«Контрактка барырга мин күндергән идем»: 4 бала әтисе энесе өчен үч алырга Украинага китә
4 бала әтисе, мөселман кешесе, «Ерткычларны читлеккә ябу максаты белән, мин дә махсус операциягә китәм», – дип, халыкка мөрәҗәгать белән чыккан. 4 бала атасын бу адымга барырга нәрсә этәргән? Шушы сорауга җавап табу өчен, «Интертат» шушы видеодагы геройны – Әмир Морзахановны эзләп табып сөйләште.
Свердловск өлкәсе Югары Пышма шәһәре мәхәлләсеннән 4 бала әтисе Әмир Морзаханов махсус хәрби операциягә үз теләге белән китә. Бу хакта ул социаль челтәрендәге аккаунтында видеода сөйли.
Хәерле кич, кадерле күршеләрем! Бу юлдан соңгы тапкыр атламавыма өметләнәм. Сезнең белән хушлашасым килә. Ә бәлки, «очрашканга кадәр» дияргәдер. Белмим, ничек килеп чыга инде. Сез бөтенегез дә чын корбаннар белән барганын (сүз махсус хәрби операция турында бара. – Интертат) яхшы аңлый. Яшьләре буенча миңа улларым кебек булган егетләр үләргә тиеш түгел. Күпме вакыт йөрәгем тыныч булмады. Мин сезгә бертуганымның улы иң беренче көннәрдә үк вафат булганын әйткән идем. Аңа нибары егерме яшь тулган иде. Ул үзенең ни өчен үлгәнен дә белми калды.
Башта мин моңа тискәре мөнәсәбәттә идем. Ә аннары Телеграм каналда аны әсирлектә ничек җәберләгәннәрен, шул кадрларны төшереп, туры эфирда күрсәтүләрен күреп, шуны аңладым: бу – кеше белән кеше арасында бәрелеш түгел. Бу – Украина дәүләте белән дә бәрелеш түгел. Бу – ерткычлар белән бәрелеш! Ерткычлар, әлбәттә, бөтен җирдә дә бар. Алар читлектә булса хәерлерәк. Ә монда аларны иреккә чыгарганнар. Шуңа күрә, ерткычларны читлеккә ябу максаты белән, мин дә махсус операциягә китәм.
Чатны сезнең карамакта калдырам. (Бистә чаты турында сүз бара. – Интертат). Ничек телисез, шулай кулланыгыз. Бер генә үтенечем бар: бер-берегезне ихтирам итегез. Юк-бар өчен талашмагыз. Мөһим сораулар кайчан да булса чишеләчәк, онытылачак. Ә яхшы мөнәсәбәтебезне үлгәнчегә кадәр искә алачакбыз. Бөтенегезне дә каты итеп кочаклыйм. Шулкадәр үземнең туган җирем белән хушлашасым килми.
- Чат – Югары Пышма бистәсенең аккаунты. Биредә бистәдәге төзелеш мәсьәләләре буенча сораулар хәл ителә.
«Максимны контрактка барырга мин күндердем: үземне соңгы кабәхәт итеп тоям»
Әмир Морзаханов бүген Екатеринбургның җыелу пунктында. Әлегә ул элемтәгә чыга ала. «Интертат» хәбәрчесе аңа шалтыратып, ни өчен шундый карарга килгәнен ачыклады.
Әмир абый, үз теләгегез белән махсус хәрби операциягә китәргә нәрсә этәрде сезне?
Март башында минем бертуган апам Гүзәлнең улы үлде. Максим контракт буенча хезмәт итә иде. Июльгә кадәр аннан бернинди дә хәбәр килмәде. Ни тере, ни үле түгел. Оборона министрлыгы аңа бернинди статус та бирмәде. Соңрак, аның Украинада булганы ачыкланды. Аның белән бергә хезмәт иткән егетләрдән, җентекләп, нәрсә булганын сөйләүләрен үтендем. Алар миңа Максимның әсирлектә булуын әйтте. Ул беренче көннәрдә үк Украина территориясендә булган. Мин Телеграм каналда аның мәетен күрдем. Күкрәгендәге «Багавеев» дигән язудан башка аны танып булмый. Әсирлектә аның белән бик дорфа кыланганнар, тәнен кискәләгәннәр. Бу – коточкыч!
Максим – минем мотивация. Анда чын мәгънәсендә тураклашу булганын аңлагач, бертуган сеңлемнең улын үләргә җибәргәнемне аңладым. Мин аны контрактка барырга күндердем бит! Үземне бик тә гаепле хис итәм. Шундый ахмаклык кылдым. Үземне соңгы кабәхәт итеп тоям! Дәшми калган булсам шунда! Чын күңелемнән аның хәрби карьера төзүен теләдем. Өстәвенә, бик тәртипле иде ул.
