Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Бай булмасаң бай булма, гыйлем, һөнәргә сай булма!” (Белем көненә татарча шигъри котлаулар)

Бу дөньяда һәммәбез укучы, белем алуыбыз бер минутка да тукталмый. Әлбәттә, Белем көнендә кемне дә булса котларга, изге теләкләрен җиткерергә теләмәгән кеше юктыр. "Интертат" электрон газетасы котлаулар тупланмасын тәкъдим итә.

news_top_970_100
“Бай булмасаң бай булма, гыйлем, һөнәргә сай булма!” (Белем көненә татарча шигъри котлаулар)
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елын башларга.
Балалар кайта мәктәпкә
Хушлашып җәйләр белән.
Көзге чәчәкләр һәммәсен
Тәбрикли бәйрәм белән.
***
Белем көне көзләр белән бәйле -
Алтынлана башлый табигать...
Алтын бәһасендә белемнәрне
Бирә ала кебек тик мәктәп.

Кечкенәдән алган белемебез
Гомерлеккә тугры юлдаштыр.
Белем алмый калган ул наданнар
Инде күптән юлда адашты.

Белем булмый торып - күзләр сукыр.
Белем булмый торып - үсеш юк.
Белем булмаганнар - кирәксезләр,
Белем булмаганга - бер эш юк.

Белем көне белән котлыйм сезне!
Мәктәпләрдә бүген бәйрәмдер!
Алтын көзгә табигать кергәндә
Алтын үзе - безнең мәктәптер!

***
Балаларга бәйрәм бүген
Бөтен урам гөж килә.
Һәр сүздән бер кызык табып,
Малайлар, кызлар көлә.

Бүген җирдә чәчәк кенә,
Урамда да, өйдә дә.
Чәчәк чыңы ишетелә
Яңгыраган көйдә дә.

***
Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар Белем бәйрәмен.
Яңгырый балаларның шат авазы,
Кулларында чәчәк бәйләме.
Яңгырый бүген һәр төбәктә
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит әйдә,
Яңа уку елы!
***
Укытучы, мәктәп –
Бу ике сүз
Күңелемдә яши янәшә.
Мәктәбем,- дип
Әйткән чакта телем,
Йөрәк “Укытучым”, - дип дәшә.
***
Кадерле укытучым!
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп саклагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән.
Рух ныклыгына таянасыз,
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез.
***
Бәйрәм көндә кабул итсәң иде
Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.
Укытучым, син бит белем биреп
Ачтың безнең гамьсез күзләрне.
Син лаеклы, газиз укытучым
Рәхмәтләрнең иң җылысына.
Син лаеклы, газиз укытучым
Хөрмәтләрнең иң олысына!
***
Бала күңеле - төпсез дәрья,
Сез - шуларга җан өрүче.
Түземлекләр бирсен Аллаһ
Хезмәтеңдә, укытучы!

***
Көннәрегез ямьле булсын
Елмаеп-көлеп торсын.
Язгы кояш нурларыдай
Зур эшкә рухландырсын.
Сәламәтлек юлдашыгыз
Тату, матур тормышыгыз.
Күңел сөйгән хезмәтегез
Һәркайсы мулдан булсын!

***
Аллы-гөлле букет кулларымда
Остазыма бүләк итәргә.
Ә ул миңа мәңге шиңми торган
Гөл орлыгы бирер чәчәргә.

Алыгыз сез бүген бүләк итеп.
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.

***
Белем сере белән сукмаклардан
Ачтың миңа юлның яктысын.
Укытучым, шигеремдә чагыла
Изге уйларымның чаткысы.

Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән,
Безне балагыздай күргән өчен.
Безнең хисләр белән янып яшәп,
Күңелләргә шатлык биргән өчен.

***
Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес, иң туры юлны
Сайлашырга сез кирәк.
Алда көрәшләр дә булыр,
Югалып калсак кинәт –
Егылганда тотынырга,
Көч бирергә сез кирәк.
Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә,
Юатырга сез кирәк.
Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәс өчен йөрәк –
Сез кирәк, укытучылар,
Безгә һәрчак сез кирәк! (Ф. Яруллин)

tatarsms.ru, ihlastan.ru, belem.ru сайтлары файдаланылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100