Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхетсез ана фаҗигасе: «Кызымны көчләгән кешенең үзенә үк баламны кияүгә бирә яздым»

«Минем бу тарихым ике кешенең берсенә сөйләп йөри торганнардан түгел. Сөйләсәм – мине аңламаслар, гаепләрләр; сөйләмәсәм – күңелем көеп көл булыр, дип куркам. Берәү белән бүлешсәм, бушаныр идем, җиңеләеп калыр идем, дим. Шул ук вакытта бу хакта сөйләргә телләр әйләнми» – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. Аның тарихы - «Интертат» укучылары игътибарына.

news_top_970_100

«Вакыйгалар йомгагын шушы көннән сүтә башлыйм әле. Мин, иремнән аерылып, 10 яшьлек кызымны алып, мәрхүм әнинең йортына – Мамадыш районының бер авылына кайтып киттем. 33 яшьтә идем мин ул чакта. Япь-яшь хатын. Ирем өстемнән йөрде. Озак йөрде. Моны белә торып түзеп яшәдем. Түзеп дип, тешне кысып түзеп яшәү түгел иде ул. Тавыш-ызгыш куптарып, көн саен үземә карата хөрмәт, кешечә мөнәсәбәт таләп иттем иремнән. «Кеше каршында шулкадәр мыскыл итмә мине. Үзең сорап кияүгә алган хатының бит мин. Ялынып, үзем килгән кеше түгелмен. Бала хакына булса да, тукта. Тукта йөрүеңнән. Кешечә яшик. Миннән кыенсынмасаң, баладан булса да кыенсын. Ул да аңлар яшьтә бит инде», – дип өзгәләнә идем. Мескенләнеп, үземә карата ихтирам ялварып яшәгәнмен инде, җүләр хатын.

Ирем күрше авыл мәктәбендә эшләде. Авыл җирендә «без тиз тишә шул капчык төбен». Җәһәт таралды иремнең районнан тарих укытырга килеп йөри торган бер хатын белән чуалуы. Биек үкчәгә шак-шок басып, үз машинасына утырып йөри торган хатын икәнен үк тәфсилләп җиткерделәр миңа «әйбәт кешеләр». Нишләп ул мине шулкадәр җүләргә чыгарды икән? Белмәс, ишетмәс, диде микәнни? Юктыр. Алай димәгәндер. Ул, гомумән, мине санламагандыр. Белер, белмәс, дип тә борчылмагандыр. Үз рәхәтен генә уйлап, кайгыртып, мине, балабызны санга сукмыйча яши торган намуссыз бәндә булган ул. Өйдә кунмыйча, миңа бер сүз белән дә моны аңлатмыйча мыскыллый башлагач, кеше каршында оят утында янып бетәм, дип торам…

Мәңге онытасым юк: кызым Зөһрә бәләкәй, иртәнге 7дә баланы мамык шәлгә төреп тимер чанага утыртам да күз ачып булмаслык буранда аскы урамнан өскесенә бакчага сөйрим. Ә ир әле кичә эшкә чыгып киткәненнән бирле өйгә кайтмаган. Мин баланы бакчага кертеп ташлап китәм дә эшкә чабам. «И, бүген бик каһәрле бит бураны, ничек итеп сөйрәп алып барып җиткердең ул балаңны, ник ирең илтеп куймады?» – кебек сорауларны, миннән көлгән төсле, күп ишеттерделәр эштәге хатыннар.

Ирнең әти-әнисенә дә сөйләдем: «Улыгыз өстемнән йөри, бөтен авыл белән сөйлиләр», – дидем. Исләре китмәде. «Син, килен, эшсезлектән теләсә нәрсә уйлап йөрисең бугай, иртәнге дүрттә минем кебек сыер саварга торсаң, андый нәрсәләр уйлап йөрергә вакытың булмас иде синең», – диде кайнана, төрттереп.

