«Бәхетемнән еладым»: туганы өчен үч алырга Украинага киткән 4 балалы ир яраланып кайткан
4 бала әтисе, мөселман кешесе, Свердловск өлкәсе Югары Пышма шәһәре мәхәлләсеннән Әмир Морзаханов октябрь аенда махсус хәрби операциягә үз теләге белән китте һәм «туганым өчен үч алыр өчен үләргә китәм», дип белдергән иде. «Интертат» ачыклаганча, ул яраланып кайткан.
4 бала әтисе Әмир Морзаханов Свердловск өлкәсе Югары Пышма шәһәре мәхәлләсенең төркемен алып баручы, мәхәллә тормышында актив эш алып баручы буларак та билгеле. Үз теләге белән махсус операциягә китүен ул «Интертатка» энесе өчен үч алырга баруы белән аңлаткан иде. Аның бертуган апасы Гүзәлнең улы Максим, контракт буенча хезмәт итеп, һәлак булган.
«Мин аны контрактка барырга күндердем бит! Үземне бик тә гаепле хис итәм. Шундый ахмаклык кылдым. Үземне соңгы кабәхәт итеп тоям! Дәшми калган булсам шунда! Чын күңелемнән аның хәрби карьера төзүен теләдем... Гүзәл аны кибеткә эшкә кертмәкче иде. Аннары, ник аны контракт буенча җибәрергә күндердегез, дип рәнҗеде», – дип сөйләгән иде Әмир Морзаханов «Интертат»ка.
Әмир Морзаханов мәхәллә халкы белән бәхилләшкәндәй сүзләр сөйләде: «Мин үләргә киттем. Кайтырга җыенмыйм...». Якыннарының контракт буенча Украинага китүен аңламавын әйтте: ««Хатыным күзләрендә мин – түбән кеше. Калдырып чыгып китүемне кичерә алмады».
Хәрби операция турында исә: «Бу – ерткычлар белән бәрелеш! Ерткычлар, әлбәттә, бөтен җирдә дә бар. Алар читлектә булса хәерлерәк. Ә монда аларны иреккә чыгарганнар. Шуңа күрә, ерткычларны читлеккә ябу максаты белән, мин дә махсус операциягә китәм», – дип бәяләде.
Бүген аның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге постларыннан чыгып, аның кайтканлыгын аңладык. Ниләр күргәнен белер өчен, аның белән кабат элемтәгә чыктык.
Минем бар да әйбәт. 13 декабрьдә яраландым. Шуннан соң мине госпитальгә алып киттеләр. Аннан чыккач, 30 көн отпуск бирделәр. Хәзер мин өйдә, – диде ул хәлләрен сорашканга җавап итеп.
Вакытлыча гына кайттыгызмы яки бөтенләйгәме?
Юк, алай тагын барырга җыенмыйм. Беренчедән, контракт бетте. Икенчедән, миңа тез буыннарын дәваларга кирәк. Көчле шартлау вакытында мина ярчыгы сул кул чугына керде. Өстәвенә, буыннар белән проблема булу сәбәпле, кистаны алдыру буенча операция кирәк.
1 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр без көн дә бәрелештә идек. 14нән 17 декабрьгә кадәр «тегендә» хастаханәдә яттым, аннары 18нән 16 гыйнварга кадәр Екатеринбург район хәрби хастаханәсендә булдым. Тиешле медицина ярдәме күрсәттеләр. Барысы да яхшы иде.
Яраланучылар бармы?
Яраланучы хәрбиләр бик күп. Хастаханәләр тулы иде.
Махсус операциягә китәр алдыннан, бертуган апагызның улы Максим өчен үч алу максатын куйган идегез. Максатыгызга ирешә алдыгызмы?
Шул вакыт эчендә минем карашларым кискен үзгәрде. Махсус хәрби операциягә китәр алдыннан булган романтик хисләр кырыс чынбарлык белән очрашты. Анда мин дөреслекне күрдем.
Хәзерге вакыйгалар буенча карашым үзгәрде. Мин ничек әйтергә дә белмим. Анда, бәрелеш ноктасында, хәлләр бик авыр. Украина хәрбиләренең көчләренә килгәндә... Украиналылар да түгел, ә НАТОлылар дисәк, дөресрәк булыр. Андагы хәрбиләр «зәңгәрләр» түгел, ә җитди дошманнар. Җитди хәрбиләр, җитди оешма, җитди хәрби техника! Без алардан күп әйбергә өйрәнә алабыз.
Димәк, без әле күп нәрсәне белмибез?
Гомергә шулай булды бит инде. Телевизордан халыкка бөтен проблемаларны сөйләмиләр, күрсәтмиләр. Бик авыр инде. Хәлләр катлаулы. Кул кушырып утырырга ярамый. Бик каты тырышырга кирәк. Дошманны көчен дөрес бәяләмәү – зур хата. Күп факторларны исәпкә алып, җитди караш белән эш итәргә кирәк.
Бәрелештә телефоннар рөхсәт ителми. Аларны без үзебез белән алмый идек. Куркынычсыз җирләрдә элемтәгә чыга идек. Алайса безне кайда икәнне ачыклый алырлар иде.
Ашау буенча, бәрелештә без коры паек белән тукландык. Кыен вакытлар да, салкыннар да булды. Азык-төлек китереп җиткерү белән дә проблемалар булы, әмма шуңа да карамастан, чыгу юлларын таптык. Безгә хәрби зирәклек булышты.
Тулаем алганда, махсус хәрби операция кирәк булганын әйтәм. Кызганычка, ниндидер сәбәпләр аркасында, безнең күп нәрсә начар әзерлектә. Мин бөтен нәрсәне сөйләп бирә алмыйм. Бу – хәрби сер.
Өйгә кайткач, мин бөтен якыннарымны кысып кочакладым. Аллаһы Тәгаләгә исән-имин кайтканыма рәхмәтем зур! Хәзер мин тормышка яңача карашта. Минем өчен тормыш хәзер – якты һәм кадерле.
Кайтканымны күреп, күршеләрем шатланды. Алар гаиләмә гел ярдәм итеп тордылар. Финанс яктан да, гуманитар ярдәм дә күрсәттеләр. Мин бөтен кеше алдында зур бурычта. Бүген бөтен кешене дә кунакка чакырам. Сез дә килегез! Миндә нык көчле тәэсирләр калды. Кемнеңдер рухын арттырасым килә, кемнеңдер, киресенчә, киметер идем.
«Мин иремне кичердем»
4 баласын кочаклап калган тормыш иптәше Лилия апа иренең кайтуына бик шат.
Иремне күргәч, бәхетемнән күз яшьләре белән еладым. Екатеринбург хастаханәсенең КППсында безгә очрашырга мөмкинлек бирделәр.
Ничек уйлыйсыз, ирегез үзгәргәнме?
Яхшырак та ул хәзер. Ул болай да әйбәт иде. Әмма камиллеккә чикләр юк!
Ирегез: «Тормыш иптәшем мине кичерә алмады», – дигән иде. Гафу итә алдыгызмы?
Әйе. Мин иремне кичердем. Миндә ике хис көрәшә иде. Берсе: «Ничек ул шулай гаиләсен ташлап чыгып китә алды?!» – диде. Икенчесе: «Ә кем Ватанны саклар?» – диде. Икенче хис җиңде булып чыга инде.
.