Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баянчы Нияз Сафиуллин: «Миңа яхшы кешеләр булышты»

Нияз Сафиуллинны күпләр Ринат Рахматуллин, Вадим Захаров концертларында елмаеп кына торучы, тыйнак гармунчы егет буларак белә. Ләкин Нияз – җырчы һәм бик күп җырлар авторы да әле. Аның хәзер эстрадага ныклы адымнар белән килеп керергә җыенган көннәре. «Интертат» Нияз белән якыннан таныштыра.

news_top_970_100
Баянчы Нияз Сафиуллин: «Миңа яхшы кешеләр булышты»
Фото: Нияз Сафиуллинның шәхси архивыннан

«Баянда уйнау – сәламәтлеккә бик нык зыян сала торган әйбер»

Нияз, сез кайсы як егете?

Мин Баулы районы Яңа Чүте авылыннан. Гаиләдә без 3 бала, мин – иң өлкәне. Әнием – Россиянең атказанган укытучысы Зәрия Сафиуллина. Әтием башта нефть өлкәсендә зур квалификацияле энергетик булып эшләде. Соңрак озак еллар авыл хуҗалыгы буенча хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкты. Сеңлем Мәскәү өлкәсендә яши, шулай ук иҗат өлкәсендә эшли, алып баручы буларак та үсә. Энебез Казандагы бер заводта эшли.

Нияз, сез – танылган баянчы, бик күп җырлар авторы, автор-башкаручы. Ә шулай да җырлау якынракмы күңелегезгә, әллә гармунда уйнаумы?

Мин бәләкәй чактан ук җырлап үстем. Баянда уйнарга да бик яшьли өйрәндем. Ләкин мәктәптә укыганда, күбрәк, җырчы буларак чыгышлар ясый идем. Район һәм республика күләмендәге уздырыла торган төрле җыр бәйгеләрендә катнаштым. Бик еш хәйрия концертларында чыгышлар ясый идем. Кыскасы, Баулы районының сәләтле балалары исемлегендә йөрдем.

Казанга укырга килгәч кенә җырчыларның никадәр күп булуын күрдем дә, баян буенчарак китәргә кирәк, дип уйладым. Баянда уйнау бик матур инде, ләкин, басып уйнау сәбәпле, сәламәтлеккә бик нык зыян сала торган әйбер. Кыскасы, күңелемә җырлау яки гармунда уйнау гына якын дип, аерып әйтә алмыйм.

Җырчыларны никадәр күп булуын күрдем, дидегез. Ә татар эстрадасында гармунчылар күп түгелме?

Хәзер яшь баянчылар күп. Алар белән кызыксынып, уйнауларын күзәтергә яратам. Әмма күп булсалар да, матур итеп, авылча уйнаучылары сирәгрәк.

Бу нәрсә белән бәйле?

Күпчелек гармунчыларга тәҗрибә җитми. Укыганда алган теория – ул бер нәрсә. Кеше уйнаган саен шомара бара бит. Кайберәүләренең, тәҗрибәләре булса да, баян белән оста эш итәргә теләкләре юк.

Баянчы Нәҗип абый Бәдретдинов бер әңгәмәсендә «Безнең заманда баян тулы оркестрны алмаштыра иде. Хәзерге заманда баянчы – әзер фонограмма өстенә уйнап, концертны бизәп торучы гына» дигән фикер белдергән иде. Сез бу сүзләр белән килешәсезме?

Төрле гармунчылар бар. Кайбер кеше баян тавышын «Юпитер» баяны белән яздыра да, сәхнәгә «Вейлтмейстер» белән чыгып уйный. Бу – бик тә сәер күренеш. Мин, мәсәлән, нинди тавышның кайсы гармун икәнен чамалагач, моны беләм. Ә гади халык аңламый, әлбәттә. Бу, күпчелек, телевидение өчен төшерелгән язмаларда күренә инде.

Концертларда да шулай чыгыш ясаучылар бармы?

Бар, кем ничек булдыра ала, шулай уйный хәзер.

Гармунчының хезмәт хакы күпме?