Чыдаган кадәр чыдадым. Аннары бетте түземлек. Бер тамчы тавыш күтәрмичә, тыныч кына, кияүгә килгәннән бирле фәлән ел шул кеше белән юнәткән уртак дөньямны, өемне ташлап, кызымны алып, моннан 2 ел әүвәл гүр иясе булган әни йортына кайтып киттем. Мин ерак җирдән Мамадыштан ук килен булып килгән кеше. Анда кайтып китү – элеккеге тормыштан аерылып, бик еракка китеп бару дигән сүз иде. Бу – минем өчен тормышны яңа баштан башлау булды. Әни мәрхүмнең йорты миңа калган иде. 7 ел элек абый үлгәннән соң бердәнбер бала булып калган идем мин.

Карчык кеше тормышының соңгы елларын күргән урын бу. Беткән генә өй. Без бәләкәй чакта нык иде дә соң ул... Хәзер кырын карый түбәсе. Шулай да, җылылыгы кертелгән, ихатасында коесы булган, яшәргә яраклы йорт иде ул. Яши башлагач, рәткә китереп бетерермен, кагасы җирен кагыштырырмын, кадаклыйсы җирен кадаклаштырырмын, дидем.

Мин кеше сөйләр дип курыкмадым. «Фәләннең ташландык өенә иреннән аерылып баласы белән кызы кайткан икән» диешерләр дип борчылмадым. Минем бу йортка кайтып яшәргә тулы хакым бар. Менә кайттым да яшим!

Монда, авылда, электән бик якын булган кешеләребез яши. Гөлсара апалар. Гөлсара апа гомере буе минем әни белән фермада сыер сауды. Әни белән аерылгысыз дуслар булдылар алар. Ул безгә ничектер ерак кына туган да иде ахры. Әмма бик ерак дип беләм. Гөлсара апа әнидән күпкә яшь иде үзе. Ул вакытта кияүдә дә булмаган, тулы битле, чибәр яшь хатын-кыз иде ул. Әни пенсиягә чыгып, карчыкка әйләнә башлаганда, Гөлсара апа инде гаиләле иде. Мин ике ул әнисе дип белә идем аны. Мин кайтканда инде 3 ул үстерәләр икән ире белән. Соңарып кына булса да, кыз булмасмы дип, өченче артыннан барганнар. Малай булган анысы да. Ун яшьтә, диде кече улын.

Күрешеп сөйләшеп утырдык. Әнине искә алдык. Әкрен генә нигә кайтырга булуымны сорап алды Гөлсара апа. Озак вакытка тәүге мәртәбә шулай берәү белән ачыктан-ачык, иркенләп сөйләшеп утыруым иде бу минем – бөтенесен сөйләп салдым. «Ирем йөрде, түзеп тордым-тордым да, бар дөньясына кул селтәп, кайттым да киттем әни йортына», – дидем. Гөлсара апа минем өчен чыннан да апам иде. Мин аны шулай кабул иттем. Кечкенәдән безнең өчен бик якын кеше булды. Без абый белән аны чыннан да туган апабыз дип уйлый идек кечкенә чакта. Чынлыкта без бик ерак кына туганнар булырга тиеш. Анысы да төгәл түгел.

Гөлсара апаның күкрәгенә сарылып, рәхәтләнеп бер үксеп еладым. Минем хәтта шушылай иркенләп елаганым да булмаган икән бит. Гөлсара апа мине бик юатты, тынычландырды шул вакытта. «Әйдә, юкка исең китмәсен, ирдән аерылып дөнья бетмәгән, төкер дә вәссәлам!» –диде яшьтән ятимлекне белеп, авыр эш эшләп, авыл җиренең кырыс, читен шартларында яшәп өйрәнгән, сабыр, чыдам, нык рухлы авыл хатыны Гөлсара апа.

