Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Байгал” - татарның ике бөек шәхесенең уллары тудырган милли фильм

Көзгә Татарстанда “Байгал” исемле яңа тулы метражлы татар нәфис фильмы чыгачак.

news_top_970_100
“Байгал” - татарның ике бөек шәхесенең уллары тудырган милли фильм

Фильм премьерасының Казан халыкара кинофестивалендә сентябрь аенда булу мөмкинлеге дә кире кагылмый – дөрес, анысы өстәмә финанс чараларына бәйле.

“Байгал” фильмының режиссеры – Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе, танылган кинорежиссер Илдар Ягъфәров. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Әлеге ике шәхеснең икесенең дә татар дөньясының милли җанлы күренекле шәхесләренең – Аяз Гыйләҗевның һәм Рәшит Ягъфәровның уллары булуы да фильмның миллилеген арттыра.

“Байгал” – детектив мелодрама. Фильмда танылган кино һәм театр актеры, Россиянең атказанган артисты Владимир Вдовиченков катнаша. Ул төп рольләрнең берсе булган тикшереүче ролендә.

2016 елда “Байгал” фильмы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2 млн. сум субсидия бүлеп биргән иде.

Фильмны шактый яшерен шартларда төшергән Илдар Ягъфәров “Интертат”электрон газетасына картинаның кайбер серләрен ачты.

Байгал – бәхет китерүче мифологик балык

Байгал – бәхет китерә торган мифологик балык. Әлеге балыкны Мансур Гыйләҗев татар мифологиясеннән эзләп тапкан. Ул үзен күргән кешегә бәхет алып килә ди.

Кинода ул Иделдә яшәүче 25-30 м.лы гаять зур балык. “Байгал”да ул күренәчәк тә. Дөрес, аны төп герой күрми. Ә менә тамашачы күрә. Балыкны компьютер графикасы белән Мәскәүдә ясаячаклар. “Бик сыйфатлы анимация булачак, - ди Илдар Ягъфәров. - Безгә мифлар тудырырга кирәк, чөнки Казан туристик шәһәр. Кем белә – бәлки, киләчәктә Идел ярына ул балык сынын да куярлар”.

"Төп геройны уйнаган Ренат Галимовның театрал булмавы яхшы"

«Байгал»ның төп героен Татарстан тамашычысына таныш булмаган актер Ренат Галимов башкара. Дөресрәге, актерның кино тәҗрибәсе бар, әмма болар киң прокатка чыккан фильмнар түгел. Әйтик, Илшат Рәхимбайның “Гастарбайтер”, Фәрит Дәүләтшинның “Собака” кыска метражлы фильмнары. Казан дәүләт мәдәният институтында Актерлык осталыгы дәресләрен укытучы буларак, Ренат Галимов нигездә студентлар фильмнарында төшкән.

“Кандидатуралар бар иде, әмма мин Ренатны сайлап ялгышмадым. Бу рольне бары тик ул гына уйный ала иде. Кайчакта кинода тамашачының фильмны театр белән бәйләмәве дә әһәмиятле. Мин Ренатта табигыйлек күрдем. Ул күз яшьләрен дә, шатлыкны да чын хисләр белән күрсәтә ала торган актер. Ренат белән эшлисе җиңелдән түгел, ул бәхәсләшә дә – монысы да кирәк, димәк, ул аның өчен барыбер түгел”, - ди Илдар Ягъфәров.

"Владимир Вдовиченковның, вакыты булса, премьерага да килүе мөмкин"

Татар милли проектына рус актерының килеп эләгүе – Илдар белән Владимирның бер чорда ВГИКта укуларына бәйле.

“Сер түгел: без Володя белән күптәнге танышлар. Мин күп актерлар белән таныш – чөнки, беребез дә беркемгә билгеле булмаган чакта бер курста кайнадык, бергә яшәдек. Без барыбыз да гап-гади студентлар идек. Башка заманнар иде –туксанынчы еллар башы. Кемнең кем буласы да билгеле түгел. Хәзер Володя Вдовиченков Россиянең атказанган артисты, топ-фильмнарда төшә. Аның катнашуы теләсә нинди проектны бизи, тамашачы игътибарын җәлеп итә. – ди Илдар Ягъфәров. – Кеше буларак, Володя үзгәрмәгән икән, “Милли проектым бар”, дип шалтыраттым – сценарийны соратып алды да, ике көннән шалтыратып вакыт турында килештек. Аның эпизодик роль түгел, ә төп рольләрнең берсе. Без ыгы-зыгысыз гына аның белән ике көн эчендә төшерә алдык”.