Гүзәл аны «Пятерочка» кибетенә эшкә кертмәкче иде. Аннары, ник аны контракт буенча җибәрергә күндердегез, дип рәнҗеде.
Без аның белән җәй көне Казанга бардык. Ул миңа үзен мөселман дип санаганын әйтте. Намаз укый башлаячагын, фамилиясен татарныкына алмаштырырга теләгәнен әйтте. Мөслим Морзаханов булырга теләде. Аның әтисе җинаять өчен хөкем ителгән иде. Аннан ул бик оялды.
Мин герой түгел, Максим – герой.
- Украинада хәрби махсус операция барышында Кырмаскалы районы Урал авылыннан 20 яшьлек Максим Баһавеевның һәлак булуы хакында Башкортстан пабликлары хәбәр итте. Ул мотоукчылар бүлегендә хезмәт иткән, дип язалар. Максим, үлгәннән соң, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Солдатның үлеме турындагы мәгълүмат апрель аенда ук килгән, әмма бу хәбәр июньдә генә расланган. Әмир Морзаханов Телеграм каналда күргән Максимның җәсәде фотосын да җибәрде. Ул анда танымаслык хәлдә.
«Яшь егетләр үлә»
Мин шуны аңладым: яшь егетләр үлә. Катастрофа! Без нәрсә өчен көрәшкәнебезне дә белмибез. 20 яшьлек егетләр үләргә тиеш түгел. Бу – безнең өлеш. Анда 45 яшьлек һәм өлкәнрәкләр барырга тиеш. Без Совет чоры армиясендә хезмәт иттек, НАТОга каршы сугыша белү тәҗрибәсе бар. Яшьләр нишли белсен соң алар? Шуңа күрә, кулымда мылтык тота алам икән, мин барырга тиеш.
Максимның һәлак булуы турында ишетүгә, мин военкоматка бардым. Әмма «55 яшьлекләрне алмыйбыз» диделәр. Соңрак, «сез әле кире уйламадыгызмы» дигән хәбәр килде. Алар «үз теләгем белән барасым килә» дигән гариза язарга тәкъдим итте. Бик теләп яздым.
Хәзерге вакытта мин – хәрби часть территориясендә. Безне монда махсус хәрби операциягә әзерләячәкләр.
«Гаиләм акчага мохтаҗ түгел»
Сезнең хатыныгыз һәм 4 балагыз бар. Иң кечкенәсенә – 4 яшь. Аларны ничек калдыра алдыгыз?
Аларга инде гомер бирелде. Мин аларга өй, машина, бик күп туганнар калдырдым. Безнең нәселебез бик зур. Мөселманнар, туганнар, аларга ярдәм кирәк булса, һичшиксез булышачак. Мин моңа ышанам.
Балалар гомер генә түгел, әйбәт тәрбия дә алдылар. Мин педагогика университетын тәмамладым. Хатыным да укытучы. Алар акчага мохтаҗ түгел. Ул яктан мин тыныч. Ә шәһәребез – могҗиза! Бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әлбәттә, балаларымны әтисез калдырганым өчен йөрәгем сызлый. Ләкин бала үстермәгән, агач утыртмаган, өй салмаган яшьләрнең үлүенә юл куя алмыйм.
Күрәсезме, Бөек Ватан сугышындагы кебек, тарихның яңа этабы бара. Ул җиңүгә безнең бабайлар күпме кан түккән. Алар минем өчен – бөек үрнәк. Алар үткән юлны без дә үтә алабызмы икәнне белү миңа гел кызык иде. Менә тиздән беләчәкбез инде: сыначакбызмы яки, бөтен көчне йодрыкка җыеп, фашизмга каршы чыгабызмы. Ул яралгыда булганда, аңа каршы торырга кирәк!
«Хатыным күзләрендә мин – түбән кеше. Калдырып чыгып китүемне кичерә алмады»
Тормыш иптәшегезгә, балаларыгызга чыгып китә алдыннан нәрсә дидегез?
«Гафу итегез мине, якыннарым. Мин сезне бик каты яратам. Ләкин үз гомеремне сез бәхетле булуга багышлыйсым килә. Сез моны күрергә тиеш түгел. Беркайчанда да Аллаһны онытмагыз, аңа ышаныгыз», – дидем.
Балалар әтисез бәхетле була аламы?
Без Лилия белән Ходайдан сәламәт балалар теләдек. Насыйп итте. Аңлыйм инде мин барын да… аңлыйм. 4 баланы калдырганымны да аңлыйм. Хатынымның ниләр кичергәнен үзем генә беләм. Аның белән горурланам. Әмма аның күзләрендә мин – түбән кеше. Ул калдырып чыгып китүемне кичерә алмады.
Якыннарыгыз, дусларыгыз, хатыныгыз бу хәбәрне ничек кабул итте?
