news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бәяне кыйммәт кую сатучыга файдалы түгел»: Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли

Узган шимбә «Осталар шәһәре - 2025» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкәсе гөрләп узды. Казан агросәнәгать паркы күпләп кунаклар кабул итте. Күпсанлы мәгариф оешмалары катнашында оештырыла торган әлеге ярминкә бер традициягә әйләнеп килә. Ярминкәдә журналист Юлай Низаев та эшләп кайтты.

news_top
«Бәяне кыйммәт кую сатучыга файдалы түгел»: Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев. Ильяс Хаҗиев дизайны

«Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе меңләгән кешене җыйды. Ә анда төп сатучылар – Татарстанның мәгариф оешмалары һәм уку йортлары булды. Алар мәктәп, көллият һәм техникум яны бакчаларында үстергән муллыкны тәкъдим итте.

Ярминкә барышы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да танышты һәм халыкны сәламләде.

Мин һәрчак безнең уңыш-казанышларны күрсәткән ярминкәләргә шатланып киләм. Без көзге ярминкәләр вакытында күпләп яшелчә, җимеш һәм консервацияләр алабыз. Авыл хезмәтчәннәренә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм мәгариф оешмаларына рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан халкында ярминкәләргә ихтыяҗ һәрвакыт зур, оештыручыларга – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәт әйтәбез. «Осталар шәһәре» – уникаль күргәзмә-ярминкә, – дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Шулай ук Ләйлә Фазлыева биредә тәкъдим ителгән продукциянең төрлелеген ассызыклады.

Монда Татарстан Республикасының мәгариф оешмалары үзләренең бакча уңышларын, иҗади потенциалларын тагын бер кат дәлилли. Традиция буенча, биредә бөтен нәрсә диярлек тәкъдим ителгән. Кул эшләре дә, бакчаларда тырышып үстергән уңыш та, шулай ук үстерелгән сый-нигъмәтләрдән җитештерелгән товарлар да. Мәгариф оешмалары үстергән яшелчә-җимешнең муллык масштаблары гаҗәпкә калдыра. Бу ярминкәдә һәрчак кәеф күтәренкелеге, позитив атмосфера хөкем сөрә, – дип ассызыклады ул.

Республика ярминкә-күргәзмәсенә Арча, Мамадыш, Лаеш, Саба, Сарман, Актаныш, Нурлат, Әтнә, Минзәлә, Аксубай, Менделеевск, Түбән Кама, Алабуга һәм башка бихисап районнар килгән иде.

Ярминкә – бик истәлекле бәйрәм! Чөнки ул урта һөнәри уку йортлары төзелүенең 85 еллык юбилеена багышланган. Әлеге уку йортларында чын уңганнарны, хезмәт кадрларын әзерлиләр. Ә хезмәт кадрлары – безнең илнең алтын фонды. Юбилей уңаеннан барлык коллегаларны тәбрик итәбез, сәламәтлек һәм иминлек телибез. Мондагы халыкның барысы да үзләренең җирләрендә яшелчә-җимеш үстерә, аны эшкәртә һәм алып килеп сата. Бу – безнең өчен гаять зур шатлык! Балаларны бары тик хезмәт кенә тәрбияли, хезмәт аларны кеше, шәхес итә һәм, әлбәттә, яшәргә өйрәтә, – диде Илсур Һадиуллин.

Мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентларының авыл хуҗалыгы продукциясе, иҗат эшләнмәләре республика ярминкә-күргәзмәсен үткәрү «Профессионалитет» федераль проекты максатларына туры килә.

Әлеге ярминкә-күргәзмәдә республиканың 300дән артык мәктәбе үзләренең участокларында үстерелгән сый-нигъмәтләрне тәкъдим итте. Алар бөтенесе безнең бәрәкәтле Татарстан җирендә үстерелүе белән дә игътибарны җәлеп итә, аласы килеп тора. Ярминкәне күпләр көтеп ала, халык үзенә экологик яктан сыйфатлы, витаминлы продукция алырга тырыша. Башка төбәкләрдән дә килүчеләр бар. Башка төбәк номерлары белән машиналар тезелеп киткән, димәк, Татарстанда җитештерелгәнне алырга теләүчеләр күп, – дип ассызыклады министр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та укучыларга бирелгән хезмәт тәрбиясенең, йорт-җир эшенә өйрәнеп үсүләренең мөһимлеген билгеләп китте.