Шулай яшәп киттек. Яши торгач, барды кебек тормыш. Тыгыз барды, дөрес. «Миңа аннан берни дә кирәкми», – дип, кул селтәп, иремнән китеп барганнарым истән чыкмады. Кирәк чаклар бер түгел, мең булды... Ялгыз бала үстергәннәр хәлемне аңлар. Көч хәл белән очны-очка ялгап яшәдем. Берүзем бакча эшләрен тарттым, берәр нәрсә уңдырырга тырыштым, кош-корт асрап карадым. «Акча юк» дигәнне кызым гел ишетеп үсте. Акча беркайчан җитмәде. Әле ярый «аны ал», «моны ал» дип интектермәде, аңлап үсте. Кызымны кеше арасында ким итмәскә тырыштым. Тир түгеп, аңа кешечә кирәк-яракка, кием-салымга юнәттем. Кимсенмәсен, дидем. Үзе бик тәрбияле бала булып үсте Зөһрә. Тыйнак, басынкы булды. Бик яхшы укыды. Шундый тырыш, булдыклы иде ул. Мин аның укуына әллә ни кул тидерә дә алмадым, мәктәпкә бирү белән үзен үзе карады, мөстәкыйль булып үсте.

Ялгыз итеп хис итмәдек үзебезне, Аллага шөкер. Гөлсара апалар безне бик нык якын иттеләр. Аларның кече улы Мансур белән минем Зөһрәм бер тирә булгач, мәктәпкә дә бергә йөреп укыдылар. Шактый дус булдылар. Кечкенәдән шулай бергә йөргәч, Гөлсара апа Зөһрәне «безнең булачак килен», мин Мансурны – «булачак кияү» диешә торган булдык. Кечкенә чакларында уйнап, шаярып кына әйтә торган сүз иде ул.

Үсә барган саен, Зөһрә көннән-көн җитдирәк, тыйнаграк кызга әверелде. Күп укыды. Медицина университетына керү турында хыялланды. Аның яшендәге егет-кызларга кызык булган шөгыльләргә һич исе китмәде. Кичләрен чыгып йөрү, аралашу, күңел ачу кебек нәрсәләрне үзенә кызык дип тапмады. Моңа бераз эчем дә пошты хәтта. Унсигезен тутырырга торган кызлар шундый буламыни?! Без мондый түгел идек. Мин үземнең унсигеземне әлегедәй хәтерлим. Мин шук, чая, ут кебек кыз идем. Баскан җиремнән очкын атыла иде. Чыркылдап көлә торган, шаян, тапкыр сүзгә хәвәс, аралашучан, ачык, тиктормас идек без унсигездә. Кая анда утырып китап уку... Имтиханнарга төннәр буе егетләр белән йөреп, беренче үбешүләрдән башларны җуеп кайтып кергәннән соң уңышка таянып кына кереш иде. Без әнә шундый идек...

Ә Зөһрәнең «борынын» никтер «егетләр исе бөтенләй кытыкламады». Ул гомумән мондый нәрсәләр белән кызыксынмады. Аңа карап эчем пошты. Әзрәк як-ягына каранса иде, егетләр белән аралашса иде, дидем. Нәкъ менә шушы чакта, гөл кебек чибәр, сылу, яшь чакта каратырга кирәк берәр яхшы егетне үзеңә. Яшь, чибәр чакта иң яхшысын эләктереп калырга кирәк. Китап укып утырып яшьлегеңнән колак каксаң, аннары кемне каратасың соң син? Берүзең калырсыңмени?

Бигрәк тә безгә яхшы кияү эләктерү мөһим, югыйсә. Кесәсе калынрак булган, яхшы гаиләдән булганны карарга кирәк. Безнең тормышлар җайланып китәр иде, Зөһрә үзе гомер буе рәхәттә яшәр иде, юклыкны белмәс иде. Минем кебек ат урынына дөнья йөген үзе тартмас иде. Бай ир сыртына башын куеп кына, җиңел, рәхәт, бөтен тормышта яшәр иде. Шушы әйберләрне кайгыртырга башы җитми инде Зөһрәнең... Ничек шуны әзрәк уйламассың?! Бөтенләй булдыксыз инде, дип үртәләм. Кыз кешенең уенда шундый әйберләр булырга тиеш әзрәк. Аның биле беркайчан да унсигездәгедәй нечкә булмаячак, күкрәкләре унсигездәгедәй калкып тормаячак, аяклары унсигездәгедәй төз, озын булмаячак. Чибәрлекнең гомере кыска бит аның. Яшьлекнеке кадәр генә...