Бик нык кайгыга төштеләр. Барлык туганнар, якыннар китүемә каршы булды. Мине аңлар урынга, гаепләделәр генә. Яшьләр барсын, диләр. Ә мин үземнекен тукыйм: бу – минем өлеш. Русларда шундый халык мәкале бар: «Не лезь поперед батьки в пекло». Шуңа күрә, махсус операциягә картлар барырга тиеш.
Башта «минем генә позиция шундый» дип уйладым, ә монда андый фикерле егетләр байтак икән. Монда бары да махсус операциягә ашкына.
Мобилизацияләнгән егетләрдән безне беренчерәк җибәрсеннәр иде. Рух бик сугышчан һәм тәвәккәл. Монда бөтен милләтләр дә бар: руслар, үзбәкләр, татарлар, таҗиклар, чувашлар, Иркутск өлкәсеннән дә килделәр.
(Сөйләшкәндә җыр ишетелә башлады. – авт.)
Ишетәсезме? Концерт бара. Хатын шалтыратканда, аның белән сөйләшергә оят булып китә. Үзем «махсус операциягә» дип киттем, ә монда җырлар акырталар. Бу – фәкать безнең рухны күтәрү өчен инде.
«Яраткан сүрәм – «Ясин»
Китәр алдыннан, төнлә кан басымым 205кә кадәр күтәрелде. Болай булса, бара алмасмын, дип борчылдым. Аннары Коръән китабын ачып, сүрәләр укыдым. Ходай миңа түземлек, дәрт һәм көч бирде. Мин шунда дөрес юлда икәнемне аңладым.
Бүгенге вазгыятьтә халыкка нинди догалар укырга киңәш итәсез?
Монда мин киңәшче түгел. Мин – гади мөселман кешесе. Яраткан сүрәм – «Ясин». Лилия белән аны бик еш укыйбыз. Монда мине, дини кеше булгач, аңлыйлар, урын бирәләр. Намаз укыган урынны әйләндереп алырга тырышалар, кайгырталар. Кешеләрдә миңа карата хөрмәт артты. Махсус операциядә дә намаз укудан туктарга җыенмыйм. Мин – мөсафир. Җиңелчә формада намаз уку өчен бернинди киртәләр юк.
Дингә ничек килдегез?
Карт әни белән бабай – мөселман кешеләре. Аларның яшь чагында үзеңне «дин кешесе» дип атау зур батырлык булган. Алар безгә мөселман кешесе әйтергә тиеш сүзләрне өйрәтә иделәр.
Армиядән кайткач, үземне мөселман дип саный башладым. Әйләнә-тирәмдә дини кешеләр байтак булды. Хәрби училищеда укыганда, безне Мәскәү өлкәсенә семинарга алып бардылар. Анда дини кешеләр белән кызык темаларга сөйләшә идек. 1987 елда сүз иреге барлыкка килде. Әмма күпләр ул чорда әле динне шизофрениягә тиңләде. Мин бирешмәдем. Ислам турында күп мәгълүмат тупладым. Ислам Тау университетын, аннары Урал педагогия университетын тәмамладым.
Сез үзегезне татар дип саныйсыз. Татарча сөйләшәсезме?
Әгәр һәр сүзне аерым әйтсәң, бераз аңлыйм. Ә болай бик начар.
Хәрби шәһәрчектә нинди шартлар, ашаталармы?
Шәп ашаталар. Эш кайный. Бездән шәхси эшләр алынды, урнашасы корпусларны күрсәттеләр, караватлар җәйделәр. Карар кабул итүләрен көтәбез.
Үзегез белән нәрсәләр алдыгыз? Бер хәрбине киендерү 30 меңгә төшергә мөмкин, диләр.
Мин алган әйберләрнең берсе дә анда кирәк булмаячак. Бик аз әйбер алдым. Җылы куртка, ыштан. 30 меңгә киенүчеләрне күргәнем булмады. Иркутскидан бер кеше килде. Аны шәхси губернатор шикелле җыендырганнар. Көчле экипировка. Ә болай барыбызны да кирәк-ярак белән тәэмин иттеләр, зарланмыйм.
«Шәһит булып үлсәм, мин бик бәхетле булам»
Яраланып кайтудан курыкмыйсызмы?
Мин үләргә киттем. Кайтырга җыенмыйм. Бу бәрелеш күп кан коелуны тели. Шуңа күрә, кирәк икән ул – эчсен, әмма ул яшьләрнеке түгел, ә картларныкы булсын! Без инде үзебезнекен яшәдек. Бала үстердек, агач утырттык, өй салдык. Фронтта әле яңа технологияләрне тикшерәләр. Әлбәттә, аларны көйләп бетергәнче, корбаннар күп булачак.