Бары тик гармунчы гына булып йөрсәң, кредит түләргә һәм ашарга-эчәргә генә җитеп бара. Анда да бик каты, көне-төне эшләгән очракта гына. Кесәңдә тагын күпмедер акча калдырасың килсә, өстәмә юнәлешләр дә табарга туры килә. Шуңа да бүгенге көндә музыкантларның күбесе микрофонга тартыла, кемдер банкетларда йөреп, җиңелрәк акча эшләү юлын карый. Аппаратуралар алып, туйларда эшләүче гармунчылар да бар.

Фото: © Нияз Сафиуллинның шәхси архивыннан

Шунысын да әйтим, гармунчы булыр өчен, әле башта бик озак итеп укырга, өйрәнеп беткәч, сәхнәгә күтәреп чыгарлык, замана таләпләренә туры килерлек инструмент алырга кирәк. Элекке иске баяннар белән чыгып булмый. Ә яңа баяннар хәзер миллионнар белән бәяләнә. Аның бәясен аклар өчен генә дә гармунчыга күпме эшләргә кирәк. Инструментларның техобслуживаниесе дә очсыз түгел. Салкында телләре дә сынып чыга.

Килешәм, җырчының да эше җиңел түгел. Ләкин баянчы җырчы артында басып тора, ә тамашачы аның кем икәнлеген дә белмичә кала. Җырчының исем-фамилиясен атыйлар да, музыкантлар югала. Менә бу – минем күңелне тырнап тора торган әйбер. Җырчылар үзләренең музыкаль чыгышларын тулыландырырга ярдәм иткән музыкантларга да игътибар бирсеннәр, үзләрен генә кайгыртмасыннар иде.

«Тәҗрибә туплаган саен акыл керә, хәзер бәясен алдан килешәбез»

Кайсы җырчыларда гармунчы булып эшләдегез?

Иҗат юлымны Динә һәм Рафаэль Латыйповлар белән башлаган идем. Аннан Илнар Сәйфиев, Резеда Кадыйрова, Бәширә Насыйрова, Зөлфия – Җәвит Шакировлар, 9 ел Ринат Рахматуллин белән, соңгы 3 елда Вадим Захаров белән эшләдем.

Һәр артистның үз җае бардыр? Яхшы психолог булырга да туры киләме?

Һәрбер җырчы үзенчәлекле. Һәркайсының үз характеры бар, беребезнең дә сандыгы буш түгел.

Җырчылар белән конфликтларга кергән вакытлар да булмый калмагандыр?

Конфликтларга кергәнем булмады, барысы белән дә дус эшләдем. Алай тавышланышсаң, эшләп булмый.

Гармунчы белән җырчы нәрсә бүлешергә мөмкин?

Бәяне алдан килешмәгән очракта, гармунчы белән җырчы конфликтка керә ала. Кайбер җырчы башта төгәл бәясен әйтергә куркып йөриме, яхшысынмыймы. Шул түләү мәсьәләсендә аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Андый хәлләр баштарак бездә дә булды. Ләкин тәҗрибә туплаган саен акыл керә, хәзер инде бәясен алдан килешәбез.

Димәк, алданган вакытларыгыз булды.

Мәҗлескә чакырып, төгәл бер сумма вәгъдә итеп, «акчасын иртәгә күчерәбез» дип киткән, озак вакытлар көткәннән соң да күчермәгән кешеләр булды. Андыйларга шалтыратып-шалтыратып карыйсың да, онытасың инде, үз намусларында. Хәзер белмәгән кешеләрнең мәҗлесләренә бик барырга тырышмыйм. Соңгы вакытта гармун белән дә сирәк йөрим. Җырларымны радио-телевидениеләргә ротациягә бирдем. Җырчы буларак чыгып карарга иде исәп.

Гармунчылар арасында җырчылар игътибары өчен яшерен көрәш бармыймы ул?

Минем үземдә андый нәрсә юк. Дөнья иркен, дөнья матур, һәр кешегә эш җитә.

«Егылды, яткан килеш җырлавын дәвам итте»

Җырчылар сезнең белән борчуларын, шатлыкларын уртаклашалар идеме?

Эшли-эшли, алар белән бер гаиләгә әйләнеп бетәсең. Хәтта, үз гаиләңә караганда да якынрак була башлый әле ул төркем (көлә). Мәсәлән, озак вакыт гастрольдә йөреп кайтасың да, икенче көнне үк инде сагындыра башлыйлар. Егетләрне күрәсе, сөйләшеп утырасы килә.

