан атлау. Узган кыш салкын булгач, урамда озак йөрисе килмәде. Вакытны әрәмгә сарыф иткәнче, күбрәк укырга тырыштым.

Уку — баш миенә мәгълүмат тутыру гына дигән сүз түгел. Мин аңлап, кызыксынып укыдым. Химияне аңлаганга күрә, ул миңа бик җиңел бирелде. Биологиядән республикакүләм олимпиадага әзерләнүнең файдасын күрдем. Ярты ел вакыт эчендә күп әйберне өйрәнергә мөмкинлек булды. Олимпиада биремнәре БДИ биремнәреннән катлаулырак, шул ук вакытта алар охшаш.

Рус теленнән 94 балл җыярмын дип уйламаган идем. Минем язуым элек әллә ни мактанырлык түгел иде. Рус теленнән инша язу осталыгын булдыру өчен күп итеп әдәби китаплар укырга тырыштым.

Имтиханнарга әзерләнгәндә дусларым белән аралашуны өзмәдем, чөнки мин аралашмыйча тора алмыйм. Кышын дуслар белән очрашулар сирәгәйсә дә, язын һәм көзен урамга чыкмыйча калган көнем булмады. Спортны да ташламадым. Баш эшләү дәрәҗәсе кимегәнен тоюга, мин гел хәрәкәтләнеп алырга тырышам. Көн саен, һава торышына карап, 5-10 км йөгереп керәм. Йөгергән вакытта тән арыса, баш мие ял итә. Аннары яңа көч белән яңадан укуга керешеп була. Укыганда йөгерүнең файдасы, чынлап, булды.

Укытучыларыма зур рәхмәт әйтәсем килә. Беренче чиратта, химия укыткан Ильичева Татьяна Владимировнага. Сигезенче сыйныфның беренче яртыеллыгында химияне бөтенләй аңламадым. Татьяна Владимировна ничектер табиб булу хыялын уятты да, химия фәнен аңлау үзеннән-үзе килде, укытучының һәр сүзен сеңдереп бара башладым. Химиядә иң авыр бүлек — органика. Унынчы класста Татьяна Владимировна ярдәме белән мин органиканы яхшы үзләштереп калдым.

Рус теле укытучысы Чернышева Ольга Александровна китапка мәхәббәт уятты. Китап күп укый башлагач, язу осталыгым барлыкка килде. Ольга Александровнаның рус теленнән кагыйдәләрне шулкадәр чәйнәп аңлатуына, аларны истә калдырмау мөмкин түгел иде. Моның өчен укытучыма рәхмәт!

Биология укытучысы Корбанова Оксана Сергеевна мине олимпиадага әзерләде, үз көчемә ышаныч уятты. Ул аеруча катлаулы биремнәрне чишәргә өйрәтте, миңа бик күп көчен сарыф итте. Аңа да зур рәхмәт әйтәм, — дип сөйләде Алмаз Вәкилов.

Алмаз Вәкиловның әнисе Зилә Юныс кызы Казанның 78нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Ире — Искәндәр Әмир улы, хәрби кеше. Алар икесе дә чыгышлары белән Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылыннан. Зилә Вәкилованың да фикерен белдек.

— Алмаз имтиханнарга барганда ук биологияне дә, химияне дә йөз баллга бирәсенә ышанды. Өйгә йөз баллык итеп эшләдем дип кайтты. Ул шулай дисә дә, нәтиҗәләр чыкканчы күңел борчылып торды инде. Билгеләрен белгәч, шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Мин сөенечемнән еладым да. Безнең өчен бик зур сөенеч булды инде бу, чөнки ул үз тырышлыгы белән моңа иреште. Акча түгеп репетиторларга да йөрмәде. Акча интернеттан үзе тапкан вебинарларга гына бераз тотылды. Анысы да җиде мең сум тирәсе генә. Шуның файдасы тиде диде.