Бу әйбер – ул үлем. Үләргә әзер булырга кирәк. Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.)әйткәнчә, куркаклык беркемнең дә гомерен озайтмаган, ә көчсезлек беркемнең дә киметмәгән. Үлем – ул бер торыштан икенче торышка күчү генә. Ә сугышта үлү – ул шәһит булу. Моны һәр нормаль ир-ат теләргә тиеш. Шәһит булып үлсәм, бик бәхетле булам. Беренче рәтләргә – ут сызыгы булган урынга басасым килә.
Әгәр кулыгызга мылтык алырга туры килсә, сез атырга әзерме? Ул эш гөнаһ түгелме?
Ислам буенча, кеше үтерү өч вакытта рөхсәт ителә: сугышта, үз гаиләңне саклаганда, суд карары буенча, үлем җәзасын тормышка ашырганда.
Үтерү – куркыныч сүз. Ул әйбер була күрмәсен. Әмма шулай туры килсә, мин – әзер. Әсирлеккә алсалар, башка чараң калмый. Ә болай мин көндәшемә дошманлык хисләре белән янмыйм. Без бит – кардәш халык. Пропаганда белән аңга буталчыклыклар ясадылар. Шуңа күрә, барысын да яңадан тәрбияләргә кирәк. Безнең барысы да уңышлы булачак!
«Беренче хатыным миннән китте: «дөрес яшәмибез» дип, аның башын ашадым»
Тормыш иптәшегез белән кайда таныштыгыз?
«Никах» дигән сайтта. 10 ел элек беренче хатыным белән аерылыштык. Дөньяга карашымны үзгәртә башлагач, ул миннән китте. Исламга кереп китә башлагач, мин аны да үзгәртергә теләдем. «Дөрес эшләмисең», «дөрес яшәмибез», – дидем. Дөресен генә әйткәндә, «башын ашадым». 18 яшьлек кызыбыз, 12 яшьлек улыбыз бар. Бүген без әйбәт аралашабыз. Без үзебездә бер-беребезне кичерергә көч таптык. Ул мине «гафу иттем» диде.
Лилия шул сайтта «мөселман кешесенә кияүгә чыгасым килә» дигән белдерү куйган иде. Мин аның белән элемтәгә кердем һәм безнең Пышмадан 30 километрда яшәгәнен ачыкладым. Озак сузып тормадым. Аларның өенә бардым. Мине абыйсы һәм әнисе каршы алды. Абыйсы белән бөтен шартларны сөйләштек. Ул дингә ышанмый торган кеше булып чыкты, әмма безнең билгеле бер ритуалларны саклауны хуплады.
Аннары Пышма мәчетендә гөрләтеп никах укыттык. Ифтар уздырдык, күп мөселман кешеләрен ашаттык. Тормыш итә башладык инде шулай.
«Әниләр сүзе дә Әмирне туктатмады»
4 баланы кочаклап калган ана кешенең хәлләрен белергә, Лилия апаның үзенә шалтыраттык. Тавышы шомлы иде.
Гаеп итәсездер инде иремне. Ә ул шундый кеше: берәр нәрсә уена килсә, аны кире күндереп булмый. «Калдырма», «китмә» дидем. Тик ул инде барысын да үзе хәл иткән иде. Ул Телеграмда Максимның мәетен күргәнен әйтте. Фотосын карарга батырчылык итмәдем. Бу аның рухы кузгалуга сәбәпче булды.
Безнең ике яктан да әниләребез исән, – дип сөйләде Лилия. – Аларның сүзе дә аны туктатмады. Тагын нәрсә әйтим инде мин сезгә? Контракт белән китүчеләргә хезмәт хакы түлиләр. Ә мин иремне яратам һәм кире кайтканын көтәм. Шул.
Безнең дүрт балабыз бар. Динара, Хаматулла, Замир һәм Асия. Бездә шундый кагыйдә бар: малай туса, исемне Әмир куша, кыз туса – мин.
Хаматулла ул – Әмирнең бабасының исеме. Аны ул тәрбияләгән. Замир – аның туганының исеме. Асия исемен мин Коръән китабында күреп алдым. Исеме шундый матур булып тоелды.
Әтием үлгәч, мин исламга тартыла башладым. Аннары үзем өчен мөселман кешесенә кияүгә чыгу максатын куйдым. Интернетта махсус сайт таптым һәм үзем турында мәгълүмат калдырдым. Ярты елдан соң, миңа Әмир язды. Бер ай аралашканнан соң, әнисе белән таныштырды, кайда яшәгәнен күрсәтте. Үзе турында бөтен нәрсәне сөйләде.
Ислам диненә кергәч, мин Аллаһтан намаз укыган саен игелекле ир сорый идем. Аллага шөкер, шулай булып чыкты да. Кайнанам да яхшы кеше булып чыкты. Үзен әллә кемгә куймый...»