Шатлыкларны болай да уртаклашасың инде ул. Кайгылы вакытларыбызда да бер-беребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итә идек.

Ринат абый Рахматуллинның, мәсәлән, узган ел авыр чаклары күп булды. Аның янына «шул җырчы барган, шул ярдәм иткән» дип күпме яздылар. Ә мин үзем турында әйтергә кушмадым. Хәзер артистлар бер яфракны икенче урынга күчереп куйсалар да, әллә нинди зур эш эшләгән кебек, интернетка чыгаралар. Мин андый нәрсәләрне яратмыйм.

Фото: © Нияз Сафиуллинның шәхси архивыннан

Ринат Рахматуллин төркеменнән киткәч тә мөнәсәбәтләрне саклап калдыгыз, әйеме? Ул колониягә эләккәч, аның турында төрле сүзләр таратучылар булган иде. Ул үзе дә «анда эләккәч кемнең кем икәнен аңладым» дип сөйләгән иде.

Без Ринат абый белән бүген дә аралашып, бик тату итеп яшибез. Мин аннан күпкә кечерәк булганга, ул миңа һәрвакыт төпле, файдалы киңәшләрен бирә килде. Мин аларны кулланып, үземнең иҗат юлымны дәвам итәм. Ул – миңа үз вакытында бик нык ярдәм иткән, минем өчен бик якын кеше.

Ринат абый «тегендә» булганда мин аның гаиләсе белән аралашып, хәлләрен белешеп тордым. Дөресен әйтәм, аның турында башкалардан да начар сүз ишеткәнем булмады. Кулымнан килгәнчә булышырга тырыштым, янына барып йөрдем.

Артист, музыкант тормышы төрле вакыйгаларга бай була. Кайсы да булса җырчы белән эшләгән чорда булган берәр кызыклы хәлне сөйләгез әле.

Кызыклы вакыйгалар булдымы дигәндә, кызыклары да, кызганычлары да күп булды. Берсе аеруча истә калган, ул әйберне әле дә сагынып сөйлим. Анысы да шул Ринат абый концертында инде. Кайсы шәһәрдә икәнен хәтерләмим, ләкин зал тулы. Ринат абый «Тукта, яңгыр» җырын җырлый-җырлый, пыйпыл-пыйпыл биеп барды да, сәхнә алдында торган мониторлар (безгә карап тора торган колонкалар) алдына килеп басты. Берзаман артында колонкалар барлыгын онытты, күрәсең, арты белән сальто ясап, идәнгә барып төште (көлә). Ләкин профессионал шул инде, егылды, тик микрофонын кулыннан ычкындырмады – яткан килеш җырлавын дәвам итте (көлә).

«Бушка биргәнгә онытыламы икән җыр авторлары?»

Баян белән ничә яшьтә таныштыгыз?

Инде 5 яшем тулар-тулмас авыл сәхнәсендә хромка гармунында уйнап җырлаганмын. Әледә хәтеремдә, ул хромканы әтигә ат чабышында җиңгәнгә бүләк иткәннәр иде.

Үземне белә башлаганнан бирле туганнарымның гармунда уйнаганнарын күреп үстем. Чөнки әнием ягыннан бабам да, барлык туганнарым да – баянчылар. Музыкаль сәләт миңа алардан күчкәндер.

6нчы сыйныфта вакытта Баулы сәнгать мәктәбенә дә укырга кердем. Атнасына 3 мәртәбә районга йөреп, вокал һәм баянга укыдым. Район белән авыл арасы 55 чакрым. Кыш көннәрендә юллар чистартылмаган, автобус йөрмәгән вакытлар да була иде. Шуңа да карамастан, сәнгать мәктәбен барыбер ташламадым. Музыка мәктәбен дә, авыл мәктәбен дә бер үк елны тәмамладым. Югары белемне КДПУның музыка факультетында алдым.

Җырларны кайчан яза башладыгыз? Бу сәләтегез ничек ачылды?