Гөлсара апаларның өлкән уллары – инде әзмәвердәй чибәр ир-атлар иде, икесе дә өйләнгән, үз тормышларын булдырган кешеләр. Икесе дә Казанда, бик абруйлы яхшы эшләрдә эшлиләр, ыспай машиналарда йөриләр, хатыннарының колак-бармаклары гел алтын-көмештән. Гөлсара апа үзе генә дә акчалы эштә эшләде шул ул. Ире дә – агач остасы, бик затлы, кыйммәтле эшләнмәләр җитештереп сата. Тормышлары ишле. Яхшы иномарка машина тора гаражларында. Йортлары биек, төз, затлы. Ихаталары гөлбакча. Уллары уңган-булган. Кечкенәсе Мансурны, кая тели – шунда түләп укырга кертергә, урнаштырырга әзерләр.

Мансур үзе генә, абыйларыннан аермалы буларак, әзрәк «тозсызрак» ул, нишләптер. Ни җүнләп укымады, ни имтиханнарын һуш китәрлек итеп бирә алмады, ни кая укырга керәсен дә хәл итә алмый йөри шунда. Зөһрә, ичмаса, ялт иттереп укыды, имтиханнарын тапшырды, теләгән җиренә укырга керергә йөри. Шулай да, Мансурдан кеше чыгар әле, дип уйлыйм. Әйбәт гаиләдән начар бала чыкмас. Абыйлары, әнә, карап кына тормалы, менә дигән ир-атлар. Яшьлеге белән генә «яшелрәк»тер, мөгаен. Мансурдан да менә дигән ир-ат чыгар. Зөһрә белән араларын җайлаштырырга иде аларның. Менә шәп булыр иде ул. Гөлсара апалар гаиләсенә килен итеп урнаштыра алсам, Зөһрәнең киләчәге бал да май булачак, Алла боерса.

Балаларны укырга керттек. Шөкер, икесе дә урнаштылар. Зөһрәм үзе теләгәнчә, медицина университетына үзе керә алды. Мансурны Гөлсара апа белән ире «таможенное дело» дигән юнәлеш буенча түләүлегә кертеп кайттылар. Гөлсара апаларның машинасына төялешеп, 2-3 айга бер Казанга барып-кайтып йөрдек. Бәрәңгесен-итен, йомыркасын, яшелчәсен илттек балаларга. Зөһрәнең укыйсы әле озак иде. Медицина юнәлешендә озак укыш бит. Ә Мансурныкы әллә дүрт ел, әллә дүрт ярым иде. Гөлсара апалар гел: «Мансурны укып бетерү белән өйләндерергә исәп, тырай тибеп йөргәнче, абыйлары кебек тормышка чыксын, мөстәкыйльлеккә өйрәнсен, ир-ат буларак ныгысын, җитешсен, өлгерсен», – дип кабатлап тордылар. «Зөһрә белән уртак тел табышсыннар иде, Зөһрә – бик яхшы кыз, тыныч күңел белән өйләндереп, туй уйнатып куяр идек», – диеп тә сөйләштерделәр. Мин дә кушылып: «Әйе шул», – дигән булдым.

Зөһрәгә, җай чыккан саен, Мансур турында әйтә килдем. «Мансурны карат, йоклап йормә, андый егетне шәһәр кызлары хәзер эләктереп алачак, терсәгеңне тешләрлек булачаксың», – дидем. «Әни, җитәр инде, нишлим мин ул Мансур белән? Ни кирәге бар аның миңа? Мин укып чыгарга, эшләргә телим», – дип тик үз сүзендә торды Зөһрә. Тәмам җүләр булыр икән... Болай булса, Мансурны берәр башлырак шәһәр кәнтәе эләктереп куя инде, кияүсез калабыз...