Бездә, традиция буенча, республиканың төрле почмакларында, шәһәр-районнарында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтә. Монда яшь, уңган осталар үстергән, ясаган әйберләр тәкъдим ителде. Мин күптән түгел Кукмара районында үткән шундый ук ярминкәдә булып кайттым. Анда да мәктәпләр оештырган иде, укучы балалар үзләре үстергән яшелчә-җимеш, үзләре җитештергән товарлар хакында тәфсилләп сөйләде. Мин бу алымны бик яхшы дип саныйм. Яшьтән үк балалар табынга нәрсәнең кайдан килгәнен, ничек үстерелгәнен белеп үсәргә тиеш. Барыгызга да рәхмәт, бик шәп ярминкә, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Шуннан министр ярминкәнең чын бәйрәмгә әйләнүен белдерде.

Ел саен ярминкә оештырыла. Елдан-ел ул тагы да яхшырак һәм матуррак! Сыйфат ягы да әйбәт. Ассортимент та киңәя. Коллегалар майлы җитенгә кадәр үстерә һәм, аны кайда сатарга микән, дип уйлап торалар. Әлеге ярминкә-күргәзмәнең дәрәҗәсе арта бара. Безне ничек тәрбияләгәннәр, нәкъ шулай хезмәт белән хәзерге көн балаларын да тәрбияләүләре өчен мәгариф системасына рәхмәт ирештерәбез. Бәйрәм котлы булсын, – диде ул.

«Кибет товарлары белән чагыштырырлык түгел бит»

Казанда яшәүче хезмәт ветераны Гөлзирә Нуриева да ярминкә турында фикерләре белән уртаклашты.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

«Мин ярминкәдә сөт сатып алдым, авыл сөте үзгә бер тәмле бит ул. Аннан катыгын да оета аласың. Кабакларын күчтәнәч итеп тә бирделәр. Ярминкәләрне бик яратам, яллар җиткән саен көтеп алам. Иртән иртүк торып чыгып китәм. Кибет товарлары белән чагыштырырлык түгел бит. Сыйфат ягы аеруча күңелгә ятышлы», – дип бәян итте Гөлзирә ханым.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә товарларга бәяләр базар бәясеннән уртача 5-30 процентка арзанрак булуын да билгеләгән иде.

Яшелчәнең бөтен төрен үстерәбез. Ел да алган кешеләрне таныйбыз, кабат безнең янга килүләрен күреп куанабыз. Бәяләр арзан билгеләнгән, чөнки кыйммәт кую – безнең өчен дә файдалы түгел. Уңыш әйбәт, зарланмыйбыз, һава торышына сылтап та ятмыйбыз, – диде сатучылар да.

Республикакүләм ярминкә-күргәзмә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Татарстан Республикасы территориясендә төп азык-төлек продуктларын җитештерүдә технологик бәйсезлеккә ирешүгә юнәлдерелгән.

«Яңалыгым: колмактан мендәр ясап алып килдем»

Актаныш районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова монда ел саен килүләрен әйтте.

Казан ярминкәсенә ел саен бик теләп киләбез. Бөтен район белән бергә дулкынланып, ныклап әзерләнәбез. Без бирегә мәктәп яны бакчаларында үскән продукцияне алып килдек, райондагы һәр мәктәпнең дә өлеше кергән. Район мәдәният бүлеге иҗади номерлар күрсәтте. «Баламишкин» гармунчылар ансамбле халыкны рәхәтләндереп җырлатты, биетте. Гомумән, һәр ел киләсе килеп торган ярминкә, бик күп танышларны очратабыз, аралашабыз. Бәйрәм атмосферасы хакимлек итә, – дип белдерде Раниза Шакирова.

Ул Актаныш ягыннан ниләр алып килгәннәрен дә сөйләде.