Владимир Вдовиченковның премьерага да килүе мөмкин. “Әмма әлегә моны төгәл генә әйтеп булмый – бу бары тик артистның буш вакыты булуга гына бәйле. Володя алга таба да булышырга мөмкин, әмма болар берсе дә контрактта язылмаган, килешү буенча ул фильмда гына төште, - ди Илдар Ягъфәров. - Аның безнең алда премьерага килү яки фильмны рекламалау кебек бурычлары юк. Фильм уңышлы булса – килүе дә мөмкин. Владимирның вакыты бик тыгыз. Космонавтлар турында эре проектта катнаша – Джанибековны уйный”.

“Яшермим, Миләүшә Айтуганованың катнашуы пиар да иде”

“Байгал” турында рәсми мәгълүмат чыкканчы ук фильмда Миләүшә Айтуганованың төшкәнлеге мәгълүм булды һәм бу факт шактый кызыксыну уятты.

“Яңа гасыр” телеканалында эре фигура булган, телевидение аша продюсер буларак татар киносына килеп кергән, телевидениедән киткәч, Казан халыкара мөселман кинофестиваленең башкаручы директоры вазыйфасына алынган, быел “Татаркино” оешмасын директоры итеп куелган Миләүшә Айтуганова татар халкы өчен кызыклы шәхес. Ул әле Казан дәүләт мәдәният институтының кино режиссурасы һәм телевидение факультетының телевидение кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, профессор да.

Миләүшә Айтуганованың кинода төшүен режиссер түбәндәгечә шәрехләде: “Татарстан Кинематографистлар берлеге субсидиясен алгач та, безгә ярдәм итә алырлык көчле партнер кирәклеген аңладык. Мансур Аязович белән уйлаштык та, Миләүшәгә шалтыратырга булдык. Ул башта гаҗәпләнде, әмма бергә эшләргә ризалашты. Миләүшәнең катнашуы икътисадый потенциалыбызны шактый ныгытты: продюсер буларак нык ярдәм итте. Төп героебызның хатыны роленә актрисаны тиз генә таба алмадым, театрдагы актрисалар туры килмәде. Миңа героиняның ныклыгы, компромиссларга бармый торган булуы кирәк иде. Ул ике диапазонлы булырга тиеш – ностальгия, хатирәләр һәм ныклык. Кастинг вакыт мин Миләүшәдә шушы сыйфатларны күрдем. Тормышта нинди генә булмасын, кинода ул моны эшли алды. Яшермим – Миләүшәнең катнашуы пиар да иде”.

"Татар киносы урыс авылы табигатенең татар авылы фактурасына күчереп төшерелгән"

Фильм Кама Тамагы районындагы Лабышка авылында, Әтнә районының Бәрәскә авылында һәм Казан үзәгендә төшерелгән. Лабышка – Идел ярындагы кечерәк кенә урыс авылы. Режиссер бу авыл янында Иделнең бик матур булуына басым ясый. Әмма сюжет буенча татар авылы кирәк булуын искә алып, Лабышка табигатен Бәрәскәгә күчереп куйганнар. Кыскасы, Иделе Лабышканыкы булса, барлык фактура - Бәрәскәнеке. Илдар Ягъфәров үзләренә авыл халкының һәм рәиснең нык ярдәм итүен ассызыклый.

Казан күренешләре Зур кызыл урамында – Илдар Ягъфәров үзе үскән урыннарда төшерелгән. “Үзем өчен кадерле булган урыннарда төшерәсем килде. Казан халкы өчен таныш урыннарда эшләдек. Әмма безнең принцип – “перәннек” Казанны төшерү түгел. Казан Кремлен, Ирек мәйданын, яр буйларны төшерүчеләр күп. Без Казанны нейтраль шәһәр итеп күрсәтәбез. Ул урыннарны һәр Казан кешесе таныячак”.


"Бюджет: 15 млн. сумнан да азрак акчага сыйфатлы кино төшереп булмый"

Әйтеп үтелгәнчә, фильмның нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының субсидиясе ята. Бу – Татарстан Кинематографистлар берлегенә “Мотор” проекты өчен бирелгән 2 миллион сум акча. Әлеге сумманың 1 миллион сумнан артыгы профессиональ камера арендасы өчен тотылган.

Бүгенге көндә фильмның эшләнгән кадәре, ягъни, монтажын да кертеп, 4,5 млн. сум тора. Шушы кино үлчәүләре буенча аз гына акча эшли алуын Илдар киноның үз тормышы булуына бәйләп аңлата: “Кино төшерү – минем профессиям, минем тормышым. ВГИК тәмамлаучылар Казанда бармак белән санарлык, алар күп түгел. Шуңа күрә бу кешеләрнең кыйммәтен аңларга кирәк. Алар башка профессия эчендә эреп югалмасын өчен, алардан фильм төшертергә кирәк”, - ди.