Укуын азагына җиткезә алмыйча, имтиханнарын бирмичәме, укырга йөрмичәме, кергән җиреннән куылып кайтты Мансур. Җәен аны армиягә алып китәргә торалар. Атасы белән анасы, иңсәләрен җыерып: «Ярар, хезмәт итеп урап кайтсын инде алайса, бәлки, әзрәк акыл кереп кайтыр», – диделәр. Шулай итеп, Мансурны бөтен авыл белән, йоласына туры китереп, матур итеп армиягә озаттык. Кич белән Гөлсара апаларда яшьләр җыелышырга тиеш иде. Бу инде – яшьләрнең үзләренчә күңел ачып Мансурны озату бәйрәме. Зөһрәне Гөлсара апа үзе үк чакырып эндәште: «Зөһрә киләдер бит? Килсен инде, яме!». Мин аны көне буе үгетләдем. Әмма ул кырт кисеп: «Бармыйм!» – диде. Каян чыгып шундый кирелек?! Ничек инде бармыйм?! Барып озатып кайтсаң, укаң коеламени?! Тиргәшеп беттек Зөһрә белән. Тик ул үзенекендә торды. «Бармыйм! Бетте-китте!»

Озатырга Зөһрә бармады. Төнлә, су буе булып тезелешеп, машиналар Мансурны озата киттеләр. Безнең капка төбенә туктап, машиналарның «пипләтеп» торуы тавышына йокымнан уянып киттем. Зөһрәне чакырулары. Мин баскыч төбенә чыгып, Мансурга: «Зөһрә киенә, хәзер чыгып җитә», – диеп эндәштем. Мансур шактый исергән иде төсле. Бәлки, шулай тоелган гынадыр. Әмма күзләре дөрес түгел иде кебек булды. Мин ишекне ябуга, Зөһрә күз яшьләренә буылып, каршымда басып тора иде. «Әни, мин өйдән чыкмыйм! Чыкмыйм! Әйттем бит инде, мин бармыйм, дидем. Ник ишетмисең мине, әни?! Мин чыга алмыйм, мин чыкмыйм, мин бармыйм!» – дип өзгәләнә-өзгәләнә такмаклады ул. Мин моны кирелек дип аңладым. Бик нык ачуым чыкты. Мин ишек янындагы казакка эленгән бер киемне өстенә элеп, Зөһрәне җилтерәтеп чыгарып җибәрдем. Бала-чагаланырга җитте! Үсәргә вакыт! Кыз кешенең әзрәк башы эшләргә тиеш, ул әзрәк аны-моны карарга тиеш, әкрен генә киләчәген җайлый торырга тиеш. Мансурны армиягә озатып калса, кайтуына өйләндереп тә куяр идек. Ничек шуны аңларга акылы җитми аның? Каян чыккан кирелек ул шундый? Ошамыймы аңа Мансур? Ә кем ошый соң аңа? Кем кирәк соң аңа? Мансур кебек ишле гаиләле, бай тормышлы, калын кесәле егетне каян табарсың әле?!

Мансур армиядән урап кайтуга никах укытып куярбыз да туй уйнатырга әзерләнә башларбыз, дип уйлашып торабыз Гөлсара апалар белән. Зөһрә моны ишетергә дә теләми. Укуына чумган. Аны башка бернәрсә кызыксындырмый. «Мин кияүгә чыкмаячакмын!» – дип тик тора.

Мансурны каршы алдык. Озын буйлы, киң җилкәле чибәр егет булып кайткан. Чын ир-егет булып җитлеккән. Никах турында сөйләштек. Зөһрә Мансур янында бер сүз дәшмәде. Күз карашын җиргә төбәп, кымшанмыйча да торды. Йөзеннән төсе качкан иде. Ап-ак битләре буйлап вак кына күз яше тәгәрәп төшкәнен күрдем. Зөһрәнең үз-үзен тотышын мин бөтенләй аңламас дәрәҗәгә җиттем.