Җиләк-җимешен дә, бәрәңге һәм башка яшелчәләрне алып килергә булдык. Суганны шундук алып бетерделәр. Аннан соң шәһәр халкы кайнатма-повидлолар, компотлар, салатларны һәм тозланган яшелчәләрне кечкенә банкада сорый бит. Сатып алучылар теләген дә канәгатьләндерергә тырыштык. Актанышыбызының барлык мәктәпләре, технология техникумы да килде. Директорларыбыз үзләре теләк белдереп килә. Алга таба да мондый ярминкәләр булып торсын, бу безнең өчен сату урыны гына түгел – аралашу мөмкинлеге бирә торган мәйдан, – дип ассызыклады җитәкче.

Актаныш районының яңа буын үзәк китапханәсе директоры, умартачы һәм шифалы үләннәр җыю остасы Гөлназ Әхмәдишина колмактан сәламәтлек өчен файдалы мендәрләр ясый башлаган.

Безнең бәрәкәтле төбәктә яшелчә-җимеш уңды, муллыгы белән шатландырды. Быел үлән чәйләре алып килдек. Бөтнек тә, иван-чәй дә, мәтрүшкә дә бар, киптерелгән җиләк тә салынган. Аннан тагын бер яңалыгым: колмактан мендәр ясап алып килдем. Бу – йоклый алмый интегүчеләргә, кан басымы һәм стресс кичергән кешеләргә менә дигән мендәр, – ди ул.

Актаныш районының балалар иҗат үзәгенең оештыру бүлеге мөдире Илүзә Муллахмәтова да ниләр тәкъдим итүләрен әйтеп үтте.

Ел саен үткәрелә торган бу ярминкәгә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм декоратив-гамәли сәнгать төрләре эшләнмәләрен, бизәнгечләрен алып килдек. Актаныш районының мәйданчыгы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Тематик баннерлар ясаттык. Күргәзмәгә исә Актаныш балалар иҗат үзәгенә йөргән укучыларның үз куллары белән эшләгән иҗади эшләнмәләрен тәкъдим иттек. Шулай ук педагоглар пешергән татлы-баллы чәкчәкләр һәм хуш исле болыннардан җыелып, киптерелгән гөлләмәләрне сатуга чыгардык. Мәсәлән алар 500-600 сумнан тәкъдим ителә, – дип сөйләде ул.

Илүзә апа шулай ук әлеге ярминкәдә сатудан кергән акчаларны иҗат үзәгенә йөрүче балаларга кирәкле әйберләр алуга куллануларын да билгеләп китте.

Алга таба да мондый бәйрәм ярминкәләре булып торсын. Башка районнан килгән хезмәттәшләр белән дә аралашабыз, күргәзмәләрдәге кирәк-яракларга, иҗади эшләргә бергәләп сокланабыз, – ди әңгәмәдәш.

Актаныш районы ярминкәдә актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Рәхмәт хатына да лаек булды. Актаныш технологик техникумы «Продукцияне иҗади сату өчен» номинациясендә җиңүче булды. Бу җиңү – студентлар һәм укытучыларның креативлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсе.

«Ресурс үзәге» статуслы Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова хөрмәтләнгән мизгелдә.

Фото: «Актаныш-информ»

Кабагы белән данлы Саба гөл-чәчәкләрен дә алып килгән

Сабаның Шекше авыл мәктәбендә эшләүче Ландыш Яруллина бу юлы күбрәк кабак алып килүләрен сөйләп үтте. Бу якларда 90 килога кадәр кабаклар үстерүләрен белә идем инде белүен.

Кабак бәлеше, аннары туңдырыр өчен туралган кабаклар һәм каклар алып килдек. Манты белән коймакларыбыз гына кабактан түгел, киләсе ярминкәләргә аларын да кабактан пешерербез әле. Кабаклар белән Казанны шаккатырырга булдык. Кабаклар 25-30 сумнан йөри. Мәктәп яны бакчасында уңыш мулдан булды. Мин үзем мондый ярминкәдә беренче генә катнашуым, әмма алдагы елларда да киләсем килә, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Ул шулай ук ярминкәләрнең халык өчен уңайлы булуын искәртте.

Ярминкә исә шул ягы белән уңайлы – бер урында кирәкле бар нәрсәне алып була, супермаркет бер якта торсын. Сайлау мөмкинлеге дә зур. Монда бәйрәм рухы, яхшы кәеф хөкем сөрә, – дип тә ассызыклады әңгәмәдәш.