Укытучылары белән тыгыз элемтәдә торды, баш күтәрми бик күп китаплар укыды. Химия һәм биология имтиханнарына аеруча нык әзерләнде. Минем аңа беркайчан да укы, әзерлән дигәнем юк. Ул кечкенәдән үзе шундый тырыш һәм максатына ирешү өчен көчен кызганмый торган булды, — диде әни кеше.

«Яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен яхшы әзерлек, фәнгә мәхәббәт кирәк»

Балтач гимназиясен тәмамлаган Гөлшат Әхмәтова өч фәннән 282 балл (рус теле — 100, җәмгыять белеме — 100, математика — 82) җыйган.

— Уңышның сере юк дип уйлыйм. Яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен яхшы әзерлек, фәнгә мәхәббәт кирәк. Яраткан эшкә генә тулысынча бирелеп була торгандыр. Кече сыйныфлардан башлап төпле белем алсаң әйбәт инде. Башта укымыйча йөреп, 10-11 сыйныфларда гына имтиханга тиешенчә әзерләнеп бетеп булмыйдыр. Билгеле, соңгы ике елда аеруча тырышырга кирәк. Төнгә кадәр укыган, иртүк торып кабатлаган вакытлар булды инде. Мин олимпиадаларга да әзерләндем. Имтиханда аларның да файдасы булды, чөнки җәмгыять белеме фәне төрле яктан тирән белемле булуны таләп итә. Республикакүләм олимпиадада хезмәт фәненнән ике ел призер, районда быел татар теленнән җиңүче һәм рус әдәбиятыннан призер булдым.

Вакытны дөрес файдалана белсәң, күп әйбергә җитешергә була. Хоббига да, ялга да, дуслар белән аралашырга да, укуга да вакыт табарга мөмкин. Бу уку елы башында Инстаграмны бетердем. Чыннан да, башка әйберләргә вакыт күбрәк кала башлады.

Бөтен укытучыларыма зур рәхмәт әйтәм. Рәхмәтләремне аеруча рус теленнән укыткан Мәхмүтова Гөлнар Илдаровнага, җәмгыять фәненнән укыткан Камалиева Галия Рәшитовнага, математикадан укыткан Галимова Суфия Нургалиевнага әйтәсем килә, — диде Гөлшат Әхмәтова.

Гөлшат КФУның икътисад факультетына укырга керергә тели.

Гөлшатның әнисе Рәйсә Шамил кызы баласы күп укыгач, ныклап әзерләнгәч, югары балларга өметләнгән булган.

— Ике фәннән йөзәр балл җыйгач, Аллага шөкер, сөендек. Уңышның серен баланың тырышлыгында күрәм. Рус теленнән унберенчедә укыганда бераз репетиторга йөргәләде, ә җәмгыять белеменнән имтиханга укытучысы гына әзерләде.

Балага «Укы!» дип басым ясап тормадык. Киресенчә, арыганын күреп, ял итеп алырга кирәклеген исенә төшергәләдек. Без бары тик балага укуы өчен уңайлы шартлар тудырырга тырыштык. Безнең гаиләдә ике бала үсте. Олы улым бүгенге көндә студент. Ул да әйбәт кенә укыды.

Гөлшат кул эшләнмәләре ясарга, чигәргә бик ярата. Ул матур тартмачыклар, төрле әйберләргә чигүле тышлыклар ясый. Аның кул эшләнмәләрен күргәзмәләргә гел сорыйлар. Кыз бала булгач, өй җыештыру, ашарга пешерү эшләреннән дә читләштермәдек. Барысына да җитеште, — диде Рәйсә Әхмәтова.

Рәйсә Шамил кызы Балтач гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Ул Кукмара районы Күкшел авылында туып үскән. Ире Илнур Мансур улы төп чыгышы белән Арча районы Хәсәншәех авылыннан.

 «Олимпиада биремнәренә күнеккәч, мәктәп имтиханы җиңел бирелә»

Казан шәһәренең 2нче интернат-лицеен тәмамлаган Камил Насретдинов та өч фәннән 282 балл (информатика — 100, математика — 100, рус теле — 82) җыйган.

— Математикадан олимпиадага әзерләндем, ә информатика математика белән тыгыз бәйләнгән. 7-9 классларда республика этабында призер булдым, ә 10-11 классларда региональ этапта җиңдем. Олимпиада биремнәренә күнеккәч, мәктәп имтиханы җиңел бирелә. Яхшы нәтиҗә шуның белән бәйле дип уйлыйм.

Дуслар белән аралашырга, спорт белән шөгыльләнергә вакыт калмый иде дип әйтә алмыйм. Көне-төне укып утырмадым инде. Олимпиада түгәрәгенә атнага 2-3 мәртәбә йөрдем. Укытучылар көчле булгач, белем алу зур сынауга әверелмәде. Барыбыз да кызыксынып укыдык.

Укытучым Алмаз Нуртдин улына һәм, гомумән, 2нче интернат-лицейга зур рәхмәт әйтәм, — диде Камил Насретдинов.

Камил Мәскәүдәге Икътисадның югары мәктәбенә укырга керергә җыена. Математика факультетында укып, математика укытучысы булырга хыяллана. Әлеге һөнәргә мәхәббәтне математика укытучысы Алмаз Нуртдин улы Хәмидуллин уяткан. Алмаз Хәмидуллин 2017 елда, утыз яшендә булуына карамастан, Россиянең «Ел укытучысы» конкурсында җиңү яулаган мөгаллим.

 Камилнең әнисе Гөлҗан Әнвәрбәк кызы улыннан югары баллар көткән.

— Яхшы нәтиҗәгә бик сөендек. Улым бик тырыша, укый. Без үзебез Питрәчтә яшибез, ә улым җиденче класстан бирле Казанның 2нче интернат-лицеенда торып укыды. Өйгә ялларга гына кайта иде.

Камилне биш ел элек Казанга җибәргәнгә бер дә үкенмибез. Ул лицейга Питрәчтәге укытучылары тәкъдиме белән, имтиханнар тапшырып керде. Үзе дә читкә китәргә каршы булмады. Алмаз Хәмидуллинга зур рәхмәт инде. Авыл баласын үз канаты астына алып тәрбияләде, белемле итте, — диде Гөлҗан Насретдинова.

Гөлҗан Әнвәрбәк кызы Казахстанда туып үскән. Белеме буенча казах теле һәм әдәбияты укытучысы. Казахстанда үз һөнәре буенча берничә ел эшләгән. Татарстанга күченеп кайтканнан бирле балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Үзе казах милләтеннән булса да, татарча иркен аралаша һәм өч баласы да татар телен белә. Ире Илшат Хәлил улы Питрәчтән. Ул полиция хезмәтендә эшләп, лаеклы ялга чыккан.

«Мәктәптә яхшы укыттылар. Безнең лицей бик көчле»

Әлмәт шәһәренең 2нче лицее укучысы Айнур Сабитов өч фәннән 284 (рус теле — 100, информатика — 100, математика — 84) балл җыйган.

— Уңышның ниндидер сере бар дип әйтә алмыйм. Мәктәптә яхшы укыттылар. Безнең лицей бик көчле. Быел биш укучы йөз балл җыючы булды. Класста 36 бала укыдык, унҗиде кеше медальгә бетердек. Математика укытучысы Садчикова Леокадия Александровнага һәм рус теле укытучысы Апполонова Наталья Юрьевнага рәхмәт әйтәм.

Онлайн-мәктәптә бераз шөгыльләндем, өстәмә китаплар укыдым. Нәрсәгәдер ирешер өчен тырышырга кирәк инде. Мин беренче класстан алып әйбәт укыдым. Тугызынчы сыйныфтан башлап аеруча тырыштым, — диде Айнур Сабитов.

Казан федераль университетына укырга кереп, программист булырга хыяллана.