Әни ягыннан туганыбыз Рәшит абый, Баулыга барган саен мине: «О, композитор, ничек хәлләрең?» – дип каршы ала торган иде. Аның «композитор» дия-дия үсендерүе җитте, 17 яшемдә Казанга киткәч, беренче җырымны язып карадым. «Сөйгән ярлар» дигән ул җырымның көе дә, шигыре дә үземнеке. Аның белән 2014 елда «Болгар радиосы» премиясе алдым.

Әкренләп, бу шөгыль миңа кызык булып китте, ошый башлады. Кешеләр, гадәттә, бер стильдә җырлыйлар бит. Мәсәлән, эстрадада Салават стиле бар. Ә минем аз гына башкачарак юнәлештәге җырлар язасым килә иде. Әкренләп җырчылар да «җыр язып бирә алмыйсыңмы» дип сорый башладылар. Аларга җырларымны беркайчан да сатып биргәнем булмады. Кайберләрен Вадим Захаров, Ринат Рахматуллин, Илнар Сәйфиев, Энҗе Шәймурзина, Альбина Апанаева, Гөлнара Габидуллина, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Әнвәр Нургалиевлар башкара. Әмма җырчылар арасында җырның авторларын әйтмәүчеләр дә бар, шунысы күңелне төшерә. Җыр авторларына игътибар юк. Бушка биргәнгә онытыламы икән җыр авторлары. Бәлки, кыйбаткарак сатып бирергә кирәктер, исемебез исләрендә калсын өчен (көлә).

Фото: © Нияз Сафиуллинның шәхси архивыннан

Нигә бушка бирәсез соң? Җыр сату – төшемле эш кебек.

Сүз элеккерәк чорларда язылган җырлар турында бара. Хәзер инде, әлбәттә, хисләрем салынган җырларымны бушка бирәсем килми. Һәр иҗади эшнең дә үз бәясе булырга тиеш дип уйлыйм.

Күбрәк нинди темаларга язасыз? Нинди темалар җаныгызга якын?

Ялгызлык турында җырларым күп. Мәхәббәт, кавышу-аерылышу, туган як, хәтта машина йөртүчеләр һәм ГАИ хезмәткәрләренә багышланган җырларым да бар. Төрле өлкәләрне колачларга тырышам.

Җырларым, гадәттә, тормыштагы бик авыр вакытларда яисә шатлыклы, күңел күтәренке чакларында туалар.

«Кайбер артистларның җырлары татар халкына «кереп» бетми»

Үзегез дә әйттегез, гармунчы арткы планда тора, дип. Сез хәзер алгы планга чыгып, эстраданы яуларга җыенасызмы?

Әйе, алга таба үземнең 20 ел буе язган халыкчан җырларымны тамашачыга ишеттерәсем килә. Берсе дә һавадан тартып алып язылмады, барысы да – кеше күңеленә үтеп керерлек җырлар дип уйлыйм. Күбесе үземнең тормыш, башка кеше язмышларыннан алып язылган. Аларны үземнең концертларымда ишеттерәсем килә.

Бүгенге көндә бары тик җырчы буларак кына чыгыш ясаучылар да, автор-башкаручылар да күп. Ләкин кайберләре үз тамашачысын таба алмый, җырлары, ничектер, татар халкына кереп бетми, дип әйтимме соң. Мин үз-үземә ышанам, һәм җырларым да халыкка ошар дип уйлыйм.

Татар халкына «керсен» өчен, җыр нинди булырга тиеш соң ул?

Гади булырга тиеш. Җырның сүзләре гади, истә калырлык булырга тиеш. Кайбер җырчылар сүзләре катлаулы җырлар сайлый. Авылчарак, җиңелрәк язылган җырлар истә кала.

Татар халкы катлаулы шигырьләрне аңламый дип әйтәсегез киләмени?

Синең җырың халыкны яки елата, яки дәртләндерә торган булырга тиеш. «Для галочки» гына җыр язып, башкару дөрес түгел. Безнең татар халкы бик эмоциональ. Ул концертка ял итәргә, хисләрен чыгарырга килә. Чөнки бүгенге заманда халыкның мәшәкате болай да күп – гаилә проблемалары бар, илләр тыныч түгел. Халыкны ял иттерерлек, яки уйландырып, күңеленә үткәрерлек җырлар кирәк.

Эстрадага ныклап аяк басарга уйлыйм, дидегез. Акча капчыгын чишеп, санап, чыгымнарны алдан планлаштырып куйдыгызмы инде?