“15 млн. сумнан да азрак акчага сыйфатлы кино төшереп булмый, - ди үз иҗади гомерендә кино төшерү процессын режиссер буларак берничә тапкыр узган Илдар Ягъфәров. – Финанс яки оештыру проблемалары гел булып тора. Ниндидер сумма җитмәү аркасында без арзанрагын алырга мәҗбүр булып, сыйфатка зыян китерәбез. Профессиональлек шул нюанслардан тора. Кинода бигрәк тә. Тормыш тәҗрибәсе, нюанслар һәм финанслар берләшергә тиеш”.
Режиссер актерларга бик аз гонорар түләнүен, аларның нигездә “идея өчен” эшләүләрен әйтә.

“Байгал” фильмын төшерү төркеме өстәмә акча килүен көтә. Ул тиз арада булса, тиз арада эшләнеп тә бетәчәк.

“Мин Рәшит Ягъфәров улы һәм мин милли кино төшерергә тиешмен”

Илдар Ягъфәров үзенең татар фильмы төшерүенә басым ясый. Фильмның теленә килсән, аның 70 проценты татарча, 30ы – рус телендә. Татарча сөйләшүче артистлар белән Инсаф Абдулла эшләгән – чиста сөйләшергә ул өйрәткән. Татар текстларын рус теленә Фәрит Бикчәнтәев тавышландырачак, бу бер дикторлы тәрҗемә булачак.

Тел мәсьәләсенә килгәндә, нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы субсидиясе яткан фильм ике телдә булырга тиеш. Әмма татар фильмы ул татарча фильм дигән сүзме?

“Мимино”ны карасак, тексты русча, әмма без аның грузин фильмы икәнлеген тоябыз. Совет чорында үзбәк, таҗик фильмнары чыга иде, алар русча, әмма без аларның үзбәк, таҗик фильмы булуын тоя идек, - ди Илдар Ягъфәров. - Иң мөһиме – картинаның рухы, безнең татар фильмы ясарга теләвебез. Татарларны тел белгәннәргә һәм белмәгәннәргә аеруыбыз – безнең иң зур трагедиябез. Без аңлашырга тиешбез. Аңлаша алсак, белмәгәннәр телгә тартылачаклар. Белгәннәр белмәгәннәрне таныячаклар”.

“Мин – Рәшит Ягъфәровның улы. Ә ул тулысынча, җаны белән татар халкына бирелгән кеше иде, - дип Илдар Ягъфәров фильмның миллилегенә басым ясый. – Әти үз вакытында татар иҗтимагый үзәген җитәкләде. Минем күңелемдә дә татарлык ята, мин татар мәдәнияте белән тәрбияләндем. Әти: “Татарларның киносы булырга тиеш”, - дип әйтә иде. Кинематограф дөньяның теләсә кайсы почмагына барып җитә ала. Кеше Кытайда да буласа, Америкада да диванда ятып та кино карый ала. Әмма моның өчен алдыбызда зур эш тора”.

Россия прокатына чыгачак фильм Татарстаннан читтә яшәгән татарлар да карар дигән өмет белән эшләнә. “Россиядә 9 млн. татар яши. Аларның күбесе икенче, өченче буын татар, аларның татарлыклары – йөрәктә. Татар телен аңламаган татарлар да – безнең аудитория. Мәскәүдә безнең милли фильмнарны күрсәткәндә шыгрым тулган заллар булуы – шуның мисалы. Татар телен аңламаучылар да үзләренең шушы милләт кешеләре булуын аңлап карыйлар”, - ди режиссер.

Мин үземнең иҗади тормышымдагы иң милли әсәремне төшерәм. Моңарчы төшергәннәрем “эчке кулланучы” өчен иде. Миңа калса, Россия прокаты өчен чын милли кино төшерер вакыт җитте. Россиядә татарлар күпләп яшәгән миллионлы шәһәрләр байтак. Без бу картинаның Екатеринбург, Новосибирск, Пенза, Пермь, Сургут һәм Әстерханда прокатка чыгуына, Урта Азия Республикаларына һәм Төркиядә күрсәтеләчәгенә өметләнәбез.

“Татарча төшерәбез дә, татарлар җыелып карыйбыз, алкышлыйбыз, ә алга таба нәрсә? Әле бит шунысы да бар - татарлар кино билетына акча түләргә теләми. Аларның барысына да чакыру билеты кирәк, бирмәсәң – үпкәли. Әйдәгез, кино билеты өчен акча түли башлыйк! Ә татарлар түләргә теләми икән, рус субтитрлары белән Россия прокатына чыгарга кала”, - ди Илдар Ягъфәров.

“Татар фильмнары белән акча эшли башларга вакыт”

“Байгал” тулы метражлы нәфис фильмның режиссеры Илдар Ягъфәров билгеләп үткәнчә, фильмның прокаты белән “Татаркино” оешмасы һәм Татарстан кинематографистлар берлеге шөгыльләнәчәк. Режиссер Берлекнең дә авторлык хокукларына ия булуына басым ясады. “Берлек акча да эшли башларга тиеш. Алайса фильмны тапшырасың – ә аны киштәгә куялар – бик кыен бит. Безнең бу очракта алай булмас дип уйлыйм”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100