Айнурның әтисе Фәрит Фахразый улы һөнәре буенча инженер, әнисе Гөлназ Миннәхтәм кызы рус теле һәм музыка укытучысы. Алар икесе дә Әлмәт районында туып үскәннәр. Фәрит Сабитовтан улының уңышы турындагы фикере белән кызыксындык.

— Без Әлмәт районының Кичүчат авылында яшибез. Улыбызны көн саен Әлмәткә мәктәпкә йөрттек. Алтын медальгә баргач, югары нәтиҗә көттек инде. Беренче имтиханы рус теленнән булды. Өйгә кайткач һәр биремне искә төшереп, бергәләп карап чыктык. Барысын да дөрес эшләгән кебек тоелды. Игътибарсызлык белән генә берәр хата киткән булырга мөмкин иде, шуңа күрә борчылып тордык. Нәтиҗәсен белгәч, бик шатландык. Беренчесе йөз балл булгач, икенчесе дә шулай булыр дип күңелдән көттем.

Улыма афәрин инде! Тырыш булды. Бик игътибарлы, укуга сәләте бар. Электән бер мәртәбә укыганын сөйләп бирә ала иде. Репетиторлар белән шөгыльләнмәде. Бары тик информатикадан ярты ел буе онлайн курслар алды. Компьютерда үзе шуларны өйрәнеп утырды. Авылда яшәгәч, йорт тирәсендә дә эш җитәрлек. Егет кешене физик эштән читләштереп булмый. Тырышса, игътибарлы булса, һәр бала да имтиханнарны уңышлы тапшыра ала дип уйлыйм.

«Имтиханга әзерләнүне соңгы көнгә калдырмаска, ә җайлап кына даими шөгыльләнергә кирәк»

КФУның IT-лицееннан Гарифуллин Әмир өч фәннән 284 (рус теле — 100, информатика — 100, математика — 84) балл җыйган.

— Суворов юкка гына «Уку — яктылык, ә белмәү — караңгылык» дип әйтмәгән. Мин дә башка классташларым кебек тырышып укыдым. Югары нәтиҗәгә ирешү өчен имтиханга әзерләнүне соңгы көнгә калдырмаска, ә җайлап кына даими шөгыльләнергә кирәк. Имтихан көнендә игътибарны югалтмыйча, борчылмыйча, тыныч кына биремнәрне эшләргә киңәш итәм.

Төрле олимпиадаларда катнаштым. «WORLDSKILLS» чемпионатында классташым белән катнашып, «Эшмәкәрлек — ЮНИОРЛАР» компетенциясендә көмеш медаль яуладык.

Футбол һәм баскетбол уйнарга да вакыт таба идем. Алар бераз укудан ял итәргә ярдәм итә. Яраткан шөгыльгә һәм ялга вакыт калдырырга кирәк.

Укытучылардан башка гына зур уңышка ирешеп булмый. Рус телен һәм әдәбиятын укыткан Мәхмүтова Люция Рафаил кызына һәм информатика укыткан Митясова Елена Анатольевнага зур рәхмәт әйтәм, — диде Әмир Гарифуллин.

Әмирнең әтисе Илнур Равил улы һәм әнисе Ләйлә Фаил кызы - дәүләт хезмәткәрләре. Кызганыч, аларны буш вакытында туры китереп сөйләшеп булмады.

Камилла Гатина бик яхшы стоматолог булырга хыяллана

Өч фәннән 296 (рус теле — 100, химия — 100, биология — 96) балл җыйган Казанның 102нче гимназиясе укучысы Камилла Гатина турында «Интертат«та аерым мәкалә чыккан иде.

Камилла үзенең уңышын тырышлык һәм яхшы укытучылар кулына эләгү нәтиҗәсе белән бәйләде. Имтиханнарга әзерләнгәндә ул вакытны әрәмгә сарыф итә торган шөгыльләрдән баш тарткан. Камилла Инстаграм сәхифәсен бетерүнең дә файдасын күргән. Кыз Мәскәү дәүләт Медико-стоматология университетында укып, бик яхшы стоматолог булырга хыяллана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100