Дөресен генә әйткәндә, капчыгымда акча юк. Ләкин миңа яхшы кешеләр булышты, бүгенге көндә дә булышып торалар. Аларга зур рәхмәтемне әйтәсем килә, алдагы көннәрдә ышанычларын аклармын дип ышанам.

Эстрага үтеп керергә ниятләгән башка җырчыларга андый яхшы кешеләрне ничек табарга?

Беләсезме, сиңа яхшы кешеләр ярдәм итсен өчен, үзеңә дә бик яхшы кеше булырга кирәк.

Андый формула эшлиме ул бүгенге заманда?

Эшли (көлә). Кемдер бит инде зур акчаларга өметләнә. Минем беркайчан да артык зур акчаларга да, байлыкка да кызыкканым булмады. Мин гади генә яшим, ашарыма-эчәремә булса, шул җиткән. Ә кайберәүләр зур акчалар турында хыялланып яши һәм шул сәбәпле күп нәрсә югалталар да. Мин Ходай Тәгалә биргәнгә кәнәгать була беләм.

Аннан мин кешеләрне аермыйм. Урам себерүчеме ул, зур компаниянең генераль директорымы – барысы да бертигез. Барыбыз да бер җиргә кереп ятачакбыз.

Фото: © Нияз Сафиуллинның шәхси архивыннан

«Өйләнгән, бер баласы бар, дип куегыз да, бетте»

Янәшәсендә якыннары күп булса да, күңеле ялгыз кешеләр була. Сез шундыйларның берсе түгелме? Күпчелек җырларым ялгызлык турында дидегез.

Юк-юк (көлә). Әти-әнием, туганнарым, якыннарым бар. Мин ялгыз кеше түгел. Үземне ялгыз тоеп, кайгырып утырырга вакытым да юк әле.

Сез гаиләле кешеме?

Мин гаиләм турында сөйләмим.

Алай кызык түгел бит.

Нияз Сафиуллин өйләнгән, бер баласы бар, дип куегыз да, бетте (көлә). Улыбызга 13 яшь инде.

Бүгенге заманда гаилә тормышын сөйләмәү артист кеше өчен файдага түгел кебек.

Шулайдыр, ләкин минем гаилә белән пиар ясыйсым килми. Азрак белсәләр – тынычрак йокларлар. Күз тидерерләр дип куркам. Безнең барысы да әйбәт. Гаиләм – иҗат кешеләре түгел.

Иҗат кешесе буларак, сез хисле, йомшак кешеме?

Мактану матур нәрсә түгел, шулай да әйтәм – мин үземне киң күңелле кеше дип саныйм. Кешеләрне авыр хәлдә калдырганым юк, кешегә яхшылык эшләгән очракта да аны сөйләп йөрмим. Мин эшләгәнне белмичә, башка кеше эшләгән дип уйлап йөрүчеләр дә бар.

Димәк, сезгә таянырга була.

100 процент!

Дусларыгыз да күптер. Чын дуслыкка ышанасызмы?

Иптәшләрем бар, чын дусларым аз.

Сезне бүгенге көндә нәрсәләр борчый?

Тормышта гаделлек булмау борчый. Кеше бер-берсен ашап бетерергә әзер, һәрберсе үзен генә кайгыртып көн күрә. Соңгы елларда аралашулар да сирәгәйде, күрше күршегә керми, туган туганны белми. Кеше үзен мәңгегә килгән кебек хис итә. Ләкин мәңге яшәмибез бит… Интернет та бозгандыр безне, бәлки.

Аңлыйм: яшь чакта энтузиазм көчле була, мин булдырам дип йөрисең. Тик картаясыбыз да бар бит әле. Шул турыда еш уйланам.

Күңел тынычлыгым булганга Ходайга мең шөкер итәм. Үземнең барлык тамашачыларыма да күңел тынычлыгы телим. Һәр туган көннең кадерен белеп, ашый алганда ашап, барасы килгән җиргә барып, күбрәк аралашып яшәсәләр иде. Бер өстәл артына җыелып, якыннар белән рәхәтләнеп утырудан да кадерлесе юк бүгенге көндә.

Рәхмәт! Иҗат уңышлары, Нияз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100