Өйгә кайтып, икәү генә калгач, бу хакта сүз кузгаттым. Зөһрә элеккечә киреләнеп, ярсып, холыксызланып, ду килеп үзенең сүзен сөйләмәде. Ул күзләрен җирдән күтәрмичә, тонык кына: «Мин риза түгел, әни», – дигән аваз чыгарды. Мин тәмам аптырашта калдым. Никах белән туй планлаштырылып беткән бит инде. Барысы да уйланган, сөйләшенгән. Ни хәл итәргә дә белмичә басып торганнан соң, янәшәсенә барып утырдым. «Кызым, әллә йөргән, сөйгән егетең бармы?» – дидем. Зөһрәнең җавабы йөрәгемне икегә ярды…

Зөһрә күзләрен күтәреп миңа карамады. Җиргә төбәлгән килеш, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән: «Мансур мине көчләде, әни. Мин Мансурга кияүгә бара алмыйм. Мин аны сөймәдем һәм сөймим. Мин риза түгел, әни», – дигән сүзләр әйтте. Минем бу сүзләрдән башым әйләнеп китте. Колагым шаулый башлады. Ул минутларда ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Берәүгә дә моны кичерергә язмасын. Коелып төштем. Кул-аякларым йөрмәс булды. Йөрәгем икегә ярылды.

Бераз һушыма килгәч, Зөһрәдән ачыграк итеп сөйләвен сорадым. Сөйли алмады. Казанда чакта һәм инде күптән булганын гына аңладым бу хәлнең. «Нигә миннән яшердең? Нигә сөйләмәдең?» – дип төбәдем күзләремне кызыма. «Әйтә алмадым», – диеп кенә җавап бирде. Зөһрәнең йөзендә нуры юк иде. Ул боек һәм бик бәхетсез күренә иде. Мин Зөһрәнең бик күптәннән шушындый кыяфәттә булуын, тик моны күрмәвемне, сизмәвемне, игътибар итмәвемне кинәт аңладым. Минем балам күптән шушы хәлдә бит. Ул бит күптән күз алдында боега башлады. Йөзе агарды, тавышы тонык, ишетелмәс булды, елмайганы, көлгәне булмады. Һәм мин моңа игътибар итмәдем! Мин баламның нинди зур бәхетсезлек кичергәнен күрмәдем! Бу мизгелдә мин үземне күралмас хәлгә килдем. Бу хистән мин буыла башладым. Тыным кысылды.

Мин иртәме, соңмы, ничек кенә булмасын, полициягә мөрәҗәгать итү яклы идем. Ә кызым икеләнде. «Бөтенесе беләчәк, әни, мин моның белән алга таба ничек яшәрмен?» – дип елады. Үзе бер барырга талпынды, үзе бармаска дип кире уйлады. Мин аның бу хакта сөйләргә читенсенүен, кемгәдер чит кешегә белдерүдән кыенсынуын, кешегә ишеттерүдән куркуын күрдем. «Әле ярый балага узмадым», – диде. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, анысыннан аралады.

Гомерләр акты инде бу көннәрдән. Зөһрәм белән икәү Казанда торабыз. 6 ел укыганнан соң, тагын алга таба укырга керде кызым. Укып йөри. Икәү тормыш күрәбез. Кайчан да булса Зөһрәм үзенә насыйбын очратып, үзе өчен иң хәерле кеше белән кавышыр, гаиләле булыр, онык бүләк итәр, дип бик ышанам.

Онытыла торган хәлләр түгел. Онытылмады. Мәңге йөрәк ярасы булып каласы. Күрәчәк булгандырмы ул? Минем кадерләп үстергән бер бөртек баламның башыннан үтәргә тиеш булгандырмы бу хәлләр? Әйе, язмыш булгандыр ул. Чөнки бүген барысы да үз урынында. Минем баламны мәсхәрәләгән кеше үз җәзасын алды: мотоциклда юл кырыена чыгып очып чокырга төшеп, шлемының бавына эленеп калып, буылып үлде. Ходай бар икән ул», – дип йомгаклады әңгәмәдәшем тарихын.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 октябрь 2023
    Исемсез
    Наказан!!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100