Саба районының Олы Шыңар мәктәбе укытучысы Камилә Әслахова да әлеге республикакүләм ярминкәдә тәүге тапкыр катнаша, чөнки әле мәктәптә беренче елын гына эшли. Ул башлангыч сыйныфларда инглиз теле укыта.

Безнең якларда укытучы кызлар, апалар аеруча уңган. Мәктәпләребез ел саен ярминкәдә катнаша. Күңел күтәренке, бәйрәм рухында. Сатуга чыгарылган әйберләр дә, бәяләре дә «тәмле» булгач – халык шат инде. Иртүк салкынча иде, ләкин, халык җыела башлагач, өшетми башлады. Савыт-чүлмәкләрдә күпьеллык хризантема, астра кебек чәчәкләр алып чыктык. Бәяләрен нибары 500 сумнан гына куйдык. Бәрәңге алып килгән идек, тиз сатылып бетте. Суган, кишер, төрле кайнатмаларыбыз, маринадланган һәм тозланган яшелчәләребез дә бар. 20 сумнан гына мәтрүшкә, меңьяфрак, тукранбаш тәкъдим итәбез. Чәйгә бик тәмле бит, – ди яшь укытучы.

«Осталар шәһәре» ярминкәсе мәгариф оешмаларының хезмәтен күрсәтү өчен уңышлы мәйданчык булган, укучыларны да һөнәр сайларга дәртләндергәнен дә әйтүчеләр булды. Ярминкә сәхнәсен Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең үзешчәннәре җырлы-моңлы, дәртле биюле чыгышлары белән бизәп җибәрде.

Ярминкә – саннар белән исәпләнә ул

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 13 сентябрьдән үз эшен башлады, һәм алар 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алар Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә – 2, Яшел Үзән шәһәрендә – 2, Түбән Камада – 2 һәм Түбән Кама районы Кама Аланында 1 мәйданчыкта уза. Казанда «Салават күпере-2» территориясендә Әлфия Авзалова урамындагы 15 нче йорт адресы буенча да быел беренче тапкыр ярминкә үткәрделәр.

Мәсәлән, кибетләрдә сөякле сыер итенең уртача бәясе – 700 сум, базарларда – 625 сум, ә ярминкәләрдә мондый итне 550 сумга табып була. Кибетләрдә атланмайның уртача бәясе – 896 сум, базарларда – 811,8 сум булса, ярминкә мәйданнарында 750 сумнан сатыла. Кибетләрдә кош-корт итенең уртача бәясе – 182,4 сум, базарларда – 250 сум, дип исәпләсәк, ярминкәдә – 175 сумнан тәкъдим ителә. Бүген кибеттә онның уртача бәясе – 45 сум, ә шәһәр базарларында – 44,7 сум, ярминкәләдә исә онны 27,5 сумнан алып була. Бәрәңге, кишер, чөгендер кебек яшелчәләргә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан тәкъдим ителгән уртача хак – 25 сумны тәшкил итүе билгеле.

Быелгы «Осталар шәһәре» республикакүләм ярминкәсендә 70 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш, 50 тонна бөртекле ашлык, 3 мең берәмлек камыр ризыклары, 2,5 мең банка консерва һәм 1 мең килограмм бал сатылганы билгеле. Оештыручылар кул эшләнмәләре аеруча популяр булганын да ассызыклады. Барлыгы 1,5 мең декоратив-гамәли иҗат, 1,1 мең тегү, 1 мең агач һәм 850 металл эшләнмәләр сатылган. Сату-алуларның гомуми күләме 6,8 миллион сумнан артып киткән.

Халык ярминкә өчен рәхмәт әйтеп таралышты

«Осталар шәһәре» дип аталучы ярминкә сатып алучыларны мул авыл хуҗалыгы продукциясе белән генә түгел, чамалы бәяләр белән дә сөендереп торды. Монда җаның теләгән бар әйберне дә табып була иде. Шәһәрдә яшәүчеләр дә һәм кунаклар да аларны теләп алды. Ярминкә кунаклары оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралышты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар