Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхиллек (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

Таңны каршыларга ярата Ләйлә. Бүген дә иртүк торып, балалары уянганчы коймакка камыр болгатты, йомыркалар пешерде. Гаиләсен, балаларын шулай сыйларга ярата. Аларның тәмләп, сөенеп ашаганнарын карап тору шатлык өсти. Бөтен эшне бергә эшләргә тырышалар. Кар көрәсә дә, балаларын үзе белән ияртә. Бергәләп кайнашканда күңеллерәк. Балалар телефон, телевизордан да аерылып тора. Һәр эшне уен итеп эшләтергә тырыша Ләйлә. Кем күбрәк кар көри, шуңа приз әзерләп кызыктыра.

Приз дигәне – шул табында булган тәм-том. Кызык ясап биргәч, балалар шатланышып ала. Мандарин, алмаларга күзләр, ерык авыз, каш ясап куя да, кызык кына «приз» килеп чыга. Җәен бакча эшләрен дә шулай бергәләп башкаралар. Кайда, нәрсә чәчәсен кыштан ук балалары белән бергә планлаштыралар. Кәлшәләрне күп үстерә, үзеннән артканын күршеләргә дә өләшә. Кемдер базардан сатып та ала бит. Ә ул бушка өләшә. Кечкенә генә орлыктан күпме савап эшли. Кемгәдер ярдәм итә алгач, күңеле сөенә. Аны әбисе шулай юмартлыкка өйрәтеп үстерде.

Тик бүген йөрәге урынында түгел. Әле тегендә, әле монда ишетелгән хәвефләр дә борчый. Башкаларга килгән хәсрәтне дә үз йөрәге аша үткәреп, бик авыр кичерә хатын. Үзе дә әбисе, әтисе белән генә үскәнгәме, үтә дә нечкә күңелле ул. Бәла киләсен алдан ук сизә, диярсең. Буран көннәрдә бигрәк тә җаны уйнаклый. Кайдадыр, кемедер адашып йөридер кебек. Читтә, буранлы юлда беркеме юк югыйсә. Күңеле тынгысызланган көннәрдә сабыйларын кочаклап сөйсә бераз тынычлана. Бүген дә изрәп йоклыйлар иде әле, Ләйлә балаларның өстеннән шуып төшкән юрганнарын рәтләп куйды, чәчләреннән сыйпап, сабыйларының бәхетенә куанып, янә аш-су бүлмәсенә чыкты.

Яңа чәй пешерергә уйлап, чокыр-чынаякка гына үрелгән иде, кинәт кенә кулы калтырап, чокыры идәнгә төшеп китте дә чәлпәрәмә килде. Узган ел туган көненә дуслары бүләк иткән, «Фатыйха» сүрәсе язылган чокыр иде. Саклап кына тотты моңарчы. Әллә нишләп кенә ватылып китте бүген, хәерлегә булсын, дип юрады. Әллә үзе шулай юрый, әллә чыннан да туры килә шундый юраулар Ләйләнең тормышына. Гаиләдә, йә эшендә берәр күңелсез хәл килеп чыгасы булса, нәрсә дә булса ватыла аның. Алай ук чәүчәләк хатын да түгел үзе. Йорт эшләрен дә җай белән генә эшли кебек. Акрынлык белән эшләсә дә, бар эшенә дә вакытында өлгерә. Бу арада да күңеле әллә нишләп, алгысынып йөри, тормышында нидер үзгәрер кебек. Балалары елгага суга китсә дә, 10 минут та узмый, артларыннан бара. Ул-бу булмагае, дип курка.

Бүген дә балалары әтиләре белән бергә югары очтагы ялгыз карчыкка кар көрәргә, мунчасына утын кертергә киттеләр. Бик борчылып, шомланып калды хатын. Үзе дә барыр иде, өйдә урын өстендәге әбисен ялгызын калдырып чыгып китеп булмый. Картлыгы сәбәпчеме, оныгы Ләйлә кебек үз-үзен куркытып өйрәнгәнме, 10 гына минутка да ялгызы өйдә калырга курка карчык. Ләйләнең әтисенең әнисе ул. Әтисе, 60 яше дә тулмыйча, урманда агач астында калып үлде кызның.

Әнисен бөтенләй хәтерләми, суга баткан, киемнәрен таба алмаганнар, диделәр. Ятимлек, әни назы җитмәү үзәкләрен өзде кызның бала вакытта да, кияүгә чыккач та. Тик, йөгереп барып, 2 генә минутка да күреп килә торган җирләр түгел бит. Ичмаса, әнисенең кабере дә юк иде. Каберенә чәчәкләр утыртып, сулар сибеп юанырмын, дип уйлаган көннәре дә аз булмады. Әтисе башка өйләнмәде. Бер сәер гадәте бар иде аның. Ләйлә аны үзенчә чир дип тә уйлый иде. Төннәрен шыбырдап яңгыр яуганда, кышкы бураннарда да капка төбенә чыгып, озак кына юлга карап торыр иде. Үзләре өйдә чакта капка келәсе шылт итсә, әсәренеп, ишегалдына чыгар иде.

Йортлары авыл читендә, матур гына урында. Бакча артлатып кына чишмә ага. Хатынын югалткач, әнисен, кызын алып күченеп килгәннәр алар монда. Үзләре күрше районнан. Шулай берсендә табын артында өчәүләп ашап утырганда, тәрәзәгә чирткән кебек булдылар. Әтисе сикереп торып, әсәренеп чыгып китте. «Килгән дип торам, юк», – диде кергәч, бик нык үпкәләгән кыяфәттә. Ләйләдә кызыксыну уянды. 16 яшь иде аңа ул чакта. «Эте, күченгәндә, авылда калган иде, шуны кире килер дип көтә инде», – диде әбисе, серле генә әтисенә карап. «Адашкан инде ул, никадәр ел узгач, никадәр чакрым узып каян тапсын», – дип, «һаман көтмә инде» дигәндәй, әтисен ачуланып та алды.

Икенче көнне әтисе күрше районга – элек яшәгән авылларына кайтып китте. Бер-ике кичкә дип китсә дә, икенче көнне үк әйләнеп кайтты. Ләйлә тагын әтисе белән әбисе сөйләшкәнен ишетте.

– Нәрсәгә дип кайттың инде анда тагын, болай да күп уйланып, ябыгып, коры сөяккә калдың, – диде әбисе.

– Элек бергә торган нигезгә кайтып, эзләп, безнең яңа нигезне белми йөриме икән әллә, дип кайттым, аптырап, – дип җаваплады әтисе. Әтисен шулай ук нык хәсрәткә салган эте турында сорашкалап карады Ләйлә.

– Бик яраттым шул, саклап кала алмадым. Кыргый этләр өеренә кушылды да югалды, капка шыгырдап куйган саен, ул түгелме, дип көттем, – диде әтисе.

Бераз ачуы да килде кызның. Кемгә нәрсә кадерле. Менә Ләйлә әнисез тилмерә. Ә әтисе һаман ниндидер эт турында сөйләнә. Бер тапкыр да әнисен искә алганы юк. Уйлап карасаң, шундый зур фаҗига бит. Ничек инде, кеше кадәр кеше язгы ташуга агып китсен, гәүдәсен дә тапмасыннар, ә әтисе бер искә алып та карамый. Яратмадымы икән? Димәк, Ләйләне дә яратмый.

Кыз бервакыт үзеннән үк сорыйсы итте.

– Әти, син әнине яратмагансың, шуңа искә дә алмыйсың. Башка үлгән кешеләрнең ел ашларын уздыралар. Без нигә бер дә әнине искә алып ашлар уздырмыйбыз, әбиләр чакырмыйбыз? Яратмадыңмы, әйт инде, әти, нигә дәшмисең, – дип елады кыз.

– Яраттым, кызым, әниеңне, хәзер дә яратам, сине дә яратам, – дип, кызын кочаклап елады әтисе.

Әтисенең үксеп елаганын күреп курыкты кыз. Аның күз яшьләрендә үзен гаепле санады. Башка беркайчан да бу хакта сүз кузгатмады, әтисенең яраларын кузгатмады. Әтисен мәңгелеккә озаткан көнне дә, бала вакыттагы шул бер көне өчен үзен уңайсыз хис итте. Әтисе шуңа үпкәләп киткәндәй тоелды. Бик йомшак күңелле иде шул аның әтисе.

Ярый әле, ятимлекне бераз оныттырырга, уңышлы гына кияүгә чыга алды Ләйлә. Ире – акыллы, сабыр, хатыны, балалары өчен җанатып яши. Бер ялгызы уйларга бирелеп камыр басканда, ишек каккан тавыш ишетеп, каршыларга чыгып йөгерде. Ә анда ике ят ирне күреп аптырап калды. Шушы вакытта гел Кукмара ягыннан килеп, итек сатып йөриләр иде. Кулларында итекләре күренмәсә дә, итекчеләрдер, дип уйлады. Алай да берсе Ләйләгә исеме белән эндәшкәч, аптырап китте.

– Сез Ләйлә буласызмы? – диде ир.

– Әйе.

– Вакытыгыз булса-булмаса да, сезгә безнең белән барырга кирәк. Бүген үк, кичкә кадәр өлгерергә кирәк.

Куркуыннан хатынның аяк-куллары калтырый башлады. Бәхеткә, шул минутта ире, балалары кайтып керде. Көтелмәгән кунаклар гаилә башлыгы белән таныштылар, капка төбенә чыгып, Ләйләдән башка гына сөйләшеп алдылар. Ире Рәнис кергәч тә, аның йөзенә карарлык түгел иде. Шикәр кебек агарган йөзен, каны качкан иреннәрен чак кыймылдатып:

– Алар белән сиңа барырга кирәк, – дип кенә әйтә алды.

– Кайда, нигә? Ә син? – диде хатын.

– Әбине калдырып китеп булмый, үзең беләсең, борчылма, алар сиңа начарлык белән килмәгән, үзеңә үк яхшы булачак.

– Юк, мин синнән башка беркая да бармыйм, Рәнис.

Ир аптырап басып торды урынында.

– Әйдә, алайса, күрше апасын чакырып торыйк, икәү барырбыз...

Алар утырган машина бик кызу тизлектә хастаханәгә килде. Юлда килгәндә, хәлне бераз аңлаттылар. Юл һәлакәтенә юлыккан, яшәүгә өмете калмаган ниндидер бер хатын Ләйләдән бәхиллек сорый икән. Бик аптырады Ләйлә. Әбисеннән башка аның бер генә дә якын хатын-кызы юк бит. Әллә, әллә Рәнисе кайчан да булса хыянәт итеп, шул хатын бәхиллек сорыймы, дип, иренә дә ачуланасы итеп күз ташлады. Рәнисе, без бергә, борчылма, дип иңнәреннән кочып алгач, тагын тынычланды. Никадәр генә сорашса да, аны алырга килгән ике ирнең берсе дә авыз ачып сүз әйтмәде. Вакыт-вакыт авыр көрсенеп кенә куйдылар. Алар керәсе палата ишек төбендә бер хатын утыра иде. Ләйләләрне күрүгә сикереп торды да:

– Сезне көтә инде, кичерегез инде сез аны, шулай икегезгә дә әйбәтрәк булыр, – диде.

Тагын нидер әйтергә теләгән иде, палатадан шәфкать туташы килеп чыкты.

– Сезме Ләйлә? Әйдәгез, калганнар монда гына торасы, апаның хәле болай да бик авыр, – дип, хатынны җилкәсеннән сөеп, палатага алып кереп китте.

Палатада – 3 карават, аның берсендә авыр хәлдә бер хатын-кыз ята, калганнары буш. Шәфкать туташы Ләйләгә якынрак килергә, курыкмаска әйтте.

– Курыкма, курыкма, без менә шундый авырулар белән эшлибез дә бит әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, хатынның куркуларын таратырга тырышты. – Атнадан артты, хәле бик авыр. Яшәргә өмете юк. Гел сезнең исемне кабатлады...

– Апа, менә килде ул Ләйлә, ишетәсезме безне, – дип авыру хатынның йөзләрен, муенын сыпырды.

Ләйләгә хатынның кулын тотарга ымлады. Ят хатынның кулын тотуы әллә ничек куркыныч булса да, үлем белән тартышкан кешегә аз булса да җиңеллек китерә аласына өметеләнеп, кулыннан сыпырды.

– Кичер мине, кызым, синнән бәхиллек алмыйча китә алмыйм, бәхиллек бир миңа… сине генә көттем.

«Кызым» дигән сүздән Ләйлә аңын җуяр хәлгә җитте.

Сез мине кем беләндер бутыйсыз, ялгышасыз, дияр иде, тик бу очракта алай әйтеп утырып булмый. Ыңгырашып ятучы хатынның үлеме килеп җиткән. Секундлар хәл итә торган вакыт. Шул арада ишектән бер ир заты килеп керде.

– Калганын соңрак сөйләшербез, бәхилләш, сеңлем, ул – синең әниең, – диде ир.

– Әнием? Бәхил...ләш, – дип шаккатып, аптырап, авызыннан ике сүз чыкты да аңын җуйды Ләйлә. Шул минутта караваттагы хатынның да ыңгырашкан тавышы бетте… өзелде.

Ләйлә төнгә каршы аңына килде. Чигә чәчләре агарган иде хатынның. Ире Рәниснең кайгыртуы, өч баласының янында бөтерелеп йөрүе аякка бастырды аны. Кечкенә кызы бигрәк тә сагынган иде әнисен. Өенә кайткач та алдыннан да төшмәде. «Кичә дә синсез йокладым, башка җибәрмим, җибәрмим мин сине», – дип, кулына чыдырдап ябышты 7 яшьлек кызы.

Кызына карагач, кабат үзенең балачагы күз алдына килде. Әнисез чагы, әни куенында иркәләнәсе, җылынасы килгән чагы. Суга батты, дип үстерделәр. Алдаганнар... Ә ул исән булган. Авылын – шәһәргә, әтисен башка иргә алмаштырып качкан. Капка шыгырдаган саен менә кемне көткән икән әтисе. Ә ул «яраткан этемне көтәм» дип алдашкан. Баласын ташлап икенче иргә киткән анага караганда хәтта хайваннар да акыллырактыр, бәлки. Ул бит калдырып кына да китмәгән: качкан, баласыннан – Ләйләдән качкан...

Әнисе дигән хатынның үткәндәге тормышын аклыйсы килепме, күз алдына китереп карарга тырышты. Юк, юк, күп тапкырлар юк! Ничек шушы сабыйларны әтиләренә калдырып, икенче ир белән яшәргә китәргә мөмкин?! Уйлап та очына чыгарлык түгел. Әтисе дә яратмаслык булмагандыр, бик матур, тыныч кеше иде аның әтисе. Качып китү бер хәл, алдап яшәгәннәр бит Ләйләне. Әбисе дә, әтисе дә алдап яшәгән. Әтисе кебек ул да көтәр, дип уйлаганнармы икән? Сорауга җавап ишетәсе килеп, Ләйлә әбисе яткан бүлмәгә керде.

– Әниең үзе дә бабасы белән генә үскән, шуңа гаилә кирәклеген аңламагандыр. Әти-әнисе начар юлга кереп харап булганнар. Әтиең аны кызганды, яратты. Өйләнешүләренә каршы килсәм дә, әтиең «аңа өйләнмим икән, мине күрмәссең» дип дулап чыгып китте беркөнне. Ялгызым үстергән улымны югалтудан курыктым, әниеңне алып кайтырга ризалык бирдем. Ә ул сиңа 1 яшь вакытта бөтенләй чыгып югалды. Суга төшкәндәй юк булды. Әле теге шәһәрдә, әле бу районда күргәннәр, дигән хәбәрләр ишетелгәләде. Көтәрсең, сине ташлап киткәнен кичерә алмассың, авыр кичерерсең, дип, сиңа дөресен әйтүдән курыктык. Авылдан да шуңа күрә, беркем белми торган җиргә күченеп килеп, менә шушында гомер иттек. Әтиең, кайтып эзләп йөрмиме икән, дип, авылга кайткалап йөрде, күршеләрдән сорашты. Ә ул кайтмады. Менә гомер азагында кайткан ул сиңа. Бәхиллегеңне биреп дөрес эшләгәнсең, аңа да, үзеңә дә җиңелрәк булыр, – дип, әбисе Ләйләнең кулларыннан сыпырды.

Бәхиллек...

Бәхилләштеме икән соң аның белән Ләйлә. Ул сүзләр аптыраудан гына чыкты бит хатынның авызыннан. Риза булып әйтелмәде ул сүзләр. Мизгел эчендә дөньяңны актарып ташласыннар да, ничек анда уйлап торырга вакыт булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100